Чишендерә торган БДИ

Чишендерә торган БДИ

Мәктәпләрдә уку май азагында ук төгәлләнсә дә, чыгарылыш класс укучылары йомгаклау имтиханнарын бирми торып, уку елына нәтиҗә ясамый тордык. БДИ кампаниясе ахырына якынлашып килә, хәзер инде билгеле бер нәтиҗәләр ясасак та була торгандыр.

Күпчелек фәннәрдән БДИ баллары билгеле булды инде. Тик республикада кайсы фәннән уртача күпме балл җыелганлыгын әлегә әйтеп булмый. Андый мәгълүмат соңрак билгеле булачак, статистика да соңрак игълан ителәчәк. Ә әлегә сайттан һәр кеше үзенең баллын гына кереп карый ала. Кемнедер сөендерә ул баллар, кемнедер кара кайгыга батыра.

Бер генә елны да БДИның низагсыз узганы юк. Быел, мәсәлән, Түбән Каманың бер мәктәбендә чыгарылыш класс укучысы БДИга эчке киемен салып керергә мәҗбүр булган. Имтихан тапшыру пунктына кергәндә, укучыда металл булу-булмауны тикшерә торган капка тора. Шпаргалканы калай кисәгенә язып керерләр дип шүрли торганнардыр инде оештыручылар, шуңа күрә металл эзләгеч куйганнардыр. Хәер, бездә имтиханнар каты сак астында үтә бит: металл эзләгеч аша тикшереп кертәләр, ул гына канәгатьләндермәсә, капшап карарга да күп сорап тормыйлар, бүлмәләрдә берничә камера тора, шуңа өстәп берничә күзәтүче дә йөреп тора. Бер кыз кергәндә металл эзләгеч кычкырып җибәргән. Тимер кисәге тапкан булып чыга бит инде. Ул тимер кисәге кызның лифчигында булып чыккан. Кыз бәдрәфкә барып эчке киемен салган да имтихан тапшыру пунктына үткән – металл эзләгеч тавышланмаган инде.

Имтихан тапшыру пункты җитәкчесе дә, район мәгариф идарәсе җитәкчесе дә: «Ул кызга берәү дә эчке киемен салырга кушмады», – дип хисап тотты инде. Алай гына да түгел, «кызның кыланмышында сексуаль чакыру ята» дип сөйләделәр хәтта. Кыскасы, кыз үзе гаепле булып калды. Ләкин үзе имтихан биреп караган кеше аның бу гамәлен аңлый ала. Металл эзләгеч кычкыргач, ул кызны аерым бер исемлеккә язып куярга тиешләр һәм имтихан барышында күзәтүче аннан күзен дә алмый тикшереп басып тора. Мондый шартларда имтихан тапшырып буламы? Менә шуларны уйлап, иң яхшысы эчке киемне салып керү, дигән фикергә килгәндер ул кыз.

«Чишендерү» вакыйгасыннан тыш тагын бер гауга булды быел. Математикадан (профильле юнәлеш) БДИда мәктәп программасында өйрәнмәгән бирем булган. 17нче биремне кем генә чишә алды икән? Хәтта халыкара, русиякүләм олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар да 50-60 баллдан югарырак җыя алмаган. Ә бит профильле математиканы техник юнәлештәге вузга керергә теләгән укучылар сайлый. Анда кимендә 80 балл кирәк.

Укытучылар беравыздан «без мондый биремне чишәргә өйрәнмәдек» дип кабатлый, бу икътисади вузларда беренче курста өйрәнелә торган бирем, диләр. Әти-әниләр балаларының имтиханнан елап чыгуы турында сөйли. Интернетта «Профильле математика буенча БДИ балларын яңадан санагыз» дигән петициягә 100 меңнән артык кеше имзасын куйган инде. «Имтихан мәктәп программасын ныгыту, мәктәптә алган белемне тикшерү булырга тиеш. Программада булмаган бирем биреп, оештыручылар нәрсәгә ирешергә теләде икән?» дип аптырый ата-аналар…

БДИга бәйле низаглар турында ишетеп кенә белүем түгел. Үз башымнан да үтте. Мин мәктәпне 2010нчы елда тәмамладым. Үзем теләгән журналистика факультетына керү өчен, мәҗбүри урыс теле белән математикадан кала, урыс әдәбиятыннан да имтихан тапшырырга кирәк иде. Татар журналистикасы бүлегенә бу! Безнең мәктәптән минем белән бергә тагын бер кыз урыс әдәбиятын сайлады (районда урыс әдәбиятыннан имтиханны унлап кеше бирдек). Укытучы башта икебезне дә каршысына утыртып сөйләште: «Бәлки, башка фәнне сайларсыз?» – диде. Моңарчы мәктәптән берәүнең дә урыс әдәбиятыннан БДИ тапшырганы юк иде шул, күргән-белгән нәрсәсе булмагач, укытучыбыз да башта куркып калды. Без: «Юк, безгә шушы фән кирәк», – дигәч, тәвәккәлләп, безне имтиханга әзерли башлады. Бернинди репетитор ялламыйча, урыс әдәбияты укытучысы белән дәрестән соң калып шөгыльләндек (бушлай, билгеле). Без биргәндә, урыс әдәбиятыннан БДИ биремнәрендә тест өлеше юк иде. Бер яки берничә сүз белән җавап яза торган биремнәр һәм эреле-ваклы 5 инша язасы. Кыска җавапларны – компьютер, иншаларны кеше тикшерә.

Имтиханны тапшырып, ун көн узгач билгеле булды: мин иң югары 100 баллны җыйганмын. Тик бу хәбәргә шатланырга ирек бирмәделәр. «Авыл мәктәбендә татарча укып, урыс әдәбиятыннан ничек 100 балл җыя алсын икән?» – дигән сылтау белән, имтихан җавапларын кабат тикшерергә җибәрделәр. Ул арада район мәгариф бүлеге миннән портфолио соратып алды. Урыс әдәбиятыннан БДИга бернинди катнашы булмаса да, ул портфолиога республика матбугатында басылган язмаларны да, төрле бәйгеләрдә яулаган дипломнарны да тыгарга куштылар. Кыскасы, «татар мәктәбендә укыган кызның урыс әдәбиятыннан 100 балл алуын акларлык материал булсын» диделәр. Ул портфолионы өстән соратмаганнар инде, район мәгариф бүлеге үзе хәстәрен күреп куярга уйлаган.

Имтихан җавапларымны кайда һәм кемнәр тикшергәндер, нәтиҗәсе үзгәрешсез калды. Ялгышмасам, ул елны Татарстанда урыс әдәбиятыннан нибары 4 кеше генә 100 балл җыя алган иде. Тик өстәмә рәвештә тикшереп (нинди сәбәп белән диген әле!), портфолиолар тутыртып йөртеп, сөенү теләген киметкәннәр иде инде. Аны «әгәр балларымны санамасалар» дигән борчу алыштырган иде…

Чит ил кешеләре безнең БДИны яратмавыбызны, аннан куркуыбызны аңламый. Күпчелек илләрдә имтиханнар тест рәвешендә бит. Тик бездәгесе кешечә түгел шул. Безнең БДИ түземлекне, хәйләкәрлекне, ихтыяр көчен, акча янчыгын тикшерә, тик белемне генә түгел…

Рособрнадзор чыгарылыш класс укучыларыннан Бердәм дәүләт имтиханын ничек уңайлы (урысча «комфортный» дип бара) итеп булуы турында тәкъдимнәр кабул итә башлады. Быел БДИ тапшырган укучылар имтиханда нәрсә җитмәвен, үзләренә нәрсә комачаулавын vypusknik2018@obrnadzor.gov.ru электрон адресына язып җибәрә ала. Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренчә, барлык тәкъдимнәр дә укылачак. Тәкъдимнәрне 30нчы июньгә кадәр юллап өлгерергә кирәк

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Күпчелек укучылар «чишә алмадык» дип зарланган бирем интернетта таралган. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез, авырмы-юкмы икәнен үзегез чамалап карагыз:

«15нче гыйнварда банктан 21 айга билгеле бер суммада кредит алырга ниятләнә. Аны түләү шартлары мондый: һәр айның 1нче көнендә бурыч, узган ай азагы белән чагыштырганда, 2 процентка артып бара; һәр айның 2нче көненнән алып 14енә кадәр әҗәтнең бер өлешен түләргә кирәк; 1нче айдан башлап, 20нче айга кадәр һәр айның 15нче көненә әҗәт 40 мең сумга кимеп барырга тиеш; 21нче ай дигәндә әҗәтне тулысынча каплап бетерергә кирәк. Әгәр банкка 1 млн 820 мең сум түләнгән булса, 20нче айның 15енә ничә сум әҗәт калган була?»

ТАБИБ КИҢӘШЕ

Имтихан бирә алмаган балалар үз-үзенә кул сала, дару эчә, кан тамырларын кисә. Баланың соң чиктә булуын ничек аңларга? Аны начар гамәлләр кылудан ничек сакларга?

Әлеге сорауларга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр ЗЫЯТДИНОВ җавап бирә:

– Иң беренче мин укытучылардан башлар идем. Үз вакытында минем балам да бу сынауларны тапшырды. Мәктәптә укытучыларны куркыта башлыйлар, укытучылар куркуларын укучыларга күчерә. Ел саен шуның турында сөйли-сөйли, кем дә булса соң дәрәҗәгә җитеп куркуга сабыша. Бала төнлә йокламый, ашамый, каршы дәшә, тавыш күтәрә, ярсый башласа, «бәйләнмәгез, дәшмәгез» дип ярсыса, холкы үзгәрсә, авырый башласа, кәефе төшсә, димәк, бала белән утырып сөйләшергә кирәк дигән сүз. Бала әти-әнисенең иң якын дусты булуын, бервакытта да үзен генә калдырмаячакларын белергә тиеш. Бала моны белсә, әти-әнисенә ышанычы булса, ул куркуын үзе кайтып сөйли. «Мин куркам, имтиханда ярдәм кирәк, репетитор яллыйк» дип яки башкача ярдәм сорый. Икенче яктан, ата-аналар җыелышында да бу проблеманы күтәрергә кирәк. Мәктәпләрдә психологлар бар. Бу эшкә аларны да җәлеп итәргә кирәк.

Әгәр мөмкинлек булса, имтиханнан кайткан баланы да үзен генә калдырмагыз. Аны йә каршы алыгыз, йә өйдә табын әзерләп көтегез. Бала иң якын кешеләренең үз янында икәнен белергә тиеш. Эшегез нык булса да, балагызны тыңлагыз, аңа 15-20 минут вакытыгызны бүлегез. Имтихан биреп чыккач, ул әле тынычланмаган, күңелне бушатырга кирәк. Ә кем булыша ала? Ата-ана. Җыелган проблема безнең тәнебездән чыгарга тиеш. Тик кенә утыру йөрәккә көчәнеш, эч пошуга китерә.

Чыганак: Интертат

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Табигать әллә шаяра, әллә саташа микән?..»

Бүген «Ай-һай хәлләр: табигать» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Бу темага шигырьләр бик күп килде. Җәй башында булган давыл күпләрне битараф калдырмаган, шигырь язарга, климат үзгәрешләренең сәбәбен эзләргә этәргән. Гадәт буенча, ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Арча районыннан Чулпан Йосыпова һәм Казаннан Әхтәм Мөхәммәтҗанов. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.

Җиңүчеләр игътибарына: акчаны һәр айның беренче атнасында күчерәбез. Шуңа күрә бәйге нәтиҗәләре чыкканның икенче көнендә үк «акча килмәде» дип шалтыратырга ашыкмагыз. Ә инде акча килгәч, «алдык» дип хәбәр бирсәгез, әйбәт булыр иде.

Зур гарасат булып узды,

Күп зыян салган икән.

Әллә табигать шаяра,

Әллә саташа микән?

Саташмый ул, шаярмый да,

Үчен аладыр бездән.

Бар җиһанны агуладык,

Чүпкә баттык бит тездән.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр: табигать тә

Гүя безне кисәтә:

Кыямәтнең гел янәшә

Икәнлеген искәртә…

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Ай-hай хәлләр, табигать

Үзгәреп ала кинәт:

Иртән кояш, кич болыт,

Яңгыр ява котырып.

Кайда кар яуган, диләр,

Кайда – җил-давыл икән:

Түбәләрне алып аткан,

Машинага агач төшкән.

Табигать бәла-казасы –

Ул бит безнең гөнаһлар.

Шуның өчен табигать тә

Кимен куймый, туганнар.

Чулпан ЙОСЫПОВА,

Арча районы, Орнашбаш авылы

Пычранды су, пычранды һава,

Пычранды җир, пычранды җан да.

Ярдәм сорый табигать-ана,

Адәм баласы, калма соңга!

Серафимия САФИНА,

Чаллы шәһәре

Бик кызганыч хәлдә син,

Күпләр сине кызганмый.

Никадәр байлык бит синдә –

Нигә кеше аңламый?

Табигать – тиңсез хәзинә

Уяныгыз, кешеләр!

Саклыйк, яклыйк, чүпләмик,

Шулай итсәк, сәламәт

Һәм озын булыр гомерләр.

Рушания СИБГАТОВА,

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы

Табигатькә үпкәләмик,

Бар да Ходай кулында.

Халыкка ачулы чаклары,

Була, күрәсең, аның да.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Адашып йөрисез мәллә,

Әй кышларым, көзләрем?

Ява бозлар, оча түбә –

Быел менә җәйләрен.

Әллә инде кешеләрне

Селкеткәләү кирәкме?

Хак Тәгалә сынауларын

Аңларга өлгердекме?..

Ризидә СИТДЫЙКОВА,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии