«Исәнмесез, мин хат ташучы – сезгә укол ясарга килдем…»

«Исәнмесез, мин хат ташучы – сезгә укол ясарга килдем…»

Бүген авылда иң күп эш башкаручы, иң кирәкле һөнәр ияләре кемнәр, беләсезме? Юк, атлар түгел. Алар бетеп бара инде, булганнарын да Сабан туенда ярыштыру өчен генә тоталар. Иң кирәкле һөнәр ияләре – хат ташучылар. Хатын, газета-журналын да китерәләр, пенсиясен дә өләшәләр, газ-ут күрсәткечләрен дә җыялар һәм аларга түләвен дә алып китәләр, товарын да саталар, сөйләшергә сусаган әби-бабайларны да тыңлыйлар. Эшне өеп кенә торалар үзләренә, рәхмәт яугырлары. Ләкин болай дәвам итсә, хат ташучылар бөтенләй эштән китеп бетәр, мөгаен.

Менә тагын бер эш тапканнар: хат ташучылардан фельдшер ясамакчылар! Узган атнада «Россия24» телеканалында шул хакта бик җитди итеп фикер алыштылар, бәлки, күргәнсездер дә әле. Фельдшерлар җитми, шуңа күрә аларның «вак-төяк» эшен хат ташучыларга йөкләү варианты карала икән. Барысы да авылны саклап калу, Русияне алга җибәрү максатыннан, билгеле.

РУСИЯНЕ ШУНДЫЙ КЕШЕЛӘР ТОТЫП ТОРА!

Интернетта казына башлагач, шул ачыкланды: бу яңалык түгел икән бит инде. Башка вакыйгаларга алданып, игътибар итми калган булганбыз, әле февральдә үк хәбәр чыккан: «Русия Почтасы» Калининград өлкәсендә хезмәткәрләрнең вазифасын киңәйтү тәҗрибәсен сынап карарга тели. Төбәк башлыгы Антон Алиханов шул хакта сөйләде. Бу тәҗрибә Новгород өлкәсендә кулланыла икән инде. Хат ташучыларга яңа функцияләр өстәлә. Аларны гадәти диагностика чараларына өйрәтәләр: температура һәм кан басымын үлчәргә, мәсәлән. Кешенең хәле авыр булса, хат ташучы моны аңлап, аны табибка барырга күндерергә тиеш була». Февральдән соң шактый вакыт үткән инде, Калининградта бу тәҗрибә кулланылышка кергәндерме-юктырмы – анысы турында мәгълүмат тапмадык. Хәзер менә бөтен ил күләмендә сөйләшә башладылар.

Интернетта тагын бер хәбәргә тап булдык. Омск өлкәсенең Тамбовка авылында хат ташучы фельдшер эшен дә башкара икән. Һәм бу хезмәте өчен бер тиен дә акча алмаган, сорамаган да! Фидакарь хат ташучы турында җирле басмаларда бик матур язмалар дөнья күргән. 50 яшьлек хат ташучы Ирина Моторина 33 ел почтада эшли. Үзе хат ташучы, үзе почта бүлеге җитәкчесе, үзе җыештыручы, үзе ягучы. Ә өч ел элек аңа фельдшерсыз калган кечкенә генә авылда фельдшер вазифасын да башкарырга тәкъдим иткәннәр. «Бу эш өчен түләнмәячәк», – дип, башта ук кисәтеп тә куйганнар. Уйлаган-уйлаган да Ирина Моторина, бөтен нәрсә акчага гына кайтып калмый, мин ярдәм күрсәтмәсәм, ул кешеләргә тагын кем ярдәм итәр, дигән фикергә килгән дә 160 кеше яши торган авылда фельдшер вазифасын да башкара башлаган. Районның гадәттән тыш хәлләр медицинасы үзәгендә курслар үткән, аңа кан басымын үлчи торган аппарат биргәннәр. Ирина болай эшләвенә шатланып туя алмавын белдергән һәм рәсми чыганаклардагы язмалар «Менә шушындый кешеләр Русияне тотып тора да инде!» дигән сүзләр белән тәмамланган. Чиновникларны менә шушы хәбәр, аеруча да соңгы җөмләсе һәм «бушлай эшли» дигән өлеше илһамландырган, күрәсең. Башларына уй төшкәндер: карале, оптимальләштерүне, ә димәк, акчаны янга (әллә кесәгәме?) калдыруның тагын бер ысулы бит бу! Моны һичшиксез кулланып карарга кирәк!

ХАТ ТАШУЧЫ-ГИНЕКОЛОГ ҺӘМ БАШКАЛАР

«Русия Почтасы» генераль директоры Николай Подгузов сүзләренчә, хат ташучыларга әллә ни авыр эш кушмаячаклар үзе: кан басымын, температураны үлчәү, кирәк булса ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырту, гадәти медицина процедураларын үтәү (ул гадәти дигәндә нәрсә күз алдында тотыладыр инде), дип сөйләгән ул «Коммерсантъ» газетасына. «Хат ташучы һәр йортка керә бит, шуңа күрә фельдшер эшен башкару да авырлык тудырмас. Почта бүлекчәләрендә табиб катнашыннан башка гына консультацияләр уздыру мөмкинлеген дә уйларга кирәк (ягъни табиб үзе авылга килеп тормый, почта бүлегендә урнашкан махсус телеаппарат буенча гына консультация бирә. – Авт.). Бу эшләрне башкара алсак, быел көтеләсе 190 млрд сум «выручка»ны 2023нче елга 270 млрд.ка җиткерергә мөмкин булачак», – дип сөйләгән ул. Гади халыкка аркаланып, казнаны экономияләү генә булсын инде безнекеләргә. Оптимальләштерүнең файдасын әйткән «Русия Почтасы» директоры, ә өстәмә эш өчен хат ташучыларга түләү мәсьәләсендә ләм-мим. Хәер, түләрлек булсалар, махсус белеме булган фельдшерларны табарлар иде бит инде бу эшкә. Бушка йөрүче кирәк булгач, хат ташучыларга күзләре төшкән. Русияне алга җибәрү өчен барысына да әзер икән Подгузов әфәнде, хәтта «үзенең» хат ташучылары белән уртаклашырга да…

Урысча әйткәндә «слабый» тәкъдим булган әле бу, иптәш чиновниклар. Оптимальләштерү булгач, оптимальләштерү булсын: нишләп әле «эшсез» хат ташучыларга кан басымын үлчәү белән генә чикләнергә ди?! Укол да ясасыннар! ЭКГ уздырсыннар! 45 яшьтән узган хатын-кызларга мәҗбүри рәвештә гинекологка күренеп торырга кирәк, диләр – моны да хат керткән җирдән генә хат ташучы башкара ала ич инде. Шул арада берәрсенең сукыр эчәгесен дә кисеп ата ала. И-и, уйлый китсәң әллә никадәр файдалы эш йөкләргә була ла ул хат ташучыларга.

Менә күз алдыгызга китереп карагыз әле: хат ташучы тулгагы башланган хатынның өенә килә, баласын таптыра, аннары алып килгән газеталарын бирә, аннары сәпитенә атлана да авыл очындагы карчыкка капельница куярга китеп бара.

Бюджетны экономияләүнең тагын бер юлы: ашыгыч ярдәм машиналарын бетерергә кирәк! Нәрсәгә кирәк алар акча әрәм итеп?! Хат ташучы сәпите белән бөтен җиргә барсын, җиңелрәк авыруларны сәпитенә утыртып үзе дә больницага илтә ала, җитдирәк авыруларны почта машинасында алып килергә була. Хатларны, газета-журналларны бер почмакка кәшәлисең дә, авыруны сузып саласың шунда. Хәзер халык барыбер хат алышмый, газета-журналга бик язылмый, шуңа күрә ул машинада берьюлы берничә авыруны алып бару да мөмкин булачак әле.

Уйлый башласаң, фантазия әллә кайларга сикерә икән ул, җәмәгать. Чиновникларны аңладым менә хәзер: бер юләре әйткән фикерне әллә ничекләр итеп кабартып, әллә нинди законнар уйлап таба бит алар. Бик комарлы шөгыль икән ул закон уйлау. Менә үзем дә кызып киттем. Оптимальләштерү системасын тагын да камилләштерергә була ләбаса: хат ташучыларга участок полицейские вазифасын да тапшырырга кирәк. Бер әбекәйнең пенсиясен алып килде, сукыр эчәгесен кисеп атты да әйдә хулиганнарны эзләргә. Сәпите бар бит. Хат ташучылар беренче тәҗрибә куяннары булса, соңрак башка һөнәрләрне дә оптимальләштерергә була. Укытучыларны, мәсәлән, сатучы итәргә. Мәктәпләргә товар китереп тутырырга да сатсыннар тәнәфестә рәхәтләнеп, барыбер эшләре юк бит. Биология укытучысы исә озын тәнәфестә авыруларны кабул итә ала – хат ташучы карарга өлгермәгәннәрен. Биологиядә кеше организмы турында өйрәтәләр бит…

Бу яңалыкны тәкъдим иткән депутатларга премия дә язарлар әле. Яхшы тәкъдим керткән өчен. Ләкин уйлагач-уйлагач, ахырына кадәр җиткереп бетерсеннәр инде алар: «хат ташучы» дигән сүзен дә үзгәртергә кирәк, дөреслеккә туры килми бит алайса.

Ә-ә, тагын бер тәкъдим калган икән: шул депутатларның үзләренә дә ник әле сантехник йә кочегар эшен дә йөкләмәскә ди? Менә ичмасам файдалы оптимальләштерү булыр иде…

ФИКЕР

Без Татарстанның төрле районнарында хат ташучы булып эшләүче кешеләр белән дә сөйләштек. Исемнәрен һәм авылларын күрсәтмәү шарты белән генә шәрехләмә бирергә ризалаштылар. Кайберләре, үзләрен фельдшер итү ихтималлыгын белгәч, аһ-ваһ кына килде, җавап бирергә теләмәде.

Кама Тамагы районында 21 ел хат ташучы булып эшләүче:

– Мин инде бернәрсәгә дә аптырамыйм. Без хәзердән үк фельдшер эшен башкарабыз бит инде. Үзебезнең авылда фельдшер юк, иң якын ФАП 4 километр ераклыкта урнашкан. Ә авылда олы яшьтәгеләр күп. Шуңа күрә мин үзем белән еш кирәк була торган дарулар да йөртәм. «Шулай эшләп карамассыңмы?» дигәннән киткән эш инде бу. Аннан соң пенсия бирергә килеп керәсең, ә әбиләр дару бетүгә, фельдшерны тотып булмауга зарлана – кызганыч бит. Шуңа вак-төяк дару тыгып йөрибез инде. Кайвакыт сатарга дигәне беткән була, үземнекен биреп калдырам. Кан басымын, шикәрне үлчәгәнем, инсулин кадаганым бар. Бер әбигә телефоннан «Ашыгыч ярдәм» чакыртканым һәм, ташлап китәргә куркып, 2 сәгать аның белән утырганым да бар. Әлбәттә инде, болар берсе дә түләнми. Аның өчен акча сораганым да юк. Ләкин дәүләт күләмендә фельдшер вазифасын да таксалар һәм аңа бер тиен дә түләмәсәләр дә аптырамыйм. Премияләр вәгъдә итәрләр итүен, рәсми хезмәт хакын арттыру турында уйлап та карамаслар.

Арча районында 15 ел хат ташучы булып эшләүче:

– Менә бүген дә иртәнге 10нчы яртыдан кичке 4кә хәтле эшләдем, юл акчалары килгәндә 6ларга кадәр дә эшләргә туры килә. Монысы көндәлек эш «ваклыклары». Аның өстенә ялгыз яши торган әби-бабайларның моң-зарын да тыңларга туры килә. Һәрберсенә кереп, ут-газ күрсәткечен җыясың. «Монда төгәл түгел, ахрысы, дөрес микән, чутлап бир әле» кебегрәк сораулар белән дә башың катарлык. Шуңа өстәп, кан басымнарын да үлчи башласак, почтада эшләүчеләр дә калмас. Эше күп, акчасы әз бит. Мин үзем «почти» 6000 сум алып эшлим. Авыл җирендә башка эш булмаганлыктан һәм ярты ставкага көн аралаш эшләгәнгә күрә генә ярап тора инде. Без дә медицина ярдәме күрсәтә башласак, медикларга эш тә калмас бит.

БГ СОРАШТЫРУЫ

«ВКонтакте»дагы төркемебездә (vk.com/beznen) укучыларыбызга: «Хат ташучыдан фельдшер ясамакчылар. Сез моңа ничек карыйсыз?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. 44 кеше (барлык сораштырылганнарның 55 проценты) «Хат ташучы хат һәм газета-журнал гына ташырга тиеш, башкасы аның эше түгел» дип җавап биргән. 25 кеше (31,25 процент) «Тагын нәрсә уйлап табарлар икән инде?!» дип, гаҗәпләнүен белдергән. 3 кеше (3,75 процент) «Бөтен эшне бер кешегә (бу очракта – хат ташучыга) өю сыйфатка зыян китерә» дигән җавапны сайлаган. 5 кеше (6,25 процент) «Әгәр түләвен арттырсалар, хат ташучыга фельдшер эшен дә кушарга була» дигән фикердә. 3 кеше (3,75 процент) без биргән җавап вариантлары белән килешмәгән, «башка вариант» дигән җавапны сайлаган.

Бу сорау белән күпләрнең авырткан урынына тидек, ахрысы – фикер калдыручылар да бик күп булды. «Хат ташучыга ышанып, укол кадатып булмый инде. Бик сәер нәрсә бу», – дигән Гөлгенә Гыйматдинова исемле укучыбыз. Рәүфә Шиһапова исемле укучыбыз: «Почтадан кибет ясадылар инде, аптека да ясасалар, хат ташучыга фельдшер гына буласы кала!» – ди. «Шуңа күрә хат ташучылар калмады да инде хәзер, 5000 сум акчага тагын нәрсә генә эшләргә кала?!» (Роза Кәбирова) дигән фикер дә бар. Илнар Мингалиев исемле укучыбыз шәфкать туташларын да телгә алган: «Чаллыда шәфкать туташлары 8 мең сум хезмәт хакы алып эшли, бу – дәүләтнең хурлыгы, адәм көлкесе. Хат ташучы җилкәсенә тагын өстәмә эш өю сәерлек түгел, наданлык ул», – дип язган Илнар.

ШУШЫ ТЕМАГА

Байкал аръягы краеның Дульдургин районы, Ара-Иля авылында фельдшер вазифасын хат ташучы түгел, җыештыручы башкарган. «Чита.ру» агентлыгы язуынча, авылдагы ФАП фельдшеры отпускка киткән, ә аның урынына авыруларны җыештыручы кабул итә башлаган. Район үзәк больницасы баш табибы урынбасары кушуы буенча. Махсус медицина белеме булмаган җыештыручы укол кадый, яраларын бәйли башлагач, җирле халык сентябрь башында прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Прокуратура тикшерү уздырган һәм баш табиб урынбасарын дисциплинар җаваплылыкка тартканнар. Бу хәлдән соң район больницасы отпускка киткән фельдшерларга алмаш табу җаен тапкан: график төзеп, фельдшерлары отпускка киткән авылларга чират буенча медиклар җибәреп торачакларын әйткәннәр. Хат ташучыларга фельдшер эшен дә йөкләсәләр, болай итеп «җәфаланып» торасылары булмый инде үзе.

Фәнзилә МОСТАФИНА

«Исәнмесез, мин хат ташучы – сезгә укол ясарга килдем...», 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии