«Чикләвек мае» кабагы

«Чикләвек мае» кабагы

Орлык сайлар вакыт җитте. Кибет киштәләрендәге төрлелеккә исең китәрлек, акчаң гына җитсен! Бүген сезне бик тәмле, озак саклана торган «Баттернат» кабагы белән таныштырырга булдым. Итләч йомшагының үзенчәлекләреннән чыгып, Америка селекционерларының аңа «Чикләвек мае» дигән исем бирүе очраклы хәл түгел. Ул кишердән дә татлырак, хуш исле, әфлисун төсендәге тыгыз тәнле. Кальций, бакыр, магний, фосфор, марганец, селен минералларына, витаминнарга байлыгы белән аерылып тора. Составында фолий кислотасы, ниацин, тиамин, А, Е, В6, С, К витаминнары күплеге кадерен тагын да арттыра. Орлык камерасы бик кечкенә оя сыман, кабакның бер башында гына урнашкан. Орлыклары бик тәмле, майлы, ир-ат сәламәтлеге өчен аеруча файдалы. Йөрәк авырулы, гәүдәнең артык авырлыгыннан интегүче кешеләр өчен менә дигән диетик ризык. Балалар кухнясы өчен дә бер дигән чимал ул кабак. Формасы грушага да, гитарага да охшаш. «Барттернат»ның бер төрен – «Жемчужина» сортын үзем дә яратып үстерәм. Өлгереп җиткәнен чи килеш тә ашап була. Аны кыздырырга, томалап пешерергә, беренче, икенче ашларга, боткаларга кушарга, кайнатмасын ясарга, согын чыгарып эчәргә, кышка туңдырып куярга, киптерергә була. Бәлешләре, бөккәннәре, хасиятләп пешергәндә, телеңне йотарлык килеп чыга. Кызганычка, кабак кадерен белүчеләр аз. Алты сутыйлы кишәрлектә урын табу кыен дисәгез, кыяр кебек шпалерга үрмәләтүе авыр түгел бит. Кисмәккә, тирес, компост өеменә туфрак салып утыртып, алмагачка, грушага, сарай, мунча, койма өсләренә үрмәләтеп үстереп була. Иң мөһиме – сабакларына, җимшәннәренә кояш төшсен! Шәхсән үзем ярымчерегән тирес өеме өстен оялап казып, чиләкләп туфрак салып, кабакларымны шуларга утыртам. Көл суы белән ашлыйм. Суны беренче ай ярымда гына сибәм, төбен яхшылап мүлчәләгәч, дым озак саклана. Соңрак ул суны үзе эзләп таба. Челлә озакка сузылса гына сугарырга туры килә. Кабакның ана чәчәкләре янсабакларында күбрәк ярала. Шунлыктан буе метр ярымга җиткәч, очын чеметеп өзәм. Безнең көйсез кыска җәй шартларында бер төп үсемлектән 1-2 килолы 7-8 кабак үстереп алып булса да, җимшәннәрнең санын 3-4тән арттырмыйм. Нәтиҗәдә, эрерәк, итләчрәк, кышка саклауга кую өчен ышанычлырак – шома ялтыр сары кабыклы, тыгыз эчле кабаклар формалаша. Иң кызыгы шунда: ничә җимшән калдырсаң да, җыеп алынган уңышының гомуми авырлыгы бер үк күләмдә була. Янсабаклар җиргә берегеп, өстәмә тамырлар җибәрә. Мин шул урыннарга да су сибәм, черемә йә компост салам, чүп үләннәре белән мүлчәлим. Тамыр системасына кислород керсен өчен, төпләрен гел йомшартып торырга кирәк дип язсалар да, кабак үсентесенең әйләнә-тирәсендәге туфракка кагылмавыбыз хәерле дип саныйм. Җир даими көпшәк булсын өчен, төпләрен әйбәтләп мүлчәләү җитә. Тиресне, черемәне, чүп үләннәрен эшкәртеп, туфракны баетучы нәни дусларым – яңгыр суалчаннары, күпсанлы микроорганизмнар аэрацияне тәэмин итә. Кабак – җылы як үсемлеге. Ул көндез +25, төнлә +15 градус җылылыкта гына үсә ала. Аның орлыкларын май башында теплицадагы торфлы чүлмәкләргә, ян-яклары җыелма лотокларга чәчеп үстереп алам. Кыраулар сезоны узгач, июньнең уннарында, тамырларына зыян китермичә генә, 3-4 яфраклы нык сабаклы үсентесен «перевалка» ысулы белән ачык грунтка чыгарып утыртам. Берничә көн тукылмаган материал белән томалап торам. Әйбәт серкәләнсеннәр өчен, яфракларына татлы су бөркеп, бал кортларын җәлеп итәм. Кабаклары формалашкач, августтан башлап, асларына фанера кисәкләре кыстырып, черүдән саклыйм. Су сибүдән туктыйм. Кыраулар сезоны башлангач, кабакларның өстенә «мешковина» каплыйм. Сентябрьдә, кытыршыланып каткан 5-6 сантиметрлы сабак төпләрен исән калдырып, кабакларымны лианасыннан секатор белән кисеп җыям. Коры, җылы, караңгы бүлмәбездәге киштәләрдә язгача саклыйм.

Әгәр «Баттернат»ны түтәлдә җәелдереп үстерергә уйласак, араларын кимендә 70-80 см калдырып утыртырга туры киләчәк. Мин кабакларның берничә төрен утыртам. Җыйнак күләмле иртә өлгерешле «Россиянка», кочакка сыймаслык эре булып үсүче, бик калын итле «Мускаде-агро», нәфис тәнле «Мраморная», бик файдалы «Витаминная» кебек сортларны үз итсәм дә, «Жемчужина»га аерым бер хөрмәт күрсәтәм. Салкын җилләрдән ышыкланган, кояшлы, иң җылы урынны аның өчен алдан әзерләп куям. Үзара серкәләнмәсеннәр, сорт үзлекләрен югалтмасыннар өчен, кабакларымны бакчабызның төрле почмакларына урнаштырам. Бер сезон эчендә кабак төбенә түшәлгән ярымчерегән тирес менә дигән черемәгә әверелә. Уңышны җыйгач, аны бакчага таратып җибәрәбез. Безнең бакчаның туфрагы авыр балчыксыл, аны көпшәкләндерү өчен мөмкин булганча ком, черемә, компост, салам, пычкы чүбе, ылыс, коелган яфраклар кертәбез. Кабаклар былтыр борчак, фасоль, бәрәңге, томат, борыч, суган, кәбестә үскән урыннарда әйбәт уңыш бирә. Аны узган җәйдә кыяр, кабакчык, патиссон кебек туганнары үскән түтәлгә утыртырга ярамый. Ончыл чык, ак черек, бактериоз кебек уртак чирләре йогарга мөмкин.

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии