Петуния чәчәр чак җитте

Петуния чәчәр чак җитте

Бакча йортлары, сарай, мунча диварларына, беседкага, ачык мансардларга, купшы гөлләмә рәвешендә аска таба салынып үсүче петунияләр утыртылган гөл савытлары элеп чыксак, әйләнә-тирәбез тагын да ямьләнер, арып-талып ял итәргә утыргач, гүзәллек белән хозурланудан күңелләр хушланыр. Яздан алып көзгәчә чәчәк атучы петуния үсентесен кыйммәт бәягә базардан сатып алганчы, үзебез чәчеп үстерү күпкә отышлырак, минемчә. Берничә ел элек бакчабызга петуниянең түтәлдә җәелеп үсүче сортын утырткан идем. Хәзер алар үзләре тишелеп чыга һәм яшь алмагач ботагы буенча өскә таба үрмәли. Алмалар өлгергән мәлдә, янып торган кып-кызыл, әфлисун төсендәге чәчәкләрдән һәм алсуланып авыз суларын китереп торучы тәмле җимешләрдән торган бик кызыклы композиция туа.

Петуниянең орлыгы бик вак булганга күрә, чәчеп үстерүнең үзенчәлекләрен белергә, технологияне дөрес сакларга кирәк. Иң җайлысы: торфлы таблеткалар тезеп куелган пластик контейнерга җылы суда эретелгән «Гумистара» яки «Биококтейль» салып, таблеткаларны кабарткач, һәркайсына бер-ике данә орлык салып чыгабыз. Тишелеп чыккач, хәлсезен өзеп атабыз. Орлык гранулалы булса, тагын да җайлырак. Таблеткалар өстенә берәр аш ашыгы чиста кар салып чыксагыз да була. Орлык чыныга, кирәк чаклы гына аска төшеп берегә. Контейнерның капкачын ябып, җылы, якты урында тишелдерәбез. Иң әйбәте, фитолампа астына урнаштыру. Савытның өстен саклык белән ачып, саф һава кертеп, ара-тирә җилләткәләп торабыз. Нәни үсентеләр капкачка чаклы үсеп менеп җиткәнче, минипарникта тотарга кирәк, дип язалар. Берүк суны өсләренә сибә күрмәгез! Контейнер төбенә агызган җылы суны таблеткалар үзенә йотар һәм үсемлекнең тамырын дымландырып торыр. Үсентенең тамырлары таблетканы тишеп чыга башлагач, аны саклык белән тышчасыннан арындырабыз. Шәхсән үзем пикировка вакытында һәр үсентене ярты литрлы пластик савытка берәмләп күчереп утырту яклы. Үсентеле таблетканы уңдырышлы туфрак катнашмасы эченә урнаштырып чыгабыз. Тамырлары кузгалмаганга күрә, ул тиз тернәкләнә. Үсенте үскән саен төбенә туфрак өсти барабыз. Дүрт данә чын яфрагы чыккач, ян ботакчыклар ярала башлый. Петуния 4-5 яфраклы чагында, үсемлекнең төп сабагы очын чеметеп өзәбез, шуннан соң ул куакланып китәчәк. Соңрак ян ботакчыкларның очын да чеметеп алырга була. Әгәр үсентене фитолампа астында үстерсәгез, мартта чәчкән петуниягез май уртасыннан башлап октябрь азагына чаклы шау чәчәктә утырып сөендерер. Вакытында су сибеп, ике атнага бер мәртәбә сыек ашлама белән тукландырып торырга гына онытмагыз.

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии