Импорттан котылабыз, дидек. Тотылдык...

Импорттан котылабыз, дидек. Тотылдык...

«Чит ил товарларын үзебездә җитештерелгәнгә алыштыру программасы тулысынча уңышсызлыкка дучар булды» – шулай дип, сенатор Андрей Клишас күпләрнең уйда йөрткәнен сүзләр белән әйтеп бирде.

Тулырак итеп әйткәндә, Федерация Советының конституцион закон чыгару һәм дәүләт төзелеше буенча комитеты рәисе Андрей Клишас узган атнада үзенең телеграм-каналында: «Тармак ведомстволарының күтәренке рухтагы хисапларыннан тыш бернәрсә дә юк. Безнең кешеләр импортны алыштыру программасының барып чыкмаганын халык куллана торган товарларда да, башка өлкәләрдә дә күрәләр», – дигән фикерен белдерде. Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенконың сүзләренә җавап итеп язды ул моны. Анысы «Известия»гә биргән интервьюсында: «Импортны алыштыру буенча махсус дәүләт программасы бар. Минемчә, аны актуальләштерергә һәм яңадан карарга кирәк. Чит илдә җитештерелгәнне алыштыру буенча бик салмак темплар тәкъдим ителгән. Безгә хәзер тизләнергә, тышкы йогынтыларга бәйле тармакларга игътибарны юнәлтергә, кайсы өлкәдә кискен бәйлелек барлыгын ачыкларга һәм аны кыска вакыт эчендә хәл итәргә тырышырга кирәк. Моны федераль дәрәҗәдә дә, төбәк хакимиятләре дәрәҗәсендә дә эшләү зарур. Хисап бирүгә башка төрле карый башлыйсы иде. Чөнки станок 70 процентка безнеке булып, 30 проценты чит ил детальләреннән эшләнгән икән, аны безнеке дип санап булмый әле. 100 процентка Русиядә җитештерелгән товарны гына үзебезнеке дип атап була», – дип белдергән иде. Матвиенконың чыгышына үзенең телеграм-каналында Илкүләм коррупциягә каршы комитет рәисе Кирилл Кабанов та шәрехләмә бирде. «Иске мәктәп дипломаты буларак, Валентина Ивановна хәзерге вазгыятьне йомшак итеп тасвирлый әле. Ә без башкачарак итеп әйтә алабыз: импортны алыштыру программасының шактый өлеше уңышсыз булды. Кайбер җитәкчеләребез икътисади мөстәкыйльлеккә ирешү урынына, сәнәгатьне һәм аның белән бергә бөтен икътисадны хәзер инде Кытай «энәсе»нә «утыртырга» тели. Ә киләчәктә америкалылар Кытайга басым ясый башласа яисә аңа отышлырак шартлар тәкъдим итсә, нәрсә булачак?» – дип язды ул.

Кабановның һәм Клишасның тел төпләреннән аңлашылганча, импортны алыштыру программасы өчен җаваплы затларга тиешле җәзасын бирергә кирәк. Беренче чиратта бу – Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. Узган атнада аның бакчасына шулай итеп берьюлы берничә таш килеп төште. Дөрес, президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, чит ил товарларын үзебезнекенә алыштыру программасы уңышсызлыкка очрады, дигән фикер белән килешмәвен белдерде. «Үтәлеп бетмәгән планнар бар, билгеле. Без идеаль шартларда яшәмибез дә, эшләмибез дә, киресенчә, шартлар агрессив. Шуңа карамастан, бик җитди эш бара, моны күрми мөмкин түгел. Шул ук вакытта ирешкәннәрдә тукталып, тынычланып калырга да ярамый, чөнки әле эшләнәсе эшләр бихисап, һәм аларны гадәти шартларда түгел, катлаулы режимда башкарырга туры киләчәк», – дип белдерде ул журналистларга («РИА Новости»).

Импортны үзебезнекенә алыштыру программасы өч ай элек кенә барлыкка килмәде. 2014нче елда Русиягә карата беренче санкцияләр игълан ителгәч үк илдә чит ил товарларын киметү бурычы куелган иде. Ләкин 2019нчы елда ук «импортны алыштыру барып чыкмады» дигән нәтиҗәләр ясала башлады. Дөрес, күпмедер алга китеш булган. Әйтик, чит ил автомобильләрен җыю өчен кирәкле әйберләрнең 60 процентка якынын үзебездә җитештерә башлаганнар, дип язды «Форбес». Тик бу сан вәгъдә ителгән 93 проценттан барыбер ерак иде. 2020нче елга, ягъни дәүләт программасы кертелгәнгә 6 ел үткәч, чит илләрдән сөт продукциясе кертү 30 процентка кимергә тиеш булган, чынлыкта 20 процентка гына киметә алганбыз (илкүләм рейтинг агентлыгы – НРА тикшеренүе нәтиҗәсе). Яшелчә кертү 70 процентка кимергә тиеш булган, 27 процентка гына кимегән. Чит илдән ит кертү буенча гына күрсәткеч планга якын – 65 процентка азайган (планда – 68 процент). Чит ил бәйлелегеннән котылып, җитештерүне үзебездә көйлисе урынга, өченче илләрдән товар кертә башлаганнар, дип хисап тотты аналитиклар. Чит ил электроникасын «куып җибәрергә» дә миллиардлар бүлеп биреп карадылар. «Үзебездә җитештерелгән электр техникасы кайда соң?» дип як-якка каранырга гына кала, ә анда бер генә дә Русия бренды күренми... Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров хәзер: «Русия сәнәгатендә тулысынча импорттан котылырга дигән бурыч юк», – дип әйтә әйтүен, ләкин быел февральдә «махсус операция» башланып, тагын да күбрәк санкцияләр кертелгәч, җитештерүнең кайбер тармаклары 90 процентка импорттан торуы мәгълүм булды бит. Бүгенге заманда бер генә ил дә импорттан башка яши алмый – монысы аңлашыла. Шулай да «тулысынча котылу» булачак дип куркырга кирәкми, бераз гына якын да килмәгән әле...

Төрле брендлар Русиядән китүләре турында игълан иткәч, «безнең үзебездә карандаш та җитештерелми икән» дип гаҗәпләнеп язган идек. Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко да элегрәк бер утырышта: «Бездә, күпме металл чыгара торган илдә, хәтта кадак та җитештерелми икән бит», – дип шаккатып сөйләгән иде. Дөрес, «Северсталь» компаниясе гендиректоры Александр Шевелев моңа: «Русиядә кулланыла торган кадакның 77 процентын үзебезнең җитештерүчеләр эшли. Ләкин эчке базарны тагын да күбрәк тәэмин итү икътисади яктан отышлы түгел, шуңа күрә без товарны чит илләргә дә чыгарабыз», – дип җавап бирде. Менә хәзер Русия самолеты «Sukhoi Superjet 100» дә җитештерүдән төшеп калырга мөмкин, ди. Чөнки 70 процентка импорттан торган (аның иминлек ягы – башка мәсьәлә). Хакимият илдән китеп барган «Renault» француз компаниясенең Мәскәүдәге заводында «Москвич» машиналары җитештерә башлаячагы турында әйтеп сөенче алды, әмма Матвиенко әйтмешли, Кытай платформасында җыелган автомобиль тагын «безнеке» булмый бит әле ул...

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Мартта күпчелек брендлар Русиядән китүләре турында игълан иткәч, аларның товарларын бездә башка төрле исем белән җитештерә һәм сата башларга кирәк, дигән тәкъдимнәр ишетелә башлаган иде. Мәсәлән, ДәүДума спикеры Вячеслав Володин «Макдоналдс» урынына үзебездә берәр нинди «Дядя Ваня» ачып куйыйк, дип әйтте. Бер компания «Дядя Ваня» товар билгесенә патент алырга маташып та карады, аның логотибы «Макдоналдс»ның барыбызга да таныш «М» хәрефле логотибына бик охшаган иде. Соңрак компания гаризасын кире алды, дип беләбез. Роспатент башлыгы Юрий Зубов ул вакытта матбугатка, Көнбатыш брендларына ике тамчы судай охшаган товар билгеләрен теркәү турында гаризаларны бик күп кабул итәбез, дип белдергән иде.

Шушы көннәрдә Мәскәүдәге «Очаково» комбинаты «CoolCola», «Fancy» һәм «Street» дип аталган газлы эчемлекләр җитештерә башлавы турында хәбәр итте. Аларның Русия базарыннан китеп барган «Coca-Cola», «Fanta» һәм «Sprite» эчемлекләрен кабатлау икәнен аңлау кыен түгел. Дизайннары гына күпмедер үзгәргән, әмма тәме һәм бренд төсләре шул ук калган. Аңлатмаларында да «кола тәме килә торган эчемлек», «чын әфлисун суы кушылган таныш тәм» дип язылган.

Кайбер чит ил компанияләре эшчәнлекләрен вакытлыча (кайчанга кадәр икәне – билгесез) туктатып кына тора саналса да, 16нчы май көнне «Макдоналдс» Русиядән бөтенләйгә китүе турында белдерде. Бренд Русиядәге бизнесын Кузбасс бизнесмены Александр Говорга сата. Килешү шартлары буенча, эшмәкәр Америка компаниясенең бөтен рестораннарын сатып алырга һәм аны яңа бренд астында үстерергә тиеш була. Шушы хәбәр интернетка чыгуга, битараф булмаучылар «Макдоналдс»ка яңа исем эзли башлады. «ДакМак» (тиз туклану челтәрен кыскартып «макдак» дип йөртәләр иде – Ф.М.), «Росбургер», «Картошечная», «Москотлета», «РусДональдс», «Нашмак», «Машкинфарш», «ZБургер», «Быстроешка», «На скаку» – форумнарда тагын әллә нинди вариантлар тәкъдим итүчеләр булды. Бу дүшәмбедә «Известия», үз чыганакларына сылтама ясап: «Яңа «Макдоналдс» «Мс» дип аталачак икән», – дип язып чыкты. Тик компаниянең Русиядәге генераль директоры яңа брендның атамасында да, логотибында да легендар «М» хәрефе сакланмаячак, дигән. Бургерларның атамалары да үзгәртеләчәк, чөнки алар үзләренең товар билгесенә ия, шулай да классик атамаларыннан әллә ни еракка китмәсләр, мөгаен.

Татарстандагы «Макдоналдс»лар белән нәрсә булыр инде. Бездә компания рестораннары франшиза буенча эшли булып чыкты, шуңа күрә бөтен Русиядә ябылып беткәч тә, бездә эшләвен дәвам итте. Мәскәү, Санкт-Петербургларга баргач: «И-и, сездә «Мак» та юк икән бит...» – дип мактана ала идек.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Русия Хөкүмәте бу елның 29нчы мартында параллель импортка рөхсәт бирә торган карарны имзалады. 2002нче елдан бездә мондый төр импорт тыелган иде, ягъни товар билгесе белән сакланган әйберләрне аларның хуҗасы рөхсәт бирсә генә илгә кертергә ярады. Рөхсәт булмаган очракта, андый товар «контрафакт» булып саналды. Ә параллель импорт бренд хуҗасыннан рөхсәт алып тормый гына да илгә товарны кертергә һәм сатарга ярый дигәнне аңлата. Бренд хуҗасы мондый сәүдәгә каршы да булырга мөмкин, ләкин дәүләт күзлегеннән караганда ул законлы санала. Соңгы елларда бу ысулны шартлы рәвештә «Белорус креветкасы» дип атыйлар. 2014нче елда Русиягә карата санкцияләр кертелеп, кайбер чит ил җитештерүчеләре безгә товарларын сатмый башлагач, өченче затлар, шул ук Белоруссия белән Казахстан ул товарларны үзләре аша, ягъни үзләрендә җитештерелгән рәвеш китереп сатып ятты бит.

Мартта карар чыгаргач, Русия Хөкүмәте Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына илгә теләсә нинди импортер кертә ала торган товарлар исемлеген булдырырга кушты. Исемлек апрельдә чыкты, ә 6нчы майда теркәлде һәм гамәлгә керде. Бренд рөхсәтеннән башка гына да кертелә ала торган товарлар исемлегендә:

– гигиена һәм фармацевтика эшләнмәләре;

– дарулар;

– кием-салым һәм аяк киеме;

– транспорт чаралары, запчастьлар;

– пластмассадан, каты һәм йомшак резинадан, каучуктан ясалган эшләнмәләр;

– медицина техникасы һәм җиһазлары;

– электр техникасы, компьютерлар;

– автомобиль майлары;

– гипс, керамикадан сәнәгать эшләнмәләре;

– югары төгәллектә күрсәтә торган контроль-үлчәү приборлары, медицина һәм хирургия оптикасы һәм башкалар бар.

Санкцияләр кертелсә дә, «Тойота», «Фольксваген», «БМВ» машиналарсыз, «Эпл», «Самсунг» техникаларсыз калмыйбыз, димәк. Экспертлар әйтүенчә, ирекле көндәшлек арткач, кайбер төр товарларга бәяләрнең төшүе дә ихтимал.

Дөрес, экспертлар, параллель импорт рөхсәт ителү сәбәпле, «контрафакт» очраклары да артырга мөмкин дип фаразлый. Русиягә кертү рөхсәт ителмәгән (ягъни министрлык төзегән исемлектә булмаган) яки ялган, сыйфаты начар товарлар дигән сүз инде бу. Теләсә нинди әйбергә танылган брендның товар билгесен ябыштырып куеп сату очраклары моңарчы да булып тора иде. Импортерларны таможняда тикшерәләр иде, ә хәзер параллель импорт турында карар кабул ителгәч, андый җентекләп тикшерүләр дә булмаячак. «Контрафакт» белән бренд хуҗасы үзе генә көрәшергә тиеш булачак. Икенчедән, бренд хуҗасы рөхсәте белән сатмагач, товарга рәсми гарантия бирүдә дә кыенлыклар туачак, дип кисәтә белгечләр.

Фәнзилә МОСТАФИНА\

Комментарии