- 31.05.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №5 (май)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Элеккеге Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһановның, 6 ел элек дип тәгаенләнгән (!) ришвәтчелектә, РФ ҖК 290 маддәсенең өченче өлеше буенча – 6 «призывник»тан 50 мең сумнан 130 мең сумга кадәр, барысы 610 мең сум акча алуда гаепләнеп, 2022нче елның 7нче октябрендә кулга алынып, шул ук көнне гаепләү белдереп СИЗОга җибәрелгәнен, 9 ай дәвамында тикшерү изоляторында утырганын, аннан соң Теләче район суды тарафыннан «Өй сагы»на чыгарылганын, судның барышы турындагы язмаларны газетабызда биреп бардык. Укучылар Алмаз Борһановның үзе язган «Тоткын язмалары»н да укыды, укучыларыбызның бу мәсьәләгә фикерләре дә күп булды. Ике елга сузылган тикшерү эше ниһаять ахырына якынлаша. 5нче апрельдә әлеге эш буенча фикер алышулар булды. 10нчы апрельдә, Ураза гаете көнне, Теләче район суды тарафыннан Алмаз Әгъзам улы Борһановка хөкем карары игълан ителергә тиеш иде. Ителгән дә булыр иде, тик яклаучы Олег Макаров судка үтенеч белән мөрәҗәгать итеп, гаепләү эшендә киткән төгәлсезлекләрне күрсәтеп, хөкем карарын кичектерүне һәм җинаять эшен тикшерү өчен кабат прокуратурага кайтаруны сорады. Ул моны тикшерү барышында киткән процессуаль бозуларга нигезләде һәм бу килеш чыгарылган хөкем карарының дөрес булмаячагын ассызыклады. Мондый төгәлсезлекләрне гаепләнүче Алмаз Борһанов та һәрчак искәртеп килде. Гаепләүче Казан гарнизоны хәрби прокуроры ярдәмчесе Жахонгир Абдулхаков, яклаучының үтенеченә нигезле итеп җавап бирү өчен, судтан тәнәфес сорады. Суд хөкем карарын 16нчы апрельгә кадәр кичектереп, гаепләнүчегә «Өй аресты»н ике айга озайтты.
Ә 16нчы апрель көнне суд кабат фикер алышулар игълан итте, эшне кабат тикшерүгә җибәрмәделәр. Дәүләт гаепләүчесе шул ук хөкем карарын игълан итте. Алмаз Әгъзам улы фикер алышуга әзер түгеллеген әйтеп, судтан аз булса да вакыт сорады. Яклаучы Олег Макаров Алмаз Әгъзам улы чыгышыннан соң сөйләячәген белдерде. Суд икенче яклаучы Руслан Джонд улы Игнатьевны тыңлаганнан соң, гаепләнүчегә әзерләнергә бер көн вакыт бирде. Ә 17нче апрель көнне Алмаз Борһановны, йөрәк өянәге белән «Ашыгыч ярдәм» алып китте. Бу вакытны суза икән, дип уйлаучылар да булыр, кызганычка каршы алай түгел. Бу нәселдә йөрәк авыруы буыннан буынга күчә. Энесе (урыны оҗмахта булсын) инфаркт белән мәңгелеккә китте, абыйсы күптән түгел йөрәгенә операция ясатты. Алмазның да бу беренче тапкыр гына авыртуы түгел. Ахыры хәерле булуын теләп, газета укучыларыбызның сораулары һәм борчылуларына җавап итеп, менә шул соңгы ачык суд утырышларында тыңланган, сөйләгәннәрне халыкка җиткерәм.
«МИНЕМ ГАЕБЕМ – ҮЗ ЭШЕМӘ САЛКЫН КАРАУДА...»
Юлга чыккансың икән, иптәшең үзеңнән яхшы булсын, дип кисәтергә яратабыз. Җиде кат үлчә, бер кат кис, дип тә өстәп куя халык. Тик күрәчәгең булса, ул хакта уйлап торасыңмыни, уйлар өчен эштән бушаган вакыты булдымы икән әле Алмаз Әгъзам улы Борхановның. Өч дистә елдан артык журналист булып эшләү дәверемдә, Алмаз Борһанов кебек бөтен җанын биреп эшләгән, солдатларны үз баласы күк кайгырткан, армиягә китүчеләрне үзләрен сакларга һәм хәрби хезмәткә өйрәткән, призывникларны армиягә дога белән озаткан, һәр җомга саен алар өчен мәчеттә дога укыткан, һәр солдат белән элемтәдә торган, хәрби частьләргә барып аларның ничек хезмәт итүен белешкән, җәмәгатьчелек белән үзен аямый эшләгән, патриотик тәрбиягә зур урын биргән хәрби комиссарны үземнең дә күргәнем булмады. Болай да эшләп була икән, дип еш яздым. Тырышлыгы, яңа эш алымнарын кулланып эшли белүе нәтиҗәсендә республикада беренче иде ул. Республикада гынамыни, Русиядә аның кадәр эшләгән булдымы икән?! Халык та, әти-әниләр дә, солдатлар да канәгать иде аның эшеннән. Казан гарнизоны хәрби прокуроры ярдәмчесе Жахонгир Эркинжон улы Абдулхаков фикер алышуны башлап, судтан гаепләнүчегә гомуми режимдагы 10 ел колония, 2 миллион сум штраф, хәрби дәрәҗәсеннән мәхрүм итүне сорагач, «Үз-үзен онытып, бар тормышын хәрби хезмәткә багышлаган өчен хөкем итәләр түгелме соң ...», дигән уй бәгырьне телде. Әле дә тынгы бирми. Бүгенге көндә ни гаиләсе, ни йорты, ни машинасы, ни тотарга акчасы юк бу ришвәт алуда гаепләнүченең. Нинди акча... бурычтан гайре берние дә юк. Беренче группа инвалид әнисе, балигъ булмаган балалары бар тагын. Ә Алмаз Әгъзам улын армия хезмәтен үтмәгән призывникларга ялган, бер җирдә дә эшкә ярамаган хәрби билетлар ясап сатуда, ришвәт алуда гаепләп, бер сөйләгәндә бер төрле, икенчесендә икенче төрле (әйтүләре буенча аларны куркытканнар) сөйләгән призывникларның күрсәтмәләре нигезендә генә хөкем итәргә җыеналар. Ришвәт алганны раслый торган видео да, аудио да, тамгалап кертелгән акчалар да, җинаять эшен раслый торган бернинди дә кире каккысыз дәлил юк. Башка сыярлык түгел. Төп шаһит булып күрсәтмә бирүче – мобилизация бүлегенең элекке башлыгы Фәнил Сафиуллин үзе җинаятьче, ул үз гаебен тулысынча таныган инде. 2018-2021нче елларда армиягә чакырылырга тиешле егетләргә ришвәт бәрабәренә хәрби билет алуга ярдәм иткәнен дә күптән сөйләгән. Казан шәһәренең Вахитов районы суды аны өч елга сынау срогы белән, дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итеп, капитан дәрәҗәсен калдырган. Менә шул төп шаһит әйтүенчә, ришвәт акчасын хәрби комиссар Борһанов үзе алган, ә билетны әзерләп тапшыруны үзенең урынбасарына, аңа – Фәнил Сафиуллинга тапшырган. Ә ялган хәрби билетларны ничек әзерләүләре хакында судта күрсәтмә биргәндә элекке бүлек башлыгы бик тәфсилләп сөйләде. Түбәндәге схема буенча эшләгәннәр, хәрби билет бланкында чакырылучының мәгълүматлары һәм В категориясе (хезмәткә чикләнгән яраклы) язылган. Әлбәттә бу категорияне бирү турында чакырылыш комиссиясенең бернинди карары да булмаган. Ә хәрби комиссариат базасына ялган хәрби билетлар чынлыкта армия хезмәте үтеп кайткан кешеләрнең хәрби билетлары номерлары белән куелган. Чөнки хезмәт итүчеләр хәрби билетлары югалуы турында «гариза язганнар», ялган гаризаны да үзләре сырлаганнар һәм аңа билет бирергә дип кул куелган. Ә дубликат – хәрби билет акча түләүче призывникка бирелгән, фотосурәте дә табылган. «Хәрби билетны биргәндә, бер җирдә дә, бер кемгә дә, эшкә урнашканда да күрсәтмәгез дип әйтеп бирделәр», – дип сөйләде судта аны сатып алучы призывниклар. Судья Айрат Гыймранов алардан «Бу сездә бер дә шик уятмадымы, күрсәтергә ярамаган хәрби билетны алганда сорау тумадымы, кибеттән телевизор сатып алып, аны карамагыз, дигән күк булган бит инде бу. Эшкә ярамаган билет сезгә нәрсәгә кирәк булды?», дип тә сорап карады. Җавап булмады. Ә хәрби билетларны сатып алу өчен призывникларның акчаны кайдан ничек юнәтүләре белән кызыксынгач, алар сөйләшеп куйган күк судта бер төслерәк җавап бирделәр. Мәктәптә укыганда ук колхозда эшләп акча җыйганнар, көтү көткәннәр. Балаларының хәрби билет сатып алырга йөз меңләп акча җыюын әти-әниләр белмәгән. Белгәннәре дә дәшмәгән. Күрсәтмә бирү шулайрак барды. Инфляция, акчаның кыйммәте югалу онытылып торды. Төп шаһитның чыгышын тыңлаганнан соң да судья байтак сораулар бирде, ачыкланмаган нәрсәләр җитәрлек иде. Шикләнерлек җирлек тә бар, карта өстенә карта тотылган, хезмәт хакыннан тыш, ул карталарга бер-бер артлы күчерелгән акчаларның күләмле булуы һәм төп шаһитның буталган җаваплары. Фикер алышканда яклаучы Руслан Джонд улы Игнатьев та картага күчерелгән акчаларның призывникларның билет сатып алган вакытына туры килгәнен тагын бер кат искәртте. Экспертиза нәтиҗәсе дә хәрби билетларга куелган имзаның Алмаз Әгъзам улы Борһановныкы булмавын раслаганын да әйтте.
Фикер алышканда гаепләнүче үзе дә, яклаучылар да тикшерү эшенең хәрби комиссар Алмаз Борһановның тиешле органнарга мөрәҗәгать итүеннән соң башланганына басым ясадылар, ул хәрби комиссариатта законсыз рәвештә бирелгән билетлар табылуын аңлап, бу фактны тикшерүне сораган. Тик тикшерү эше гаепле кешегә түгел, хәрби комиссарның үзенә башлана һәм ул инде ике еллап дәвам итә. Ялган билетлар ничек табылганын, кемнәргә мөрәҗәгать иткәнен, нинди номерлы хәрби билетларның ялган икәнлеген Алмаз Борһанов бөтен нечкәлекләре белән судка җиткереп, «Бу үтенеч минем гаепсез булуымны раслаучы дәлил иде, тик дәүләт гаепләүчесе нигезсез рәвештә аны канәгатьләндермәде», – диде. Байтак җаваплы кешеләрнең фамилияләре саналды, аларны язып тормыйм. Суд бу мәгълүматны да тыңлады. «Минем гаебем ришвәт алуда түгел, җәмәгать эшләренә күп вакыт биреп, кул астымда эшләүчеләргә артык ышанып, төп эшемә салкын карауда», – диде Алмаз Әгъзам улы. Бу юлы фикер алышудагы сәгать ярымлык чыгышында ул шулай ук көч хезмәткәрләре тарафыннан үзенә һәм улына басым ясалуын да белдерде. «Агымдагы елның февраль аенда минем яклаучым Олег Макаровка хәрби прокурор ярдәмчесе Жахонгир Эркинжон улы мөрәҗәгать итеп, минем белән сөйләшүне сорый. Ул минем ТР хәрби комиссары генерал-майоры С.Н.Погодинга, полковник погонын алу өчен, 500 мең сум ришвәт бирүем хакында язарга куша. Мин әләк язган очракта, ул судтан миңа җәзаның җиңелрәк төрен сорап, офицер дәрәҗәсен калдырачагын әйтә. Мин билгеле ризалашмадым, һәм полковник званиесен үземнең хәләл хезмәтем белән алуымны аңлаттым. Монысына риза булмагач, 28нче февральдә гаепләүче минем яклаучым белән сөйләшеп, Погодинга каршы кабат ялган күрсәтмә бирүемне сорый. Язмасам, ул миңа судтан иң зур срок сораячагын һәм хәрби дәрәҗәмне алачакларын әйтә. Шулай ук ул хәрби прокуратураның мине СВОга җибәрергә каршы булачагын да җиткерә. Риза булмаган очракта, төрмәдә озак утырачагымны искәртә. Нәрсә язасымны белмәсәм дә, бу юлы ризалаштым. Аннан соң ялган документларны ничек әзерләүләрен бик беләсем килде. Гаепләүче минем яклаучыдан башка гына килүемне һәм республиканың элекке прокурорына ришвәт бирүем хакында язуымны сорады. Мин аннан «Дәлилсез килеш минем ришвәт бирүем хакында язган күрсәтмәнең мәгънәсе булырмы соң?», – дип сорадым. Ә ул мине гаҗәпкә калдырды. «Сез менә призывникларның үзегезгә акча бирмәүләрен, үзегезнең гаепсез булуыгызны раслый алдыгызмы?», – диде. Чынлап та минем гаепсез икәнемне раслау өчен, шаһитләрне чакыруны сорап судка мөрәҗәгать иткән үтенечләремне тикшергәндә, дәүләт гаепләүчесе гел каршы килде. Мине нәкъ менә шул рәвешле каралттылар, түбәнсеттеләр, эштән чыгардылар, нахак яла яктылар, 9 айга тикшерү изоляторына яптылар. Очрашуга килгәч, минем исемнән ялган аңлатманы гаепләүче үзе язды, мин янәшәсендә телефонда уйнап утырдым. Ике нөсхәдә язылган әләкне минем исемнән язып бетергәннән соң, дәүләт гаепләүчесе укытты, имза куйдыртты. Берсен алып өйгә кайттым. Кайткач тагын бер кат укып чыктым да яклаучыма шалтыратып, бу күрсәтмәдән баш тартуымны әйттем. Гаепсезгә үземне дә, кешене дә каралтасым килмәде. Шуннан соңгы 25нче мартта узган суд утырышында мин улым Рамазанның Казан танк училищесының икенче курсында укуын, кызымның да хәрби училищега керергә җыенуын һәм аларның карьерасын бозмас өчен, СВОга китәргә җыенуымны белдердем. Мине анда көткәннәрен, чакырып хәбәр җибәргәннәрен әйттем. Хет тикшерү изоляторыннан, хет төрмәдән, погоннарны алган очракта да, барыбер бер ел дәвамында һичьюгы солдат булып сугышка китәчәгемне җиткердем. Хәрби дәрәҗәм калган очракта миннән күбрәк файда булачагын, хәрби хәрәкәтләрдә катнашуым сәбәпле, тәҗрибәм җитәрлек булуын да судка аңлаттым. Ә 2нче апрельдә яхшы, бик яхшы билгеләренә генә укыган, өйләнгән улым борчылып миңа шалтырата. Хәрби училище офицеры аның белән сөйләшкән, җәйге сессиядә аларга, имтиханнар бирә алмау сәбәпле, мине училищедан куарга кушканнар, ди. Офицер нилектән мондый күрсәтмә булуын аңламаган. «Әти аркасындадыр, аңа карата суд процессы бара», – дигән улым. Мин тикшерү изоляторыннан «Безнең гәҗит»кә мәкалә язган идем. «Әгәр дә икенче төрле эчтәлектәге гафу үтенгән мәкаләм язылса, ышанмагыз. Анысын миңа, минем балаларыма, туганнарыма басым ясап, куркытып яздыртканнар икән, дип уйларсыз...» дип искәрттем. Менә ул көн килде. Бер гаепсез улыма басып ясыйлар. Минем ачуым чыкты, кеше исемен йөртеп тә, кайбер адәмнәр үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен дәүләтнекеннән өстен куялар түгелме? Улым булачак офицер, Ватанны саклаучы. Илдә махсус хәрби операция бара, Русия армиясенә офицерлар җитми. Бу – хәрби җинаять. Улым әлеге факт буенча хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә җыена, дип залда утыручы журналистлардан бу хакта язуны сорады. «Мин аңлый алмыйм, әгәр дәүләт гаепләүчесе минем гаебем тулысынча расланган дип әйтә икән, нигә миңа, минем якыннарыма басым ясап, мине сындырырга тели. Хөрмәтле суд, минем күрсәтмәләрем дөрес түгел, ә ришвәт бирүчеләрнең күрсәтмәләре дөрес дип уйларга бер нинди нигез юк. Гаепләү ягы суд утырышында шаһитләрнең, шул исәптән ришвәт бирүчеләрнең дә күрсәтмәләре дөрес икәнлекне раслаучы кире каккысыз дәлилләр тәкъдим итмәде. Бөтен гаепләү эше, шаһитләрның төгәл булмаган күрсәтмәләренә генә нигезләнә. Фаразлау буенча гына хөкем итү закон таләпләренә каршы килә...» – дип, үзенең бернинди ришвәт алмавын һәм гаепсез булуын әйтеп тәмамлады Алмаз Борһанов фикер алышудагы чыгышын. Аннан соң ике яклаучы да бәйнә-бәйнә дәлилләр китереп, аларга карата үз мөнәсәбәтләрен белдереп, Алмаз Әгъзам улы Борһановның гаепсез икәнлеген күрсәтеп, судтан аны аклауны сорадылар. «Армиядә хезмәт итәргә теләмәгән, хәрби комиссар вакытында Алмаз Борһанов эзләтүгә биргән (дәлилләре бар) призывникларның ялган күрсәтмәләре, һәм аңа ачулы төп шаһитнең күрсәтмәләре нигезендә генә хөкем карары чыгарылса, ул дөрес булмас. Гамәлдәге офицерны, СВОга китәм дип максат куйган офицерны, төрмәгә ябып куйсак, безне кемнәр генә яклар соң?» – дип тә фикерен җиткерде яклаучы Руслан Игнатьев үз чыгышында.
КАРАНЫҢ КАРА ТҮГЕЛЛЕГЕН НИЧЕК РАСЛАРГА?
Әле бу эше өчен акланган очракта да, эш бетте дигән сүз түгел. Мәскәү хәрби тикшерүчеләре тарафыннан алып барылган тагын бер тикшерү эше дәвам итә. Анысы буенча 25 призывниктан ришвәт алу шикләнелә. Монысын Алмаз Борһанов үзе генә дә башкармаган, төркем белән берлектә оештырган имеш. Һәм бу икенче эш тә прокуратура белән хезмәттәшлек итүче хәрби комиссариатның элекке хезмәткәре Фәнил Сафиуллин биргән мәгълүматлар нигезендә кузгатыла. Күргәнегезчә, очы-кырые күренмәгән гаепләү дәвамлы. Тик менә үзеңә ягылган нахакны, караның кара түгеллеген ничек аңлатырга? Сине ишетергә теләмәсәләр нишләргә?
«МЕДАЛЬЛӘРЕМ ГАЕПСЕЗЛЕГЕМНЕ ИСБАТЛАР ӨЧЕН КИРӘК БУЛЫР ДИП УЙЛАМАДЫМ»
Берничә суд утырышына Алмаз Борһанов медальләре тагылган парад формасын киеп килде. Әле бу киемне кияргә минем хокукым бар, диюенә дә, атлаган саен медальләрнең чыңлавына да җан әрнеде. Горурланасы, сокланасы, югыйсә. Берсен дә сатып алмаган, тир түгеп, кан коеп алынганнар.
– Саклану Министрының почет грамотасы,
– РФ Герое, Саклану министры С.К. Шойгу исеменнән исемле сәгать (РФ Оборона министрлыгының 27.12.2017 елгы 821нче боерыгы),
– Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен «За укрепление боевого содружества» медале,
– 2003нче елда Грузия – Осетин низагында тынычлык урнаштыручы катнаш гаскәрләр составында була ул.
– «Кавказдагы хезмәте өчен» билгесе,
– Саклану Министрлыгының «Хезмәттәге батырлык өчен» медале,
– Үзәк хәрби округы гаскәрләре командующиеннан бирелгән грамоталар,
– Үзәк хәрби округы гаскәрләре командующиеның 2012нче елның 16нчы апрелендәге 79нчы боерыгы белән «Хезмәттәге казанышлары өчен» («За заслуги») билгесе,
– Коры җир гаскәрләре баш командующиеның 20.11.2014нче елның 1нче боерыгы нигезендә «Коры җир гаскәрләре хезмәтендә аерымлык өчен» ( «За отличие в службе в Сухопутның войсках») медале,
– ТР Президентының Рәхмәт хаты,
– ТР Президентының «Фидакарь хезмәт өчен» медале,
– ТР мөфтиенең Рәхмәт хаты...
Бүләкләр исемлеген язып та бетерә торган түгел, болары дәрәҗәлерәкләре. Ә үзеңнең гаепсезлегеңне яклар өчен бизмәнгә салгач, бәясе булырмы бу батырлык, бу тырышлыкның?! Әллә бөтенесенә дә күз йомып, кемнеңдер заказы үтәлерме? Беренче тапкыр фикер алышкандагы чыгышын тәмамлар алдыннан «Мин моның заказ икәнлеген, һәм кем тарафыннан бирелгәнен, үземне ни көткәнен беләм... – диде Алмаз Әгъзам улы – Шунысына куанам, больницада дәваланырга туры килде, минем белән исәнләшәләр, миңа хөрмәт бетмәгән, халык барын да аңлый...»
Ә халык, Тукаебыз әйткәнчә, зур ул. Татарның мәшһүр язучысы Габдрахман Әпсәләмовча әйтсәк: «Халыктан акыллы кеше булганы юк әле». Язмамда тагын бер мәртәбәле шәхес – Вахит Имамовның «Халык күтәргән кешене җиргә ташлау авыр ул» дигән сүзләрен искәртәсем килә.
ХӨКЕМ КАРАРЫ
Ит яхшылык– көт яманлык
25нче апрель көнне Теләче район суды, Арча хастахәсендә дәваланып чыкканнан соң, элекке хәрби комиссар Алмаз Борһановка карата кузгатылган җинаять эшен кабат карады. Икенче тапкыр үткәрелгән фикер алышуны дәвам итеп, Алмаз Борһанов белән аның яклаучылары Олег Михаил улы Макаров һәм Руслан Джонд улы Игнатьевның төпле фикерләрен тыңлады. Гаепләнүченең шул соңгы утырыштагы чыгышына тукталасым килә.
– Хөрмәтле суд! Мин элекке фикер алышуда барын да сөйләдем, суд барышында җибәрелгән төгәлсезлекләрне күрсәттем. Яклаучыларымның да сөйләгәннәре белән тулысынча килешәм. Алар да бу эштәге кимчелекләрне күрсәтеп, минем гаебем юклыкны әйттеләр. Мин призывниклардан ялган билет бирү өчен акча алмадым. Үземнең чыгышымда үзем башкарган эшләрем, бүләкләрем хакында сөйләдем. Мактаныр өчен түгел, үземнең гаепсез булуымны, илгә ничек хезмәт итүемне күрсәтәсем килде. Акча алу түгел, хәрби комиссариатта башкарылган төзекләндерү эшләренә киресенчә мин үз акчамны да тоттым. Армиягә призывниклар җибәрү планын һәрвакыт үтәп килдем. Булды шундый вакытлар, республика буенча призывниклар җибәрү планына өзеклек кертмәс өчен, мин үзебезнең районнардан призывникларны җибәрдем. Оят булса да, мин судтан шартлы хөкем бирүегезне сорыйм. Максатым хөкем ителүче статусын алып, хәрби операциягә чыгып китү. Яклаучыларым минем үтенечем белән тиешле оешмаларга мөрәҗәгать иттеләр. Хәрби прокуратурадан кала башкалар мине СВОга җибәрергә каршы түгел. Мин прокуратураның ни өчен каршы булуын яхшы аңлыйм, мин алар кушканны тыңламадым. Гаебемне танымадым, кешеләргә нахак яла якмадым. Минем гаебем бары эшемә салкын карауда. Мин бу хакта да сөйләдем. Соңгы сүзем итеп, судка рәхмәт әйтәсем килә. Эшкә җитди каравыгыз, кешелекле булуыгыз, аңлавыгыз өчен рәхмәт. Җитәкче булып эшләгән чорда мин төрле кешеләрне, җитәкчеләрне, аларның эшкә карашын күрдем. Чагыштыра алам, – дип тәмамлады үз чыгышын Алмаз Әгъзам улы.
Шул ук көнне Теләче район суды Татарстанның Арча һәм Әтнә районнарының элекке хәрби комиссары Алмаз Борһановка хөкем карары чыгарды. Суд Алмаз Әгъзам улын хәрби билетлар бирү өчен ришвәт алуның алты эпизоды буенча гаепле дип табып, 3 ел да 6 айга гомуми режимлы колониягә хөкем итте. Шулай ук район суды Алмаз Борһановны, азат ителгәннән соң, өч ел дәвамында хакимият вәкиле вазифаларын биләү хокукыннан мәхрүм итте һәм аннан 610 мең сум алынган ришвәт суммасын дәүләт файдасына кайтаруны сорады... Элекке хәрби комиссарны суд залында ук сак астына алдылар.
«БИК ЗУР «УДАР» БУЛДЫ БУ»
Хөкем карарын тын да алмыйча тыңладык. Бугазга төер утырды. Кичерешләр төрле. Һәр суд утырышына килеп йөргән ветераннарга да авыр иде. Алар да үз фикерләре белән уртаклашты: Фото текст:
Ильяс Маннап улы Рәхмәтуллин, хәрби көчләр ветераны. Көньяк флотта хезмәт итүче:
– Нәрсә дип әйтергә дә юк монда. Аек акыл белән уйлаганда, суд дәүләт гаепләүчесе сораган ун елны бирмәде. Погонын да алмады, бу зур сөенеч. 2 миллион штрафы да булмады. Бу статья өчен моннан да ким бирә алмыйлардыр. Бер караганда артык куркыныч түгел. Куанырга сәбәпләр бар, дип әйтәсем килә. Апелляция язган очракта, бәлки акларлар да иде. Күреп торасыз, кире каккысыз дәлилләр юк. Кеше сүзе белән генә хөкем иткән очракта, һәркемне тотып утыртырга мөмкиннәр. Икенче ягын уйласаң, әле моның белән генә эш бетмәде. Ахыры түгел. Хәтәре алда. Анысында 26 эш. Төркем белән караласы. Аллаһы Тәгалә хәерлесен насыйп итсен, дим.
Раят Равил улы Җаббаров, хәрби пенсионер, отставкадагы прапорщик, хуҗалык бүлеге начальнигы булып хезмәт иткән:
– Бәлагә юлыксаң, күпме эш эшләсәң дә, яхшы теләктә булсаң да, хәрби частьларга кадәр солдатлар янына йөрсәң дә, күпме батырлык күрсәтсәң дә, берсе дә исәпкә алынмый икән. Бер ялгышыңны табып, барлык ирешкән уңышыңны юкка чыгаралар. Дусларның да чынын, ясалмасын аерып бирде бу очрак. Авыр вакытта һәр кеше үзе белән үзе торып кала икән. Без, хәрбиләр, аңа әхлаки яктан көч бирергә тырыштык, Алмаз Әгъзам улының башкарган эшләрен алай гына юкка чыгарып булмый. Дөрес тә булмас иде. Шартлы хөкем көткән идем. Алай булса, әле илгә күпме файда китерә ала иде. Ул бит яшьләр белән дә, өлкәннәр белән дә бердәй эшли белә. Төрмә, диделәр. Минем өчен дә, безнең өчен, күпләр шулай кабул итәр, бик зур удар булды бу. Инде безнең оешма да таралыр. Тагын бер эше барлыгын уйларга куркыта. Әнисенә сабырлык, сәламәтлек телим. Алмаз Әгъзам улына Аллаһ ярдәм итсен. Балаларының рухы сынмасын. Алар да хәрби һөнәр алырга җыеналар иде бит.
Фәрит Мөхәммәтгали улы Шаһиев, лаеклы ялдагы ветеран, төзекләндерү эшләренә ярдәм итүче.
– Без көткәнчә үк булмаса да, начар димәс идем. Погоны калды. Монысын зур куаныч дип саныйм. Штраф артык зур түгел. Ничә ел эшләмәгән кеше өчен монысы да бик мөһим. Һәр тиен исәптә вакыт. Түзмәслек түгел. Икенче эше өчен куркам. Мәскәү тикшерүчеләре ни дияр. Хәтәре алда күк. Ә судка хөрмәт калды. Судья Айрат Вәдүт улы объектив булды, кешелекле. Шаһитлардан сорау алганда да ачыклап бетерми туктамады. Бу статья өчен хөкем карары түзәрлек кебек. Алдагысы хәерле булсын.
«ЯВЫЗЛЫККА ЗАКОН ЮК ИКӘН»
Зимфира Гыйният кызы Борһанова, 80 яшь. 1 группа инвалид. Алмаз Әгъзам улының әнисе. Ветеран укытучы.
– Бер генә ана да баласының бу хәлләргә төшүен теләмәс. Бөтен тормышын хәрби эшкә багышлаган кешенең эшенә бәя төрмә булыр дип берәү дә уйламас. Ришвәтче дип ярлык тактылар. Кем аның кулыннан тоткан, кем күргән, күпме гайбәт сөйләделәр. Урам сүзе белән ике ел буе азапладылар, чирләтеп бетерделәр, гөнаһларга, бурычларга батырдылар. Явызлыкка, шакшылыкка, хөсетлеккә, ялганга, юкны бар итүчегә закон юк икән. Акча бөтенесен хәл иткән заман. Кайда икән ул хаклык? Безнең өлешкә тигән бу хәсрәтне күтәрергә, улымны көтеп алырга көчем, гомерем җитәрме? Бер Аллаһ белә. Бик куркыныч җинаятьчене хөкем иттек, дип сөенүчеләр дә бардыр. Сөенмәгез. Бүген бездә булса, иртәгә сездә булыр. Ана йөрәгенең ничек телгәләнгәнен, өзгәләнгәнен җиткерә торган сүзләр әле табылмаган. Берәүгә дә рәнҗемәскә Аллаһы Тәгаләдән көч сорыйм. Һәркемнең үз чираты, һәркемнең үз газизләре... Аллаһ үзе дөресләр. Улымны да Аллаһка тапшырам, Явызлардан, хәвеф-хәтәрдән Үзе сакласын, рухын сындырмасын. Алмазга авыр вакытта терәк булган, изге теләктә торган һәркемгә чиксез рәхмәтлемен. Бала хәсрәте күрми яшәгез! Хагыннан, нахагыннан Аллаһ Үзе сакласын.
Сүрия МИНГАТИНА,
Олы Әтнә, Теләче, Олы Әтнә
Комментарии