- 30.03.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №13 (28 март)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Русиядә тагын тикшерүләр башланачак. Куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен тикшерәчәкләр. Һәм тагын – фаҗигадән соң. Югыйсә ул куркынычсызлык чараларын башта ук – фаҗига булганчы ук тикшерергә кирәк иде дә бит…
25нче март көнне Кемерово шәһәрендә булган коточкыч фаҗига бөтен илне тетрәндерде. Дөресрәге, илнең «халык» дип атала торган катламын. Башта илкүләм траур да игълан ителмәгән иде. Бөтен ил буенча халык ризасызлык белдергәч кенә, 27се көнне Кемеровога килгән Владимир Путин 28нче мартны траур дип игълан итте. Бу илкүләм траурны халык үзе даулап алды. Федераль каналлар, фаҗига булганга карап, 25е көнне тапшырулар программасын үзгәртмәде, күңел ачу тапшырулары эфирдан алынмады. Хәбәрләр тапшыруында төп яңалык итеп сайлаулар сөйләнде, Кемерово турында берничә минутлык сюжет кына күрсәтеп киттеләр. Өлкә губернаторы Аман Тулеев хәтта фаҗига булган урынга барып та тормады. «МЧСларга комачаулап йөрмим, дидем», – дип аңлатты ул соңыннан. Янгында үзенең туганы һәлак булганын белгәч кенә халыкның кайгысын уртаклашты: «Мин шәхсән үзем бик борчылдым, чөнки туганым үлгән – 11 яшьлек кыз бала». Әгәр ул үлмәгән булса нәрсә?.. Аның каравы губернатор, сәүдә үзәгендә янгын чыкканы өчен, Путиннан (!) гафу үтенде.
Ә фаҗига кот очарлык дәрәҗәдә зур. Кемероводагы «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын чыгып, бик күп кеше, шул исәптән балалар да һәлак булды. Рәсми саннар 64 кеше үлгән дип күрсәтә. Тик халык бу саннарга ышанмый. Кемерово халкы, янгынны үз күзләре белән күреп торган кешеләр үлүчеләр саны бермә-бер күбрәк дип яза. Якшәмбе көн. Язгы каникулның беренче көне. Кинотеатрда кызыклы мультфильм күрсәтелә торган көн. Балалар – кем гаиләсе белән, кем классы белән – әлеге сәүдә үзәгенә килгәннәр. Өч кинозал булган анда. Һәм янгын башлангач, ике кинозалдан кешеләр чыга алмаган. Аларның ишекләре бикләнгән булган чөнки (ни өчен – монысы җавапсыз сорау). Моны рәсми затлар әйтми. Моны шул бикләнеп калган залдан балалары, хатыннары ярдәм сорап, бәхилләшеп шалтыраткан кешеләр әйтә. Балалар үләселәрен белеп торган. Гомерләренең соңгы минутында якын кешеләренә шалтыратып: «Мин сезне яратам! Бәхил булыгыз!» – дип елаган. Ә аннары… Ут барып җитмәгән урынга сөрем газы мизгел эчендә барып җитеп, кешеләрнең аңын томалаган. Фәлән кеше лифтта калып искә тончыгып үлгән. Янгын башлангач тәрәзәдән сикергән балалар хәзер авыр хәлдә – әллә исән калалар, әллә юк. Шулай булгач, 64 дигән санга ышануы кыенрак. Халык әйткән 350, хәтта 450 саны да, ни кызганыч, чынбарлыкка якынрак кебек.
Рәсми затлар: «Бер бала уен бүлмәсенә зажигалка алып кергән, ут шуннан чыккан булырга мөмкин», – дигән фараз әйтте инде. Һәм, имештер, янгын чыгу турында хәбәр алгач, бер сакчы сигналны сүндереп куйган – шуңа күрә коткаручылар вакытында килеп җитешмәгән. Бөтен гаепне шул бала белән сакчыга сылтап калдырырлар әле. Ә чынлыкта сәүдә үзәгендә янгын сигнализациясе эшләмәгән (әллә ул бөтенләй булмаганмы?). Лифтлар туктарга тиеш булса да туктамаган. Юкса анда бер атна элек кенә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшергән булганнар бит. «Тикшерү» Русиядәге гадәти схема буенча үткән, күрәсең: хуҗа җаваплы кешегә «төрткән», тегесе кагыйдәләрнең үтәлмәвенә күз йомган. Һәм менә нәтиҗә – йөзләрчә мәет һәм барысына да сакчы гаепле. Өч ел элек Казанда «Адмирал» сәүдә үзәге янгач та үзәкнең түбәсен ремонтлаган биш эшчене шундук тотып япканнар иде бит. Ә сәүдә үзәгенең хуҗасы Алексей Семин (заманында банкротлык комитетын җитәкләп, ваучерлар җыеп байлык туплап өлгергән зат) һаман чит илдә рәхәттә көн күрә, дөньяның артына тибеп яши бирә. «Зимняя вишня»ның төп хуҗасы Денис Штенгелов та чит илдә. Хәзер инде аның тиз генә Русиягә кайтуы икеле.
«Зимняя вишня»да чыккан янгында Игорь Востриковның апасы, хатыны һәм 7, 5, 2 яшьлек өч баласы үлгән. Александр белән Ольга Лиллевялиның – 11 яшьлек игезәк һәм 5 яшьлек кечкенә кызлары. Һәм андый гаиләләр бик күп. Фаҗига булуга, бездә тизрәк сумманы яңгыраталар – кеше гомеренең суммасын. Кемеровода ул – 1 миллион сум. Шул дәрәҗәгә барып җиттек ки: һәр төбәкнең казнасында «монысы – фаҗига була калса» дигән конверт ятадыр сыман. Ә ул конвертка куркынычсызлык чараларыннан экономияләп калган миллионнар салынадыр. Хәер, ул миллионнарның кая салынганы бәхәсле мәсьәлә әле…
Янгында якыннарын югалткан кешеләргә акча түгел, дөреслек кирәк. Шуңа күрә алар янгынның икенче көнендә урамга митингка чыккан да инде. Меңләгән кеше анда. Фаҗиганең чын масштабын менә шул күрсәтә. Ә өлкәнең вице-губернаторы Сергей Цивилев Игорь Востриковка, митингта чыгыш ясавын күреп: «Сез фаҗигадән үзегезгә пиар ясыйсыз», – дип белдерә. Янгында өч баласын, хатынын, апасын югалткан иргә пиар белән генә шөгыльләнәсе шул инде…
Рәсми затлар, янгында 64 кеше үлгән, дип бара. Тик Кемерово халкы моның белән килешми – үлүчеләр саны 300дән дә ким түгел, диләр
Хронология
Сәүдә үзәкләрендә гомерләр өзелә
Русиядә соңгы ун ел эчендә булган янгыннарның иң зурысы – Пермьдәге «Хромая лошадь» төнге клубында чыкканы. 2009нчы елның 5нче декабрь төнендә чыккан янгында 156 кеше үлде. Ут пиротехника очкыныннан чыккан, диделәр. Кешеләр, бәлки, исән килеш чыга да алган булырлар иде, тик клубта эвакуация очрагы өчен каралган чыгу юллары булмаган.
2005нче елдан башлап, сәүдә үзәкләрендә чыккан зур янгыннар хронологиясен барладык.
2005нче ел, 11нче июль – Коми Республикасындагы Ухта шәһәрендә «Пассаж» сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 25 кеше үлде, уннарча кеше төрле дәрәҗәдә пеште. Запас ишекләр бикле булган. Утны махсус төрткәннәр, диделәр. Ут төртүчеләрне 2009нчы елда тоттылар һәм гомерлек төрмә җәзасына хөкем иттеләр. Ут төртергә заказ бирүчеләр дә тоткарланды, ләкин аларның икесе – абыйлы-энеле Мәхмүдевләр 2013нче елда акланды.
2006нчы ел, 16нчы гыйнвар – Владивостоктагы «ПромстройНИИпроект» сәүдә-офис үзәгендә янгын чыгып, 7 кеше үлде. Аларның барысы да шушы бинада урнашкан «Сбербанк» хезмәткәрләре булып чыкты. Суд «Сбербанк» идарәчесен һәм баш инженерын, әлеге сәүдә үзәге урнашкан районның янгын күзәтчелеге идарәсе җитәкчесен, сәүдә үзәгенең хуҗасын гаепле дип тапты. Аларның кайсын бер, кайсын ике елга утырттылар.
2011нче ел, 22нче гыйнвар – Уфада биш катлы «Европа» сәүдә-күңел ачу үзәге янды, нәтиҗәдә, 35 яшьлек хезмәткәр һәм 17 яшьлек укучы кыз һәлак булды, 15ләп кеше төрле дәрәҗәдә зыян күрде. Сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәгән булган. «Европа» идарә итү компаниясе директорын һәм сәүдә үзәгенең арендаторын гаепләделәр, 3 һәм 4 елга колония режимына хөкем иттеләр.
2011нче ел, 6нчы май – Самарада «Кооператор» кибете янды. Биш кеше һәлак булды, 39 кеше больницага озатылды. Утны электр чыбыгында кыска ялганыштан чыккан, диделәр. Җәза кибет хуҗасына бирелде – дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.
2015нче ел, 11нче март – Казанда «Адмирал» сәүдә үзәге янды, 19 кеше һәлак булды, 61 кеше төрле дәрәҗәдә зыян күрде. Тикшерү ачыклаганча, сәүдә үзәгенең бинасы сәүдә итү өчен яраклаштырылмаган булган, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бөтенләй үтәлмәгән. 703 кешегә матди зыян килде, кайберәүләрнең соңгы акчасына алып кайткан товарлары янып бетте. Янгын чыгуда барлыгы 12 кешене гаепләделәр – арендатор Гусейн Гахраманов, бина хуҗасы Роберт Хәйруллиннан алып, янгын көнне «Адмирал»ның түбәсен рәтләп йөргән эшчеләргә кадәр. 2017нче елның 10нчы мартында бер кеше генә өлешчә гаебен таныды, калганнар гаебен танымады.
2017нче ел, 8нче декабрь – Мәскәү өлкәсендәге Раменское шәһәрендә «Дисконт-центр» сәүдә үзәгендә янгын чыгып, өч кеше янып үлде. Утның ни сәбәпле чыгуы әле һаман да ачыкланмады, тикшерү бара.
Чыганак: ТАСС
Бәйгегә нәтиҗә
«Үтте сайлау – могҗиза булмый калды…»
Бүген «Ай-һай хәлләр: сайлаулар» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Бу темага шигырьләр бик күп килде. Шулай да җиңүчене, гадәт буенча, икене генә билгеләдек. Алар – Актаныштан Зәйнәп Зәкиева һәм Арчадан Хафизәлә (тулы исемен һәм адресын редакция өчен генә дип әйтте) исемле укучыларыбыз. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.
Бу сайлаулар тәмам хәзер
Төшкә кереп йөдәтә.
Бар дөньясы охшап калды
Он иләгән иләккә.
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре
12 сәгать буена
Киләчәкне сайладык.
Утырган килеш тагын да утырсын,
Дип уйладык.
Ялгышканбыз икән лә без –
Тешләп булмый терсәкне.
Байлар, салым, хәерчелек
Бирер инде кирәкне.
РЕЗЕДА,
Биектау районы
Могҗиза көткән шикелле
Сайлауны көтеп алдык.
Барысы да элеккечә –
Могҗиза булмый калды.
Сима САФИНА,
Чаллы шәһәре
Кандидатлар вәгъдә итте:
Йөзәбез, димәк, майда.
Күптән сезне сайлый идек,
Йөрдегез сез соң кайда?
Галиәхмәт ГАТИН,
Кукмара районы
Татар халкы тавыш бирә алмый –
Зур түрәләр телен «кистеләр»,.
Милли телне, бөтен бер халыкны
Кыерсытып болар нишлиләр?!
Нияз БИШБАЛТА,
Казан шәһәре
Һәркөн экранда тамаша
Сайлау якынлашканда.
Бер-берсенә әйткән сүздән
Хәтта тешләр камаша.
Чәкәләшкәч, ут чыкмаска,
Алдылар су сибешеп.
Искиткеч тамаша беткәч:
«Төтенне шәп җибәрдек», – дип
Әйткәннәрдер көлешеп.
Зәйнәп ЗӘКИЕВА,
Актаныш районы, Мерәс авылы
Элек сайлаучы «кәгазь»не
Фанер әрҗәгә салды.
Алдау-йолдау, шухыр-мухыр
Совет чорыннан калды.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
Хәйләкәрен белдек инде,
Елагын күрдек инде.
Сайлаулар үтте, яңадан
Этләшеп йөрмик инде!
Рәис ВАҺАПОВ,
Апас районы
Сайлау булса иде гадел,
Бер-берсенә тыкшынмый.
Алар алышынып торудан
Тормышыбыз яхшырмый…
Хәния МИҢНУЛЛИНА,
Казан шәһәре
Күп тә түгел, аз да түгел –
Ун тавыш җыйды Собчак.
Берне алыйк, диештеләр,
Комиссиядә шулчак.
Сигезнең җидесе бар да
Шул рәвешле ноль җыйды.
Яшьләр – яшьлеген, балалар
Киләчәкләрен җуйды
ХАФИЗӘЛӘ,
Арча районы, 938нче сайлау участогы
Сайлауларны көтеп алдык
Һәркайсыбыз үзенчә.
Кандидатлар үлчәүләргә
Салынды әллә ничә!
Илебез башлыгы итеп
Сайладык берсен генә.
Бар ышаныч, өметләрне
Акласын инде менә!
Ризидә СИТДЫЙКОВА,
Казан шәһәре
Мәскәүдәге Кремльдән
Казандагы Кирмәнгә
депеша-хат килгән лә:
«фәлән процент тавыш
булсын фәлән дигәнгә!»
Сайлангач өстән кушкан,
Хисабын тотты куштан:
боерсагыз, кисәрбез
тагын берәр әгъзабызны
телгә өстәп берочтан.
Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,
Казан шәһәре
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии