Әрни җаннар

Картаямыни соң йөрәк, дигәндәй, шәрәфле аксакалыбыз – 88 яшьлек Рәфкать Абдулла улы Ибраһимов «Җан җәрәхәтле миллилек» исемле чираттагы китабын милләтебез хозурына тапшырды. Китап 223 битле, «Школа» нәшриятында 50 данә генә итеп авторның пенсиясе хисабына бастырылган. Җан асрарлык кына пенсиядән китап чыгарырлык өлеш калдыру, һичшиксез, үзе бер батырлык. 
Якынча 75 триллион доллар белән исәпләнә икән Алтын Урда мирасы булган табигый байлыгыбыз. Шуларның коррупциячеләр кесәсеннән ташып чыкканын гына булса да законлы рәвештә пенсиябезгә, шул хисаптан Рәфкать ага пенсиясенә дә, тамдыра алсак, тиражлар да йөзәр мәртәбә артыр иде, минемчә. 
Әйе, җәрәхәтләгәч, тән дә авырта. Авырта-авырта да төзәлә. Ә җәрәхәтләнгән җан әрни. Бигрәк тә нахакка җәрәхәтләнгәне тәннән аерылганчы әрни. 
Әйе, өс бөтен, тамак тук, аягыбыз атлый да, ә җан әрни. Сәбәбе, минемчә, менә нәрсәдә: Раббыбыз безгә адәми затларына, туганчы ук гаделлек хисе иңдергән. «Ий кешеләр, Без сезне ир вә хатын итеп халык кылдык вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танымаклылыгыз өчен...» – ди. Шулай ук Инҗилдә дә язылган: «Сходя на апостолов языками многими, Дух Святой и подтвердил разнообразие человечества в нациях, как оно и живёт сейчас». Димәк, Галәмнең төрлелеге, кабиләләрнең төрлелеге һәм миллилеге Бөек Зат кодрәте. Ә мохитебез – Алласызлар гамәле. Прокуратура хезмәткәрләренең мәктәпләребездә татар телен рәсми рәвештә укытмауны таләп итүе моңа дәлилдер. Хакимиятебезнең гамәле Раббыбызның кодрәтенә туры килмәгәнлектән җәрәхәтләнә, һәм әрни ул җан дигәнне оныттырмый автор. 
Әйе, җаннар әрнүле, әйтүчеләр дә аз түгелдер, әмма бу турыда язучылар бармак белән генә санарлык. Бүгенге вазгыятьтә язганнарын китапка туплап киләсе буынга мирас калдыручы берәү генә – Рәфкать Ибраһимов. Менә шуңа күрә дә Рәфкать Ибраһимовның «Җан җәрәхәтле миллилек» атамалы миллилеге аеруча да актуаль.
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре

Комментарии