Агачларны ничек сакларга?

Агачларны ничек сакларга?

Бик каты салкыннар булып алды. Һава температурасы шәһәрдә -30 градусны тәшкил итсә, авылларда -40ка җитте. Быел бакчадагы алмагачлар күп итеп уңыш биргән иде, ахры, соңгы еллары булгандыр, дип борчылам, өшемәдеме икән дип куркам. Салкыннар тагын булмый калмас, алмагачларны өшүдән ничек сакларга?

Зилә ШӘЙМИЕВА,

Актаныш районы, Чишмәбаш авылы

Сезнең соравыгызны һәвәскәр-бакчачы Фарсель абый Зыятдиновка юлладык. Күренекле галим, агачларны кышка көздән үк әзерләргә кирәклеген аңлатып, киңәшләрен бирде:

– Кышкы салкыннардан саклау чараларын алдан ук күргән очракта, агачларга зыян килмәс. Агачларга дым кирәк, бигрәк тә октябрь аенда һәр төпкә кимендә 20 чиләк су сибү хәерле. Суыкка чыдамлыгын арттыру өчен октябрь башына кадәр фосфор-калийлы ашламалар кертү дә файдалы. Агач кәүсәсенең аскы өлешен камыш, тукыма яки битум сеңдерелгән катыргы-кәгазь белән бәйләп калдырыгыз. Бу агач тамырларын суыктан гына түгел, кимерүчеләрдән дә саклар. Бигрәк тә яшь агачлар кышкы суыкларга тиз бирешә. Агач төбенә 20-25 сантиметр биеклектә туфрак өюнең файдасын да күрерсез. Әмма туфракны агач кырыеннан алмау, тамырларны ачмау мөһим, һәм яз җиткәч, бу туфракны таратырга онытмаска кирәк, чөнки кәүсәнең тамыр муентыгы ачык булырга тиеш. Суыктан агачның кәүсәсен һәм зур ботакларының төбен сакларга киңәш ителә. Әгәр алар исән калса, өшегән очракта да, агач яңадан үсеп китә алачак. Хәзер исә, кар яуган һәр җылырак көнне җиләк-җимеш агачларының төбенә кар өяргә һәм ябалдаш тирәсен таптарга кирәк. Ул агачларның тамырларын, яшь агачларның кәүсәләрен салкыннан да, кимерүчеләрдән дә саклый. Җепшек кар яуганнан соң, ботакларны сындырмасын өчен, карны селкеп төшерегез.

Комментарии