Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА: «Телеңне йотарлык кайнатма һәм соуслар әзерләдем»

Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА: «Телеңне йотарлык кайнатма һәм соуслар әзерләдем»

50 елга якын гомерен телевидениегә багышлаган танылган алып баручы Гөлнара Зиннәтуллинаның бакча яратуын күпләр белә. Бик каты авырган чагында да бакчасыннан аерылмады ул. Бүген дә ире Ренат абый белән икәүләшеп Лаеш районы, Травкино авылында урнашкан 16 сутыйлы бакчаларында мәш килеп яталар.

Бу арада авырып алган әле Гөлнара апа. Тик озаклап ятып авырырга вакыты юк аның. Үзе әйтмешли, бакчасы көтә, әнә помидорлар өлгергән – аларны эшкәртәсе бар.

– Бер утыруда бер чиләк чияне төшеннән аралаган идем, билсез калдым. Аны сау-сәламәт кеше дә алай бер тотынуда эшләми бит инде, югыйсә. Ә минем сөякләр болай да сөяк төсле түгел. Хәзер рәтләнеп киләм инде Аллаһка шөкер.

– Аның хәтле чияне нишләттегез, Гөлнара апа?

– Бик тәмле кайнатма ясадым. Мин бөтен җиләк-җимешне дә өч көн кайнатам, бер грамм да су кушмыйм. Эре җиләк-җимешне – алма, сливаны кисәкләп турыйм, чиянең төшен чистартам да, кичтән өстенә шикәр комы сибеп калдырам. Иртә беләнгә аның үз согы чыккан була. Шуннан каты утка куеп, шикәр комы эреп беткәнче болгатам, ул арада әзрәк кайный башлый. Кайнап чыкканын көтеп тормыйм, шикәр комы эреп бетүгә, газны сүндереп куям. Кайнатма шунда газ өстендә кала – суына. Икенче көнне иртән тагын кирәгенчә шикәр комы өстим дә, ул эреп беткәнче, кайнатманы утта тотам. Шикәре эрүгә газны сүндерәм. Өченче көнне дә шулай эшлим. Бу юлы инде тулысынча кайнатып чыгарам. Кайнатма суынгач, чиста банкаларга тутырып, ябып куям. Болай эшләгәндә кайнатмадагы җимешләр бик йомшак, джем сыман куе була. Чөнки өч көн эчендә шикәрне тәмам үзенә сеңдереп бетерергә өлгерәләр. Ә бер тапкырда гына дөбер-шатыр кайнатсаң, җимешләр бөрешә, катып китә. Андыйны ашыйсы да килми хәзер, гел шушылай кайнатам.

– Җиләкләрегез булдымы соң?

– Булды. Минем җиләккә әллә ни исем китми, ә менә Ренат бик яратып ашый. Ул яраткач, ясамый калып булмый инде. Җиләкне болай эшкәртәм: кирәгенчә шикәр комы салам да ул эреп беткәнче каты утта тотып алам. Шикәр эреп бетүгә газны сүндерәм, җиләкләр пешеп бетәргә өлгерми. Шуннан бер тапкыр кулланыла торган пластик савытларга тутырып куям, җиләкләр шунда суына. Суынып беткәч, туңдыргычка куям. Монысы тагын да тәмлерәк була. Былтыр бер грамм кәнфит, шикәр комы ише әйбер алмадык. Кыш буе шул үзебез ясаган кайнатмалар, җиләк-җимеш белән чәй эчтек. Без хәзер шундыйга күчеп беттек. Быел да туңдыргычның өч бүлеген шулай төрле җиләк-җимешләр белән тутырып куйдым инде.

– Ул җиләк-җимештән гел кайнатма гына ясыйсызмы?

– Юк, болай да катырам. Чияне, төче чияне (черешня) яхшылап юам да тастымалга җәеп салып киптерәм. Кибеп беткәч, туңдыргычның махсус савытына берешәр рәт кенә итеп тезәм дә туңдырырга куям. Җимешләрем берничә көн эчендә шакырдап ката. Аннары савыттан алып, пакетка тутырып, туңдыргычның зур бүлегенә тыгып куям. Кыш көне шул салкын җимешне берне-берне генә авызыңа саласың: ай тәмле, ай рәхәт!

– Ә алма бармы быел?

– Быел алма әз, антоновка гына. Груша бөтенләй юк, шундый күп була торган иде. Алманы киптерәбез. Безнең киптерә торган аппарат бар. Ваграк итеп турап, шунда тезеп куябыз да 16 сәгать буе әкренләп кибә шунда. Кипкән алманы эмальле чиләккә тутырып, каплап куябыз. Кәгазь пакетка салып, башын ябып сакласаң, тагын да әйбәтрәк. Кышын компотлар ясарга бик шәп ул алма, аңа теге каткан чияләрне дә кушып җибәрсәң – м-м-м! Ә балалар кипкән алманы болай гына да кимереп йөри.

– Гөлнара апа, помидор эшкәртәсем бар, дисез, аннан нәрсә ясыйсыз?

– Быел соуслар гына ясарга булдым. Хәзер тозлы помидор ашамыйбыз инде. Баллы борычым да бар, помидор белән икесен кушып берәр нәрсә ясармын дип торам.

Помидор күп. Теплицада һаман да гөрләп үсеп утыра әле, яңадан помидорлары чыгып килә. Октябрьгә кадәр шулай үсеп утырачак алар. Аннары бөтен яшел помидорны җыябыз да (бармак башы хәтлесен дә ташламыйбыз!), ваннага тутырып, кайнар су белән яхшылап юабыз, артыннан ук салкын суда чайкатабыз. Аннан соң һәрберсен чүпрәк белән корытам. Аерым тора торган бер өстәлебез бар: шуңа җәймә җәеп, юылган помидорларны бер рәт итеп шунда тезеп куям, алар шунда әкренләп кызара тора. Декабрьгә кадәр рәхәтләнеп үзебезнең помидорны ашыйбыз. Ул соңгы помидорлар керәнле закуска өчен бик әйбәт. Аларның инде суы беткән була. Алайса ул закусканы җәй көне ясасаң, яртысы суга әйләнә дә бетә. Ә соңгы помидорлардан куе катнашма килеп чыга. Помидор, керән, сарымсакны иттарткычтан чыгарып ясыйм мин аны. Ләкин ул тиз бозыла, шуңа күрә аны әз-әзләп кенә ясарга һәм суыткычта сакларга кирәк.

– Кыярларыгыз булдымы?

– Кыярны әз утырттык. Икебез дә кыяр ашамыйбыз. Ашасак та тозлысын гына ашыйбыз. Ренат чиләккә тозлады да базга төшереп куйды. Ә мин шул тозлы кыярдан перловка, рассольник ашлары өчен заправка ясап куям. Берничә тозлы кыярны пакетка салам да, туңдыргычка куям. Ул шакырдап ката. Шул каткан кыярны угычтан уам да, үземә кирәкле заправканы ясап, банкага тутырып куям.

Чөгендердән борщ өчен заправка әзерлим. Борщ өчен кирәкле бөтен әйберне – чөгендер, кишер, кәбестә, помидор, суганны угычтан чыгарып (кем ничек ярата), шуңа әзрәк аш серкәсе кушып кайнатам да банкаларга тутырып ябып куям. Бәрәңге генә салмыйм – анысын пешкәндә саласы. Кыш көне бик булыша андый әзер заправкалар. Ит шулпасында бәрәңгене пешерәм дә, шушы банкалы әйберне салам, ике минутта аш әзер дә була.

Ә менә хәзер аш тәмле булсын өчен беләсеңме нәрсә салам? Укроп башы. Бакчадан өзеп алып керәм дә, ашка салып, бер биш минут кайнатам, аннары алып атам. Менә тәмле була инде ул аш!

– Гөлнара апа, сездә юк нәрсә юк икән! Бакчаны бетерәсе килгәне булмадымы?

– Ник утыртасың аның хәтле, кешегә генә биреп ятасың бит, дип, балалар да, кодагый да, сеңлем дә әрли инде. Тыңлап-тыңлап торам да: «Ярар, коммунистлар партиясе өйрәткәнчә, бөек Ленин васыять иткәнчә, кодагый, сеңлем, балалар әйткәнчә, киләсе елга бары тик тузганак кына үстерермен», – дим. Шулай дигәч, булмады инде бу, дип, миңа кулларын селтәп кайтып китәләр. Тузганак үстереп ятыйммыни монда? Шөкер, әлегә Ренат та, мин дә йөреп торабыз бит. Ай саен 21 көн дару эчәм, 8 көн ял итәм. Ике атна саен анализ тапшырам. Анализлар начар булса, тагын дару эчәм. Менә шулардан бераз ял итеп тору өчен кирәк миңа бакчам.

Гөлнара ападан «Пикантный» соус рецепты

Кирәк:

3 кило помидор;

1 кило алма (әче алма булса, соус та әчерәк була, мин үзем антоновка белән яратам, әчкелтемрәк була. Кемдер баллы алмадан ясый);

100 гр аш серкәсе (уксус);

2 аш кашыгы тоз;

1 стакан шикәр комы;

дарчин (корица);

кызыл борыч.

Помидор белән алманы иттарткычтан чыгарабыз да уртача утта сәгать ярым пешерәбез. Шуннан соң әйбәтләп сөзәбез. Соус өчен кабыклары, каты өлешләре бармый, сыек катнашма гына кирәк. Шуңа бер бал кашыгы дарчин, бер бал кашыгы кызыл борыч, 100 гр серкә, 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы кушып болгатабыз да 20 минут кайнатабыз. Әзер соусны банкаларга тутырабыз. Үзен генә ашарга да, икенче ашларга кушарга да бик тәмле соус килеп чыга.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии