- 04.02.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №1 (Гыйнвар)
- Рубрика: Без булдырабыз!
Кыш аена аяк баскан көннәрнең берсендә Кукмара шәһәре Үзәк китапханәсендә Кәркәүч авылында гомер кичерүче Мөнип Фатыйховның үзе ясаган картиналарыннан күргәзмә ачу тантанасы узды. Бу кичәгә Мөнипнең туганнары, дуслары, якташлары һәм Казан шәһәреннән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам, педагог Мөдәрис Мингазов, җырчы, профессор, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, композитор, автор башкаручы Илфат Дәүләтшин килгәннәр иде.
Мөнип күккә ашкан биек таулары, чәчәкле болыннары, авылга авам-авам дип торган катнаш урманы, авылны икегә бүлеп агып ятучы Шөн елгасы булган Кәркәүч авылында туып-үсә. Челтерәп агып ятучы Потап чишмәсе, тау чишмәсе үзләре генә дә ни тора?!
Шушындый матур табигатьтә тәгәрәп үскән бала ничек рәссам булмасын инде?! Без дә шушы матур табигатьтә кайнашып үстек, ләкин бездән рәссам чыкмады шул. Бу Мөнипкә табигатьтән бирелгән сәләттер, мөгаен.
Мөнип армия хезмәтеннән соң Казанда рәссам-бизәүчеләр әзерли торган уку йортын тәмамлый. Аннан соң үзе яшәгән колхозда рәссам-бизәүче булып эшкә урнаша. Совет заманының болганчык чорларында аны эшеннән кыскарталар. Кирәгең чыкса, чакырырбыз, диләр. Шул чорларда үзе өчен, якыннарына бүләк итәр өчен төсле буяулар белән табигатьнең матурлыгын, әти-әнисен, балаларын картинага төшерә.
Алга таба аны үз авылы мәктәбенә завхоз итеп эшкә алалар. Шунда 10 ел эшләү дәверендә ул читтән торып Чаллы педагогика институтының графика-сәнгать бүлеген тәмамлый. Мәктәптә рәсем укытучысы булып та эшләп ала.
– Бер елны Саба районы Миңгәр авылында рәссамнар җыелды. Ул авылда яшәүче кодагыем: «Мөнип, әйдә монда кил әле, үзеңне күрсәтеп кара әле», – диде.
Бу чарада рәссам Мөдәрис Мингазов та бар иде. Ул минем кулга рәсем ясауда кулланыла торган барлык әйберләрне тоттырды да: «Менә Миңгәрнең матур табигатен яса», – диде. Мин ясадым. Чарада катнашкан 40 кеше ясаган рәсем арасыннан 20сен сайлап алдылар, алар арасында минем дә эшем бар иде. И-и сөендем инде», – дип искә ала Мөнип ул көннәрне.
Менә шул көннән Мөнипнең Казан рәссамнары белән арасы өзелми. Аны күргәзмәләргә дәшәләр.
Менә ул үзе дә тәвәккәлләп, үз эшләнмәләреннән күргәзмә оештырган. Китапханә диварларын Мөнип ясаган картиналар бизи. Кергән мизгелдә әти-әнисе, улы, кызы каршы алган сымак тоела.
– Картиналарың акча эшли беләме соң? – дигән сорауны да бирми кала алмадым.
– Күбесен бүләк итәм. Акчаны мин башка юл белән дә эшли алам, – дигән җавап ишеттем аннан.
Ул Мәскәүдә төзелеш эшләрендә эшләгән чагында да иптәшләрен рәсемгә төшерә. Шулай ук аның агачтан уеп ясалган эшләнмәләре дә искиткеч матурлар.
Казанда яшәүче улы, авылга кайтса, агачтан яссы түгәрәкләр кисеп, аларны фанерга ябыштырып, төрле хайван фигураларын ясый икән. Аның да бу сәнгатькә кулы ятып тора.
Кәркәүч авылының мәдәният йортында эшләүче Әлфия Газизуллина аңа рәхмәт хисләрен җиткерде. Сүз тыңлаучан икәнлеген ассызыклады. Кәркәүч җирлек башлыгы Марат Фәритович та күргәзмә ачылышына килгән иде. Алар Мөнип белән бер чорда укыганнар. Кукмара китапханәләр системасы директоры Резидә Хәкимулловна да күргәзмәдәге рәсемнәргә уңай бәя бирде. Мондый күргәзмәләр китапханәбездә быел өченчесе һәм соңгысы булмас, дигән фикер әйтте. «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина Мөнип әфәндегә Кукмараның каләм тибрәтүчеләре язмалары тупланган «Күңел рәсем ясый» дигән китабын бүләк итте. Кичәнең ахырына булса да Рамил Бариевич та кайтып җитте. Керә-керешкә, җитештем бит, диде ул. Мөнипнең эшләренә уңай бәя биреп, истәлек бүләге тапшырды.
Мөнипнең хатыны Зәйтүнә Кәркәүч мәктәбендә аш-су остасы. Алар ике бала үстереп олы тормыш юлына озатканнар.
Гомер буе балта остасы булган, шулай ук колхоз эшләрендә эшләгән әтисе Тимерхан абый, әнисе Фәния апа 90ның теге ягына чыгып баралар. Фәния апа өлкән яшьтә булса да, төрле төстәге җепләрдән башмаклар бәйли. Мөнип хәзерге вакытта әти-әнисен тәрбияләү белән мәшгуль.
Аңа киләчәктә дә уңышлар телик!
«Ак калфак» оешмасы әгъзасы Рафилә ФӘТТАХОВА,
Кукмара шәһәре
Комментарии