Һәйкәл куярлык ана

Һәйкәл куярлык ана

Авыл җирлегендә яшәп, авыл хуҗалыгы эшләрендә, игенчелектә, терлекчелектә тырыш, фидакарь хезмәт куйган хөрмәткә лаек ветераннарыбыз бихисап. Бу язмамны шундыйларның берсе – Балтач районы «Якты юл» колхозында 42 ел, шуның 40 елга якынын терлекчелектә хезмәт куйган ветеран, һәрвакыт ачык йөзле, күтәренке рухлы Һадиева Гөлсимә Гариф кызына багышлыйм. Гөлсимә апа 1939нчы елның 7нче маенда хәзерге Балтач районы Шода авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлануга әтисен сугышка алалар. Әтисе киткәч, 1941нче елның сентябрендә энесе Хаҗип дөньяга килә. Гөлсимә апага да сугыш еллары һәм сугыш арты елларының авырлыгын бөтен барлыгы белән татырга туры килә. Сугыш еллары газабының иң авыры әнием Кәримә җилкәсенә төште, дип искә ала Гөлсимә апа. Без – ике кечкенә бала, ике авыру карчык. Җитмәсә, әтинең әнисе – Гыйлмиҗамал әбиебез дөм сукыр иде. Әти сугышка китеп ике ел үткәч, әнинең үз әнисе Бибикамилә әбиебез вафат булды. Әни үзе эштә вакытта, без – кечкенә балаларга күз-колак булырлык кеше дә калмый.
Гомер үтә тора. Гөлсимә апа мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1953нче елда фермага яңа туган яшь бозаулар карарга эшкә килә. Тырыш, булдыклы кызны тиз күреп алалар, 1958нче елда Мәскәүгә союздаш республикалардан җыелган алдынгылар слетына җибәрәләр. Аннан кайткач, Гөлсимә апа ялкынланып, икеләтә тырышып эшли башлый. Гөлсимә апаны хөкүмәт бүләкләре, Рәхмәт хатлары, Почет грамоталары белән еш бүләклиләр. Ә рәсеме күп еллар Балтач районы мактау тактасында эленеп тора. Кече улы Хәмит Армия хезмәтеннән кайтышлый әнисенең шул рәсемен район үзәгендә күреп алып, бу минем әнием бит, дип очынып туган нигезгә, әнисе янына ашыга...
1959нчы елда Гөлсимә апа Мөхәммәтгали белән тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы биш балалары дөньяга килә: Хәлил, Гөлниса, Хәниф, Мөхәммәт, Хәмит. Ләкин авыр кайгы: 1971нче елда 1961нче елгы олы уллары Хәлил тракторга таптала. Бу кайгы – Гөлсимә апаның мәңгелек ярасы. Ул йөрәк ярасына түзә алмыйча улына багышлап бәет яза. Менә ул бәеттән берничә юл:
Күз алдымнан китмисең һич
Аклы күлмәгең белән,
Йөрәгем килешә алмый
Сине югалту белән...
...Кара гүрләрдә ятасың
Әрнетеп бәгырьләрне,
Сине уйлап үткәрәм мин
Калган гомерләремне. 
1981нче елның 26нчы сентябрендә ире Мөхәммәтгали абый фаҗигале төстә вафат булгач, дүрт бала белән 42 яшендә тол калып, толлык ачысын да татырга, шуның өстенә унар ел урын өстендә яткан авыру кайнанасы белән үз әнисен дә тәрбияләргә туры килә аңа. Бу кечкенә генә буйлы, батыр, түзем йөрәкле, һәр кешегә ачык чырайлы, зарлана белмәүче, кеше алдында күз яше күрсәтмәүче Гөлсимә апага карыйм да, исем-акылым китә – каян алган икән ул көч боларның барысын да күтәрергә. Әле бит каралты-кураны да тәртиптә тотарга, балаларны ач-ялангач итмәс өчен мал-туар да асрарга кирәк. 
Гөлсимә апа ул чорларда колхоз рәисе булган Хәмит Гәрәевны олы рәхмәт хисләре белән искә ала. «Бер үтенечемне дә кире какмады, тырышып эшләгәнемне күрә белде», – ди.
Ничә яшьтә булса да әти-әни өчен бала бала булып кала. Гөлсимә апа да бүгенге көндә дә балаларым дип яши, аларның уңышларына сөенә, борчу-хәсрәтенә көенә, көченнән килгән кадәр һаман ярдәм итәргә тырыша. Икенче улы Хәнифне өйләндереп, күршедә йорт җиткезеп башка чыгарды, кызы Гөлниса белән киявенә дә тормышларын җайларга, йорт сатып алырга булышты, улы Мөхәммәткә дә йорт сатып алып бирде. Кече уллары Хәмит үз янында торып калды. Тик кызганыч, бүгенге көндә Хәмит гүр иясе инде. 
Гөлсимә апа нечкә күңелле хисчән талант иясе дә. Ул шигырьләр яза, ә анда әнисен, мәрхүм улларын, сугышта калган әтисен сагыну, сабырлыкка, яктылыкка өндәү. Мөнәҗәтләрен, бәетләрен сәхнәләрдә ишеттереп, авылдашларын да моңландыра ул. Гөлсимә апа күптән инде намазда. Инсульт чире сукканчы, үтенеп килүчеләргә Коръән ашларында абыстай хезмәтен дә үтәде.
Көчле рухлы, олы йөрәкле ананы, тырыш хезмәт ветеранын онытмыйлар. 85 яшьлек юбилеена Татарстан республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Рәхмәт хаты һәм күчтәнәчләр китерәләр. Һәйкәл куярлык ана игътибарга, онытмауларына сөенеп, бакыйлыктагы якыннарына хәер-дога кылып, балаларына, оныкларына иман нуры, бәхетле язмыш теләп яши. Киң күңелле хуҗабикә дә әле ул – кунак килсә, колач җәеп каршы ала, чәен кайнатып табын әзерли. Бу олы хөрмәткә лаек ана – Гөлсимә апаның үзенә дә Аллаһы Тәгалә калган гомерен сау-сәламәт яшәргә насыйп әйләсен. 
Фәнирә ХакШәйхи,
Балтач районы

Комментарии