Сынау һәм вакыт: иске авыздан – иске сүз

Сынау һәм вакыт: иске авыздан – иске сүз

Еллар дәвамында кирәкме, кирәк түгелме дип фикер алыша, дөньяның асты өскә килгәндә дә, башка бер проблема калмагандай, калкып чыга, тик сүздән ерак китә алмый торган мәсьәләләр була. Русиядә ул – БДИ һәм вакытны күчерү темасы. Менә тагын депутатларның бер ише БДИны гамәлдән чыгарырга, элеккечә имтихан тапшыруга күчәргә кирәк, дип закон проекты әзерләп йөри. Икенчеләре вакытны кабат җәйге һәм кышкыга аерырга тәкъдим итә. Тик бу юлы да сөйләшүдән ары узмас, ахрысы...

БДИ ГАМӘЛДӘН ЧЫГАРМЫ?

БДИны гамәлдән чыгару буенча закон проекты әзерләүләре турында үзенең телеграм-каналында ЛДПР җитәкчесе урынбасары, Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар мәсьәләләре буенча Комитеты рәисе Ярослав Нилов хәбәр итте. Без белмәгән ниндидер яңалык ачмаганнар. Иске авыздан – иске сүз. Иске авыз дибез, чөнки ЛДПР партиясе БДИны гамәлдән чыгаруны күздә тоткан закон проектын беренче тапкыр 2016нчы елда, аннары 2018нче елда кертеп караган иде инде. Алар хупланмады. Менә хәзер өченче талпыныш. Бердәм дәүләт имтиханының форматы нәтиҗәле түгел, ул белем дәрәҗәсен дөрес бәяләргә мөмкинлек бирми, дип аңлаткан Ярослав Нилов. БДИ коррупциянең тамырын корытыр дип ниятләнде, анысы да барып чыкмады, дип тә өстәгән, ел саен булып торган низаглы хәлләрне искә төшергән. «Кайбер төбәкләрдә балларны арттырып күрсәтү, системаның эшләмәве һәм нәтиҗәләрне чыгарганда техник җитешсезлекләр, БДИ тапшыру механизмындагы буталчыклыклар һәм, кызганыч ки, чыгарылыш класс укучыларының психологик яктан өзлегүе, имтихан нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң үз-үзенә кул салу очракларының артуы», – дип мисаллар санап киткән депутат.

Проектны кабул итсәләр, закон 2024нче елның 1нче гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш. Закон барлыкка килгәнче тапшырылган БДИның нәтиҗәләре тагын дүрт ел гамәлдә булачак, дип ышандыра Нилов.

Узган елның сентябрендә Думага БДИ белән бәйле бер проект кертелгән иде инде. Анысының шаукымы алай зур булмады. Беренчедән, уку елы башы гына, БДИ турында уйларга иртәрәк иде. Икенчедән, проектны тәкъдим итүчесе дә Ярослав Нилов кебек матбугатка чыгып шауларга ярата торган фигура түгел. Ул вакытта закон проекты Думаның фән һәм мәгариф буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег Смолин башлангычы белән кертелде. Смолин – мәктәп укытучысы булган кеше, ягъни мәсьәләне эчтән торып белә. Шушы көннәрдә «Новые Известия» хәбәрчесе аның белән элемтәгә чыгып, күмелеп калган проекты турында сорашкан. «Безнең закон проекты ЛДПРныкы белән чагыштырганда йомшаграк иде. Без БДИны башлангыч чорындагы кебек ихтыяри итәргә кирәк дигән тәкъдим керттек. Мәскәү һәм Петербург вузларына керергә теләүчеләр өчен генә калдырырга. Ә укучы үз төбәгендә калырга һәм көллияткә укырга керергә теләсә, аны БДИ тапшырудан азат итәргә дә була, дидек. Эш шунда ки, төбәкләрдә укучыларның 60 проценты 9нчы класстан соң һөнәри белем бирү йортларына китә. Ә Мәскәү вузларына керүчеләр укып бетергәч йә башкалада кала, йә чит илгә китә. Безнең вариантны кабул итсәләр, югары классларда калучылар күбрәк булыр иде», – дип сөйләгән Олег Смолин. Мәскәү яки Санкт-Петербургка түгел, төбәк вузларына керергә теләүчеләргә нинди имтихан тапшыру тәкъдим ителгәндер – анысы турында сентябрьдә дә мәгълүмат булмады, хәзер дә сөйләмәгән.

Бу елның мартында БДИ темасы тагын бер тапкыр кузгатылып алды. ДәүДума рәисе Вячестав Володин хөкүмәт эшләре буенча хисап тотканда, Думага халыктан 20 мең сорау керде, БДИ темасы да – беренче бишлектә, дигән иде. Аңа җавап итеп, Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин: «БДИ – социаль лифт ул», – диде. Шулай да аны алыштырырдай башка вариантлар булса, карарга мөмкин, дип белдерде. Менә шул «башка вариант» дигәне генә бер дә тәкъдим ителми. Классик имтиханга кире кайтырга кирәк, дип әйтәләр әйтүен. Тик ул да камил түгел иде. Ә кимчелекле имтихан берәү бар бит инде – БДИ. Президент Владимир Путинның да: «БДИның кимчелекле яклары бар, ләкин имтиханны гамәлдән чыгаруның кирәген күрмим», – дигәне бар. Быел да булды ул җитешсезлекләр. Ингушетиянең бер мәктәбендә укучылар информатикадан имтихан биремнәрен эшләп бетерә алмаган, чөнки компьютерда Ecxel программасын кулланып булмый башлаган. Кемнеңдер шушы юнәлештә укырга керү хыялы барып чыкмаячак дигән сүз, кимендә бер ел көтәргә, шул стресс белән яшәргә кирәк булачак. Дагыстанның бер мәктәбендә, бүлмәдә камералар торуга карамастан, төп дәүләт имтиханын (ОГЭ – БДИның 9нчы класста тапшырыла торган кече кардәше) укучыларга кемнеңдер эшләп бирүе ачыкланды. Хәзер ул балаларның барысы да сынауны кабат узарга тиеш. Новороссийскида 33 укучының БДИ нәтиҗәләрен гамәлдән чыгардылар: юк, күчергәндә тотылмаганнар, алар утырган бүлмә өстәлендә орфографик сүзлекләр торган икән. Ярамаганын белә торып, укытучылар ничек ул сүзлекләрне анда калдыргандыр – анысы турында әйтелми, укучыларны гына гаепләү бара. Профильле математикадан имтихан тапшырганнар инде ничәнче ел рәттән, биремнәр адәм акылы җитәрлек түгел иде, дип, Путин исеменә хатлар яза. Ләкин закон проектлары кимчелекләрне төзәтү кебек вак мәсьәлә буенча түгел, тамырдан үзгәртү буенча гына кертелә шул.

ВАКЫТ ТИРӘЛИ ӘЙЛӘНҮ

Шушы көннәрдә Думада күтәрелгән икенче мәсьәлә – сәгать телләрен җәйге һәм кышкы тәртипкә күчерү. Закон проектын кертүләре турында Думаның төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе урынбасары Михаил Матвеев (КПРФ) үзенең телеграм-каналында хәбәр итте. Аның белән бергә документны әзерләүдә депутатлар Олег Михайлов белән Ольга Алимова да катнашкан. Символик мәгънәгә ия булсын дипме икән, проектны көн белән төн тигезләшкән көнне, ягъни 21нче июньдә керткәннәр.

Бу мәсьәләдә дә халыкка билгеле булмаган зур яңалык юк, чөнки 2014нче елда бер вакыт белән генә яши башлаганнан бирле, тема әледән-әле кузгатылып, тузаннары кагылып тора. Хәтерләсәгез, СССР заманыннан башлап, 2012нче елга кадәр елына ике тапкыр – мартта һәм октябрьдә сәгать телләрен күчерә идек. Мартта бер сәгать алга күчә, җәйге вакыт белән яши башлый, ә октябрьдә киресенчә бер сәгатькә артка чигенеп, кышкы вакытка керә идек. 2012нче елда Русия Президенты булган Дмитрий Медведев бу күчешләргә нокта куйды, җәйге вакытта гына яшәп калдык. Ә 2014нче елда кабат президент булган Владимир Путин кышкы вакытка күчерде һәм хәзер дә шулай яшибез. Ә Европаның күпчелек илләрендә сәгать телләрен күчерәләр.

«Российская газета» закон проектын әзерләгән депутатларга сылтама ясап язганча, сәгать телләрен күчерми башлаганнан бирле кайбер төбәкләр елына 200 сәгатькә кадәр якты вакытны югалта икән. «Без аны йоклап уздырабыз, чөнки җәй көне иртәнге сәгать 3тә инде яп-якты, ә 21:00 сәгатьтә караңгы төшә. Бу – нормаль түгел. Көндәлек эшләр белән шөгыльләнергә вакыт та калмый. Җәйге вакытка күчү электр энергиясен сизелерлек янга калдырырга мөмкинлек бирә. Кешеләрнең биологик сәгате бозылачак, дигән аргументлар, дөресен генә әйткәндә, көлке. Әйдәгез, алайса ул кешеләр шимбә һәм якшәмбеләрдән, бәйрәм көннәреннән, отпусктан да баш тартсыннар. Ул көннәрдә дә йокы тәртибе бозыла бит», – дип сөйләгән Михаил Матвеев «Газета.ру»га.

Интернет искә төшерде: депутат сәгать телләрен күчерү тәкъдиме белән бу елның февралендә бер чыккан булган инде. «Организм күнексен өчен күп вакыт кирәк, олы кешеләргә стресс, диләр. Чынлыкта алай түгел. Олы кешеләр, гадәттә, эшкә йөрми. Организмнары күпме таләп итә – шуның хәтле йоклый алалар. Балалар, эшләүчеләр турында әйтсәк, организм үзгәрешкә ияләшсен өчен 1-2 көн кирәктер инде. Әллә ни зур югалту түгел», – дигән булган депутат ул вакытта. Чынлап та, сәгать телләрен күчерүгә каршы кешеләр иң беренче итеп «организмга авырга туры килә» дигән аргументны китерә. Шуңа бәйле рәвештә сәламәтлек, буталып бетүләрне әйтәләр (кайсыбыз гына бер тапкыр булса да сәгатьне күчерергә онытмады икән?!). Бу һәлакәтләр саны артуга китерә, дигән фикер дә бар. Хәер, анысын ике тараф та әйтә. Матвеев тарафдарлары да иртә караңгы төшү сәбәпле һәлакәтләр саны арта, дигән фикерне алга сөрә.

Русия Хөкүмәте проектка тискәре бәяләмә биргән. Документта сәгать күчерүнең чыгымнары һәм финанс чыганагы, башкарып чыгу өчен нинди технологик һәм оештыру чаралары үткәрү кирәклеге язылмаган икән. Депутатларның беренче тапкыр гына закон проекты әзерләве түгел. Бу нечкәлекләрне язмый калулары «әйдә, ярар»га гына эшләгәннәр, ахрысы, дигән хис калдыра.

Вакыт Татарстанның да авырткан урыны. Мәскәү белән бер вакытта яшәвебез дөрес түгел, биологик сәгатькә туры килми, дип белгечләр тарафыннан күп тапкырлар исбатланды һәм әйтелде инде. Мәсәлән, Актанышта кояш 2:40 сәгатьтә чыга һәм 20:12дә байый. Ә Татарстанның күршесендә урнашкан Ульянда (алар бер сәгатькә алга күчте һәм шулай яшәп калды) 4:14 сәгатьтә чыга, 21:25тә байый. Көн яктысын озаграк күрәләр.

Шуңа да сәгать телләрен күчерү мәсьәләсе кузгатылгач, Татарстанда да кабат «безгә үз вакытыбыз кирәк» дигән дулкын күтәрелеп алды. Кирәклеген аңлаган кебек үк, чынга ашмасын да аңлыйбыз инде. Биологик сәгать буенча яшәү организм өчен файдалы булса, электр энергиясен янга калдырса да, Мәскәүнең күзенә карап яшәгән җитәкчеләр өчен отышсыз. Утырышлар Мәскәү вакыты буенча бара, элемтәләр дә шулай көйләнгән. Республика җитәкчелеге фикеренчә, системаны үзгәртеп мәшәкатьләнгәнче, караңгыда яшәү кулайрак булып чыга.

 

БДИ ХӘБӘРЛӘРЕ

Быел Татарстанда 158 укучы Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган. Бу хакта узган атнада Казанның 139нчы мәктәбендә журналистлар белән очрашуда республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Рус теленнән 100 балл җыючылар кимегән – 54 булган (былтыр андыйлар 88 иде). Профиль дәрәҗәсендәге математикадан 100 баллны дүрт укучы алган (аны техник юнәлеш буенча укырга керергә теләүчеләр генә тапшыра). Шул ук вакытта 298 укучы профильле математикадан иң түбән баскычны узмаган (27 балл). Химиядән 100 балл алучылар – 26, бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк, диде министр. Рус әдәбиятыннан – 65, география белән тарихтан – 2шәр, физикадан 3 укучы иң югары баллны җыйган. Ике укучы – Түбән Каманың 10нчы мәктәбеннән Полина Еланская һәм Чистайның 1нче лицееннан Александра Гришанова икешәр фәннән 100әр балл алган.

Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 26нчы майда башланды, 1нче июльдә тәмамланачак. Шуңа күрә актык нәтиҗәләр турында сөйләргә иртәрәк әле.

***

Татарстанда татар теленнән БДИны (ул бердәм республика имтиханы булып бара) 7 укучы тапшырган. Узган ел берәү генә иде. Әлеге фән бер генә вузга кергәндә дә кирәкми. Шуңа күрә аны сайлаучыларны каһарманнарга тиңлибез, исемләп беләбез. «Интертат» быел татар теленнән имтихан тапшырган батырларның исемнәрен игълан итте. Менә алар: Ихтыяр Кыямов (Казандагы «Адымнар» полилингваль мәктәбе), Ралинә Хәбирова (Әгерҗе районы, Исәнбай урта мәктәбе), Рүзинә Сабирова һәм Әлфинә Хисамова (икесе дә – Нурлат районы, Колбай-Мораса урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары), Данияр Шәйхетдинов (Әлмәт шәһәренең 1нче лицей-интернаты), Зилия Юнысова (Балтач районы, Куныр урта гомуми белем мәктәбе), Тимерхан Сәхәбиев (Казан шәһәре Совет районының 185нче күппрофильле лицее укучысы).

Ихтыяр Кыямов татар әдәбиятыннан да БДИ тапшырган. Аның әйтүенчә, әлеге фәннән имтиханны республикада ике укучы гына сайлаган.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии