Балаларны кемнән саклыйсы?

Балаларны кемнән саклыйсы?

Узган җомгада Дәүләт Думасында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иминлекне саклау турында сөйләштеләр. Хакыйкать бер – Казан, Пермь, Ульян, Ижаудагы кебек һөҗүмнәргә юл куярга ярамый, балаларның иминлеген тәэмин итәргә кирәк. Ләкин «ничек итеп?» дигәнгә һәркемнең үз җавабы.

«Хәзерге заман шартларында белем бирү йортларында иминлек» дигән темага түгәрәк өстәлне Дума сайты онлайн күрсәтте (duma.gov.ru). Анда Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр, Мәгариф министрлыклары, Генпрокуратура, Тикшерү комитеты, Росгвардия, Урыс православ чиркәве, ата-аналар берләшмәсе, Дума комитетлары вәкилләре катнашты. Моның ише җыелышларны берәр фаҗига булганнан соң оештыруларына күнеккән без. Бу юлы фаҗигане көтеп тормадылар. Хәер, булган фаҗигаләрдән соң да тиешле чараларны күреп бетерделәр, дип әйтә алмыйбыз бит әле. 2021нче елның 11нче маенда Казанның 175нче гимназиясендә булган атыштан соң белем бирү йортларында күпсанлы тикшерүләр үтте, бөтен мәктәп һәм бакчалар һәвеф төймәләре белән җиһазландырылган, дип хисаплар тотылды. Коралга ия булучылар тикшерелде, Федераль законга үзгәреш кертелде, корал тотуга лицензия алу кагыйдәләре катгыйланды. «Колумбайн» хәрәкәте террористик дип табылды һәм Русиядә тыелды. Ләкин болар гына ярдәм итмәде: 2022нче елның 26нчы сентябрендә шундый ук хәл Ижауның 88нче мәктәбендә кабатланды, 18 кеше, шул исәптән 11 бала һәлак булды, 20дән күбрәк кеше яраланды. Әлбәттә, бу очрактан соң да тикшерүләр үтте. 88нче мәктәп ремонттан соң быел февральдә ачылды да инде. «Коммерсантъ» язганча, хәзер мәктәпкә теләсә кем керә алмый, капкага домофон куелган, каравылчы анда кем шалтыратканын күрә һәм белгән кешеләргә генә ишекне ача. Эчкә кергәч тә әйләнмәле система тора, аны ачкыч-карта белән генә ачып кереп була. Шулай ук мәктәпнең эчендә дә, тышкы ягында да видеокамералар куелган, хәбәр бирү системасы яңага алыштырылган – гадәттән тыш хәл була калса, сирена тавышы мәктәпнең һәр почмагында ишетеләчәк, ди. Ләкин бөтен мәктәпләрдә дә мондый шартлар юк. Уку йортларында иминлек проблемасы авырткан урын булып кала бирә. Шуңа да аны хәл итү буенча нинди тәкъдимнәр әйтелер икән дип, утырышны карадык.

Өч сәгать дәвам иткән сөйләшү барышында төрле фикерләр яңгырады. Иминлек буенча комитет рәисе Василий Пискарев соңгы елда корал әйләнеше турындагы законга 20 үзгәреш кертелгәнен әйтте. Аның урынбасары Эрнест Вәлиев кораллы адәмнәрне ничек белем бирү йортына үткәрмәү турында түгел, алар үтеп керсә, нәрсә эшләп булуы турында фикер йөртте: «Шушы көннәрдә гадәттән тыш хәлләр министры белән күрештек. Ул гади һәм күп чыгым таләп итми торган ысул әйтте: һәр класста полиция килеп җиткәнче саклану, баррикада ясау мөмкинлеген булдырырга кирәк. Белем бирү йортларын төрмәгә әйләндерергә тиеш түгелбез. Ләкин без балаларның иминлеген тәэмин итәргә тиеш», – диде ул. Ничек икәнен генә әйтмәде. «Тиеш» икәнен без дә беләбез лә ул, ләкин корал тотып килүчеләрне «тиеш» кенә туктатып калмый шул.

Исәп-хисапны Мәгариф министры урынбасары Андрей Корнеев ясаган: террорчылыктан саклану таләпләрен үтәр өчен төбәкләрдәге белем бирү йортларына 42 млрд сумга якын акча бүлеп бирергә кирәк икән. Бу шул ук камералар, һәвеф төймәләре, металл эзләгеч рамалар урнаштыру өчен инде. «Әлегә хөкүмәтнең бюджетны проектлау комиссиясендә хуплау тапмыйбыз», – диде Корнеев. Белем бирү йортларының 90 проценты – төбәк яки муниципалитет карамагында, димәк, федераль бюджеттан көтеп ятмасыннар, губернаторлар үзләре түләсеннәр, дигән фикер ишетелде Думаның мәгариф буенча комитетыннан. Гомумән, комитет рәисе Ольга Казакованың төп тәкъдиме: мәктәпләрдә директорның куркынычсызлык буенча урынбасары эшен еш кына завучлар башкара, бу эшкә аерым кеше булырга тиеш. «Һәр эш өчен аерым структура үрчетергә кирәкми, алай итсәк, бернинди бюджет та җитмәячәк», – дип, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова аңа каршы төште. Аның үз тәкъдиме: иминлек чаралары төгәл итеп язылган бердәм кодекс булдыру.

Генпрокуратура вәкиле Ирина Ребрина социаль объектлар белән килешү төзүче ЧОПларга (шәхси сак оешмалары) стимул мәсьәләсен уйларга кирәк дип саный. Хәзерге вакытта ЧОПлар социаль оешмалар белән эшләргә теләми, чөнки анда аз түлиләр. Шуңа да мәктәпләрдә вахтада еш кына әби-бабайлар утыра. Фаҗигаләрдән соң бу темага бәхәсләр күп булды. Ирина Ребрина фикеренчә, категориясенә карамастан, барлык белем һәм тәрбия бирү оешмаларында да каравыл булырга тиеш. Хәзер бу эш категориягә карап оештырыла. Бала саны күп булмаса, һәвеф төймәсе белән генә чикләнәләр, каравылчы ставкасы бирелми. Ребрина 2022нче елның 26нчы апрелендә Ульянда булган фаҗигане искә алды. Фаҗигагә бер ай кала балалар бакчасының категориясен төшергәннәр, вахтада кеше утырмаса да була, тәрбиячеләр үзләре дә күз-колак була ала, дип тапканнар. 26сы көнне корал тотып килгән ир-ат бер каршылыксыз бакчага үтеп керә, ике баланы һәм тәрбиячене атып үтерә. Һәвеф төймәсе ярдәм итми.

Шулай ук Генпрокуратура вәкиле психик яктан сәламәт булмаган кешеләр турында мәгълүматны Эчке эшләр министрлыгына җиткереп бару тәкъдиме белән чыкты. Моңа Тикшерү комитеты вәкиле Виктор Свечинов та кушылды: «Әгәр кеше инде һөҗүмне башлаган икән, хәзер монда без сөйләшә торган чаралар корбаннар санын киметергә генә ярдәм итәчәк. Җинаятьчене белем бирү йорты ишек төбенә килеп җиткәнче үк туктатып калырга кирәк. Психик тайпылышлары булган кешенең һөҗүм әзерләгәнен күрсәтә торган билгеләр бар», – дип чыгыш ясады ул.

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Мария Кольцова белем бирү йортларында каравыл постын ядрә ватмый торган пыяла белән тышларга тәкъдим итте. Гаилә, аналарны һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча патриарх комиссиясе рәисе Федор Лукьянов проблемага башка яктан карады: сатанизм хәрәкәтен тыярга кирәк, мондый фаҗигаләрнең килеп чыгуында «шайтан коткысы» гаепле, дип белдерде. Гаҗәп: компьютер уеннарын тыярга кирәк, дип әйтүче булмады. Ә бит Казан гимназиясендәге фаҗигадән соң ул вариант та каралган иде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Ринат Еникеев белем бирү йортларын террордан саклау мәсьәләләре белән генә шөгыльләнәчәк аерым дәүләт органы булдыру идеясен җиткерде. Сенатор Лилия Гомәрова моңа да каршы чыкты: «Нәрсәгә безгә тагын аерым орган?»

Тәкъдимнәр һәм фикерләр күп әйтелде. Белем бирү йортларын террордан саклау буенча бердәм стандарт кирәк, дигән тәкъдим барысының да кисешү ноктасы булды. Яңалык түгел: Путин Казан гимназиясендәге фаҗигадән соң ук шундый бердәм стандарт булдырырга кушкан иде инде.

Сүз азагында. Балаларны террордан саклау буенча чаралар күп тәкъдим ителде, ә менә Мәскәүдәге кебек очракта ничек булырга? Бу елның 7нче февралендә Мәскәү янындагы Химки мәктәбендә 5нче класста укучы 11 яшьлек кыз классташына 126 тапкыр (!) пычак белән кадаган. Әллә кайда урамда караңгы тыкрыкта эшләмәгән ул моны, тәнәфестә мәктәп бәдрәфенә чакырган да кызга ташланган. Аннары классына кереп, «Мин С.ны үтердем», – дип әйткән, укытучылар шулай итеп кан эчендә яткан кызны табып алган, ашыгыч ярдәм чакырткан. Бәхеткә, бала исән калды, тик хәзер аңа озакка сузылган тернәкләнү узарга туры киләчәк. «Мел» зыян күргән кызның әнисе сүзләренә сылтама ясап язуынча, хирурглар тернәкләнү өч елга сузылырга мөмкин, дигән. Ярый әле баланың эчке органнарына зыян килмәгән, тик физиотерапия, косметология һәм пластика белән бәйле тернәкләнү көтелә. Тәнендәге, битендәге яра җөйләреннән бөтенләйгә котыла алырмы – анысын вакыт күрсәтер, дигәннәр. Шулай ук битендәге нервларга җитди зыян килгәнме икәнен дә хәзер үк әйтеп булмый, мускуллары өзгәләнгән, битнең яраланган ягы хәзергә хәрәкәтсез, ди. Ә кызның психологик хәле кайчан рәтләнер – анысы тагын да тирәнрәк мәсьәлә.

«РИА Новости» язуынча, зыян күргән кызның әти-әнисе мәктәптән 20 млн сум компенсация таләп итә. Сүз уңаеннан, пычак тотып килгән кызның әнисе дә белем бирү йортын гаепле итеп калдырды. Ул хәтта телевидениедә чыгыш ясарга да өлгерде инде.

Иң куркынычы: мондый хәлләр Русия мәктәпләрендә көн саен диярлек булып тора. Менә узган атнада булган хәлләр. Мәскәүдә 17 яшьлек өлкән класс кызы тәнәфестә классташ егете белән талашкан һәм аның аркасына пычак кадаган. Күп кан югалтса да, егет исән калган. Кызны психиатрия бригадасы алып киткән. Икенче очрак: Мәскәү янындагы Реутов шәһәре мәктәбендә хезмәт дәресендә 15 яшьлек ике малай арасында низаг килеп чыккан, берсе җыела торган пычагын алып, икенчесенә кадаган. Бәхеткә, яра тирән булмаган. Хәзер мәктәптә тикшерү бара. Террорчылар гына түгел, бу проблема да чаң кагарлык, түгәрәк өстәл җыярлык дәрәҗәгә җиткән инде...

 

Русия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, 2022нче елда 16 төбәктә белем бирү йортларына кораллы һөҗүмнең 19 очрагы ачыкланган, шуларның 15е әзерлек этабында ук туктатылган.

 

МӘКТӘП ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Мәктәп тәрәзәсендәге тимер рәшәткәләргә моннан соң янгын куркынычсызлыгын боза дип бәйләнмәячәкләр. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтү һәм профилактика эшчәнлеге департаменты директоры Ринат Еникеев Думада узган түгәрәк өстәлдә шулай дип белдерде. Моңа кадәр тәрәзәләрдәге рәшәткә бәхәсле мәсьәлә булып кала бирде. «1нче марттан янгын куркынычсызлыгы режимы кагыйдәләренә үзгәреш кертелде, хәзер рәшәткә булу кагыйдәне бозмый. Закон буенча, гадәттән тыш хәл була калганда, укучылар һәм укытучылар эвакуация ишекләреннән чыгарга тиеш, ә тәрәзә эвакуацион чыгу юлы булып саналмый», – дип аңлатты җитәкче. 2022нче елда Русия мәктәпләрендә ут чыгуның 150 очрагы теркәлгән, бер бала да зыян күрмәгән.

***

Русиядә традицион кыйммәтләр турында дәреслек чыгарырга телиләр. Анда гаилә эчендә, егетләр белән кызлар арасында мөнәсәбәтләрне кору буенча киңәшләр тупланачак. Шундый тәкъдим белән Русия Мәгариф министрлыгына карый торган Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты чыккан, дип яза «ТАСС». «Гади тел белән әйткәндә, бу яшүсмерләр өчен гаиләне алып бару буенча уку әсбабы булачак. Аның максаты – яшьләрдә традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту», – диелә институтның матбугат үзәге белдерүендә. Әлеге дәреслек мәктәп укучыларына гына түгел, урта һөнәри белем бирү йортларында укучыларга да юнәлдереләчәк. Басма китап белән беррәттән, видеодәресләр дә чыгару планлаштырыла.

***

Ә махсус хәрби операция турында бүлек өстәлгән яңа тарих дәреслекләре икенче уку елы башына, ягъни 2023нче елның 1нче сентябренә әзер булачак. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов матбугат чараларына белдерде. Яңа китап өлкән класслар өчен булачак. Кравцов сүзләренчә, әлеге дәреслек мәктәпләрдә күпләп 2024-2025нче уку елыннан кулланыла башлаячак, мәктәпләр аңа акрынлап күчә алачак. Шулай ук көллият студентлары өчен дә Русиянең соңгы 10 елдагы үсеше, махсус операция турындагы бүлекләрне үз эченә алган яңа дәреслек әзерлиләр.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии