ЯУЧЫ ҺӘРКАЙЧАН КИРӘК!

ЯУЧЫ ҺӘРКАЙЧАН КИРӘК!

Эльвира Илдаровна! Сезнең Кукмара ягыннан булуыгыз хакында ишеткәнем бар, шуңа күрә кереш сүземне дә Кукмара белән бәйләп башлыйм. Мин инде 1970нче еллардан бирле Кукмара белән Саба арасында йөреп эшләдем, шуңа күрә ул яклар җаныма бик газиз.

2004 елда Кукмараның бер оешмасында ялгызларны таныштыру бүлеге ачканнар икән дигәч, өч ел буена ай саен анда барып йөрдек. Шунда үзем белән берничә ир-атны да иярттем әле. Гүзәл Ханнанова оештырган очрашу кичәләре шаулап-гөрләп уза иде. Кызганыч, ул лаеклы ялга киткәч, бу чаралар таралды.

Сабада атнасына бер урамга чыксам, ялгыз яшәгәнлектән җанымны ут алса, тәүлекнең нинди вакыты, һава торышының хәле нинди булуга карамастан, я Кукмарага, я Нократ аланына, я Казанга чыгып китәм. Төн урталарында гына кайтып керәм.

2010 елның декабрендә, Кукмарада таныштыру бүлеге ачканнар икән дип ишеткәч, тагын шул якларга чыгып киттем. Кемнән генә сорасам да, аның кайдалыгын белүче табылмады һәм мин эзләп-эзләп тә тапмыйча, кире кайтып киттем.

2011 елның 24 гыйнварында бу таныштыру бүлеген Кукмара Универмагының икенче катында, бер кечкенә генә бүлмәсендә эзләп таптым. Авызыннан ут чәчеп торучы Регина ханым Ваккасова минем хакта мәгълүмат алып калып, 500 сум акча түләтте дә, квитанциясен кулыма тоттырып чыгарып җибәрде. (Сүзләремнең дөреслеген дәлилләп сезгә ул квитанциянең күчермәсен дә җибәрәм.) Мин ул биргән номерга ничә айлар буе шалтыратсам да, бер җавап та ала алмадым. Хәзер инде андый номер бөтенләй юк дип җавап бирә. Инде бу гыйнварда анда баруыма да ике ел тула.

Үз танышларымнан аның хакында сораштырып карадым да: «Башың ике булмаса, аңа каршы авыз ачма инде син», – диделәр. «Ул кешеләр белән сөйләшсә дә районда бары тик дүрт кенә кеше: район хакиме, прокурор, судья һәм полиция җитәкчесе белән генә сөйләшәдер», – диделәр.

Декабрь аенда Кукмарага баргач, Гүзәл Ханнанова оештырган очрашуларга йөргән бер хатын белән күрешкән идем. Ул да Регина Ваккасовага 500 сум түләве, хәзер ул акчаның да, бу хатынның да кайдалыгын белмәве турында хәбәр итте.

Хөрмәтле, Эльвира Илдаровна, мин сезнең редакциягә бик күп хатлар килүен дә, күпләрнең үтенеч белән, ярдәм сорап язуын да беләм. Бу хакта сезнең язмаларыгыздан хәбәрдармын. Әлеге хатымны бары тик бер максат белән генә язам: әгәр эш белән Кукмараның үзенә барып чыксагыз, анда Регина Исмәгыйль кызы Ваккасова яшәвен белеп торыгыз…

Сезгә олы хөрмәт белән, Сабадан Нурислам ЗАКИРОВ.

Хөрмәтле Нурислам әфәнде! Дөресен әйтим, бу хатның грамматик яктан камил, хөрмәт тулы җөмләләрен уку үзе бер ләззәт булды. Тик күпме генә тырышсам да, аның нинди максат белән язылуын аңлап бетерә алмадым. Кукмара ягыннан булуыма басып ясап, аны нәкъ миңа атап язуыгызны, шул ук вакытта «эш белән барып чыксагыз Регина ханым барлыгын белеп торыгыз» дип искәртүегезне үзара бәйли алмый интектем. Эш белән башка журналистлар да Кукмарага йөреп тора югыйсә. Кыскасы, уйладым-уйладым да, искиткеч эчтәлекле (кызганыч, мин аны газетага кыскартып бирергә мәҗбүрмен – авт.) хатыгыз буенча бер тикшерү уздырырга булдым. Кукмарада танышу агентлыклары бармы? Булса, аны кемнәр оештырган? Регина Ваккасова нишләп шулай халыкны алдап качкан? Ул хәзер кайда һәм кем булып эшли?.. Шушы һәм башка сорауларга җавап табу өчен Кукмараны айкап кайтырга карар кылдым.

ЯЛГЫЗЛЫК – КУРКЫНЫЧ ӘЙБЕР…

Кукмарада сез әйткән ханымны эзләп табу һич кыенлык тудырмады. Биредә Регина Ваккасованы бик күп кеше – яше дә карты да белә икән, чөнки ул Кукмара сәнгать мәктәбендә директорның оештыру һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. Шунлыктан, аның эшенекен генә түгел, шәхси телефон номерын тиз арада табып бирделәр.

Аның үзе белән Район мәдәният йортында очраштык. Сүзнең таныштыру хезмәте турында барасын белгәч үк Регина Исмәгыйль кызы болай диде: «Кешегә яхшы булсын дип тырышып йөрисең, тик бу әле сиңа начарлык белән кайтачак», – дип әйткәннәр иде шул миңа».

Танышу хезмәтен Регина Ваккасова, башка районнар тәҗрибәсенә таянып, моннан берничә ел элек булдырган.

– Башка районнарда андый хезмәтләр күптән бар, Казанда да танышу агентлыклары байтак еллар эшләп килә. Анда бар әйбер дә түләүле һәм кешеләргә алай ерак барып йөрү дә кулай түгел, шуңа күрә без «Бәхет» таныштыру хезмәтен үзебездә оештырдык, түләүсез иттек, – диде ул сүз башында ук.

«Без – ул кем?» дигән соравым җавапсыз калды. Әлеге хезмәтнең төгәл генә кайсы елда эшли башлавын да ул әйтеп бирә алмады.

– Мин бит берьюлы бик күп эш белән шөгыльләнәм, шуңа күрә төгәл генә датаны әйтә алмыйм. Ялгышмасам, 2009 елда бу эшкә керештем ахры.

«Бәхет» танышу хезмәтенең оештырылу максаты үземне дә битараф калдырмады һәм Регина ханым шул хакта сөйли башлагач, аның турындагы тискәре фикерем 180 градуска әйләнде дә куйды.

– Мин үзем күп энергияле, позитив кеше булгангамы, гел кеше арасында кайнагангамы, кайбер ялгыз танышларым «әйдә миңа бер пар тап әле», «ялгыз яшәве кыен» дип әйтә башлагач та, районда танышу хезмәте булмауга игътибар иттем. Танышларыма гына түгел, ялгыз йөргән башка кешеләргә дә булышасым килде. Башка районнарга, якындагы Нократ аланына барып, беренче мөрәҗәгать итүчеләргә шуннан пар эзләп, миңа килүчеләрне таныштырып карадым. Бу ниндидер яңа эш башы булганга, сынап карау формасында гына башкарылды дисәм дә ялгыш булмас. Тора-бара бу эшнең бик кирәкле булуын аңлап алдым һәм аның өчен бер почмак арендаладым. Районда ялгызлар бик күп, димәк моңа сорау да зур. Ә ялгызлык – ул коточкыч куркыныч әйбер. Ярый да мин гел кеше арасында, яраткан кызык эшем бар. Кайбер кешеләрнең эше дә күңелсез, йортта да ялгызлык бит. Яшьләрнең күбесе шул ялгызлык аркасында начар юлга кереп китә дә. Наркотиклар, эчкечелек, җинаять хакында уйлана башлый. Ә кешеләр үз парын тапкач, аларның тормышы шатлыкка әверелә.

Танышу хезмәте эшләп киткәч, халык бертуктаусыз агыла башлады. Әбиләр дә килә, бабайлар да… Картлар аңлашыла инде, ләкин бит яшьләр дә күп килә. Дискотекада таныша торган кыз-егетләр чаян, аралашучан булса, арада тыйнак, урамга чыкмый торганнары бар. Килүчеләр күбрәк үз психологик проблемалары белән уртаклаша башлады, аларны тыңлап утырып психолог вазифасын да үз өстемә алдым…

– Шушы хезмәт эшчәнлегегез нәтиҗәсендә кавышучылар булдымы?

– Әлбәттә булды. Моннан берничә ел элек, иң беренчеләрдән булып, дини егет белән кыз кавышкач, бу алга таба эшләү өчен дә зур стимул булды. Тагын да күбрәк кешеләрне таныштырасы, кавыштырасы килде. Аннары Кукмара әбисе белән Нократ аланындагы бер бабайны кавыштырдык, алар хәзер бергә яши. Физик мөмкинлекләре чикле ике ялгыз да бездә парлашты.

РАЙОН ҮСЕШЕ ӨЧЕН

– Безгә хат язган абый сезгә 500 сум түләве турында язган һәм сез язып биргән квитанцияне дә юллаган. Ә сез бу эшне түләүсез дидегез…

– Без бу хезмәтне Кукмара кунакханәсенең бер бүлмәсендә ачып карадык, ләкин анда аренда бик кыйммәт булып чыкты. Иң башта, үземнең төп эшемә дә, танышу хезмәтенә дә вакытымны җиткерә алмагач, ике хатын-кызны ялладым. Менә шул вакытта, бик кыска вакыт эчендә генә, таныштыру хезмәте өчен акча алырга мәҗбүр булдым, чөнки аренда өчен дә, хатыннарга хезмәт хакы да түләргә кирәк иде. Ләкин бу хәл озак дәвам итмәде. Шул рәвешле өч ай эшләдек микән әле? Әгәр түләүле нигездә эшләсәк, безгә килүчеләр үз таләпләрен куя башлый, без алар каршында бурычлы кебек килеп чыгабыз. Аннары бу бик чыгымлы эш булуын да аңладым. Ни өчен дигәндә, әгәр танышу хезмәте үз-үзен дә аклый алмый икән, нишләп әле мин үземә зыянга эшләргә тиеш?! Табыш турында сүз дә була алмый, чөнки акча артып кала башласа, мин аны кичәләр оештыруга сарыф итәр идем. Тик күпләр таныштыру хезмәтенә килеп акча түләгәч, аны кибет дип хис итә ахры. Бу кибет түгел! Килдең дә үз ярыңны таптың, алып кайтып киттең – алай була алмый. Бәлки, ул кешегә туры килә торган яр бер елдан килер, бәлки, ике булыр… Берничә ел узар… Ә бәлки язмыш туры килмәс һәм аңа туры килүче яр бөтенләй булмас. Без бернинди гарантия бирә алмыйбыз.

Регина ханым ялгызлар өчен генә түгел, бөтен районның социаль хәле өчен борчылуын да белдерде. Ул Кукмарада төрле хезмәт күрсәтүче оешмаларның, әйтик, матурлык салоннары, таныштыру хезмәтләре ачылуын, төрле бәйрәмнәр оештыручы үзәкләр булуын тели икән. Кыскасы, биредә халыкка яшәргә күңелле, уңайлы булырга тиеш.

– Гомумән, таныштыру үзәкләре дәүләт күләмендә эшләргә тиеш дип саныйм. Максатым – киләчәктә бу эшне профессиональ дәрәҗәгә күтәреп үстерү. Чөнки бу хезмәтнең һәр районда булуы зарур. Танышу хезмәте кысаларында төрле кичәләр уздырасым килә. 30 яки 40 яшьтән өлкәннәргә, дип әйтик…

– Хәзер сез бу эш белән ничек шөгыльләнәсез?

– Менә инде соңгы бер ел дәвамында бу эш бик пассив төстә алып барыла, чөнки төп эшем күп вакытымны ала. Шулай да мөрәҗәгать итүчеләр кайчакта килгәли, шуңа күрә төп эш урынымда да «Бәхет» танышу хезмәтенә килүчеләрнең анкеталары һәм фоторәсемнәре тупланган альбомнар бар. (Ул альбомнарны Регина ханым миңа да күрсәтте. – Авт.) Бернинди реклама бирү юк. Кешеләр үзара ишетеп, белеп кенә килә.

– Нишләп соң сезнең элеккеге телефоныгыз «недоступен»?

– Ирем МЧС хезмәткәре булгач, безнең номерлар ел саен алышынып тора шул. Алай да, мин бит каядыр качып киткән кеше түгел, мине табу бик җиңел.

МИНЕМ ФИКЕР

Регина ханым Ваккасова Кукмарада сәнгать мәктәбе ачылганнан бирле биредә эшли икән инде. «22 ел эшчәнлегем вакытында мин балалар өчен бик күп эш башкардым дип саныйм», – диде ул соңгы ел эчендә генә дә укучыларының нинди зур уңышларга ирешүен саный-саный.

Бу хатынның 10нчы бала булып дөньяга килүен, бик үрнәк гаиләдән булуын, әти-әнисенең дә укытучылар икәнен искә алырга кирәктер дип таптым. Балаларның барысы да бик яхшы билгеләргә генә укыган, югары белемлеләр… Кызыксынсагыз, Шаһинур Мостафинның «Ана бәхете» китабында да аларның гаиләсе хакында бик күп язылган. Хәзер дә Регина ханым бик дәрәҗәле вазифаны били. Ниндидер 500 сум аркасында аңа тавыш-гауга кирәкмәгәнен дә аңлыйм. Ә аның сез әйтмешли «ут чәчеп торуы» нәкъ менә күп еллар дәрәҗәле эштә эшләвеннән, үз кыйммәтен яхшы аңлавыннан киләдер дип уйлыйм. Җитәкче кешенең сөйләшү тоны үзе дә сизмәстән әмер бирүчәнгә әйләнеп кала бит ул. Һәрхәлдә, моны мин дә тойдым. Шулай да үз өстенә бик күп вазифаны алып, тормыш авырлыгын үз җилкәсендә тартучы, үзенә генә түгел, башкаларга да яшәргә уңайлы булсын дип тырышучы әлеге хатынны берничек тә тискәре дип бәяли алмыйм. Хәтта ки, аның вакыты да артыр, зур теләкләре тормышка ашар дип өметләнәм. Чөнки ялгызларның да, андый хезмәтләр аша булса да, үз тиңен табу мөмкинлеге булырга тиеш. Һичьюгы мәчетләрдә булса да мондый хезмәтләр эшләсен иде! Ә бүгенгә бу әле Кукмараның тагын бер китек ягы булып кала…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Кукмара-Казан.

Комментарии