Ана капиталы – ярдәм «по-российски»

Ана капиталы – ярдәм «по-российски»

15нче гыйнвардан, ягъни Президент Владимир Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгать иткән көннән башлап, ана капиталы турында сөйләшүләрнең тынганы юк. Кемдер, «ниһаять, беренче балага да түләнә башлый» дип сөенсә, икенчеләр ана капиталы хәерчеләрне генә арттырачак, демографик проблеманы берничек тә хәл итмәячәк, дип саный.

2006нчы елның 29нчы декабрендә кабул ителгән һәм 2007нче елдан гамәлгә кергән 256нчы федераль закон («Балалы гаиләләргә дәүләттән өстәмә ярдәм турында») ун елга исәпләнгән иде. Путин «программа кайчан да булса төгәлләнәчәк» дип әйткәләсә дә, ана капиталы 2016нчы елдан соң да озайтыла килде. Ә быел, Федераль Җыенга юлламасында, Путин ана капиталын беренче балага да түли башларга һәм программаны 2026нчы елга кадәр озайтырга кушты.

Беренче балага ана капиталын апрель аенда ук бирә башларга ниятлиләр. Ул моңарчы гамәлдә булган ана капиталы күләмендә, ягъни 466 617 сум булачак. Икенче бала туган очракта, гаиләгә тагын 150 мең сум өстәмә акча бирелер дип планлаштырыла. Шулай итеп, ике балалы гаиләләр өчен ана капиталының гомуми күләме 616 617 сум тәшкил итәчәк. Бу сумманы ел саен индексацияләргә, диде Президент. Өченче бала туганда, дәүләт гаиләнең 450 мең сум күләмендә ипотека бурычын каплаячак.

Программа илнең демографик хәлен яхшыртырга тиеш – Путин шулай диде. Алайса статистика туплаучылар «туучылар саны кими» дип чаң сугып тора бит. Ә ана капиталы илдә туучы балалар санын арттырырга ярдәм итә икән – монысын да шул ук рәсми статистика сөйли. Тик менә Путинның «ана капиталын озайтырга, беренче балага да бирергә» дигән сүзләрен дәррәү күтәрелеп хуплау булмады. Тәнкыйть сүзләре яуды. Бигрәк тә модель һәм алып баручы Алена Водонаеваның инстаграм сәхифәсендә язган сүзләре шау-шу тудырды. «Өч бала өчен бер миллион сумнан бераз гына күбрәк акча. Яшь гаиләләр хәзер шуның хәтле алачак һәм президентның төп баш бәласен – илдәге демография проблемасын хәл итәргә тиеш булачак. Балаларны 4нче класска хәтле бушлай ашатачаклар да, 7 яшьләренә хәтле 5 меңнән 11 мең сумга хәтле пособие дә түләячәкләр. Тик бу өстәмә акча бер яшәү минимумыннан азрак керем алучыларга гына түләнәчәк. Әйтик, кайдадыр Пензада 2 баласы булган гаиләнең 40 мең сум кереме бар икән, аларга бу пособие тәтеми. Демография проблемасы – ана капиталы күләмендә түгел, русиялеләрнең яшәү дәрәҗәсендә. Бу миллион сум, әгәр кешеләр хәерчелектән туеп, шушы миллион өчен генә бала алып кайта башласалар, киләчәк буынның башына җитәчәк әле. 5 мең сум да, 11 мең дә, мәктәптәге бушлай кайнар ризык та коткарып кала алмаячак. Балаларын һәм үзләрен туендыру өчен, кешеләр кредит алачак һәм аны буыннан-буынга түләп барырга мәҗбүр булачак. Бездә балалар бакчалары, мәктәпләр, медицина, белгечләр җитмәү проблемалары бар. Нинди бала табу ди?» – дип язган иде ул. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин аны бу сүзләре өчен 100 млн сум штрафка тартырга тәкъдим итте. Путин да ана капиталы турында яман сүз әйтүчеләрне «әхлакый уродлар» дип атады.

Булганына шөкер, дибез, әлбәттә (күпме булса да, ярдәм бит!). «Әхлакый уродлар» рәтенә дә керәсе килми, тик ана капиталы программасын тәнкыйтьләүчеләрне дә аңларга була. Беренчедән, ана капиталы сертификатын дәүләт билгеләгән максатларда гына тотарга мөмкин, ә ул максатлар кайвакыт сорау тудыра. Әйтик, акчаны баланы дәвалауга тотып булмый. Бала инвалид булса гына, аны тернәкләндерүгә кулланырга ярый. Ана кеше капитал акчасын үз пенсиясенең туплам өлешенә күчерә ала, ә белемен күтәрүгә яисә үз эшен башлауга тота алмый.

Гаилә бер тиен акчасыз калып, балаларын ничек ашатырга белми тилмергәндә дә, бу акча ярдәмгә килми, аны тотарга ярамый. Ә бит мондый хәлләр булып тора. Бу язманы әзерләгәндә, Мәскәүнең Шереметьево аэропортында бер ирнең ике баласын ташлап киткәне мәгълүм булды. Билгеле булганча, алар Хабаровскидан очып килгәннәр. 6 һәм 9 яшьлек улларын терминал янында калдырып, ата кеше юкка чыккан. Балаларның рюкзагында туу турында таныклыклары һәм әтиләре язып калдырган язу табылган. Анда: «Балаларны карарга, ашатырга акча җитми. Аларны приютка урнаштырыгыз, соңрак мин аларны үзем эзләп табармын», – дип язылган булган. Берникадәр вакыттан соң, балаларның анасы табылды. Уллары турындагы хәбәрне инстаграмнан укып белгән ул. Бактың исә, Ольга Пушкарева исемле бу ханым ире һәм балалары белән бергә яшәмәгән икән. Балаларын ташлап киткән ир дә табылды. Хәзер аңа карата җинаять эше ачылуы ихтимал, хокукыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Бу беренче генә очрак түгел. Балаларын поликлиникада, сәүдә үзәкләрендә, хәтта кафеларда да калдырып китүче ата-аналар бар, ишетеп торабыз. Әнә Ростов өлкәсендә яңа туган баласын куаклыкта ташлап калдырган 24 яшьлек хатын суд каршына басты. Аңа 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Ике баласы булган бу хатын өченче баланы карарга акчасы җитмәячәген аңлаган һәм аннан шул рәвешле котылырга уйлаган. Сабый үлгән. Бу хатын ана капиталын алган булгандырмы-юктырмы, ләкин булса да, ул сертификат та коткарып кала алмас иде – «теләсә нәрсә»гә тотарга ярамый бит аны.

Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга һәм балага белем бирүгә тотасы. Тик торак шартларын яхшырту дигәндә дә, бу акчага әллә ни күпне өмет итеп булмый. Зурлап «616 мең сум» (ике балага) дип сөйлиләр, ләкин инфляция сумның бәясен шактый киметте бит. Шушы 616 меңне сумның 2007нче елда булган номиналында санап карасак, 234 мең сум тирәсе килеп чыга. Хәзер торак бәясен чагыштырыйк: 2007нче елларда Казанда бер квадрат метр торак бәясе 50 мең сум тирәсе булса, хәзер уртача 72 мең сум. Белем алуга бәяне дә шул ук тәртиптә исәпләп карый аласыз.

Анализламасаң, башың авыртмый, кәефең төшми анысы. Тагын кайсы илдә бер бала тапкан өчен дә 466 мең сумлык ана капиталы бирәләр әле?! Сүз уңаеннан, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев аэропортта балаларын ташлап киткән иргә лаеклы эш табарга ярдәм итәм, дип белдергән. Ярдәмнең әнә шундые да була икән.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Ана капиталы турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар.

СОРАУ: Ана капиталын нәрсәгә тотарга?

ҖАВАП: Ана капиталын бала тугач ук файдалана башларга мөмкин. Балага өч яшь тулганчы, сертификатны менә ничек кулланырга була:

– торак кредиты яки заемының беренче кертемен каплау;

– торак алганда яки төзегәндә бурычларны яки кредитны (заемны) түләү;

– гаиләдәге теләсә кайсы баланы мәктәпкәчә мәгариф оешмасына йөрткән өчен түләү. Дәүләтнекенә дә, шәхси бакчаларга да кулланырга ярый. Шәхси бакчаның рәсми рәвештә теркәлгән яки дәүләт аккредитациясен узган булуы шарт;

– инвалид балага социаль яраклашу өчен кирәкле әйберләр яки хезмәтләр алу.

Балага өч яшь тулгач, ана капиталын ничек тотарга:

– гаиләдәге теләсә кайсы баланы урта һөнәри яки югары уку йортында укыту өчен. Ясле яки мәктәпләрдәге түгәрәкләргә, секцияләргә түләү өчен. Уку дәверендә тулай торакта яшәгән өчен дә түләргә ярый.

– 2019нчы елдан акчаны бакча кишәрлегендә торак йорт салу өчен тотарга мөмкин;

– торак шартларын яхшыртканда өлешләп түләүдәге төзелеш өчен, шулай ук кооператив төзелеше өчен пай кертеме һәм турыдан-туры торак сатып алу өчен кулланып була;

– шулай ук әни кеше ана капиталы акчасын үзенең пенсиясенең туплам өлешенә күчерә ала.

Ана капиталын кулланучы кредитын каплауга, машина сатып алуга, торак шартларын яхшыртмый дип табылган ремонтка тотып булмый.

***

СОРАУ: Ана капиталы сертификаты алынган, ләкин әлегә кулланылмаган. Аның вакыты чыгамы?

ҖАВАП: Хәзерге закон буенча, сертификатның вакыты чыкмый, кайчан куллансаң да ярый. Өстәвенә, программа озайтылды да бит.

***

СОРАУ: Ике балам бар, ана капиталы сертификаты алынган. Беренче балам җитди авырый, кыйммәтле операция кирәк. Тик аның инвалидлыгы юк. Ана капиталы сертификатын шул баланы дәвалауга тота аламмы?

ҖАВАП: Закон ана капиталын баланы дәвалау өчен тотарга рөхсәт бирми.

***

СОРАУ: Ана капиталы ата кешегә бирелә аламы?

ҖАВАП: Аерым очракларда бирелә. Әйтик, ана вафат булса, ана хокукыннан мәхрүм ителсә яки балага карата махсус уйланылган җинаять кылса, сертификатны ата кеше ала. Ир-ат баланы үзе генә уллыкка (кызлыкка) алган очракта да аңа ана капиталы бирелергә тиеш.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Моннан берничә ел элек, ул вакытта Русия Хөкүмәте рәисе булган Дмитрий Медведев: «Ана капиталының башка бер генә илдә дә аналогы юк», – дигән иде. Әйтсә, тарихка кереп калырлык итеп әйтә бит ул. Менә бу сүзе дә онытылмаган. Тик нәкъ бездәге шикелле ана капиталы дип аталмаса да, башка илләрдә дә балага пособиеләр түләнә яисә балалы гаиләләргә ташламалар бирелә.

Германия. Баласы булган гаиләләргә дәүләт һәр яклап ярдәм күрсәтергә тиеш – бу илдә канун шундый. Һәр балага, 18 яше тулганчы, аена 204 евро (якынча 14 148 сум) күләмендә пособие түләнә. 18е тулгач, бала укуын дәвам итә икән, пособие түләү 25 яшенә кадәр озайтыла. Германиядә шулай ук ата-аналарга пособие, баласын ялгыз үстерүче ата яки анага финанс ярдәме, гаиләләргә торак алуда ярдәм итү кебек программалар да эшли.

АКШ. Бу илдә балаларга ниндидер махсус пособие түләнми, ана капиталы дигән нәрсә дә юк. Аның каравы салым ташламалары бар. Әйтик, бер бала өчен елына 1000 доллар салым ташламасы каралган. Шулай ук аз керемле гаиләләргә өстәмә түләүләр билгеләнә.

Канада. 18 яше тулганчы, балаларга пособие түләнә. Аның күләме гаиләнең кеременә карап исәпләнелә. Әйтик, гаиләнең еллык кереме 30 000 доллардан (якынча 1 млн 889 мең 950 сум) артмый икән, федераль пособие күләме – елына 6639 доллар (якынча 418 024 сум). Бу акча балага 6 яшь тулганчы түләнә. Ә 6 яшьтән 18гә кадәр пособие күләме – 5602 доллар (якынча 352 729 сум). Провинцияләр өстәмә «бала акчасы» да билгеләргә мөмкин.

Кувейт. Бала тугач, аның исеменә банкта исәп-хисап счеты ачыла. Киләчәк буын Фонды (нефть табудан кергән акчаның 10 проценты шунда күчеп бара) һәр туган баланың счетына 3000 доллар (якынча 189030 сум) акча сала. Ул сумма процентлар хисабына артып тора һәм 18 яше тулганда баланың мөстәкыйль тормыш башларлык акчасы җыелган була. Күп балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм чарасы да бар: 5 бала булса, һәрберсенә ай саен 200 доллар түләнә, бу акчаны балалар үзләре эшли башлаганчы ала.

Казахстан. Бала тугач, бер тапкыр түләнә торган пособие күләме – 95 950 тәнкә (якынча 15 664 сум). Беренче, икенче, өченче балага шуның хәтле түләнә. Дүртенче һәм аннан соңгы балаларга – 159 075 тәнкә (якынча 25 969 сум).

ИГЪТИБАР! БӘЙГЕ!

2020нче ел нинди булыр? Күсе елыннан нәрсә көтәргә? Күрәзәчеләр һәм астрологлар фаразын язган идек инде, быел буласы иң әһәмиятле вакыйгаларга да күзәтү ясадык, ә хәзер сездән шушы теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. «Ай-һай хәлләр: 2020нче елдан нәрсә көтәргә?» дигән теманы үзегезчә ачыгыз. Шигырьләр 24нче февральгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, хатлар бик күп булу аркасында, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии