Сак хезмәте ни саклый?

Хәзер кечкенә генә шәһәрләрдә дә ким дигәндә 5-6 банк бар һәм аларның филиалларын да исәпли башласаң, дистәдән артып китәдер. Һәркайсында ишек төбендә үк сине хезмәткәре каршы ала. Банк эчендә акча талаудан саклау өчен кирәктер инде бу.
Инде күптән исемдә калган бер вакыйга бар. РФ Саклык банкының шәһәрендәге өстәмә офисы мөдире Раил Гафуров клиентлары счетыннан 9 миллион сумнан артык акча урлаган, дип яздылар матбугатта. Мөдирне сорау алуга чакыргач, ул инкарь итеп тормый һәм акча урлавын таный. Мөдир клиентлар өчен үзе кул куеп, акчаларны капчыклап диярлек өенә алып кайтып киткән.
Сак хезмәтенә карап тормый, талыйсы кеше болай да талый, тегеләй дә!
Узган елның 26 ноябрендә «Татфондбанк»ның Азнакайдагы бүлегенә йомышым төште. Иртәнге якта әллә ни кеше дә юк. Булганы да өлкән яшьтәге кешеләр һәм бер авырлы хатын. Минем арттан ук бер таза ир-ат белән хатын-кыз килеп керде. Сак хезмәткәренең таныш-белешләре икән: чиратсыз кереп тә киттеләр. Ризасызлык белдерүчеләрне яклап, мин дә бер-ике сүз әйтүгә, сак хезмәткәре очып килеп тә җитте. «Кем тавышлана, хәзер урамга алып чыгып кыйныйм бит», дип әйтеп ташламасынмы?! Урамга чыгарга туры килмәде, килсә дә, сак хезмәткәре вәкаләтләрен арттыруы һәм наданлыгы аркасында, бәлки, соңгы көнен эшләгән булыр иде. Шулай да, әшәкелек өстенлек алды: теге ертлач адәм чиратсыз кереп, башкаларның сәгатькә якын кадерле вакытын сарыф итте.
Менә шуннан үзегез нәтиҗә чыгарыгыз, бармы бездә культуралы гына халыкка күрсәтү? Сак хезмәткәрләрен сайлап алу, анда лаеклы кешеләрне урнаштыру кайчан нормага әйләнер икән? Халык арасында тәрбия эше бөтенләй бетте. Әрсезләр һәм оятсызлар дөньясына әйләнде.
Инсаф БАҺАВЕТДИНОВ,
полиатлон буенча Русия чемпионы.
Азнакай шәһәре.

Комментарии