Ришвәт алырга ярамый – Президент ачулана!

Ришвәт алырга ярамый – Президент ачулана!

Русиядә ике бәла, дибез. Өчәү! Өченчесе белән ана карынында вакытта ук танышабыз. Ришвәтчелек аның аты. Карындагы бала әйбәт үссен, коридорда чират көтеп азапланмасын, вакыты җиткәч, яхшы шартларда тусын өчен дә тиешле җирдә тиешле кешесенә төртергә кирәк шул бездә.

Бала тугач та, ришвәтчелек аны тормышының барлык этапларында да озата килә: район больницасында прививка ясатканда, бакчага урнашканда, мәктәпкә кергәндә… Урта классларда балага «Коррупциягә «Юк!» дип әйтик!» дигән инша яздырталар. Югары классларда «Коррупция белән көрәш» темасына багышланган класс сәгатендә утырырга мәҗбүр итәләр. Үсеп җиткәч тә ришвәтчелек арттан калмый ияреп йөри. Берәүгә җитәкчесе ял көнендә «Без коррупциягә каршы!» дигән акциягә чыгарга куша. Икенчеләр инде үз баласына «Ришвәтчелекнең тамырын корытыйк!» дигән темага рәсем ясарга булыша. Түрә булганнар фәләненче класста инша итеп язган сүзләрен трибуналардан кабатлый. Дәүләт җитәкчелеге, казнадан бик күп акча бүлеп, коррупциягә каршы көрәш планы кертә. Тик аңа карап ришвәтчелек кенә бетәргә уйламый…

Халыкара статистика үзәге, дөнья илләрен өйрәнеп, ришвәтчелекнең кайда ни дәрәҗәдә икәнлеген билгеләп бара. Әлеге тикшеренү нәтиҗәсе буенча коррупцияне кабул итү индексы (ИВК) исәпләнелә. Ул 0гә тигез булса, димәк, бу илдә коррупция бик көчле дигән сүз, ә күрсәткеч 100гә якынрак булу илдә ришвәтчелекнең сирәгрәк очравын күрсәтә. 2015нче ел мәгълүматлары нигезендә, Русиягә 29 балл куелган. Чагыштыру өчен: Дания – 91, ә Сомали белән Төньяк Корея 8 балл җыйган.

Тагын бер статистика бар. Монысын үзебезнекеләр эшләгән. Аңа ышансаң, Русиядә вазифаи урында утырган һәр өченче кеше ришвәт ала икән.

2016нчы елның беренче яртысы өчен Генпрокуратура тоткан хисаптан аңлашылганча, коррупция шаулап чәчәк аткан төбәкләр исемлегендә беренче өчлекне Курск өлкәсе, Удмуртия Республикасы һәм Әстерхан өлкәсе алып тора. «Берәр төбәк, бу исемлектә алдынгы урында булмас өчен, тиешле җиргә «төртмәдеме» икән?» – дигән шикле уй күңелеңне кимермәсә, Генпрокуратура биргән мәгълүматка ышанырга була.

Бу исемлектә телгә алынмаса да, Татарстанда да эшләр шәптән түгел, ахрысы. Узган атнада Президент Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләрен пешекләп алды әнә. Алар арасында ришвәт алу очраклары, узган ел белән чагыштырганда, дүрт тапкырга арткан икән. Моны халыктан килгән мөрәҗәгатьләр раслый. «Ришвәт алучылар арасында авыл җирлеге башлыклары, хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючылар бар. Җинаятьләрнең күбесе социаль тәэмин итү белән сәламәтлек саклау өлкәсенә карый», – дип белдерде Президент. Әлеге чыгышта югары җитәкчелек турында сүз булмау сәбәпле, бездә иң эре коррупционер авыл җирлеге башлыгы белән укытучы икән, дигән фикер калды.

Кытайда һәм Иранда бер тапкыр ришвәт алган кешенең кулын кисәләр яисә, гомумән, үлем җәзасына хөкем итәләр. Голландиядә ришвәт алуда тотылган чиновник дәүләт органнарында эшләүдән гомерлеккә читләштерелә, ә чиста куллы чиновник ел ахырында бүләкләнә. Бездә Президент ришвәтчеләрне бөтен ил алдында ачулана. Коррупция дигән бәла белән төрлечә көрәшәләр. Кемнең көрәш алымы нәтиҗәлерәк икәнен статистика күрсәтә инде.

«БГ» сораштыруы

Бер чеметем мәзәк

Бер чит ил журналисты «Русиядә коррупция» дигән теманы өйрәнеп, бик күп материал туплап, туган ягына әйләнеп кайта. Моннан сорыйлар:

– Йә, Русиядә коррупция бармы?

– Бар – адым саен.

– Ә сезне иң гаҗәпләндергәне нәрсә булды?

– Ул коррупциянең Русиядә законсыз икәнлеген белү.

Тест

Сез ришвәтчеме?

Уены-чыны кушылган әлеге тестны үтеп, үзегездә ришвәтчелек башлангычы бармы-юкмы икәнлеген белә алачаксыз.

  1. Сезгә командировкага барырга кирәк. Сез:

а) Яраткан китабыгызны аласыз да Парижга оча торган самолетка кереп утырасыз;

б) Аэропортка киләсез, тик сез очасы самолетны президент үзенә алу сәбәпле, чартер ялларга мәҗбүр буласыз;

в) «Җитәр! Нинди бетмәгән командировка ди инде ул!».

  1. «Минем рәхмәтем чиксез, ләкин ул чиксезлекнең дә билгеле бер чиге бар», – дигән җөмләне ничек аңлыйсыз:

а) Кемнеңдер тиздән өр-яңа «Бентли» машинасы барлыкка киләчәк;

б) Кемдер беркайчан да хәтта «Запорожец» машинасы да күрә алмаячак;

в) «Минем костюмыма алай карап тормагыз әле. Аның эчке ягына, кесә чыгымнарына дип, 6,5 мең доллар тегелгән!»

  1. Кем булып эшләргә теләр идегез:

а) Кем генә булсам да, законлы эштә;

б) Сәясәт белән бәйле эштә;

в) Сезнең йөзегез бик моңсу күренә, шуңа күрә кая да булса эшкә алулары икеле.

  1. Кәһвә эчәсезме:

а) «Татнефть» директоры итеп билгеләнгәннән соң гына!

б) Әйе, шикәрсез!

в) Рәхмәт, мин һава белән генә тукланам.

  1. Телефоныгызда нинди СМСны саклыйсыз:

а) «Сезнең счетыгызга 200 мең сум акча күчерелде»;

б) «Илем турында уйлыйсы урында, мин сөйгәнем турында уйлыйм»;

в) «Кадерлем, ипи алып кайтырга онытма!».

  1. Кайда яшәргә теләр идегез:

а) Чит кешенең зоопаркында тәвә кошлары арасында;

б) Берәр зур булмаган йортта – Швейцариядә;

в) Казан уртасындагы, «тузган торак» дип тамга сугылып та, һаман сүтелмәгән берәр фатирда. Иң мөһиме уты, суы, газы бар.

  1. Нинди сүзне һәрчак кабатлыйсыз:

а) Коррупцияне җиңеп булмый икән, аның белән идарә итә башларга кирәк;

б) Валютаны югары курс буенча алып, кара базарда сатучылар тиздән үкенәчәк әле;

в) Бүген яшәп тә, иртәгәге көнгә карый алучылар сирәк.

а җавабын сайлаган саен үзегезгә 1 балл саный барыгыз.

Нәтиҗә:

0-3 балл. Котлыйбыз – сез ришвәт алудан ерак торасыз. Сезгә аны тәкъдим дә итүче булмагангадыр, мөгаен. Аның каравы төнлә йокларга яткач, намусыгыз борчып уятмый.

4-6 балл. Сез судан коры чыга торган кеше! Тормыш девизыгыз «Майламасаң, арба да бармый» дигән, күрәсең. Ришвәтчелек турында бик күп беләсез – тикшерүче кебек. Карагыз аны, болай дәвам итсәгез, тикшерүче белән күзгә-күз очрашып куюыгыз да ихтимал.

7 балл. Түрә әфәнде, сез икән, танымый да торабыз! Тестны узып, мәшәкатьләнеп торасыгыз да калмаган, болай да барысы да аңлашыла бит.

Бәйгегә нәтиҗә

«200леккә эләкмәдек, долларда булырбыз әле»

Бүген ике атна элек игълан ителгән «Ай-һай хәлләр: яңа акча» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Укучыларыбыз бер дүртьюллык белән генә чикләнми, озын-озын шигырьләр язып җибәрә. Ни кызганыч, аларның барысын да бирә башласак, газета бите җитмәс иде. Шуңа күрә озын шигырегезне газетада тапмасагыз аптырамагыз: биредә берәр куплетын гына биреп, тулы вариантын сайтыбызга урнаштырачакбыз. Бу атнада да ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Түбән Камадан Насрулла Фәхруллин һәм Балык Бистәсеннән Гүзәл Хәбибуллина. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Ай-һай хәлләр: яңа акча,

Ике мең дә, ике йөз.

Тавыш бирдек, җиңик, диеп,

Синең белән икебез.

Җиңә алмады шул Казан…

Башка өлкәдә җиңсен.

Ике меңлек яңа акча

Кесәгә күбрәк керсен.

Алтын акчага сугылсын

Киләчәктә бу Казан.

Безнең Казанга ике йөз,

Ике меңлекләр арзан.

Алтын, көмеш акчаларда

Балкырга насыйп булсын.

Ике меңлек яңа акча

Кесәдән ташып торсын!

Бәхет акчада түгел дә,

Акчасыз булмый яшәп.

Киләчәктә безнең Казан

Долларда да булыр, шәт!

Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВА,

Арча районы, Наласа авылы

Ай-һай хәлләр: яңа акча,

Түрә нәфесе туймый.

Элек шүрләп урлаганнар

Хәзер курыкмый урлый!

Ай-һай хәлләр: яңа акча,

Байлар һаман симерә.

Мескен ярлы-ябагалар

Ачлы-туклы тилмерә.

Ай-һай хәлләр: яңа акча,

Яңа рәсемле, имеш…

Безнең илдәге икътисад –

Мәңге пешмәслек җимеш!

Ай-һай хәлләр: яңа акча!

Искесе дә аз иде.

Болай да чалбарым тишек,

Ялангач калам инде…

Ай-һай хәлләр: яңа акча,

Чыга Казан рәсемсез.

Халык гозерен якламый

Депутатлар – сөйкемсез!

Ай-һай хәлләр: яңа акча!

Искесе кая киткән?!

Түрәләрнең бар уйлары

Талауда: кич һәм иртән!

Ай-һай хәлләр: яңа акча,

Ә Казан сурәте юк.

Һаман алдау, шухыр-мухыр,

Юкка үзебез дә тук.

Ай-һай хәлләр: яңа акча,

Гади кешегә тими,

Казан рәсеме юк, чөнки

Урыс Казанны сөйми.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Проблемалар юк башка,

басылачак яңа акча,

тимер тарак булды башка,

таракандай төште ашка.

Яңа акча уңаеннан

сүзләр йөрде төрле-төрле…

Кол Шәриф манарасына

элә алмадылар тәре!

Үзебезнең дәүләтебез

булмавы йөрәкне тырный.

Чит ил акчасына алган

ризык тамак туйдырмый.

Депутатлар сайланды.

Нокта яңа акчага.

Бу арада эшләр калды,

барылмады бакчага.

Акча-макчага хиреслек –

абзардагы тиреслек.

Өстәгеләр ни кушсалар –

шул буладыр дөреслек.

Н. ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр : яңа акча,

Китерәчәк, ди, уңыш.

Тавыш биреп хәлдән тайдык,

Ярый чыкмады сугыш.

Җиңелдек бит! Менә хәсрәт!

Инде хәзер нишләргә?!

Пеләш башын ялтыратып,

Ленин керә төшләргә.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Ай, 200 лек акча,

Исен генә иснәтте.

Безнең тирәдә йөрде дә

Артын гына күрсәтте.

Суга салдык күпме тавыш

Яңа икейөзлеккә.

Ышанып бетеп кенә булмый

Илдәге гаделлекккә.

Хәлләр булды, яңа акча дип

Тартышты бөтен халык.

Булды бит,җиңдек дигәндә

Калдык авызны ачып.

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Күрә алмадым яңа акчада

Казанымның сурәтен.

Күрдем бөек халкымның

Бердәмлеккә сәләтен.

Бердәмлек ул – үзе зур көч

Бүгенгесе вакытта.

Үз иткәннәр туган илен

Сатылмаслар акчага.

Насрулла ФӘХРУЛЛИН,

Түбән Кама районы, Шәңгәлче авылы

Ике йөзле кыяфәтле,

Ике йөзле сәясәт,

Ике йөзлек диеп шашты

Безнең алдынгы милләт.

Мулла-мөфтиләрнең догасы

Җиңел булды кәгазьдән.

Юк-бар кәгазь белән шашып,

Калды халык вәгазьдән.

Акчаны да сайлаттылар,

Сайлауда елаттылар.

Янә күндәм халыкның

Җанын тетеп аттылар.

Илшат НУРУЛЛИН,

Чистай шәһәре

Яңа акча әйтерсең лә

Могҗиза, галәмәтләр…

Акча өчен җан кыялар,

Кылына җинаятьләр.

Гүя андагы сурәтләр

Илтә байлык юлына.

Дефолт булып, акчаң янса,

Төшенерсең серенә.

Әгәр инде изге гамәл өчен,

Тырышсалар шушылай,

Яшьләребез һәрбер вузда

Укырлар иде бушлай.

Гөлфирә МӨНИПОВА,

Мамадыш районы, Олыяз авылы

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: коррупция» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Исегезгә төшерәбез: шигырьләрне бары тик ике атна эчендә генә кабул итәбез (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз: хат вакытында җибәрелеп тә, «адашып» йөргән булса, соңлап булса да бастырабыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, дүртьюллыкларыгызны вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны да күрсәтүегез сорала. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии