Дөньяны коткарасың килсә, өйдә утыр!

Дөньяны коткарасың килсә, өйдә утыр!

Коронавируска каршы көрәштә Мәскәү – Европа, Русиянең башка төбәкләре исә Мәскәү юлыннан бара. Италия, Испанияләрдәге карантин безгә дә килеп җитте. Мәскәү үрнәге буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 30нчы марттан республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте.

Путин игълан иткән 28нче март-5нче апрель ялының вируска каршы көрәштә нәтиҗәсез булачагы башта ук аңлашылган иде. «Ял» диде бит Путин. Карантин димәде. Ә ял безнең халык өчен ул – кунакка йөрешү, шашлыкка бару, сәүдә үзәкләрендә һәм кибетләрдә йөрү, паркларга чыгу. Кыскасы, бу «ял» вакытында Русиядә коронавирус белән чирләүчеләрнең бермә-бер арту ихтималлыгы зур иде – барысы да шуңа таба бара да иде инде. Шуны аңлап микән, башта – Мәскәүдә, аннары – Чечня, Вологда, Мурманскида, 30нчы марттан менә Татарстанда һәм күп кенә башка төбәкләрдә дә өйдә утыру режимы игълан ителде. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева үз чыгышында: «2020нче елның 30нчы мартыннан Татарстан Республикасында 65 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Кешенең гомере һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаган очракта гына изоляция урынын калдырып китәргә мөмкин. Моннан тыш, әлеге режим Татарстан Республикасындагы барлык гражданнарга да кагыла», – диде.

Урамга ихтыяҗ булганда гына чыгарга рөхсәт ителә: якындагы азык-төлек кибетенә, аптекага, чүп ташларга, этеңне йөртеп керергә – анысы да йорттан 100 метрдан ераккарак китми генә рөхсәт ителә. Хәер, монысы – Мәскәү үрнәге. Әлеге язма язылганда Татарстанның «Урамга нинди очракларда чыгарга мөмкин» дигән үз карары чыкмаган иде әле. Мәскәү үрнәгеннән әллә ни аерылмас, мөгаен. Эшен өйдән генә эшли алмаучыларга, әлбәттә инде, эшкә йөрергә рөхсәт ителә. Тик урамга медицина битлеге киеп чыгарга тиеш буласың. Ләйлә Фазлыева «урамга чыгу өчен махсус белешмә кирәк булачак» диде. Ул өзлексез эшләүче оешмалар, сәламәтлек саклау учреждениеләре, азык-төлек сату кибетләре, аптека хезмәткәрләренә биреләчәк. Казанда кайбер шәхси медицина оешмаларында эшләүчеләргә узган атнада ук «Фәлән Фәләнов бездә штатта эшли һәм медицина хезмәткәре булып санала» дип язылган белешмәләр таратканнар иде инде.

Кирәксезгә урамга чыгучыларга, ягъни чыгуының сәбәбен дәлилли алмаучыларга штраф салыначак. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә, изоляция кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне Роспотребнадзор һәм полиция хезмәткәрләре тоткарлаячак. Росгвардия хезмәтен дә җәлеп итү көтелә.

Туктатса, шул штрафлар гына туктатачак та инде безне. Халыкның җаваплылык хисенә генә ышанып утырып булмый. Моны чит илләр үрнәгендә дә күрәбез: карантин кагыйдәләрен санга сукмау Италиядә нәрсәгә китерде әнә. Өйдә утырмасак, бездә дә шундый күренеш булачак: авыручылар саны зур тизлектә артачак, больницаларда урыннар һәм җиһазлар җитмәячәк, табиблар өлгермәячәк. Дәвам итәсе дә килми, чөнки бездә сценарий Италиядәгечә генә түгел, күпкә куркынычрак төсмер алырга мөмкин. Шуңа күрә бер генә юл кала – өйдә утыру. Әле 30нчы март көнне дә Казанда битлексез-нисез кибеттә, урамда йөрүче әби-бабайлар күренә иде. Югыйсә, аларга азык-төлекне өйләренә бушлай китереп бирә торган хезмәтләр дә булдырдылар бит инде. «Сез риск төркеменә керәсез, өйдә генә утырыгыз» дип тә кат-кат әйттеләр… Мин вирустан курыкмыйм, дип урамда йөри торган чак түгел. Сүз бит бер кешенең сәламәтлеге турында гына түгел, бөтен кешелекнең сәламәтлеге турында бара. Диванда кырын ятып кына да кешелекне коткарып була торган чак, җәмәгать!

СҮЗ АЗАГЫНДА. Русиядә вируска бирешмәүче берәү бар: саклану министры Сергей Шойгу. Аның сүзләренчә, Русия армиясе сафларында әлегә коронавирус белән чирләүче юк. Шуңа күрә ул тынычлап Җиңү парадын үткәрергә әзерләнә. Нәрсә генә булса да, вирус ничек кенә азынса да, Җиңү парады узачак, дип сүз бирде бит. Путин кушуы буенча, Шойгу әле узган атнада гына Сүриядә дә булып кайтты. Кайтуга коронавируска тест тапшырды, нәтиҗәсен телевизордан күрсәттеләр: вирус ачыкланмады. Шойгуга йокмагач, вирус аның командасына да йокмас, дип булса кирәк, Путин 1нче апрельдән армиягә язгы чакырылыш башлану турында фәрманны имзалады. Коронавирус таралу куркынычы булуга карамастан, гаскәргә алу элекке тәртиптә кала.

– Карантинда утыру кирәк. Бу – вирус таралмасын, кешеләрнең күбесен аяктан екмасын өчен әлегә бердәнбер нәтиҗәле чара. Әлегә карантиннан да яхшырак ысул юк. Шуңа аның шартларын үтәргә кирәк. Чир бик тиз тарала. Италиядә кешеләр карантинны бозды, нәтиҗәдә күпләп авырый башладылар. Андагы кебек бөтенесе чирли башласа, табиблар да, больницаларда урыннар да, аппаратлар да җитмәячәк. Шуны уйларга кирәк. Авыруны бер айда аякка бастыру урынына, дәвалау курсы 2-3 айга сузылырга мөмкин. Тагын шунысы да бар: бер авыру кеше чирне кимендә 3-4 кешегә йоктыра ала. Карантинда утырганда моңа чик куелачак. Русиядә коронавирусны ачыклауга тест уздыру да авыр. Ул озак башкарыла. Шуңа – карантин!

Расих ТОХТАМЫШЕВ,

Америкада эшләүче татар табибы

(Чыганак: «Азатлык» радиосы)

Урамга чыгарга туры килсә…

Урамда, җәмәгать урыннарында бернәрсәгә дә тотынмаска тырышыгыз. Әгәр тотынырга туры килгән икән – кулыгызны шундук антибактериаль дымлы салфетка яки антисептик белән сөртегез. Өйгә кайткач яхшылап юармын әле, дип калдыру дөрес түгел. Без үзебез белеп тә, белмичә дә бик еш кына йөзебезгә, чәчләребезгә кагылабыз бит. Вирус нинди дә булса өслектән кулга эләксә, йөзгә кагылганда күз, борын яки авыз аша организмга да эләгергә мөмкин. Менә шуның өчен кулларны һәрвакыт чиста тоту мөһим. Кая да булса тотынырга кирәк икән, салфетка белән тотынырга була. Тагын бер вариант бар: җәмәгать урынына чыкканда кулга перчатка кию. Бер тапкыр кулланыла торган перчатка кисәң – салуга ташларга, күп тапкыр киеп була торганын кисәң – урамнан керүгә юып куярга кирәк.

Урамнан керүгә беренче эш итеп кулны сабын белән юарга кирәк. Иң яхшы антисептик – кер сабыны. Белгечләр кулны 20 секунд дәвамында юарга киңәш итә.

Ачкыч, телефон, акча янчыгы, сумка ише әйберләрне дә урамнан керүгә антибактериаль салфеткалар белән сөртеп куя торган булыгыз.

Урамнан кергән кием һәм аяк киеме белән өй түренә узмагыз. Гомумән, урамнан кергән киемне аерып кую яхшы. Өйдә урамнан кергән кием белән йөрмәгез. Әгәр вирус киемгә эләгеп кергән булса, ул анда ничәдер сәгать яшәргә мөмкин. Тик кеше организмында булмагач, киемдәге вирус иртәме-соңмы үлә башлаячак.

Кибеттән алып кергән бөтен әйберне дә юып яки дезинфекцияләп куярга кушалар. Әйтик, яшелчә һәм җиләк-җимешне су белән яхшылап юып куйдың ди. Пыяла яки калай банкаларны, пластик савытларны һәм капларны антибактериаль салфетка яки дезинфекцияләүче сыекча белән сөртеп куярга мөмкин.

Медицина битлеге тиешенчә сакламый, дисәләр дә, кибеткә битлек киеп керергә тырышыгыз. Гомумән, бина эчендә, кеше күп җыелган урыннарда медицина битлегеннән йөрү хәерлерәк. Кесәгездә һәрвакыт дымлы яки коры салфетка йөртегез – төчкергәндә авыз-борынны шуның белән капларга, кулланылган салфетканы шундук өсте каплаулы чүп савытына ташларга кирәк.

Үзегездә авыру билгеләре сизсәгез, больницага бармагыз – өйдә калыгыз, табибны да өйгә чакыртыгыз.

ФАЙДАЛЫ ТЕЛЕФОННАР

* Татарстанда ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен кайнар элемтә номерлары булдырылды. Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы булдырган «Без булышабыз» колл-үзәге 65 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүчеләргә һәм хроник авырулары (шикәр чире, бронхиаль астма, хроник бөер чире, онкология) булган, инсульт яки инфаркт кичергән кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китереп бирүне оештыра. Өлкән кеше үзе шалтырата алмаса, аның турында хәбәрдар булган теләсә кем шалтыратып хәбәр итә ала. Кайнар элемтә номеры: 8(843)-598-35-98. Үзәк сәгать 8:00дән 18:00гә кадәр шалтыратулар кабул итә. Шалтыратучының кайсы районнан икәнен сорыйлар һәм шул райондагы социаль хезмәткәрләргә хәбәр бирәләр. Әгәр социаль хезмәткәрләр өлгерми икән, ярдәмгә волонтерлар һәм профсоюзлар федерациясе әгъзалары килә, дип ышандыра министр Эльмира Зарипова. Азык-төлекне бер көнлек кенә итеп түгел, кимендә бер атналык итеп алып куярга киңәш итәләр. Республикада ялгыз яшәүче өлкәннәр шактый, көн саен бер үк кеше заказы белән йөри башласа, китереп бирүчеләр саны җитмәячәк.

* Шулай ук Гомумроссия халык фронтының кайнар линиясе ачылды: 8 (800) 200-34-11. Өлкән яшьтәгеләр бу номерга шалтыратып, азык-төлек яки даруларны өйгә бушлай китертүгә заказ бирә ала. Кирәк-яракны волонтерлар китереп бирәчәк, китереп биргән өчен түләү алынмый. Кеше алынган әйберләр өчен кибеттә бирелгән чек буенча гына түли. Бу көннәрдә волонтерлар штабы кибетләргә мониторинг үткәрә, ягъни бәяләрнең кайсы кибеттә очсызрак булуын ачыклый, дигән хәбәр булды. Кайнар элемтә номерына шалтыраткач, волонтерлар сездән исемегезне, адресыгызны, товарлар исемлеген сораячак. Кибеткә баргач, заказ бирүчегә тагын бер тапкыр шалтыратып, волонтер товарның маркасын атый һәм бәясен әйтә, исемлеккә тагын бер тапкыр төгәллек кертә.

* Шулай ук республикада «Бердәм Русия» Бөтенрусия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге кайнар элемтә номеры эшли: 8 (843) 238-10-00. Бу номерга да азык-төлек һәм даруны өйгә китереп бирүләрен сорап шалтыратырга мөмкин.

* Хезмәт хокукларын һәм гарантияләрен бозу очраклары булганда, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе кайнар элемтә номерына мөрәҗәгать итәргә: 8 991 190 25 95. Эш бирүчеләр һәм эшләүчеләр, аңлатма сорап, Русия Федерациясе хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенең коронавирус сәбәпле булдырылган махсус сайтына да мөрәҗәгатьләрен язып җибәрә ала: https://онлайнинспекция.рф/.

ИГЪТИБАР! Республика буенча кайнар элемтә номерлары әлегә шушылар гына, башкалары юк. Аерым районнар үз кайнар элемтә номерларын булдыра (мәсәлән, «Татнефть» Әлмәттә кайнар элемтә эшләтеп җибәрде), аларны рәсми чыганаклардан – район газетасыннан яки районның рәсми сайтыннан карап белергә була. Тикшерелмәгән номерларга шалтыратмагыз, билгесез «волонтерлар»га азык-төлек алырга дип акчагызны биреп җибәрә күрмәгез. Мошенниклар да йоклап ятмас, бу вазгыятьтән дә акча эшләү юлларын табарлар. Уяу булыйк!

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Кеше тәнендә булмаса, вирус озак яшәми. Шулай да кеше төчкергәндә йә йөткергәндә вак тамчылар иң элек төрле өслекләргә төшә бит. Димәк, авыру кеше төчкерсә йә йөткерсә, аның организмындагы вирус төрле өслекләргә «эләгеп» калырга мөмкин дигән сүз. Һәм ул өслеккә тотынган икенче кеше вирусны эләктерә ала. New England Journal of Medicine тикшеренүенә караганда, коронавирус әйбер өслегендә 3 көнгә кадәр яшәргә мөмкин. Пластик һәм корыч өстендә вирус – 72 сәгать, бакыр өстендә – 4 сәгать, катыргы өстендә 24 сәгать яши. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вирусны хат йә посылка аша йоктыру ихтималлыгы зур түгел, ди.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Дөньяны коткарасың килсә, өйдә утыр!, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии