Татарстанның йөзем бакчасы

Татарстанның йөзем бакчасы

Кама Тамагы элек-электән үзенең алма бакчалары, чия, сливалары белән тирә-якка даны таралган төбәк. Татарстаныбызның башка районнары халкы да бирегә җиләк-җимешкә килә, бигрәк тә күршеләр. Элегрәк безнең әти-әниләр агач әрҗәләргә алманы өзеп кенә җыеп, таслап салып әллә кайларга барып сатып, кәсеп тә иткәннәр. Күрәсең, безнең якның җире дә, һава шартлары да моңа уңай булган. Ә инде соңгы елларда монда йөзем куагының да мул уңыш бирә алуы ачыкланды. Үзебездә үскән йөзем җимешен татып карарга теләүчеләр дә байтак. Әле безнең дәү әниләребез дә чит ил җимешләренә караганда үзеңдә үскәненең күпкә файдалырак булуын искәртә иделәр.

Виноград үстерүче Айрат Ялалетдинов турында инде ишеткән булсам да, аның белән танышып, сөйләшергә быел гына насыйп булды. Телләрең йотарлык тәмле җимешнең без инде кечкенәдән белгән, үз авылыбыз да кергән «Кама» күмәк хуҗалыгы кырлары булган җирләрдә шундый матур булып, кояшта җем-җем килеп үсеп утыруы гаҗәпләнмәслек тә түгел бит. «Ышанмаучылар күп булды, әлеге ниятемне белеп алган якыннарым да хәтта башта бу эшкә тотынмаска үгетләделәр. Ә менә дәү әнием Камәрия киресенчә: «Уйлагансың икән, тәвәккәлләп кара, улым!» – диде. Авыл хезмәте авыр булса да, тырышкан кешесен җиребез үзенең нигъмәтләреннән мәхрүм итми, дип, җиң сызганып эшкә тотынырга ул хәер-догасын бирде».

Айратның чыгышы белән Чуашстанның мул тормышлы, динебезне, ата-бабаны хөрмәт итеп яшәүче Шыгырдан авылыннан булуын да исәпкә алсак, әлеге матур хыялның чынга ашасына җирлек булган икән дисең. Буыннар чылбырын да истә тотып, киләчәктә гаилә бизнесын тәшкил итәрлек эш турында хыялланган бит ул. 2016нчы елда үзе туплаган беренчел капиталга Уразлино авылыннан ерак түгел 20 гектар җирне сатып алып 600 төп виноград үсентесе утырткан «Авыл җирендә эшмәкәрлек» грантын отып, акчасына трактор да алып җибәргәч, йөзем сортларын арттырырга да, бакча җиләге һәм бөрлегән утыртырга да мөмкинчелек туган. Әмма барыбер аның өчен беренче планда йөзем җимеше тора. Тынгы белмәс хуҗа сүзләренә караганда, биредә йөземнең 55 төрле ризык сорты һәм 25тән артык техник сорты сугарыла. Айрат әфәндедән безнең климат шартларында виноград үстерү серләре белән уртаклашуын да үтендем. «Бездә виноградны кышка каплап калдырып кына үстереп була, күп сортлар 21-24 градус салкынны гына зыянсыз үткәрә ала, техник сортларга килгәндә 35 градуска да бирешмәгәннәре бар. Шуңа күрә үстерү технологиясен саклаганда, хәзерге вакытта үзләрен яхшы яктан күрсәткән япма материаллар кулланганда тиешле нәтиҗәгә ирешеп була. Вакытында корткычлардан һәм төрле авырулардан эшкәртергә кирәк. Куаклар чәчәк атканда һәм җимеш өлгергәндә без бернинди препарат та кулланмыйбыз. Вакытында кирәкмәгән ян ботакларыннан арындырып тору да бик мөһим. Кызыксынган кеше кирәк мәгълүматны интернеттан да эзләп таба ала хәзер». «Безнең шартларга яраклашкан сортлар бармы?» – дигән сорауга ул тиешле чаралар кулланганда барысын да үстереп булуын әйтте. Язгы салкыннарга җитди карарга кирәген искәртте, июнь ае кыраулары да йөземне юкка чыгара ала икән. Ә барысын да үтәгәндә бишенче-алтынчы елга бер куактан егерме килограмм татлы җимеш җыеп була. Преображение, Аркадия, Рада, Арго, Самбо, Лора, Забава, Кишмиш 342, Байконур, Академик сортларын атады виноград игүче. Хәзер республикабызда НИИ (фәнни тикшеренүләр институты) да халыкның йөзем үстерүгә булган кызыксынуын исәпкә алып, яңа сортлар, шулай ук гибрид сортлар өстендә эшли икән. Бәлки яңа сортларның берәрсе Кама Тамагы, Тау ягы, Идел исемнәрен дә алыр әле дип өметләнәм. Әнә Айрат әфәнде дә биредәге табигатькә, Идел, Кама елгаларының матурлыгына мөкиббән киткән. «Район да чит итмәде, халык та дустанә мөнәсәбәттә», – ди эшмәкәр. «Уңышны кайда сатасыз?» – дигән сорауга, «Ишеткән-күргән кеше бик яратып ала, Татарстан йөземенең тәмлелеген дусларына, танышларына җиткерәләр, сатып алырга да, йөзем бакчасын үз күзләре белән күрергә дип килгән кешене дә ачык чырай белән каршы алабыз. Алар җимешне авыз итеп карап сатып алып китәләр. Шәһәргә илтеп сатканда да үзебезнең йөзем киштәдә ятып калмый, чит җирдән китерелгән җимеш күп булса да, безнекен алып бетереп торалар. Әлбәттә, күп хезмәт сорый бу эш. Сезонны апрельдән башлап октябрьгә кадәр дәвам итәбез Октябрьдә виноградны тимер купоросы белән эшкәртеп кышка әзерләп калдырабыз».

Изображение удалено.Изображение удалено.Гаилә бизнесын алып барырга Айратка бертуган абыйсы, әтисе, әнисе, хатыны булыша. Без килгәндә виноград тәлгәшләре арасында хуҗаның нәни улы да чабып йөри иде. Саф һавада, шундый хозурлыкта үскән балага сокланмый мөмкин түгел. Шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, бирегә күчкән бит Айрат әфәнде дә. Сүз уңаеннан әйтеп куям, ул гаҗәеп әңгәмәдәш, йөзем турында бирелеп сәгатьләр буе сөйли аладыр, мөгаен. Әмма эш кешесенең вакыты тар. Киләчәктә эш урыннары булдырырга, хәтта интернетта үз каналын ачарга уйлый ул.

Мин дә, үстереп карыйм әле, дип, хуҗа киңәше белән алардан Гарольд һәм ЮХД сортлы йөзем үсентеләрен алып киттем. Аллаһ теләсә, җимешләреннән авыз итәргә язсын. Айрат Ялалетдиновның матур һәм дус гаиләсенә иң изге теләктә калабыз. Эшләренең җимеше йөзем кебек татлы булсын.

Миләүшә ГЫЙБАДУЛЛИНА,

Кама Тамагы районы, Кече Карамалы авылы

Комментарии