- 22.12.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №12 (декабрь)
- Рубрика: Без булдырабыз!
Районыбызның «Арча хәбәрләре» газетасында журналист булып эшләүче Фәттахов Ильяс Сәхап улының 9нчы декабрьдә туган көне – 75 яшьлек юбилее. Ул 1973нче елның гыйнварыннан бирле шушы газетада эшли. Әле ул вакытта район газетасы «Коммунизмга» дигән исем белән чыга иде. Ихлас күңелдән эшкә бирелгән кеше ул Ильяс әфәнде. Районның ул булмаган почмагы юктыр. Газета укучыларны район яңалыклары, район сулышы белән һәрдаим таныштырып бара.
Хатыны Наилә белән өч кыз үстерделәр. Инде алты оныклары бар. Аларның өе Арчада бер. Агачлар арасында утыра ул, әйтерсең урман эчендә. 21 сыерчык оясы гына ясап эленгән анда. Сыерчыклар көз көне җылы якларга киткәч, алар яшәгән ояларга песнәкләр, чыпчыклар кереп кышлый. Аларны ашатыр өчен 11 урынга җимлек элеп куелган. Йорт яныннан узган һәркем бу агачларга, андагы ояларга һәм җимлекләргә сокланып карап китә.
Ильяс әфәнде оста аучы да әле ул. Тирә-якның кырларын, урманнарын яхшы белә.
Хөрмәтле Ильяс Сәхап улы!
Сезне чын күңелдән 75 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Иң изге, якты, матур теләкләрне телибез сезгә. Иң беренче чиратта сезгә ныклы сәламәтлек телибез. Тазалык – зур байлык, диләр бит. Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен. Гаиләгезгә иңгән муллыкка сөенеп, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән яшәгез.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы җирлеге башлыгы Әгъзәм ГАЙФУЛЛИН,
Ветераннар советы рәисе Габделбәр САБИРОВ
Комментарии