Эт елында эт көненә калмабызмы?

Эт елында эт көненә калмабызмы?

Даими укучыбыз һәм авторыбыз Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле редакциягә әнә шундый сорау белән шалтыратты. Риторик сорау иде бу, әлбәттә. Тик шулай да без уйлана калдык әле. Һәр нормаль кешедә була торган уй безгә дә килде: киләсе елдан нәрсә көтәргә? Бәлки, җавап табарбыз, бер дә булмаса, кешеләрнең фикерен белербез ичмасам, дип, Сәгъдулла абыйның соравын тагын берничә кешегә бирдек.

Елларны хайван исемнәре белән атау, аларны шул хайванга тиңләштерү, Яңа ел төнендә шул хайван булып киенү, шул хайван ярата торган ризыкларны өстәлгә кую шаукымы соңгы елларда гына кереп китте әле. Йолдызнамәгә ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, тик бөтен җирдә дә язылгач һәм сөйләнгәч, күз дә төшми калмый бит. Ирексездән, хайваны белән елын да чагыштырып карыйсың. Узып киткән ел «әтәчлеген» итте, мәсәлән: шактый чукыды безне. Төп банкны да югалттык, шартнамәсез дә калдык, телне дә тешләргә мәҗбүр булдык. 2018нче ел Эт елы буласы, ди. Бөтен җирдә шул этне рекламалагач, уйламый хәлең дә юк. «Эт – кешенең дусты», «эт кебек тугры» дигән гыйбарәләр янына татарның «эт көненә калу», «этлек эшләү», «эт типкесендә яшәү», «эт булып ару», «эттән туган нәрсә» дигән капма-каршы мәгънәдәге әйтелмәләре дә килеп баса. Ә башкалар бу уңайдан нәрсә уйлый икән?

Изображение удалено.«ҖИҢЕП ЧЫГАРБЫЗ ШИКЕЛЛЕ»

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА, сорауны ишетүгә, кистереп: «Безнең эт көненә калырга хакыбыз юк!» – дип куйды. Теге тема, бу тема, дип аерып сорамаган идек югыйсә, шулай да Миләүшә ханым бу сорауны милли яссылыкка кайтарып калдырды, милләт исеменнән җавап бирде: «Татарлар – ат ярата торган халык. Ә эт ул ат артыннан өреп кенә бара. Шуңа күрә эт көненә калмыйча, милләтебезгә, гаиләләребезгә, эшебезгә тугры булып, авырлыкларны җиңеп чыгарбыз шикелле тоела миңа, Аллаһ боерса. Башка күбрәк суккан саен кеше ныгый. Дәшмичә түзеп торырга мөмкин, аннан соң барыбер килеп чыгачак ул. Без, татарлар, бергә җыелышып, килеп чыккан вазгыятьтән матур итеп, пычранмыйча чыга белергә тиеш. Моңарчы ниндидер иллюзияләрдә яшәгәнбез. Хәзер аеграк булырга кирәк. Күбрәк балалар белән эшләргә, алар белән татарча сөйләшергә, татарча чаралар уздырырга, үзебезнең кино сәнгатен күтәрергә. Киләчәгебез турында уйлап эш итәргә. Кайдадыр кемгәдер хезмәт итеп кенә күренергә түгел, үзебезнең республикага, милләткә хезмәт итәргә тиешбез дип уйлыйм».

Изображение удалено.«БЫЛТЫР ТАШЛАДЫМ, БЫЕЛ ДА ТАШЛЫЙМ»

Язучы Марат КӘБИРОВның эт көненә калырга исәбе юк икән. Үзе шулай диде. Ул үзе дә эт елында туган, шуңа күрә киләсе 2018нче елга ышанычы бик зур. «Мин елларны атныкына, әтәчнекенә, этнекенә бүлеп карамыйм. Нәрсә елы булса да, Яңа елны һәрвакыт көтеп алам. Яңа елда яңа вакыйгалар булыр, үзең дә яңарып китәрсең кебек. Моңа хәтле эшләнмәгән бөтен эшләр дә эшләнер кебек», – дип сөйләде ул. Бу елга да планнары зурдан икән. Безнең белән дә уртаклашты: «Былтыр мин тартуны ташладым. Шул хәтле рәхәт икән ул тәмәкене ташлагач! Тәннәр җиңеләеп китә, сулыш алулар иркенәя. Бик ошады бу миңа. Быел да ташлыйм әле». Язучы кешенең әллә уйнап, әллә чынлап сөйләгәнен дә белмәссең.

Язучы буларак Марат Кәбировка тагын бер сорау бирдек әле. Президент Рөстәм Миңнеханов «2018нче ел Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителә» дигән указга кул куйды. «Бөек урыс язучы Толстойның 190 еллыгы уңаеннан» дигән аңлатма бирелде бу гамәлгә. Әдәбият елын күргән бар, Парклар һәм скверлар елын, Экология елын да күргән бар, аерым шәхескә багышланганын күргән юк иде әле. Югыйсә зур даталар билгеләп үтелеп тора. Шул исәптән үзебезнең татар шәхесләренеке дә. ТР Диния нәзарәте 2017нче елны күренекле дин әһеле Галимҗан Баруди елы дип игълан иткән иде үзе (аның 160 еллыгы иде). Тик республика күләмендә билгеләнмәгәч, аны күп кеше белми дә калды. «Ярар инде, Толстой елы дип игълан итүнең беркемгә дә зыяны юк бит, – дип тынычландырырга ашыкты мине Марат Кәбиров. – Алай гына да түгел, бәлки, кемгәдер файдасы да тияр әле. Барыбер нәрсәдер елы итеп игълан итәргә кирәк бит инде».

Изображение удалено.«КЕШЕ БЕЛӘН ЭТНЕ АЕРА БЕЛСӘК ИДЕ»

Журналист, «ТатМузТв» (TMTV) телеканалының баш мөхәррире Лилия КАДЫЙРОВА да, Марат әфәнде кебек үк: «Эт көненә калмаска иде инде», – дип җаваплады. Эстрада – бик пычрак өлкә дип кабатларга яратабыз. Янәсе шоу-бизнеска чиста килеш эләгеп булмый: «әбизәтелне» күп акчаң, башкаларның башына басып йөрергә тайчанмый торган холкың, үткен телең булуы кирәк. Шулар өстенә әзрәк сәләтең дә булса – бигрәк тә яхшы инде. Лилия Кадыйрова менә шушы «пычрак» өлкәнең эчендә кайный, эш буенча әллә никадәр артист белән очраша, сөйләшә бит инде. Шуңа күрә аңа да бу сорауны бирми кала алмадык. Ул, әлбәттә, җавабын эстрадага гына кайтарып калдырмады. «Этнең төрлесе була: ярты караштан сине аңлап, сиңа акыллы күзләре белән карап торганы да, миңгерәп, култык астыңда гына йөри торганы да. Минем барыбер эт елына ниндидер ышанычым бар. Кайвакыт бик вакланабыз, юк-бар нәрсәләрне кыйммәтләргә әйләндерәбез, ә кыйммәтләргә ничектер гадәти әйбер итеп карыйбыз. Эт елында үзебезнең һәм янәшәдәге кешеләрнең кадерен белеп яшәсәк, үзебезгә кешечә мөнәсәбәттә булганнарны һәм эт итеп караганнарны аера белсәк иде», – дип сөйләде Лилия Кадыйрова.

Изображение удалено.«НИГЕЗДӘГЕ ЭТ ЯЛАДЫ»

Дин әһелләре арасында беренче булып Тукай премиясен алган (Кол-Шәриф мәчетен төзетүдә катнашкан өчен. – Авт.), хәзерге вакытта күршедәге Киров өлкәсе мөфтие булып эшләүче Зөфәр хәзрәт ГАЛИУЛЛИН сүзен риваять сөйләүдән башлады: «Казанны төзегәндә, хан төзүчеләргә: «Иртә белән торып чыккач беренче булып кемне күрәсез, шәһәрнең нигезенә шуны салыгыз», – дип боерган. Төзүчеләр иртә белән торып чыксалар, каршыларына хан малае килә икән. Хан малаен үтереп нигезгә салып булмый бит инде – күрмәмешкә салышалар. Шуннан бер этне күреп алалар. Моны тотып алалар да, үтереп, нигезгә салып куялар. Күпмедер вакыт үткәч, болар моны имамга сөйли. Менә шулай итеп эшләдек, нәрсә булыр икән, диләр. «Шәһәрегез этләргә калыр», – ди имам. Без, татарлар, туп-туры уйларга өйрәнгәнбез, икенче төрле уйлый белмибез. Хан әйткәнне туры мәгънәдә аңларга кирәк дигән сүз түгел бит әле ул. Иң беренче таң ата, шәһәрне шул таң белән сала башлагыз, дигән сүз ул, иң беренче азан тавышы ишетелә, шул азан белән башлагыз эшегезне, дигән сүз».

Бу риваятьнең сорауга ни катнашы бар, диярсез. Төптән уйлап карасаң, бар икән шул. «Эт елы килгәнче үк, теге нигездә яткан эт бөтен мәктәпләрне ялап чыкты, татар телен калдырмады. Эт елында эт булмаска иде инде. Без бит эт түгел, безнең токым – бүре. Әзрәк үзебезнең бүрелекне күрсәтергә кирәк. Безнең бүрелек хатын-кызларда сакланып калган ул. Алар диндә дә, башка юнәлешләрдә дә беренче, әйдәп баручы. Безгә, ирләргә дә, менә шулардан үрнәк алырга кирәк. Аю бүредән көчлерәк, юлбарыс та, арыслан да көчлерәк. Ләкин бүре циркта чыгыш ясамый. Ә без хәзер циркта чыгыш ясыйбыз, безгә хуҗа кирәк, арт аякта да, ал аякта да торырга өйрәндек, бик яхшы иттереп яларга өйрәндек», – дип сөйләде Зөфәр хәзрәт.

Изображение удалено.«НИЧЕК ТЕЗЕЛЕП БАССАК, ШУЛАЙ БУЛА»

Тарих фәннәре докторы Дамир ИСХАКОВка былтыр: «Әтәч елыннан ни көтәргә?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән идек без. Анысында Татарстанны, Русияне ни көтүен ачыкларга теләдек. Сөйләшүнең күп өлеше Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамә турында барган иде. «Мәскәү белән Татарстанның бөтен мөнәсәбәте шул шартнамәгә корылган. Фундамент ул. Әгәр без бу килешүне озайта алмасак, фундаментны өр-яңадан салырга туры киләчәк», – дигән иде Дамир әфәнде узган ел башында сөйләшкәндә. Шартнамә озайтылмады. Яңа фундамент эзләү дә безнең эш түгел. Шуңа күрә быел галимнең башын сәяси, тарихи сораулар белән катырып тормадык, башкаларга биргән сорауны гына бирдек. Дамир Исхаков та бүреләрнең борынгы төркиләрнең бабалары булуын искә алды. Тик ул моннан файда күрүен әйтте, ник дигәндә, эт, ничек кенә булса да – бүренең туганы. «Борынгы төркиләрдә эт өрүе дә, этнең үзе дә начар саналмаган. Шуңа күрә киләсе Эт елы да начар булмаска тиеш. Бөтенесе дә үзебездән тора, әлбәттә. Аллаһы Тәгалә тырышкан кешегә, тырышкан халыкка гына нәрсәдер бирә. Үзебез ничек тезелеп басабыз, киләсе елдагы язмышлар да шулай булачак. Дөрес, «эт көненә калу» татарда начар мәгънәне белдерә. Тик мин үзем эткә яхшы карыйм, тугры хайван, кешенең дусты итеп карыйм. Йолдызлык буенча караганда, минем үземә дә бик файдалы хайван ул эт. Исәнлек-саулык булса, калганы начар булмас дип уйлыйм», – дип җавап бирде ул.

Изображение удалено.«ТӨШТӘГЕ ЭТ – ДОШМАН, ӨНДӘГЕСЕ – ДУС»

Җырчы ИРКӘнең сөйләгәнен язма азагына очраклы рәвештә генә калдырмадык. Этләр турында бик матур, бик җылы сүзләр әйтте ул. Эте турында матур әйтелгәч, елы турында да шулай уйланыр, дип, язманы җырчының сүзләре белән йомгакларга булдык: «Минем үземә эт якынрак. Кешенең тугры дусты ул. Авыр чорда да сине ташламый. Үзебезнең авылдагы этебез минем машинаны урамның икенче башыннан ук танып ала, каршы алырга йөгереп килә. Киткәндә, машинада барсам да, мине авыл башына хәтле озата бара. Ә песи ул җылы, тәмле ярата, шулар хакына сине сатарга да мөмкин. Песи елы булса әзрәк куркыр да идем әле. Мин икейөзле кешеләрне бер дә яратмыйм. Ә эт елына ышанычым бик зур. Дөрес, төшкә эт керсә, ул – дошман. Гомер-гомергә шулай булган. Төшемдә эт күрдемме, мине яратмаган берәрсе кечкенә генә булса да этлек эшләп куя. Тик тормышта эт – ул, әйткәнемчә, бик тугры, сабыр хайван. Шундый булырга кирәк. Бик каты эшләргә дә, бик кыланырга да кирәк түгел. Күңелегездә минеке кебек уйлар булсын. Ышаныгыз яхшыга! Барысы да Аллаһ кулында».

Халык әйтсә – хак әйтә

* Ау этенең өргәне гаеп, йорт этенең өрмәгәне гаеп;

* Бер эт түрә булса, ун эт койрыгын күтәрер;

* Бәйләнгән этне котырту җиңел;

* Койрыгын кисеп эттән куян ясый алмассың;

* Куштан эт бүре киткәч өрә;

* Күмәк эт арыслан үтерә;

* Өргән эт тешләми, астыртын эттән саклан;

* Эт амбар саклый, мәче казан саклый;

* Эт белән кода булсаң, сөяк белән кунак итәр;

* Эт түрә булса, сөяк җыярга приказ чыгарыр.

ИГЪТИБАР! БӘЙГЕ! Менә инде бер елдан артык «Ай-һай хәлләр» сәхифәсе уңышлы гына чыгып килә. Һәр ай башында бәйге игълан итәбез: без биргән темага шигъри дүртьюллыклар язарга кирәк. Сездән килгән шигырьләрне һәр айның өченче һәм дүртенче атналарында газетабызда бастырабыз. Ай ахырында, бәйгегә йомгак ясап, җиңүчеләрне билгелибез һәм… яңадан китәбез. Икенче ай башыннан бәйгегә яңа тема игълан итәбез.

Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: Эт елыннан ни көтәргә?» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 29нчы гыйнварга кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Шигырьләрегез белән бергә теманы ача торган фотолар да җибәрегез. Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии