Төрмәдә җәзалаулар элек ничек булса, хәзер дә шулай ук

Татарстан төрмәләрендә хокук сакчылары тарафыннан җәзаланучы тоткыннар арткан. Соңгы арада гына да берничә татарстанлы үзләрен җәзалаулары турында шикаятьләр язып, Президент Владимир Путинга юллаган.

«Дальний» вакыйгасын яхшы хәтерлибез. Татарстан эчендә генә калмады, бөтен Русиягә шаулады, хәтта дөнья киңлегенә дә чыкты ул. Кайтавазы хәзер дә дәвам итә. 2012нче елның мартында Казанның «Дальний» полиция бүлегендә тоткын Сергей Назаровны шампан шешәсе белән көчләп үтергәч, 8 оперативникка 2 елдан алып, 15 елга кадәр төрмә җәзасы бирелгән иде (дөрес, 2015нче елда Татарстанның Югары суды аларның утыру вакытын шактыйга киметте). «Дальний» бүлеген чистарттылар, ләкин системаны чистартырга оныттылар. Хәзер «Дальний»ларны санап та, чистартып та бетерерлек түгел инде.

ҖӘЗАЛАУЛАР ДӘВАМ ИТӘ

«Идел Реалии» газетасы хокук сакчылары тарафыннан җәзаланган тоткынның туганы белән сөйләшкән. Вакыйга болай булган. 2017нче елның 10нчы апрелендә Казанда яшәүче Сергей Григорьевны Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тоткарлый. Аны Карл Маркс урамы, 3а адресы буенча урнашкан оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенә китерәләр. Анда Григорьевның башына, йөзенә кадәр төшереп, шапка кидерәләр һәм ул шул кыяфәттә шактый озак басып торырга мәҗбүр була (утырырга ярамый!). Хәтта бәдрәфкә дә барырга рөхсәт итмиләр.

Сәгать 19:30ларда оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе урынбасары Дмитрий Марфин, оперуполномоченный Дмитрий Иванов һәм тагын 3 хокук сакчысы (фамилияләре әйтелми) Сергейның башына полиэтилен пакет кидереп, аны буа башлыйлар. Сергей пакетны тешләре белән өзгәли башлаганчыга кадәр шулай буалар. Аннары ток белән җәзалыйлар: аякларына һәм арт санына тимерләр тидереп, үзләре ясаган махсус прибордан ток җибәртәләр. Боларның барысы да Тикшерү комитетына юлланган шикаятьтә язылган. Сергей Григорьевның апасы Надежда Шакирова язып җибәргән аны.

Икенче көнне Григорьевны поликлиникага китерәләр. Табиб аны карый да «тулысынча сәламәт» дип язып чыгара. Берничә сәгатьтән Сергей аяклары авыртуга зарлана. Табиб аны яңадан карый һәм тез буыннарының ике яклап чыккан булуын («двусторонние ушибы коленных суставов») раслый. «Оперуполномоченный Иванов табибка «бу травма ике көн элек үк бар иде» дип әйтеп торып яздыра. Янәсе Сергей тоткарланганда имгәнгән булган икән инде. Ләкин ул сау-сәламәт иде! Моны мин дә, тагын берничә шаһит тә раслый алабыз», – ди Сергейның апасы Надежда.

Энесен җәзалаулары турында Надежда Шакировага адвокат җиткерә. «Адвокат шалтыратып, энегезне изгәннәр, диде. Полициягә хәбәр итикме, дигәч, аннан соң үзегезгә начар булуы бар, диде. Без курыктык һәм беркая да мөрәҗәгать итмәдек. 12нче апрельдә энемне судта күрдем, аның карарлыгы калмаган иде. Сөйләшергә ирек бирмәделәр. Адвокаттан соңрак баш тарттык, чөнки ул тикшерүче белән бергә эш итә кебек тоелды, тикшерүче аннан сорау алганда да «җәзалаулар турында бернәрсә белмим» дип җавап биргән. Ә бит безгә «җәзалаганнар» дигән иде», – дип язган Надежда үзенең шикаятендә.

Җәзалаулар турында ул соңрак энесе белән күрешкәч Сергейның үзеннән белә. Сергей үзен җәзалаулары турында судта да сөйли. Шуннан соң Шакирова да энесен якларга алына, Тикшерү комитетына шикаять юллый. Русия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин исеменнән җавап хаты килә: «хокук сакчылары тарафыннан законга сыймый торган бер гамәл дә кылынмаган» дип язылган була анда.

Шуннан соң Надежда Шакирова Казанның Вахитов районы Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итә. Тикшерүче оперативникларга карата җинаять эше ачудан баш тарта. Шакирова әйтүенчә, тикшерү материалларында медицина экспертизасы да булмый. Соңрак Надежда тагын бер нәрсәне ачыклый: Сергей Григорьевның медицина картасын алып килергә тикшерүче Сергейны җәзалаган оперативникны – Дмитрий Ивановны җибәргән була. Надежданың шикаяте кире кагыла.

Надежда Шакирова – Татарстанда законсыз рәвештә хөкем ителгәннәр берлеге рәисе. Ул бу оешманы энесен кулга алгач һәм хөкем иткәч булдырган, аңа тагын берничә тоткынның туганы да кушылган. Сергей Григорьевны оешкан төркем белән талауда гаеплиләр, Җинаять Кодексының берничә маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Гаебен танымаган Григорьев 5 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителгән. Апасы Надежда Шакирова «Идел Реалии»га әйтүенчә, башта шаһит буларак Сергейга каршы күрсәтмә биргән хатын судта: «Миңа тикшерүчеләр басым ясады, шуңа Григорьевка нахак гаеп тактым», – дип сөйләгән булган. Ләкин аның күрсәтмәләре ни сәбәпледер суд материалыннан юкка чыккан, тикшерүче «ул хатын күрсәтмә бирүдән баш тартты» дигән.

Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе урынбасары Дмитрий Марфинга карата тагын берничә кеше шикаять иткән булган. Мәсәлән, 2011нче елда хөкем ителгән «Кураловские» бандасы әгъзаларына карата да җәзалау кулланган булган икән ул. Банданың өч кешесе Марфин өстеннән шикаять язып караган, ләкин җинаять эше ачмаганнар. Югыйсә, табиблар җәрәхәтләрне раслаган булган. Мәсәлән, Булычев исемле тоткынның җенес әгъзасын ток белән яндырганнар, бөерләрен типкәләп бетергәннәр. Ул бер ай больницада ятып чыккан. Киряхин дигәненең аягына ток җибәргәннәр, эзләре һаман да бетмәгән.

«Бигбулатовские» дигән банда вәкилләре шулай ук Марфин өстеннән шикаять иткән булган. Шакирова әйтүенчә, ул Татарстанның оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекләрендә җәзалаулар турында сөйләүче 10лап кешене тапкан. Хәзер бу фактларны Мәскәүгә ишеттерергә, тиешле җәзасын алдыртырга телиләр.

ЧИСТАРТУ БУЛЫШЫРМЫ?

Ләкин «карга күзен карга чукымый» дигән гыйбарә дә бар бит әле. Хәер, халык та, матбугат та шаулаша башласа, карга да карганың күзен чукырга мөмкин. Чукырга мәҗбүр булачак. Әнә интернетта Ярославльнең 1нче колониясендә җәзалау турында видео таралгач, җирле Тикшерү комитеты җинаять эше ачарга мәҗбүр булды. Видеоны беренче булып «Новая газета» үзенең сайтына куйды. Ун минутлык видеодан күренгәнчә (видеорегистраторга төшерелгән), хокук сакчылары Евгений Макаров исемле тоткынны кыйныйлар, өстенә су сибәләр. Макаров һәм тагын берничә тоткын аңарчы да үзләрен җәзалаулары турында зарланган була инде, ләкин аларның сүзен тыңлаучы булмый. Ә менә матбугат чараларында да күренә башлагач, бу хәлне йомып калдыра алмадылар. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) һәм Тикшерү комитеты тикшерүләр башлады. Президент каршындагы кеше хокуклары буенча Совет җитәкчесе Михаил Федотов шушы колониядә булып китте. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова да үз сүзен әйтте. Колониянең 17 хезмәткәрен эштән читләштерделәр. Кыскасы, чистартулар башланды.

Сер түгел: хокук сакчыларына план куела: елына фәлән хәтле җинаятьчене тотарга. Ә инде планны үтәгәндә төрле чаралар кулланыла. Нинди ысуллар ярдәмендә тотасың син ул җинаятьчене, нинди ысуллар кулланып гаебен танытасың – анысы җитәкчелекне кызыксындырмый. Аларга иң мөһиме – саннар, план. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Һәм якын арада гына нәрсәдер үзгәрмәс тә әле. Үзгәрсен өчен бер полиция бүлеген генә чистарту җитми – системаны төбе-тамыры белән йолкып ыргытырга кирәк…

«Идел буе федераль округы тоткыннарыннан төрмәдә җәзаланулары турында елына 150ләп мөрәҗәгать кабул итәбез. 2000-2005нче елларда ничек җәзалаган булсалар, 2018дә дә шулай җәзалыйлар – зарланучы тоткыннар саны кимеми.

Төбәкләр буенча бүлеп караганда, иң күп зарлар Түбән Новгород, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстан Республикасыннан килә. Мари Илендә җәзалаулардан зарланучылар азрак. Ә менә Татарстан төрмәләрендә җәзалау ничек булса, хәзер дә шулай ук бар. Шул ук «Дальний»да җәзалаулар дәвам итә, хәзер инде яңа кешеләр җәзалый. Элекке кадрларны яңалары алыштырды бит. Түбән Новгородның Автозавод районы полиция бүлегендә җәзалау очраклары ачыклангач, бу бүлектә эшләгән 6 хокук сакчысын утырттылар. Алар урынына яңа хезмәткәрләр килде, ләкин алар да сабак алмаган – җәзалаулар турында хәбәрләр килеп тора».

Җәзалауларга каршы Комитетның тикшерү бүлеге җитәкчесе Сергей Бабинец

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Сәламәтлек каян килсен, сау булмагач илебез…»

Бу ай башында газетабызда «Ай-һай хәлләр: сәламәтлек» дигән темага бәйге игълан иткән идек. Шигырьләр бик күп килде: гомумән сәламәтлек турында да язгансыз, үзегезнең районнардагы сәламәтлек саклау системасы турында да. Нәтиҗә ясар чак җитте. Катнашучылар күп булса да, җиңүчеләр, гадәттәгечә, икәү генә. Бу юлы иң ошаган шигырьләр Актаныштан Зәйнәп Зәкиева белән Апастан Рәмзия исемле укучыларыбызныкы булды. Аларны котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.

Бәйгеләр тагын булачак әле, күзәтеп барыгыз!

Сәламәтлек саклау – изге бурыч,

Дип мактана безнең түрәләр.

Ә үзләре гарип балаларны

Дошманнары итеп күрәләр.

Авыру балаларны дәваларга

Акча җыя халык тиенләп.

Бюджет капчыгыннан акча чыкмый,

Бәйләгәннәр аны төенләп.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Тырышасың, тырмашасың,

дөньяны, әй, куасың,

җәмәгатең, бала-чагаң

сөенешеп куансын.

Уйлап та бер карамыйсың

сәламәтлек турында.

Башы эшләгән кешегә

ул – беренче урында.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Сәламәтлек саклау бездә бушка –

Рәхмәт җитәкчелеккә.

Ләкин хәзер кыйммәт йөри

«Бушлай» сәламәтлек тә.

Марзыя ҖАББАРОВА,

Балтач районы

Төчкергәч: «Сәламәт бул!» дип,

Сәламәтлек телибез.

Сәламәтлек каян килсен,

Сау булмагач илебез.

Зәйнәп ЗӘКИЕВА,

Актаныш районы, Мерәс авылы

Укол, дару төймәсе кыйммәт шул –

Аны һәммәсе яхшы белә.

Тишек кием киеп, мода, диеп,

Яланбаш та йөрисе килә…

Риза булып, нәфесне чикләргә

Кирәк, әлбәттә, берәр ысул.

Кешеләрне борчып, аһ-ваһ килеп,

Чирләп ятасы килми шул!

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Безнең район бүлнисендә

Эшли бик шәп табиблар.

Бер керәсең – җыелышта,

Бер керәсең – обедта.

Инде көч-хәл көтеп алып,

Каршысына басасың.

Бер күз дә салып карамый –

Куеп чыгара имзасын.

РӘМЗИЯ,

Апас районы

«Перестройка» дер селкетте

Авылларны, калаларны.

Роботларга әйләндерде

Гиппократ балаларын.

Чирләп китсәң, зәхмәт сукса,

Табибларга бару өчен

Кирәк бик күп акча, акча.

Күп акчасы булмаганнар

Хәер сорап җыя акча.

Яхъя ЮСУПОВ,

Башкортстан Республикасы, Бүздәк районы,

Картамак авылы

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии