«Югары ял» авылы

«Югары ял» авылы

«Арча районы, Өстеял авылында бер кеше землянкада яши башлаган» дигән хәбәрне ишетүгә үк, барып күрәсе килде. Кешеләре китеп беткән ташландык авылга кем, нигә кайткан?

Өстеял «Безнең гәҗит» укучыларына таныш. Бу авыл турында газетаның баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов та күп язды. Аның үз тормышы да бу авыл белән шактый бәйле. Әнисе шунда үскән. Өстеялдан иң соңгы киткән кешеләрнең берсе Минзифа Хәбибуллинаның да мәкаләләрен хәтерлидер укучылар.

Өстеялның рәсми атамасы – Кече Әтнә, әмма аны халык Өстеял дип йөртә. Ул Арча районының иң төньягында, Мари Республикасы Морки районының Шылан авылы янында урнашкан. Элекке заманнарда Кече Әтнә аша Казаннан Вяткага (хәзерге Киров шәһәре) «Алат юлы» үткән. Авыл үзенең кунакханәләре – «постоялый двор»лары белән дан казана, шуңа күрә Өстеял атамасы тагылып кала. Соңрак юл читтәнрәк, Шылан авылы аша салыну сәбәпле, Өстеял әһәмиятен югалта. Хрущев заманында «перспективасыз» авыллар исемлегенә кертелү сәбәпле, эш урыннары бетә һәм халык күченә башлый. 1990нчы еллар азагында Арчадан Мари Иленең Бәрәңге бистәсенә юл салына башлагач, авыл янында күпер төзелде. Өстеялда яшәүчеләр «юл була икән» дип өметләнеп, туган якларыннан китүне һаман да сузып килделәр. Әмма юл төзелмәде, металл караклары күпернең култыксаларын кисеп урлап бетерделәр. 2001нче елда Өстеялның соңгы гаиләсе дә авылны ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булды.

ТАБИГАТЬ БЕЛӘН БЕРГӘ

Өстеялга Арча районы аша юл юк – Шура авылына бара торган юлдагы Божа елгасы аша автомобиль белән чыгып булмый. Морки районының Шылан авылыннан соң урман юлыннан барасы. Бер якта – гаскәр кеби чыршы-нарат, бер якта – котырып агып яткан Шура суы. Туктап хушланмый түзеп булмаслык. Шык-шык-шык: тукран агач каезлый, башы нихәл чыдый торгандыр. Бигрәк авыр тукран язмышы да – бер кабым ризык өчен шулкадәр агач чокып кара син. Берзаман ачыклыктагы калкулыкка килеп чыгасың, анысында Иске Жидлар дигән татар авылы булган. Нигә Жидлардыр ул – анысын белгән кешене очраткан юк әлегә. Зираты калган да, өем-өем кычытканнар. Сүз уңаенда әйтик, бирегә дә, Өстеял зиратына да мәрхүмнәрне җирлиләр.

Җидларда йорт нигезләрен кычытканнарга карап кына билгеләп була. Кычыткан ул, ирен бик яратса да, гел әрләп үзәгенә үткән хатын белән бер – чагып елатса да, гел кешегә ияреп йөри. Бара торгач, килеп чыгасың «Изге чишмә» янына. Бадьян тау итәгендә корыган зур нарат утыра, астан дүртме-бишме урыннан чишмә агып чыга. Монысының да төгәл генә тарихын белүче юк. Кемдер әйтә, имеш, мәҗүсилек чорында саф кызларны корбанга китерү урыны булган бу чишмә. «Безнең гәҗит»тә Өстеял авылыннан Минзифа Хәбибуллина язган риваять бик матур. Тылсым ияләре агачтан кыз сыны ясап, аңа җан өрәләр. Кыз бик матур булу сәбәпле, үзара тарткалаша башлагач, низаг чыкмасын өчен, кыз агачка әйләнә, ә шушы кайгыдан вафат булган тылсым ияләре күмелгән урыннан чишмәләр бәреп чыга. Ни генә булса да, бу чишмәгә карата якын-тирә халыкның мөнәсәбәте бик яхшы. Аның суы сихәтле, диләр.

Авылга килеп кергәндә, аның яңа хуҗасы юк иде әле. Ерактан ук яңартылган зират коймасы күренә – чишмә белән зират коймасы шушы авыл кешесе Даяр Хәбибуллин, элекке авылдашларның тырышлыгы белән тәртипкә китерелгән. Яңа каберлекләр бу авылның мәрхүмнәр өчен генә яшәве турында сөйли. Авыл халкы, хәзер кайда гына яшәсә дә, соңгы сыену урынын шушында таба икән.

Авыл күренеше шомлы да, кызганыч та. Өскә аварга торган капкалар, ишелгән лапаслар, тәрәзәсез йортлар, мунчалар. Кура, кычыткан, тигәнәк баскан ишегаллары. Кургаш кебек болытлар өскә егылып төшәргә тора. Совет заманындагы бала бишекләре, телевизорлар, аяк киемнәре, «Ландыш» кер юу пастасы. Туксанынчы елларда монда тормыш гөрләгән икән әле. Бер ишегалдында җимерелеп бетә язган өй ышыгында кабер ташлары ята. Шушы авылдан соңгы булып киткән Саяр абый бик булдыклы кеше булган икән, ташын да ясап куйган, аңа «Үзем ясадым» дип тә язган. Бәрәңге бистәсендә авылын сагынып, саргаеп үткәргән ул картлыгын.

Монда ятимлек хакимлек итә. Шул фонда, кызыл җиләкләреннән яшьләрен коеп, баланнар сыгылып утыра. Шушы күренеш арасында яңа гына салынган землянка үлеләр дөньясындагы тереклек падишаһы сыман. Ул арада үлән каплаган юлдан килә торган автомобиль дә күренде.

– Миңа монда бик-бик ошый! – Автомобильдән төшеп барган алты яшьлек Айратның беренче сүзе шул булды.

– Курыкмыйсыңмы соң, Айрат? Монда иске йортлар бит, кеше дә юк.

– Юк, курыкмыйм! Монда рәхәтләнеп уйнарга була!

– Башта куркыныч иде, – ди авылның яңа хуҗасы Фәрит. – Мин монда олы абыйны алып килгән идем – ошатмады. Яшел Үзәндәге күрәзәчегә барган, тегесе: «Ул авылда мәрхүмнәрнең җаннары тынгылык тапмый йөри, каядыр алып китәрләр энеңне», – дигән. Монда кунганда мин шундый уйлар белән йокыга китә идем. Аннары тынычландым. Барыбер ике тапкыр үлмисең. Дөньяга нәрсә бирәсең, шул сиңа кире әйләнеп кайта. Яхшылык белән килсәң, бу җир сине куркытмаска тиеш.

Авыл халкын чыгып китәргә мәҗбүр иткән сәбәпләр Казан оешмаларының берсендә система администраторы булып эшләгән компьютерчы Фәрит Кадыйровны бирегә чакырып китергән булып чыкты. Ул махсус рәвештә кешесез авылны эзләгән икән.

– Кеше яшәгән авылда торып караганым булды. Дистәләп кенә хуҗалык булса да, кешеләр үзара ызгышып торалар. Миңа бу хәл ошамый. Интернеттан кеше яшәмәгән авылны эзләдем дә Кече Әтнәне таптым. Язгы пычракта хатыным белән Кече Әтнәне эзләп чыгып киттек. Мари Иленең Шылан авылында Кече Әтнәне сорыйм, беркем белми. Аннары берсе: «Өстеял бит ул!» – дип, юлын күрсәтте. Авылның икенче атамасы барлыгын шунда гына белдем. Урман эченнән җәяү кердек, авылны күрүгә үк ошаттым. Авыл кешеләре зират коймасын буяп йөриләр иде, авылда йорт сатып алырга теләгем барлыгын әйткәч, «үзегез теләгән урыннан алыгыз» дип хупладылар.

– Килүегезнең максаты нинди?

– Ниндидер бөек максатлар куймыйм. Монда миңа кызык булганга, мин монда. Миңа шәһәрдә кызык түгел. Урманда йөрисем, учак янында утырасым, штаблар ясыйсым килә. Балачактан шундый мин.

– Шәһәрдән туйдыгызмыни?

– «Туйдым» да димим. Шәһәрдәге тормыш дөрес түгел. Андагы кеше дөрес уйламый. Шәһәр халкы чынбарлыктан куптарып алынып, уйлап чыгарылган дөньяларында яшиләр. Шәһәрдә тәрбияләнгән кеше табигатькә дөрес карамый – үзен җиһанның хуҗасы итеп тота, табигать төрлелеген бетерә. Кешеләр шулай тәрбияләнә. Шундый булуларына гаепле дә түгел алар. Кеше ашаучылар кабиләсендә туган бала кеше ашый башлавында гаепле түгел бит, чөнки ул шулай дөрес дип белә. Минем табигатькә тартылу балачактан килә, гел Минзәләгә әбиләргә кайта идем. Хәер, бөтен балалар да нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнен, кемдер әйтмәсә дә, аңлый. Вакыт үтү белән, система аларны шомарта. Мин хәтта компьютер профессиясен ташлап, монда күченмәкче идем, әмма яшәргә акча кирәк. Шуңа күрә кайта-килә яшим. Әниләр башта кайгырдылар, аннары аңладылар. Балаларга бик ошый. Хатыныма да бик ошый иде. Хәзер ул икенче балабыз белән декрет ялында. Айгөлгә – сигез ай. Гаилә бюджетыннан авыл йортын торгызуга акча чыгару, атна саен кайтып йөрү кыенга туры килә. Хезмәт хакы Путинныкы кебек түгел бит минем.

– Монда урманда аю бар! – дип сүзгә кушылды Айрат. – Без аның эзләрен күрдек.

– Әйе, монда нинди генә җәнлек юк. Урам буйлап кабан дуңгызлары юлы үтә. Хатыным кошларны кулдан ашатты – алар кешедән тамчы да курыкмыйлар. Елгадан менеп киләм – ишегалдында төлке йөри. Курыкмады. Карап тора. Мин аның белән сөйләштем дә әле, ипи бирәм, дидем. Аннары калдырдым инде. Мин, гадәттә, монда ризык калдырмаска тырышам, чөнки кыргый хайваннарны ияләштерәсем килми.

– Табигать белән бергә алайса.

– Шулай килеп чыга. Табигать белән бергә. Менә минем беркайчан да төлкенең кешегә ничек караганын күргәнем юк иде. Күрдем.

Изображение удалено.Изображение удалено.

ЙОЗАКСЫЗ ИШЕК

Биредә барлык җирләр район карамагында, каралты- куралар хуҗасыз санала. 32 сутый җирне рәсмиләштерү һәм сатып алу Фәриткә 80 меңгә төшкән. Арзанлы гына материаллардан землянка ясаган – беренче «каты» кухня, икенче каты – йокы бүлмәсе. Фәрит һәм аның әйтеп бетергесез бәхетле кыяфәтле алты яшьлек улы Айрат белән землянканың беренче катына төшеп, чәй кайнаттык. Газ баллонына ялгаган плитә, түшәмдә гадәти фонарь.

– Мин бу йортны үзем өчен генә ясамадым. Шуңа күрә ишектә йозак та юк. Кемдер килеп чыга икән, яңгырдан, салкыннан котыла ала. Шулай дип язып, дәфтәр белән ручка калдырган идем. Татар, урыс, мари телләрендә миңа җаваплар калдыра башладылар. Кунакчыллык өчен, авылны саклаган өчен рәхмәтләрен белдерәләр.

– Сезне күреп, кемдер монда кайтырмы, ничек уйлыйсыз?

– Моннан кешеләр мәҗбүри, бик елап киткәннәр. Бәлки кемнәрдер кире кайтырга телидер дә, әмма монда даими яшәве авыр. Электр, газ, су һәм иң мөһиме – юл юк. Яңгыр яуса, машина белән кереп булмый, язын-көзен трактор да үтми. Әмма мин тагын кемдер яши башлар дип уйлыйм, чөнки монда урыны искиткеч әйбәт. Автоном яшәр өчен шартлар да барлыкка килде. Хәзер кояш батареялары, заманча һәм арзанлы төзелеш материаллары, пычракларны үтә ала торган автомобильләр бар. Минем монда яшәвемнең файдасы да тиде. Көтүдән качкан сыерлар килеп чыкты, алар Түбән Оры авылыныкы булып чыкты. Көтүчеләр, аларны эзләп, аяксыз калганнар, мин хәбәр иткәч, төнге уникедә килделәр. Өстән коеп яңгыр ява иде, җылынып, төн кундылар.

Фәрит кебекләрне кемдер сәер кеше дип атар, әмма хәзер андыйларны заманча сүз белән «дауншифтерлар» дип йөртәләр. «Downshift» – инглизчә автомобильне акрын тизлеккә күчерү дигән сүз. Русиядәге иң билгеле дауншифтер – мультимиллионер Герман Стерлигов. 90нчы елларда телевизордагы «Алиса» сәүдә биржасының рекламасын хәтерлисездер, Стерлигов шушы биржаны оештыручы. Ул 2004нче елда, бизнесын ташлап, Мәскәү өлкәсендәге авылга китә һәм фермер булып эшли башлый. Дауншифтерлар адымнарын үз асылыңны эзләү, табигать белән гармониядә яшәү кебек сәбәпләр белән аңлаталар.

– Тыныч монда. Балык тотабыз. Тоткан балыкларны да җибәрәбез. Барасың-барасың да туктап каласың. Кая барганыңны да искә төшерә алмыйча, эленеп каласың. Берни дә сине борчымый. Машиналар кычкыртмый, беркем төрткәләми. Шәһәр ыгы-зыгысында уйларга мөмкин булмаган әйберләр хакында фикерләргә мөмкинлек бар. Шәһәр кешесе ул тулы кеше түгел, табигатьтән аерылган, әмма шуны белми генә. Авылда яшәү ул – кешенең гадәти халәте.

– Авыллар бетүне сез фаҗига дип кабул итәсезме?

– Күңелсез хәл. Авылга тормыш кайтсын өчен аны анда кайтарырга кирәк. Ниндидер шартлар тудырылырга тиеш. Болай гына кеше авылда калмый, чөнки анда ачтан үләсең. Шуңа да күпме авыл халкы шәһәргә йөреп эшли. Менә мин дә авылга бөтенләйгә бары тик пенсиягә чыккач кына күчеп кайта алырмын. Дәүләт өчен кешеләрнең бер урында яшәве кулай. Аерылып утырсалар, алар юл, башкасын сорый башлый. Бездә бит кешеләрнең фикере исәпкә алынмый. Дәүләт үз-үзе өчен яши. Кешеләр таралып утырсалар, яхшырак булыр иде, билгеле. Шәһәр фатирындагы бетонда яшәгәнче, психик яктан сәламәтрәк булып үсәрләр иде.

БОЗЛЫК ДӘВЕРЕ ЯЛГЫШЫН ТӨЗӘТҮ

Фәрит үзенең биләмәләрен күрсәтә. Бакчада орлыктан экзотик агачлар үстерә. Авыл халкы гомере буе чиләнеп бәрәңге үстергән бакчада яфраклары да таныш булмаган сәер агачлар. «Динозаврларның чордашы Гинкго Билоба», – дип таныштыра аеры яфраклы агач белән Фәрит. Абрикос, төче чия. Аю чикләвеге, кызыл имән. Каштан. Корея кедры. Йөрәксыман чикләвек. Кытай принсепиясе. Истә калганнары шулар. Нигә шундый экзотика? Ә Фәрит үзенең фикерләре белән мамонтлар заманына алып кереп китте:

– Болар экзотик агачлар түгел. Алар элек бездә дә үскән. Бозлык дәверендә бездәгеләре үлеп беткән, аннары кире әйләнеп кайтмаганнар. Мин бу агачларга кире ватаннарына кайтырга булышам гына. Аларга ошап китсә, үзләре үрчи башларлар. Мин карбыз да утыртып караган идем, тычканнар, рәхмәт укый-укый, барысын да ашап бетерделәр.

– Тагын нинди шөгыльләр белән көн күрәсез?

– Мин әлегә гел нидер төзедем. Эшлисе әйбер күп. Мунча саласы иде. Кое кирәк. Алайса гел чишмәгә йөрисе. Аннары кышын яшәрлек өй турында да уйларга була.

Айратны муенына атландырган Фәрит авыл читендәге күперне күрсәтергә алып китте. Бер дигән күпер, әмма, ни кызганыч, күпердән соң ике якка да грунт юлы китә. Аста котырып Шура елгасы агып ята, күпер читендә курку белмәс Айрат чабып йөри. Шураны «совет» дигән гарәп сүзеннән чыккан диючеләр дә бар икән, әмма марилар аны «шорь» – көчле агымлы дигән мари сүзеннән чыккан дип саныйлар. Күпер читенә утырган Фәрит, үз-үзе белән сөйләшкән кебек, авылны мактавын дәвам итә:

– Мин авылның Өстеял атамалы булуын белгәч, нинди сүздән чыкканын фаразлый башладым. «Өсте» һәм «ял» сүзләреннән чыгып, «югары ял», ягъни «иң көчле ял» дигән сүздән килеп чыккандыр дип уйлый башладым. Аннан соң миңа «постоялый двор»дан чыкканын аңлаттылар, әмма минем өчен ул барыбер «югары ял» авылы. Мин монда дәшми торырга дип киләм. Кошлар сайраганын тыңларга. Суга карарга. Торналар кайта монда.

– Миңа монда бик-бик ошый! – дип кабатлады Айрат.

Көзге көндә караңгы тиз төшә. Без китәргә җыенабыз. Муенына улын атландырган Фәрит безне озата бара. Кешесез авылда аның белән саубуллашу күңелдә дискомфорт уята. Чытырман-джунгли уртасында кешене адаштырып калдырган кебек. Әмма ата да, улы да шат. Кем белә, безнең китүебез, бәлки, аларның күңелендә дискомфорт уята торгандыр? Ни дисәң дә, дауншифтер фикеренчә, ул түгел, без джунглига – таш джунгли шәһәргә китеп барабыз бит.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ.

«Югары ял» авылы, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии