Сораулар һәм җаваплар

Электрон почтама, кесә телефоныма бакчачылардан сораулар агылып кына тора, җавап биреп өлгерер хәл юк. Газета аша җавап бирсәм, күпләргә файдам тияр дигән изге нияттән кулыма каләм алдым.

Сорау: «Орлык капларының кайберенә «праймированы» дип язылган. Нәрсә ул праймирование? Аны нәрсә өчен һәм ни рәвешле үткәрәләр?» Казаннан Зилә Хәбриева.

Җавап: «Чәчүлек орлык җитештерү, аны зарарсызландырып, тукландырып, күмәртәләп, ваклап сату белән шөгыльләнүче кайбер фирмалар, орлыклар тизрәк, тигезрәк тишелсен өчен, аны праймировать итә. Җыеп алгач, көздән әйбәтләп киптереп куелган орлыклар, чәчү сезоны ачылыр вакыт җитәрәк, сатуга чыгару алдыннан әүвәл йомшак суда бер тәүлеккә якын җебетелә, биостимуляторлы эремәдә тукландырыла. Янәдән киптерелеп, таралып торырлык хәлгә китерелә һәм пакетларга тутырыла. Шәхсән үзем һәртөрле орлыкны шул рәвешле эшкәртеп чәчәм. Биостимулятор сыйфатында «Энерген» йә «Эпин», бал эремәсе, көл суы, алоэ согы кулланам. Томатлар 3 –4 көндә, борычлар – 5 –6 көндә, кәбестә 2 –3 көндә тишелә».

Сорау: «Томат, борыч, баклажан үсентесен ничә яфраклы чагында пикировкалау отышлы? Күчергәндә, туфракка ничаклы күмдерергә? Үзәк тамырының очын өзәргә ярыймы? Түтәлгә утырткач, ничек сугарырга?» Яшел Үзән районыннан Ринат Рәхимов.

Җавап: «Томатны 1 –2 чын яфрагы чыккач берәмләп күчереп утыртырга, орлык ярылы яфракчыгына тиклем күмдерергә кирәк. Ничә мәртәбә күчереп утыртсагыз да, томатка зыян килми. Тамырлары учарланып тармаклансын өчен, үзәк тамыры очын өчтән бергә кыскартырга ярый. Борычларны ике чын яфрагы чыккач күчереп булса да, тамырларына кагылырга ярамый. Пикировка ясаганда, тамырлары бөкләнеп кала күрмәсен. Борыч күчереп утыртуны авыр кичерә. Пикировка ясамый үстерсәгез, уңышны ике атнага иртәрәк бирә. Нәни үскеннең сабагы яшел, йомшак чагында күчергәндә, орлык ярылы яфрагына тиклем күмдерергә яраса да, түтәлгә утыртканда тамыр муентыгын җир өсте тигезлегендә калдыру мәҗбүри, юкса ул череп харап булырга мөмкин. Нәзберек баклажанның орлыгын берәмләп ярты литрлы стаканнарга яки ламинат аслыгын төреп ясалган «әкәм-төкәм»нәргә чәчеп, үсентесен пикировка ясамыйча гына үстереп, түтәлгә чыгарып утырту зарури. Даими урынга күчергәндә, чокырны тирәнрәк, киңрәк итеп казып, тамырларына зыян килмәсен өчен, сырышкан туфрагын коймыйча, «перевалка» алымын кулланып утырту отышлы. Томат белән баклажанның тамырлары шактый тирәнгә китә, ә борычныкы туфракның өске катламы буенча гына тарала. Түтәлне йомшартканда, сугарганда бу үзенчәлекне истә тоту мөһим. Түтәлдәге борычка җылы суны атнага ике мәртәбә, аз –азлап, һәр төпкә 1 л, томатка – атнага бер мәртәбә, кимендә 5 л күләмендә, баклажанга ун көнгә бер мәртәбә, бер төпкә 10 –15 л сибәргә кирәк».

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии