- 01.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Дөнья бу
«Безнең гәжит» газетасында (2014, №1, 10 гыйнвар) басылып чыккан «Хәчтрүшләр кем?« дигән язманы укыгач та үземнең сүземне әйтермен дигән идем. Бу инде телевизорга чыккач, үзләрен белдекле итеп күрсәтү өчен генә әйтелгән сүзләрдер бәлки, дип уйлап йөрдем, язмаган идем. «Безнең гәҗит»тәге (2014, №4, 29 гыйнвар) «Миңа «донос» язганнар« дигән язманы укыгач, «хәчтрүш» булмаган журналистларга үз сүземне җиткермичә түзеп булмый инде. Йә, әйтегез әле, хөрмәтле «ХӘШЧТРҮШ» булмаган журналистлар. Кайсыгыз нинди газетада, халыкны яклап, кыерсытылганнар янына барып, дөреслекне күтәреп чыгарга батырчылык итәсез. Сез барып тикшереп, язып чыккач ничә кешегә файдагыз тиде. Рәхмәт әйтүчеләр булдымы? Бәлки мин ялгышамдыр, ялгышсам, мин фәкыйрегезне гафу итәрсез. Үзегез кем җырын җырлыйсыз? Кем арбасына утырсагыз, шуның җырын җырлыйсыз бит. Татар халык җырларын түгел. Хаксызлыкка, башбаштаклыкка, коррупциягә каршы көрәшүче газетаны билгеле инде кем яратсын?! Бигрәктә халык мәнфәгатьләрен янып – көеп яклап йөрүче мөхәррирне.
Әйтерсез, «Безнең гәҗит»кә «Халыкны яклау оешмасы» дигән исем бирелмәгән дип. Бирелер газета укучыларыбыз, халык бирер. Ул бит безне яклау гына түгел, уйлата да, гыйбрәтле хәлләрне язып елата да. Әле яраткан артистыбыз Шамкай әйтмешли, эчең катып көләрлек язмалары да басылып тора. Шуңа күрә халык аны көтеп ала.
Илфат энем, эшегез хак, халыкка изгелек эшлисез. Изгелек җирдә ятмас, Ходай саклар үзегезне. Газета укучыларыбыз да үз сүзләрен әйтер. «Эт өрер, бүре йөрер» дигән бит бабайлар. Мин сезнең коллективны бүре белән түгел, арыслан белән тиңлим. Арыслан йөрәклеләр, шундый булып калыгыз да. Җиде юл чатында торып калганнарга маяк булып балкып торыгыз.
Без сезнең коллективны наркоман, сәрхуш, террорчы, экстремист түгелләр икәнегезне беләбез. Андыйлар үз халкы өчен янып – көеп йөрми. Быелгы ат елы сезгә, газета укучыларыбызга да җиңел ел булырга охшамаган. Түзегез, бергә булыйк, бердәм булыйк.
Вакыйф КЫЯМОВ.
Казан шәһәре.
P. S. Җылы сүзләрегезгә рәхмәт. Сезнең теләкләрегез, догаларыгыз безне яшәтә. Кызыклы мәкаләләрегез белән газетабызны баетуыгыз, аны тагын да халыкчанрак итә. Ә теге «донос» мәсьәләсе, чираттагы тапкыр безне юк итәргә талпынып карау гына булды. Һәрхәлдә, аңа рәсми тон бирергә курыктылар, ахыры. Ләкин мин доносчы эшләгән оешмага, аның җитәкчелегенә рәсми хат язып, рәсми җавап алырга җыенам. Бу хакта укучыларыбызны да мәгълүматлы итәрмен. Без бергә көчле дә, имин дә булырбыз.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Комментарии