- 04.11.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №10 (октябрь)
- Рубрика: Без булдырабыз!
Җәй көне укытучы, кышын умартачы булыр идем, дигән «сакаллы» мәзәкне ишетмәгән кеше юктыр... Әйе умартачының җәе бик тыгын шул. Хәер, кышын да тик ятмый ул хәзер: белем җыя, ара-тирә тыныч кына гөжләп ятучы кортларын тыңлап ала, тавышлары тынычмы һәм... язга рамнар хәстәрли, корт ипие (перга) җитештерә... Әле балы сатылып бетмәсә, аңа да борчыла. Чөнки бүген бал сату хәйран проблема. Бу гаять файдалы ризыкның артык муллыгы аркасында гына түгел, кешенең сәламәт туклану культурасына игътибар бирмәве сәбәпле дә. Кибеттән меңәр сумга төшүче әллә-нинди химикатлар кушылган кәнфитләр, тәм-томнар сатып ала, ә менә килосы бүген 300-400 сум гына торган балны кыйммәтсенә. Теге химикатлы тәмлекәчләрдә зыяннан башка берни юк. Ә менә бал – ул инде файда хәзинәсе, аллергияң генә булмасын. Хәер, аллергиянең дә бүген чамадан тыш ешаюына әнә шул химикатлы продукция гаепле дә инде. Шуңа дөрес яшәү, дөрес туклану мөһим.
Мин үзем бал кортлары белән саташкан кеше буларак, кешенең йөзенә карыйм да, еш кына «үзебезнекеләрне» таныйм да. Умартачының йөзе көлеп тора, табигать баласы икәнлеге йөзләренә чыккан. Дөрес, ялгышлар да була: кортчылык белән шөгыльләнүчеләрнең барысы да умартачы түгел, изге җан ияләре бал кортлары янында алдакчы, аферист була алмый кебек, ләкин алар бар. Менә шул сәбәпле дә базар тулы сыйфатсыз бал. Умартачыларга бәла килсә, ялган кәсепче чын күңелдән сөенә... Минем андыйларны күргәнем бар. Алар өйгә адашып килеп кергән кортны да чебенгә тиңләп чапалак белән бәреп үтерә... Шул вакытта минем кортларны йомшак кына эләктереп азат итеп йөрүемә шакката...
Андыйларны умартачы дигән бөек исем белән махсус тәгаенләмәдем. Алар умартачы түгел, әнә сүз башындагы агулы кәнфит җитештерүчеләр нисбәтеннән. Аларны ничек танырга, алар да бит үзләрен умартачы ди. Ләкин иш ишен таба икән. Бүген Интернет заманы бит. Һәм умартачылар берләшеп, дуслашып үзара аралаша башлый. Мин инде умартачылык белән кызыксынучы буларак, бик күп төркемнәрдә булдым. Ләкин ул төркемнәрдә озак «яши» алмадым. Арада хөсетлек чаткылары сизелүгә, бу тирәдән качам. Шулай берничә ел «ялгызыма» яшәргә туры килде... Дустым, «Туган җир» телетапшыруы авторы Рамил Гарипов шалтырата.
– Әле Биектау районында умартачылар төркеме җыенында катнаштым. Илфат абый, бу төркем сиңа бик ошаячак. Кермисеңме? – ди.
– Эш турында сөйләшәләрме? Хәерле, иртә, хәерле кич, йокладыңмы, йокламадыңмы, дип, һәм вәгазьләр сөйләшеп, открыткалар алышып утырмыйлармы? Умартачылык турында, яңа ысуллар турында булса, мин шунда, – дидем.
Алдылар мине төркемгә. Рәхмәт. Һәм мин берничә көн утыргач, бу бит эшлеклеләр төркеме, әмма эшлекле кешене эшлексезгә чыгара торган төркем дә, дип шаярттым. Чөнки биредә бар да оста, үзенең уйлап табулары, нинди яңа алымнар белән эшләве, бүген, иртәгә нишләргә кирәк... Барын да «чәйнәп каптыра». Тәфсилләп сөйли, хыялланып – кара, моны эшләп була ич дип, син дә әсәрләнеп тыңлап утырасың...
Сүз ватсаптагы «Буа умартачылары» төркеме турында. Монда умартачылар үзара киңәшләшә. Открыткалар алыш-биреше белән мәш килүче төркемнәрдә берәр киңәш сорасаң, синнән көләргә, яисә ялгыш юлга кертергә мөмкиннәр, ишетмәмешкә салышалар, шуңа яшь умартачылар анда язарга оялып минем үземә мөрәҗәгать итәләр иде. Шуннан чыгып, мин инде умартачылар арасында бердәмлек беркайчан да булмас, дигән нәтиҗәгә дә килгән идем. Ялгышканмын. «Буа умартачылары» төркемендә бал кортларын үрчетү, авыл хуҗалыгында эшләрне ничек җиңеләйтеп була, хәтта табигый дәвалану серләре турында да гәпләшәләр.
2021нче елда Буа умартачысы Айдар Сәмигуллин оештырган әлеге төркемне.
– Умарталарымны күчергәндә бер дустым булыша иде, аннан үзе дә кызыгып китте һәм умартачылык белән шөгыльләнә башлады. Икебезгә төркем ясадык. Аннан таныш-белеш тартылды. Мин башка төркемнәрдә дә утырам. Урысларныкында да. Ләкин бездә җәнҗал юк, эшлекле, дустанә аралашу гына.
Әйе, биредә эчкерсез сөйләшү-аралашу. Ләкин төркемдә торуның шартлары да бар. Әгәр дәшми, тыңлап кына утырсаң (биредә язып тормыйлар, колак белән генә «язалар-укыйлар»), чыгарып та җибәрәләр. Шунлыктан да эшлеклелек хакимлек итәдер. Димәк, кеше саны мөһим түгел. Инде менә очрашып та торалар. Узган ел ике урында очрашканнар. Чөнки география киң – Башкортстан, Ульян, Татарстанның әллә кайлардагы районнары умартачылары берләшкән анда. Шуңа узган ел бер урынга гына җыела алмаганнар. Бер як умартачыларын Минзәлә умартачысы Камил җыйган, икенче якныкылар шушы төркем админы Айдарда очрашкан. Быел исә Биектау районы Мүлмә авылы умартачысы Мәсхүт әфәнде Мотыйгуллин очраштырган. Киләсе елга Балтач якларына Мөдәрис абый чакырды, ди Айдар.
Дуслашу-туганлашу өчен әлбәттә интернетта гына гәпләшү җитми, менә шушындый очрашулар да кирәк.
Кунак җыйган Мәсхүткә мин дә сәфәр кылдым. Биектау районындагы зур гына авыл – Мүлмәдә аның йортын ерактан танып була. Ә үзе өйдә булса, гаражда, яисә бакча артында булыр, тимер-томыр арасында казыныр. Аның йорт-хуҗалыгы музей завод кебек. Монда ниләр барын санап чыгарга мөмкин түгел. Ни юк дип сорау урынлырактыр. Бәрәңге утырту җайланмасы, хәтта алынган бәрәңгене аралау да, печән чабу, тюкланган печәнне печәнлеккә менгерү дә... бар да механикалаштырылган. Сыер, сарык, йөзләгән каз, яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы... Ниләр генә юк. Казларны машина йолкый, аны каклыйлар, шул килеш саталар. Каз өчен инешне чистартканнар. Хәтта шушы авыл күперен буяп матурлап та чыкканнар. Апи-йорт төзеп куйган Мәсхүт. Аста кортлар гөжли, син шул оялар өстендә шифа аласың...
– Минем хатынның кан басымы түбән, минеке югары. Менә шушы бүлмәдә бер-ике сәгать ятып торсаң, бар да тәртипкә керә. Әлбәттә авыл кешесенең көпә-көндез йоклап ятарга вакыты чамалы, шулай да бик кирәк.
Чын «Кулибин» бу дип сокланмый мөмкин түгел Мәсхүткә, күзләр генә тимәсен. Мин килгәндә кукуруз чәкәнен бөртектән аеру җайланмасы эшләп ята иде. Искесенә берәмләп тыгып ятасы, ә монысына күпләп тондырып була, үзе иләп чыгарачак. Ике көннән ул яңа комбайн-машинасын төркемебездә эшләтеп тә күрсәтте.
Ул күп укый, эзләнә. Кайдадыр нидер күрә дә, шуны проектлап, уйлап, тагын да камилләштереп ясап та куя. Мәктәпне 1979нчы елда тәмамлаган. Ә беренче ясаган инструментын 82нче елларда корган, ул утын кисә торган церкуляр булган. Аннан сыер сава торган аппаратны да үзе булдырган. Әле колхоз фермасында 8 ел сыер сауган.
– Шабашкаларда йөреп табам акчаны. Ләкин фермада эшләргә кеше юк. Декретка чыгып беттеләр. Председатель Газиз абый үтенә, үрнәк күрсәт. Кеше юк, ди. Мин инде, теләсә нишләгез, хатын укытучы була торып сыер савып йөрмим, дим. Өйдәгеләр дә риза булмады. Мәсхүт, бер ай гына эшләп ал инде дигәч, ризалаштым. Ул бер ай 8 ел булып чыкты...
Әтисе Газиз абый да бик булдыклы кеше. Тик гомере генә кыска булган, 57 яшен дә тутыра алмаган.
– Ул ташчы иде. Авыл мәктәбен дә ул салды. Бик төгәл кеше. Проектларны укып бирә. Ләкин мәктәптә химия кабинетын 7 смга ялгышканмын, дип әйтте.
Әнием Әминә исемле. Авыл медпунктында санитарка иде, ләкин икенче табиб булды. Яшьләрне укол кадарга өйрәтә иде. 12 ел авырып ятты. Күпме кешене бәбиләткән, исерекләрне аралап өенә кайтарган әнием бик интекте. 2 елы бигрәк авыр булды. Рәхмәт хатыным Рәсимәгә. Әле шул авыр чорда – 2006нчы елда өй салып кердек.
Без кечкенәдән эшләп үстек инде. Телевизор ремонтлаучыга китмәкче идем дә, өйдәгеләр җибәрмәде. Ләкин радио-телевизорларны шактый төзәттем.
Мәсхүт төп нигездә әти-әнисе янында төпләнеп 1985нче елда башлы-күзле була. Киров өлкәсенең Нократ аланыннан ерак түгел Ямул авылында туып үскән, Казан педагогика училищесын тәмамлап Мүлмәгә җибәрелгән яшь укытучы – чибәр кызны бик тиз үзенә карата Мәсхүт. Хәләл җефете ягындагы нигез дә гөрләп яши. Анда Рәсимәнең олы апасы ире белән Мурманскидан кайтып урнаша. Баҗасы мәрхүм икән инде.
Рәсимә дә сүзгә кушыла:
– Туган нигездә җан җылысы булу рәхәт икән ул. Сагынып кайтабыз, кадерле кунак без минем нигеземдә дә. Әти-әниләр юк, шунысы кызганыч. Авылга кайткан апам миннән 22 яшькә олы. Мин унынчы бала. Бишәү үстек. Аллага шөкер барыбыз да исән сау. Мәсхүтләр өчәү.
Биредә кайнатам белән бер генә ел яшәп калдым. Мәсхүт аңа охшаган. Ул да күп белә, кызыксынучан, бераз кырысрак та, – дип елмая ул. – Кайнанам мине бик яратты. Үз кызларына караганда да якынрак итте бугай. Санитарка булып табиблар эшен башкарды. Колактан, күздән чүп алды. Бала таптырды. Ләкин 12 ел урында ятты. Җиңел түгел иде. Мәктәптә эш күп, тәнәфесләрдә өйгә чабып кайтып киләм... өй салып чыктык бик тиз арада. 5 айда кердек бу өйгә. Мастерской кебек кечкенә өйдә яшәп яттык. Әни дә шунда бит. Әле 13әр кеше ашатасы. Май ае чыгарылыш классы миндә. 1нче майда төзи башладык. Укытучылар көнендә кердек. Әни күреп калды инде яңа өйне, Аллага шөкер. Туганнарыбыз да күп, рәхмәт бик булыштылар. Үзем нәкъ 40 ел укыттым, 60 яшемдә эштән киттем. Балалар, әти-әниләр бик яратты. Ветеран укытучы мин.
Рәсимә ханымның мәктәпне сагынуы, хезмәтен яратып башкарганлыгы сизелеп тора. Ачык дәресләр үткәрүе турында җанланып сөйләде ул.
Бүген ике улы, ике оныгы янәшәсендә бәхетле гомер кичерә бу гаилә. Эше барның ашы бар, диләр бит. Тормышлары да җитеш, мул.
– Әй, Мәсхүт эш белән мавыгып, дөньясын оныта инде ул. Мин аны ашарга да телефоннан гына эзләп табам, көчкә чакырып кертәм, – дип көлә Рәсимә иренә назлы карашын төбәп.
Аларның үзара гәпләшүләрен күрүдән, сез бәхетлеме, дип сорау урынсыз икәнен аңладым. Аллага шөкер, мин шундый булдыклы, бәхетле гаилә белән таныштым, берничә сәгать аралашудан үземә дә әллә никадәр сабак-киңәш алдым. Күбесе минем өчен ачыш булды. Буа умартачылары төркеме быелгы җыен урынын юкка гына Мүлмә авылындагы шушы гаиләдә сайламаган икән. Ә төркемдәге умартачыларның үзара аралашуларыннан аңладым, төркемдәгеләрнең берсе дә төшеп калганнардан түгел. Күп яңалыклар ишеттем, күрдем, шаккаттым. Алар турында соңрак. Кайберләрен үзем дә сынап карамакчымын. Аларга да чират җитәр. Димәк, әле «шаккаттыризмнар» турында сөйләячәкбез.
Эшлекле умартачылар булса шушы төркемгә рәхим итсеннәр диясе генә кала.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии