Ни көтәргә Әтәчтән? – 2

Ни көтәргә Әтәчтән? – 2

Газетабызның узган елгы соңгы санында Әтәч елыннан ни көтәргә дигән теманы сүтә башлаган идек инде («Ни көтәргә Әтәчтән?», №51, 21нче декабрь, 2016). Ул санда тарих һәм сәясәт, икътисад һәм авыл хуҗалыгы, юридик өлкә буенча белгечләр фикерен китердек. Дөресен әйтергә кирәк, 2017нче елга фаразларның күпчелеге пессимистик рухта. Белгечләр бәяләр артуны, ә хезмәт хакларының һәм пенсияләрнең сизелерлек күтәрелмәячәген, законнарның тагын да катгыйланачагын фаразлый. Яңа елдан фәкать яхшыны гына көтәсе килә, начар хәбәрләрне ишетергә дә теләмибез, билгеле, тик аларга колак салмый да булмый шул: белгечләр дәлилләр китереп сөйли, күп еллык тәҗрибәләренә таянып фикер йөртә бит.

Ә бу саныбызда исә укучыларыбызны астрологлар фаразы белән таныштырырга булдык. Бүгенге заманда астрология псевдофән (ялган фән) санала, галимнәр астрологик фаразларның чынбарлыкка туры килмәвен, шуңа күрә астрологиянең дә фәннән ерак торуын әйтә. Шулай булса да, кайбер танылган астрологларның, күрәзәчеләрнең фикерләре укучыларыбызга да кызык булыр дип таптык һәм аларга газетабыз битендә урын бирергә булдык. Танышыйк, истә калдырыйк, ә ел үткәч, фараз чынга аштымы-юкмы, дип, нәтиҗә ясарбыз.

Изображение удалено.НОСТРАДАМУС. Моннан 500 ел элек яшәгән астролог, табиб һәм алхимик Мишель Нострадамус 2017нче елда булачак вакыйгалар турында нинди фал ачып калдырган соң? Аның сүзләренчә, 2017нче елда Үзәк Русиядә яңа дини агым барлыкка киләчәк, ул тиз вакыт эчендә таралыш алачак. Елның беренче яртысы безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда авыр булачак, Өченче Бөтендөнья сугышы башлану ихтималлыгы артачак. Нострадамус сүзләренчә, агрессия Иран дәүләтеннән чыгачак. Ә менә Русия низагны чишүче ролендә чыгыш ясаячак, дип фаразлаган астролог. Нострадамусның фал кәгазендә, 2017нче елда дөньяда яңа чир барлыкка киләчәк, дигән сүзләр дә бар. Авыру «кара» континенттан килеп чыгачак, имеш. Ә Якын Көнчыгышта һәм Кытайда бер-бер артлы җир тетрәүләр булачак, Европа илләренә көчле яңгырлар «ишеләчәк», диелә астрологның хезмәтләрендә.

Изображение удалено.ВАНГА. Болгариядә яшәгән Ванга (Вангелия Пандева Гуштерова) исемле күрәзәче хатынны белмәгән кеше сирәк. 2017нче елда ул ниләр булыр дип юрады икән? Аның сүзләренчә, киләсе елда Русиядә хакимият өчен җитди көрәш башланачак. Ул тора-бара халыкның ризык өчен көрәшенә әйләнәчәк, чөнки икътисади хәл катлауланачак. Русия Һиндстан һәм Кытай белән элемтәләрен ныгытачак, Америка белән мөнәсәбәтләр яхшырачак. 2017нче елда дөньяның сәяси картасы бөтенләй башка төсмер алачак, Русия баш дәүләт булачак, калган бөтен дөнья илләре аңа буйсыначак, имеш. Тик Русия хакимиятне көч белән яулап алмаячак, ди Русияне яратуын беркайчан да яшермәгән күрәзәче. Русияне бөек ил дип тану тыныч юл белән киләчәк икән.

Изображение удалено.ГЛОБА. Нострадамус белән Вангадан аермалы буларак, Павел Глоба бүген дә исән-сау. Ул 2017нче елда Русиягә сәяси һәм икътисади тотрыклылык юрый. «Хәзер дөньяда кризис, эшсезлек арта, сугышлар булып тора, җитештерү кими, кешеләрнең матди хәле начарая, икътисад җимерелә. Тик якын киләчәктә бөтен дөньяны шушы мәхшәрдән коткара алырдай, караңгыдан яктыга алып чыга торган бер көч барлыкка киләчәк. Ул көч – Русия», – дип яза Павел Глоба үзенең 2017нче елга фаразларында.

Безнең тарих

2005нче елгы Әтәчне хәтерлисезме?

Көнчыгыш календаре буенча еллар һәр 12 ел саен кабатлана. 2005нче елда Агач Әтәч елын каршы алган идек. Ул нинди вакыйгалары белән истә калды соң? Иң мөһим дигәннәрен сайлап алып, сезнең игътибарга да тәкъдим итәргә булдык.

ИЛ КҮЛӘМЕНДӘ

  1. 9нчы майда Бөек Җиңүнең 60 еллыгын билгеләп үттек. Мәскәүдә 7000 хәрби, 2600 ветеран, 12 авиатехника катнашында зур парад уздырылды, тантанада 53 чит илдән вәкилләр бар иде. Нәкъ менә шушы елны беренче тапкыр «Георгий тасмасы» акциясе оештырылды, ул бүгенгәчә дәвам итә.
  2. Беренче тапкыр Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелде. Президент Указы нигезендә, 4нче ноябрь бәйрәм һәм ял көне санала башлады. Ә моңарчы бәйрәм ителә торган Октябрь революциясе көне (7нче ноябрьгә туры килә иде) гадәти көнгә әйләнде.

РЕСПУБЛИКАДА

  1. Казанның 1000 еллыгын билгеләп үттек. Бәйрәм чаралары август ае дәвамында барды. 24нче августта Бөтендөнья татар конгрессы корылтае булды. 25ендә – Казанның 1000 еллыгы музее, ә 26сында Казанның 1000 еллыгы паркы һәм анда Кол Галигә һәйкәл ачылды. Юбилей хөрмәтенә Казанда күп кенә объектлар калкып чыкты: Кол Шәриф мәчете, Миллениум күпере, Благовещение соборы, метро. 30нчы августта Республика көнен зурлап билгеләп үттек. Чара 1000 залплы салют белән тәмамланды.
  2. 25нче мартта Русия Президенты Владимир Путин, халык сайлавыннан башка гына, Минтимер Шәймиевне дүртенче срокка Президент итеп билгеләде.
  3. Моңарчы Казан мэры вазифасын башкарган Камил Исхаков Ерак Көнчыгыш федераль округына Русия Президентының вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде. Аның урынына моңарчы Түбән Кама шәһәре башлыгы булган Илсур Метшин куелды.
  4. Татарстанда сынау рәвешендә «Электрон хакимият» хезмәте эшли башлады. Ул Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җаваплылыгында иде. Бездән үрнәк алып, әлеге системаны башка төбәкләр дә керттеләр.
  5. 2004нче елгы декларация буенча, 2005нче елга кергәндә республикада 495 миллионер яшәгән. Шуларның унысының кереме – 10 миллионнан, ә 8 кешенеке 100 миллион сумнан күбрәк булган.

Бәйгегә нәтиҗә

«Әтәч миллион сум бирсә икән…»

Узган санда игълан ителгән «Ай-һай хәлләр: ни көтәргә Әтәчтән?» бәйгесенә шигырьләр килә дә башлады. Кайбер авторлар унар куплетлы иҗат җимешләрен җибәрә. Аларны тулысынча баса башласак, газета бите җитмәс иде. Шуңа күрә биредә берничә куплетын гына басабыз, ә сайтыбызда шигырьләрне тулысынча укырга мөмкин. Бу атнада җиңүчеләрне билгеләмибез, чөнки бәйгебез дәвам итә әле.

Ай-һай хәлләр: маймыл китә,

Уйланып ятам кичтән:

Тормыш әзрәк җайланырмы,

Ни көтәргә Әтәчтән?

Ай-һай хәлләр, ни көтәргә

Әтәчтән яңа елда?

Пенсионерларга биш меңне

Бирерләр микән кулга?

Ай-һай хәлләр, сау бул, маймыл!

Ни көтәргә Әтәчтән?

Аллаһ ни язса, шул булыр,

Күз күрер киләчәктә.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Әтәчме ул, Маймыл, Атмы –

Гел яхшыны көтәбез.

Берүк сугышлар булмасын,

Тыныч булсын Җиребез.

Мәйсәрә ШАКИРҖАНОВА,

Ютазы районы

Әтәч менгән киртәгә,

Бәя арта иртәгә.

Әтәч елында кризис

Уйлар, бәлки, китәргә.

Әтәч ялгыз ел үтәлмәс,

Кирәк булыр тавык та.

Күмсәк иде коррупцияне

Нык бикләнгән табутта.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Әтәч, диләр, килә тиздән –

Ишекне ачып куйдым.

Кыш бабайга хат яздым да

Чыршы төбенә куйдым.

Әтәче бигрәк ябык, ди,

Әллә ни өмет итмәм:

Ипотеканы капларга

Миллион сум бирсәң – җитә.

Тукта, тукта, Әтәчкәем,

Кире борылма гына.

Бирмәсәң, бирмә акчасын,

Умырып алма гына.

СӘКИНӘ,

Арча районы

Әтәч менгән киртәгә,

«Кикерикүк» итәргә.

Купшы, көяз бу Әтәчтән

Инде ниләр көтәргә?

Әтәч елы өмет тулы

Якты, матур ел булсын!

Өстәлләр мул, күңелләр көр,

Яңа ел котлы булсын!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,

Азнакай шәһәре

Ай-һай хәлләр: хәерчеләр,

Ярлы кеше бетешкән.

Аллаһтан башка белмиләр –

Ни көтәргә Әтәчтән?

Ай-һай хәлләр: ни көтәргә

Әтәчтән? Бик тә шомлы.

Шикләнә курка түрәләр

Арт шәрифләре дымлы.

Ай-һай хәлләр: яңа елда

Ни көтәргә Әтәчтән?

Хәзердән хәстәрен күрик,

Соң булыр ул килгәчтен.

Ай-һай хәлләр: шикләндерә,

Ни көтәргә әтәчтән?

Байга рәхәт: тезеп куйды

Зур йорт кызыл кирпечтән.

Ай-һай хәлләр: ни көтәргә

Әтәчтән киләчәктә?

Яңа еллар булсын иде

Аллы-гөлле чәчәктә!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Әтәчләр хуҗа булсын,

Тавыклар җырлап торсын!

Бәрәкәтле тормыш теләп,

Яңа ел түрдән узсын!

Тавык чүпләп бетерәлмәс

Эшләрне җайга салып,

Зарланмыйча яшик әле,

Әтәчтән үрнәк алып!

Иртә таңда кем уята?

Әтәч инде, билгеле!

Аның елын каршылау да

Шатлыклы вә күңелле!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,

Азнакай шәһәре

Игътибар! Бу елда гына безгә килеп кушылган укучыларыбызга бәйгебезнең шартларын аңлатып китик әле. Ике атна саен газетабызда «Ай-һай хәлләр» дигән сәхифә чыгып килә. Исеменнән аңлашылганча, көн кадагында булган вакыйгалар, актуаль мәсьәләләр урын ала анда. Һәр темадан соң, бәйге дә игълан итәбез: шул атнадагы теманы ачып бирә торган дүртьюллыклар язарга. Шигырьләр ике атна дәвамында кабул ителә, һәр сәхифәдә ике җиңүче сайлап алына. Аларның телефонына 100әр сум акча күчереп барабыз. Хәзер, мәсәлән, сездән «Ай-һай хәлләр: ни көтәргә Әтәчтән?» дигән теманы ачып бирә торган шигырьләр көтәбез. Әлеге теманы укучыларыбыз үзләре үк сорап алды, шуңа күрә бәйге гадәттәгечә ике атна гына түгел, өч атна дәвамында, ягъни 16нчы гыйнварга кадәр барачак.

Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, дүртьюллыкларыгызны вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Шигырьләрне кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз: хат вакытында җибәрелеп тә, «адашып» йөргән булса, соңлап булса да бастырабыз. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз – кирәк. Чөнки җиңүчеләр телефонына 100 сум салына. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии