Җанисәп, сайлаулар, бәяләр арту – 2021 нәтиҗәләре

Җанисәп, сайлаулар, бәяләр арту – 2021 нәтиҗәләре

2021нче ел нинди вакыйгалар белән истә калды һәм киләсе елда нәрсә көтәргә – бу сорауларны төрле өлкәдәге белгечләргә бирдек.

«АЛГА ТАБА РУСИЯДӘ ДЕМОКРАТИЯ ТАГЫН ДА КЫСЫЛАЧАК»

Дамир ИСХАКОВ, тарих фәннәре докторы:

– Үтеп бара торган елның төп компоненты – ковид, ул бетмәде, һаман дәвам итә. Шушы авыру белән бергә тормышның агымы да үзгәрде. Шулай булуга карамастан, җәмгыять яшәде һәм безнең баштан күп кенә вакыйгалар кичте. Иң әһәмиятлеләре – җанисәп һәм шуның белән беррәттән барган Русия Дәүләт Думасына сайлаулар.

ҖАНИСӘП кампаниясендә актив катнаштым. Политтехнологлар белән бергә гыйльми рәвештә Татарстан һәм татарларның позицияләрен яклау юнәлешендә эшләдек, чөнки татарларга каршы каты һөҗүм булды. Иң катысы – Башкортстанда, аннан соң Себер татарлары тирәсендә һәм Әстерханда нугайлардан татарларга карата каршылык чыкты. Менә шуларга каршы эш алып бардык, халыкка үзебезнең тарихны аңлаттык, милли үзаңны саклау юнәлешендә эшләдек. Минем үземә 37 видеофильм эшләргә туры килде, аларны узган ел ахырында төшерә башлаган идек, апрель аена кадәр ул фильмнарны 270 мең кеше карады. Аннан соң да эш дәвам итте. Татарның милли аңын ныгыттык дип уйлыйм мин. Хәлбуки Башкортстан эчендә проблемалар барыбер сакланды. Аның нәтиҗәсен без алга таба күрербез, әлегә фаразлар гына ясый алабыз. Минем үземнең фикер буенча, безнең андагы позиция, бәлки, 2010нчы елгы нәтиҗәләрне саклауга кайтып калыр, әллә нәрсә уңай якка китеш булмас дип уйлыйм.

Җанисәпнең сәер яклары да килеп чыкты. Тикшерү үзәкләренең әйтүе буенча, бу җанисәптә Русия буенча 42 процент халык гомумән катнашмаган. Бик зур масса бу. Бервакытта да безнең илдә аның хәтле күп кешенең җанисәптә катнашмый калганы юк иде. Алар турында мәгълүматны башка чыганаклардан алачаклар. Кызганыч, ул чыганакларда милләт һәм туган тел күрсәтелми. Шуңа күрә татарларга санны саклап калу ягыннан бу «удар» ясамасмы икән дигән шөбһә бар. Моны оештыру эшләре начар булганлыгы белән аңлаталар. Әмма, минемчә, ул безнең дәүләтнең сыйфатын күрсәткән бер чара. Бездә идарә эшләре уңышлы бармаганын күрәбез.

Җанисәп нәтиҗәләрен киләсе елның ахырында игълан итәрләр. Шунысы бар: алар бик ышаныч белдермәячәк. Моны ил җитәкчелеге ничек итеп аңлатыр, анысын белмим. Без үзебез, татар милләте вәкилләре буларак, ул вакытта үзебезнең чын санны булдыру турында уйларга тиеш булабыз. Милли оешмалар аша саннарны төгәлрәк белергә тырышырга кирәк булыр дип уйлыйм.

РУСИЯ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА САЙЛАУЛАР шулай ук бик үзенчәлекле шартларда үтте. Хакимият сәяси партияләрнең берничәсенә уңай карады, күбесенә тискәре караш булды. Шуңа күрә сайлау вакытында халыкның төгәл фикерен белеп тә булмады. Килеп чыккан нәтиҗәләр, минемчә, хакимият ресурслары кулланып җыелган мәгълүматлар гына, чын нәтиҗә түгел. Шуңа күрә мин, мәсәлән, Дәүләт Думасына үткән сайлауларның нәтиҗәсенә бөтенләй ышанмыйм. Миңа «Русиянең ирек һәм гаделлек партиясе» кысаларында катнашырга туры килде, федераль исемлектә бара идем. Төрле төбәкләрдә йөреп, халык белән аралаштык. Үзебезнең санаулар буенча, безнең партия 5 процентлык бусаганы үтте, әмма безгә 0,75 процент кына бирелде, Думага үтмәдек. Русиядә демократия булмау сәбәпле, хакимияткә ышанмаган партия вәкилләрен үткәрмәү сәясәте нәтиҗәсе инде бу.

Һәм андый вакыйгалар бик күп булды Русиядә. Дәүләт Думасында хәзер «Бердәм Русия» партиясе генә бердәнбер төп көч булып калды. Яисә аның белән хезмәттәшлек итүче партияләр керде. Минемчә, бу – Русиядә алга таба демократиянең тагын да кысылачагын күрсәткән бер билге. Һәм без аны инде хәзер үк күрә башладык. Мәсәлән, хакимият органнарының корылышы турындагы «Клишас законы»н тиз генә кабул итеп куйдылар. Хәзер без «ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ» АТАМАСЫН ЮККА ЧЫГАРЫРГА ТИЕШ булабыз. Хәлбуки бу Русия Конституциясе нигезенә каршы килә. Әмма хәзер Русиядә Конституциягә караулар бетте, ничек телиләр, шулай әйләндерәләр. Шуңа күрә безнең Татарстан Конституциясен шушы кабул ителгән закон нигезендә үзгәртергә кирәк булачак. Югыйсә безнең парламент бу законга бертавыштан каршы чыкты, тәкъдимнәр дә кертеп карады, алар Думада үтмәде. Шуннан соң аңлашылды инде: Татарстанның Русия Дәүләт Думасына йогынтысы бик чикләнгән, шул исәптән үзебездән Думага сайланган депутатларның да яртысы чамасы безгә каршы булып чыкты. «Сайланган» дигән сүз монда бик шартлы, аларны теге яки бу юл белән үткәрделәр инде. Шуңа күрә күбесе Татарстанга хезмәт итү турында уйламый да. Бу мәсьәләләр безнең өчен начар. Чөнки алга таба шушы закон нигезендә Татарстандагы кайбер әһәмиятле министрлыкларның министрларын Мәскәүдән турыдан-туры билгеләргә хокук бирелде. Яисә беренче чиратта Мәскәүнең фикерен исәпкә алачаклар. Димәк, Татарстан хөкүмәте Мәскәүдән тагын да ныграк бәйлелеккә эләгә. Чагыштырып әйтә алам: 1920нче елны Татарстан автономияле республикасы оешкач, мәгариф министрлыгы – ул вакытта наркомат дип аталган – Татарстанның үзенеке булган, Мәскәүнең безнең мәгариф эшләренә бернинди катнашы да булмаган. Хәзерге яңа вазгыятьтә бик нык артка киттек дигән сүз. Сәяси яктан Татарстанның «федераль» үзәккә бәйлелеге тагын да артты, вазгыять тагын да начаррак булачак.

Безнең тышкы эшләр дә бик катлаулы хәзер һәм эчке эшләр дә катлауланып бара. Эчке эшләрнең начар якка китүенең тагын бер сигналы – БӨТЕНТАТАР ИҖТИМАГЫЙ ҮЗӘГЕН* ЯБАРГА ТЫРЫШУ (*Юстиция министрлыгы эшчәнлеген туктатып торды). Хәзер бәйләнергә бик урын калмагач, зур-зур штрафлар сала башладылар. Карт бабайлар гына утыра торган оешмага 250 мең сум штраф салгач, шундый юллар белән юкка чыгарырга план корылганы аңлашыла бит. Ул планны тормышка ашырачаклар, дип уйлыйм. Чөнки әз генә оппозицион сүз әйткән оешмаларның барысын да юкка чыгарып баралар. Шул исәптән сәяси репрессияләрне тикшерүче «Мемориал»ны («ят агент» реестрына кертелде) да ябу турында карар чыгарылды. БТИҮ*дә моңа эләгә. Аларның аналоглары – «Башкорт» оешмасы (экстремистик дип табылды) ябылды инде. Шуңа күрә БТИҮ*не коткарып калу бик авыр булыр дип уйлыйм.

Ә инде илнең тышкы хәлләренә килгәндә, шулай ук бик катлаулы шартларда яшибез. Русиядә яшәүче төрле аналитикларның әйтүе буенча, РУСИЯГӘ БАШКА ИЛЛӘР БЕЛӘН СУГЫШ КУРКЫНЫЧЫ ЯНЫЙ. Беренче чиратта Украина мәсьәләсе буенча, Белоруссияне дә кушарга кирәк монда. Мәскәүдән АКШка ультиматум чыгарылды (НАТО илләре турында сүз бара): әгәр дә сез Украина һәм безгә якын илләргә керсәгез, без үзебезнең яктан тискәре эшләр эшләячәкбез, дигән фикерләр яңгырады. Минем уйлавым буенча, безнең Кушма Штатларга андый ультиматив таләпләр чыгарырлык көчебез юк. Ил бер кечерәк сугышка керергә мөмкин. Мәсәлән, Украина белән. Бу Русия өчен катастрофа булачак. Киләсе ел шундый начар вакыйгалар белән башланып китмәсме, дигән курку бар. Чөнки минем үземнең дә балаларым бар, ил сугышка кереп китсә, яшьләр өчен бик начар булачак. Минемчә, Русиядә булган империалистик карашлар хәзерге демократик дөнья тарафыннан кабул ителми. Һәм без бер читкә кагылган илгә әйләнеп барабыз. Бәлки, сугыш килеп чыкмаса, безнең илгә карата бик каты икътисади санкцияләр кертергә мөмкиннәр. Әгәр яңа чикләүләр кертсәләр, безнең банк системасын чикләсәләр, ил эчендә икътисади катастрофа булачак. Шуңа күрә мин киләсе ел өчен бик оптимистик рухта түгел. Безгә, үзебезне коткарып калсын өчен, беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә кирәк була. Башка чара күренми. Халыкның сәяси активлыгы бик түбән, татарларга да кагыла бу. Без сәяси көч буларак хәрәкәт итмибез, ничектер качып калырга уйлыйбыз. Ләкин шундый гыйбарә бар: син сәясәт белән шөгыльләнмәсәң, сәясәт синең белән шөгыльләнәчәк. Шундый хәлгә эләгергә мөмкинбез.

«КИЛӘСЕ ЯРТЫ ЕЛДА БӘЯЛӘР ТӨШҮЕН КӨТМӘГЕЗ»

Ләйсән ХАЛИКОВА, финанс һәм хокук белгече:

– Быел БӘЯЛӘР БИК НЫК УЙНАДЫ. Көндәлек кулланылышта булган товарларның хакы 20-30 процентка ук артты. Аның сәбәпләре шактый. Иң беренчесе – инфляция. Планлаштырылган буенча ул 4 процент булырга тиеш иде, ләкин рәсми инфляция 7-8 процент диелде, ә чынлыкта ул 15-20 процентка җитә. Инфляция зуррак булган саен, кешеләрнең сатып алу мөмкинлеге кими. Шуңа күрә керемне ел саен 15-20 процентка арттыру турында уйларга киңәш ителә, юкса минуска китеп барасың. Инфляция шушы хәзерге күләмдә торыр дип уйлыйм.

Путин еллык матбугат очрашуында пенсияләрне факттагы инфляция белән тәңгәлләштерергә дип әйтте әйтүен, моңа бик өметләнеп калабыз. Ләкин, әйткәнемчә, бездә рәсми инфляция белән чынбарлыктагысы арасында аерма бик зур.

Бәяләр тиз арта, ләкин ниндидер тотрыклылыкка ирешү өчен вакыт кирәк. 2022нче елның беренче яртысында бәяләр төшүе көтелми дип уйлыйм. Гомумән алганда, ковидны җиңү юлын тапмыйча, коллектив иммунитет барлыкка килмичә икътисадның хәле әллә ни яхшырыр дип көтмик.

Киләсе елдан ЯҢА ҮРНӘКТӘГЕ АКЧА КУПЮРАЛАРЫ әйләнешкә кертелүе игълан ителде. Моннан шикләнергә дә, куркырга да кирәкми. Аны акча реформасы дип тә әйтеп булмый. Яңа купюраларга күчкәч, искеләрен алыштырганда күпме акча барлыгын контрольдә тотарлар дигән шик кенә булса инде. Акчаның бәясе югала дип курыккан кешегә финанс мендәрен берничә өлешкә бүләргә киңәш итәм. Бер өлешен рубльләрдә, берсен – еврода, тагын берсен долларда сакларга. Әйтик, долларның инфляциясе түбән – чынбарлыкта да, рәсми рәвештә дә 3 процент.

Быел БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ, ПЕНСИОНЕРЛАРГА БЕРӘР ТАПКЫР АКЧА ТҮЛӘНДЕ. Минемчә, бу дәүләт ягыннан яхшы гына ярдәм. Суммасы бик зур булмаса да, ковид вакытында ярап куйды, ниндидер тишекләрне ямарга ярдәм итте. Путинның матбугат очрашуында ниндидер вәгъдәләр ишетелмәде, шулай да киләсе елга чыккач та аерым категория кешеләр өчен түләүләр булыр дигән өмет бар.

Узып баручы ел берничә эре ФИНАНС ПИРАМИДАСЫ ҖИМЕРЕЛҮ белән дә истә калачак. Дистә елга бер мәртәбә шундый финанс пирамидалары килеп чыгып тора, кешеләр ышанып, аларга акча ташый. Үзендә җыелганны гына түгел, әҗәткә алганын да кертә, күп итеп табыш алырга өметләнә. Кыйммәтле фатир, машиналарын сатып, бөтен акчаларын пирамидага кертеп янучылар бик күп. Алар арасында үз-үзләренә кул салучылар да булды. Финанс пирамидалары таркалу сәбәпле, күп кенә кешеләр акчаларын чыгарырга өлгермичә, кредитларын түли алмый калды. Андыйларның күбесе үзләрен банкротлыкка бирделәр. Хәзерге көндә банкротлык белән шөгыльләнүче хокук белгечләренең эшләре бик артты. Кешеләргә игътибарлырак булырга киңәш итәр идем. Җиңел акчага ышану, финанс грамоталылыгы түбән булу сәбәпле шушындый тозакларга эләгәләр дә инде.

Законнардагы үзгәрешләргә килгәндә, ТАШЛАМАЛЫ ИПОТЕКА ТАГЫН БЕР ЕЛГА ОЗАЙТЫЛДЫ, ягъни 2022нче елның 1нче июленә хәтле 7 процент ставка белән ипотека алып була. «Гаилә ипотекасы» дигәнендә ставка – 6 процент, ләкин ул беренче бала туганнан соң гына бирелә. Анысы 2023нче елга хәтле озайтылды.

САЛЫМ АКЧАСЫН («НАЛОГОВЫЙ ВЫЧЕТ») КАЙТАРУ КАГЫЙДӘЛӘРЕНӘ ҮЗГӘРЕШЛӘР кертелде. 2021нче елның маеннан башлап, торак сатып алуга, ипотека процентларына «вычетлар»ны гадиләштерелгән тәртиптә алырга мөмкин. Ягъни банк сезнең мәгълүматны салым органына үзе җибәрә, аннары тутырылган гариза сезнең шәхси кабинетта пәйда була.

СПОРТ ӨЧЕН ТҮЛӘНГӘН САЛЫМ АКЧАСЫН ДА КАЙТАРЫП БУЛА башлады. Әйтик, фитнес-үзәккә абонемент аласыз икән, аның өчен «вычет» кайтара аласыз. Аның аерым таләпләре булырга мөмкин, шуңа күрә алдан карарга киңәш ителә.

Хәзер безнең илдә криптовалюта, ягъни цифрлы валюта белән эш итүчеләр күп, ләкин аларны тулаем көйләп бетереп булмый – тотып карап була торган акча түгел бит. Шуңа күрә ЦИФРЛЫ ВАЛЮТАНЫ КОНТРОЛЬДӘ ТОТУ ЮЛЛАРЫН ЭЗЛИЛӘР.

(елга нәтиҗә ясауның дәвамы – 2022нче елның беренче санында)

 

Фәнзилә МОСТАФИНА сорашты

Комментарии