Помидор чәчәр чак җитте

Помидор чәчәр чак җитте

Бакчачының урак өсте майда гына башлана дип уйлаганнар ялгыша. Күптән җиң сызганып эшкә керешергә өлгерде инде алар. Арча районы Казанбаш авылында гомер итүче һәвәскәр бакчачы Рашат абый Хисмәтуллин да бакча эшләренә әзерләнә. «Тиздән помидор утыртыр чак җитә. Авылдашларым күптән, помидор үсентесен миңа да калдырырсың инде, дип заказ биреп куйдылар», – ди ул көлеп. Рашат абый белән помидор утырту һәм аннан мул уңыш алу серләре турында сөйләштек.

– Күпләрнең тәрәзә төбендә агач тартмачыклар күренгәли инде. Рашат абый, ә сез помидор орлыклары чәчтегезме?

– Юк. Мартка әле кердек, димәк, озакламый җиң сызганып эшкә керешермен, ләкин әлегә иртәрәк. Соң өлгерә торган сортларны утыртучылар бар да инде, ләкин иртә утыртып, мул уңыш алып булмас, чөнки үсентеләр бик нык озыная һәм аның үсәр урыны калмый. Гадәттә, бу үсенте парникка чыкканчы чәчәккә бөреләнә башлый. Үзем помидор үсентесен чәчәк атарга әзерләгәндә генә ачык грунтка күчереп утыртам. Помидоры төшә башлаган үсентенең уңышы мулдан булмас. Ачык җиргә чыгаргач кына, чәчәк атуы яхшырак. Соң өлгерә торган сортларны утыртуны март уртасыннан башларга иде исәп. Халык борыч һәм баклажанны электән үк 23нче февральдә, ә помидорны 8нче мартта утырткан бит.

– Ай календаре буенча утыртасызмы?

– Әйе, мин ырым-шырымнарга ышана торган кешеләр рәтеннән. Үсемлеккә генә түгел, бөтен нәрсәгә шулай карыйм. Ул календарь дөрес төзелгән, мең еллар буена язып барылган, һәр елныкы чагыштырылган – менә шулай санап чыгарылган. Мин ул даталарга ышанам. Айның калыкканын үзем дә көтеп торам. Җирнең көзгесе – ай. Аңа карагач, бөтен әйберне күрәсең. Әйтик, элегрәк елның, айның, көннең нинди булачагын да ай формасына карап беләләр иде. Без дә айга «чиләк элеп» карый идек. Әйтик, ай дуга формасында булса һәм ятып торса, аңа чиләк элеп була, ул төшеп китмәячәк. Димәк, ел коры һәм эссе киләчәк. Әгәр дә инде айның итәгенә чиләк элеп булмый икән, ул төшеп китә икән, димәк, ел явым-төшемле булыр. Шулай чагыштыралар иде.

– Помидорның нинди сортларын үстерәсез? Кайсылары яхшырак?

– Иртә өлгерә торган сортларны күбрәк утыртам, кеше дә күбрәк шунысын алырга ярата. Алар август башында уңыш бирә. Сентябрьгә калган яшелчәләр тиз чери бит. Сабактан җыеп алсаң да, көзгә кергәч, яшелчә черүгә тиз бирешә. Тәбәнәк булып үсә торган сортларны сайлыйм. Берничә дистә ел элек кулыма эләккән бер сортны кулланам. Хәзер сатуда андый сорт юк дип беләм. Миңа Казандагы бер туганым биреп калдырган иде аны – «Матроский» дигән. Ул «Москвич»ка охшаган, тәме дә шундый, ләкин үсентесе белән аерыла. Бик күп сортлар утырттым. Уңыш аласы кеше һәр сорттан да тиешлесен ала ул. Үз тәҗрибәмнән чыгып, «Крестьян» сорты бик яхшы дия алам. Ул озын булып үсми, аны таякка да бәйлисе юк. Соң өлгерә торган сортларны да утыртмыйм түгел, ләкин безнең тирәлек өчен тиз өлгерешлеләр отышлы. Соң өлгерешле гел буйга үсә, помидорга яралырга ирек бирми. Аның уңышы эре булсын өчен, аның сабакларын ботап торырга кирәк. Яшьрәк чакта көтү чиратына чыккач, ташланган помидор үсентеләрен күрә идем. Арасында карлыган куагы кебек тармакланып үскәннәре була торган иде. Курыкмыйча ботарга кирәк аны.

– Орлыкларны сатып аласызмы?

– Юк, күптән үзем әзерлим. Ел да үземә ошаган помидорларны җыеп алып куям да, бераз йомшара башлагач, орлыгын юып киптерәм һәм кечкенә дару шешәләренә тутырып куям. Орлыкны чәчәр алдыннан 15-20 минут марганцовкалы суда тотам. Болай эшләгәндә помидорның чирләргә каршы торучанлыгы арта, микроблары үлә.

– Кибеттән сатып алганда яхшы орлык сайлау серләре бармы?

– Серен кем белгән инде аның, ләкин орлыкны кибеттән сатып алганда игътибарлы булырга кирәк. Яхшы орлык ике кат пакет эчендә була. Икеләтелгән пакетта орлык яхшы саклана, тишелеше дә әйбәт.

– Аның туфрагын әзерләү дә мөһим роль уйный. Сез нинди туфрак кулланасыз? Берәр ашлама кертмисезме?

– Көз көне 5-6 капчык балчык әзерлим. Төрле җирдән алынган балчыкны кушам. Анда үзем әзерләгән черемә дә керә. Су сипкәч тыгызланмый һәм катмый торган балчык кирәк помидорга. Черемәнең дә торфланганы яхшы, тирес икәнлеге күренеп тормасын. Күп еллар шулай итеп әзерләп куям. Күпләр: «Помидорларым тишелеп чыкты да, егылды», – диләр. Балчыкның микроэлемент, минералларга туелышы җитмәгәннән егыла инде алар, йә туфрак бик әче була. Помидор әчкелт балчыкны ярата. Шулай ук марганцовка сибелгән туфрак уңдырышлы була, диләр. Тишелеп чыккач та, марганцовка эремәсе сибеп чыгу яхшы. Ул помидорның тәменә дә тәэсир итә, черек авыруына да әзме-күпме йогынтысы бар. Тозлы су да сибәргә кушалар, ләкин бу ысулны кулланганым юк, тик марганцовканы еш кулланам. Аны сипкәч, үсенте сабакларының тыгыз булып үскәне күзгә үк күренеп тора.

– Кибеттә сатыла торган балчыкны бер дә кулланган юкмыни?

– Бер тапкыр кулланып карадым. Тирес күп кушылган булдымы, кортлары бар иде. Шуңа күрә бүтән кулланмадым. Бик матур пакетларда сатылса да, үзеңнеке натураль инде.

– Тәрәзә төбендә үсеп утырган помидор үсентеләре тәрбия таләп итәме?

Үсентеләрне тәрәзә төбендә тәүлеккә 1-2 тапкыр борып куярга кирәк. Бу үсентеләр тигез һәм төз үссеннәр өчен. Күчереп утыртканда тамырның очын кисеп алырга киңәш итәм. Бу очракта тамыр аска түгел, кырыйга китәчәк. Аннары, помидорны күчереп утырту вакытында авыру һәм хәлсез үсемлекләрне өзеп ташларга кирәк. Кайберәүләр үсеп китәр әле дип калдырырга тырыша, ләкин өзеп ату яхшырак.

– Помидор суны яратамы?

– Кыяр кебек үк су яратмый. Ул дымлы туфракны ярата, әмма һаваның артык дымлылыгын начар кичерә. Һаваның чагыштырмача дымлылыгы 50-60 процент, ә туфракныкы 70-80 процент булганда, помидор яхшы үсә. Помидорга артык күп су сипсәң, туфрак бик нык йомшара һәм кибеп катып калырга мөмкин. Суны, гомумән, үсентеләрнең төбе кипкәч кенә сибәргә кирәк. Мин суны төбенә генә агызам, сабаклары белән яфракларына тидермәскә тырышам. Иң мөһиме, помидор иркендә үсәргә тиеш, тартмада да, бакчада да. Куе булып үссә, үсемлек кояштан тиешле яктылыкны ала алмый. Шуңа күрә бер үсенте белән икенчесенең арасы шырпы тартмасы кадәр була. Иркенрәк утыртырга кирәк. Кайвакытта тәрәзәдән төшкән яктылык кына да җитеп бетми, ясалма яктылык тудырам. Түшәмгә ут элеп куям.

– Кайберәүләр помидорлары тишелгәч, аны нәрсәдер кискән дип чаң суга. Моның сәбәбе нидә?

– Бу кортларга бәйле, дымлы урыннарга кортлар ияләшә. Күбрәк аерыкойрык дигән бөҗәкнең эше ул. Ул төнлә йөри, иртә белән качып тора. Су күсесе агачны кимергән кебек, ул да помидорны кимерә. Мин андый очракта тәрәзә төбендәге үсентеләрне төнгә өстәлгә алып куям. Ул үсеп чыккан кечкенә үсентеләрне генә түгел, юан сабаклыларын да кисә.

– Помидорны фитофтора авыруы да харап итә бит әле, аны ничек булдырмаска?

– Парникта үскәндә марганцовкалы су сибәргә киңәш итәм. Помидоры төшкәнче үк бакыр купоросы кулланам. 10 литрга ярты кашык купорос салам. Аерым химикатлар да бар, ләкин аларны кулланганым юк. Күчереп утыртканда, җиренә дә, сабакларына да сиптерәм. Ел әйбәт килгәндә сиптермәсәң дә була. Туфрак катып китмәсен өчен кечкенә тырма белән төбен йомшартып тору да кирәк. Бу вакытта тамырга кислород керә һәм үсентеләр юан булып үсә. Үсенте чакта ашламага ихтыяҗ юк. Ә менә чыныктыру турында онытырга ярамый. Урам һавасы 15 градуска җиткәч, тартмаларны верандага чыгарып, ярты көн тотып, кабат өйгә алып керәм. Мүлчәләү дигән ысул да мул уңыш алуга китерә.

– Ничәшәр төп помидор утыртасыз соң?

– Мин җиденче дистә ягына чыктым. Җай килгәндә, иренмәгәндә 120ләп төп утырта идем, быел 65-70 булыр дип торам. Үземне бакчачыга санамыйм да инде, ләкин бакча белән кызыксынам. Һәр елны нинди түтәлгә нинди сорт кишер утыртканны да, һәр буразнага нинди сорт бәрәңге салганны да язып барам.

– Ничек уйлыйсыз, быел бакча уңышы мулдан булырмы?

– Кышкы һава торышына һәм халык сынамышларына ышансак, быел яшелчә елы булырга тиеш. Яшелчә яңгырлы җәйне түгел, эссене ярата. Ә җиләк-җимеш салкынны үз итә. Бакчасын карап, тәрбияләгән һәркем мул уңыш алыр дип өметләнәм.

БОРЫЧНЫ ДА ОНЫТМА

Помидор белән беррәттән баллы борычны да утырталар. Бәлки, күпләрнең тәрәзә төбендә борыч үсентеләре баш төртергә өлгергәндер дә. Февраль ахырында чәчәргә өлгермәсәгез, март уртасында да утыртырга була. Тик соңгы очракта үсентене 1 ай дәвамында көн саен 12 сәгать өстәмә яктырту таләп ителә. Борыч җылылыкны ярата, шуңа күрә аның температура режимы югарырак: көндез +25-27 градус булса, төнлә +11-13 градус. Туфрак җитәрлек дәрәҗәдә дымлы булмаганда, акрын үсә, нәтиҗәдә уңыш түбәнәя, шул ук вакытта артык дым төрле авырулар килеп чыгуга сәбәпче була. Үсентенең төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен туфракка агач көле һәм атнага бер мәртәбә сыек кына марганцовка эремәсе сибәләр. Үсентене бары тик җылынган су белән иртәнге якта гына сугаралар. Чәчәсе орлыкларны 10 минут 1 процентлы калий перманганатында тотарга, аннары туклыклы эремәдә чылатып алырга онытмагыз (1 литр суга 1 чәй кашыгы нитрофоска яисә агач көле, яисә сыек натрий гуматы, йә «Идеал» сыек ашламасы куллану яхшы).

КИРТЛӘП КУЙ

Ай календаре буенча түбәндәге көннәр орлык чәчү өчен отышлы:

Помидор. Май башында теплицага күчереп утырту өчен орлыкларны февраль ахыры – март башында чәчәбез. Ачык туфракка күчереп утырту өчен – апрель башыннан апрель урталарына кадәр. Помидор ачык туфракка күчереп утыртканчы озын сабаклылары 60–70 көн, кыска сабаклылары 45–50 көн тәрәзә төбендә үсәргә тиеш.

Татлы борыч. Теплица өчен – 10нчы февраль тирәсендә, ачык грунт өчен март башыннан уртасына кадәр чәчәргә мөмкин. Үсенте туфракка күчереп утыртканчы 70–75 көн үсәргә тиеш. Тишелү өчен ун көн чамасы вакыт кирәк.

Баклажан. Теплица өчен февраль уртасыннан март ахырына кадәр чәчәбез. Ачык туфрак өчен – март уртасыннан.

Кәбестә. Апрель аенда теплицаның бер почмагына чәчеп, пакет капларга кирәк. Тишелгәч, өстәмә яктырту таләп ителгәнлектән, өйдә тартмага чәчүдән мәгънә юк. Ник дигәндә, үсентеләр бик тиз озынаеп китәчәк.

Сельдерей. Туфракка күчереп утыртканчы, 70–80 көн үсәргә тиеш. Орлыкларын тирәнгә күммичә генә февраль уртасыннан март башына кадәр чәчәләр.

Берьеллык чәчәкләр. Тизрәк чәчәк атсын өчен петуния, сальвия кебек чәчәкләрне февраль уртасында ук чәчәргә.

Күпьеллык чәчәкләр. Февраль аенда чәчәргә киңәш ителә. Вак орлыклар туфрак өстенә генә сибелә, эрерәкләре 1–2 мм калынлыкта туфракка күмелә. Орлык утыртылган савыт, ике атна бүлмәдә тотканнан соң, 3–4 атнага суыткычка куеп торыла. Шуннан яктыга, җылыга урнаштырыла. Мондый тәртип барлык күпьеллык чәчәкләргә кагыла.

Кыяр, карбыз, кавын. 20–30 көнлек үсентене 2–3 чын яфрагы булгач күчерергә кирәк. Орлыкларны аерым савытларга чәчү әйбәт. Юкса үсенте күчереп утыртуны авыр кичерә. Тизрәк тишелсен өчен карбыз орлыкларын берникадәр вакыт дәвамында 50–60 градуслы җылы суга салып торырга кирәк.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии