«Балалар бакчасына йөрмибез, ә акчасын түлибез»

«Балалар бакчасына йөрмибез, ә акчасын түлибез»

ТАТАРСТАН АТА-АНАЛАРЫ БАКЧАЛАРДАГЫ АБОНЕНТ ТҮЛӘВЕНӘ КАРШЫ КӨРӘШӘ

– Бу язда без балалар бакчасына күп булса ике атна гына бара алганбыздыр. Кызым бик еш авырды, шуңа күрә бакчага барылмады диярлек. Өч айга барлы-юклы 15 көн йөрдек! Ә түләвен тулы өч ай өчен каерып алдылар, – дип ярсып-ярсып сөйли үзен Эльвира дип таныштырган яшь кенә ханым. Аның ярсуын аңларга да була – йөрмәгән бакча өчен акча түләп ята бит. Эльвира кебекләр – барлыгы иллегә якын ата-ана – әлеге системага каршы үз сүзен әйтү ниятеннән, узган атнада Казанда митингка җыелды.

Мәктәпкәчә яшьтәге баласы булган ата-аналарның Татарстан җитәкчелеге белән низагы кичә-бүген генә башланмады. Бездә бакчага түләү бик зур санала. Бу әти-әниләр күзлегеннән генә түгел, башка төбәкләр белән чагыштырып караганда да шулай. Ә 2017нче елның 1нче гыйнварыннан республикадагы дәүләт бакчаларына түләү тагын 8 процентка артты. Хәзер бер айга түләү кимендә 2500 сум тирәсе. Өч һәм аннан күбрәк баласы булганнарга – якынча 1500әр сум. Шуның 561 сумы – ашау өчен түләү, калганы – баланы бакчада караган өчен. Һәм Идел буе төбәкләреннән бары тик Татарстанда гына бик кызыклы система эшли: әгәр бала бакчаны калдыра икән, ашау өчен түлисе сумма гына киметелә, ә төп түләү киметелми, шул ук кала. Ягъни бала ай буе бакчага бармаса да, әти-әнисе бакча өчен тиешле сумманы түләргә тиеш була. Абонент түләве дип атала ул. Телефон, интернет яки телевидение өчен абонент түләве бар бит: ай саен билгеле бер сумманы түләп куябыз да, кирәгенчә кулланабыз. Балалар бакчасында да шундый ук система: ай саен билгеле бер сумманы түләргә тиешсең. Ә балаң йөриме-юкмы, йөри аламы-юкмы – анысы инде синең проблемаң. Син акчаңны гына түлә!

Татарстан ата-аналары бу системага каршы үз фикерләрен әйтә киләләр, интернет аша Путинга мөрәҗәгатьләр юллап торалар. Ә менә митингка чыгарга аларны башка нәрсә мәҗбүр итте. Дөресрәге, урамга чыгу өчен яңа сәбәп барлыкка килде. КПРФ депутаты Артем Прокофьев республика бакчаларында абонент түләвен бетерергә кирәк дигән закон проекты тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, әгәр бала мөһим сәбәп аркасында бакчаны калдыра икән, йөрмәгән көннәр өчен акча түләргә тиеш түгел. Мөһим сәбәп дигәндә, Прокофьев баланың авыруын, санаторий яки курортта дәвалануын, медицина тикшеренүе үтүен, әти-әнисенең отпуск яки «больничный» вакытын атый. Әйтик, бала, барасым килми, дип елап кына бакчага бармый калды икән – ата-анасы тиешле акчасын түләсен, тик әгәр дә инде бала авыру сәбәпле бакчаны калдыра икән – түләү суммасы яңадан исәпләнсен. КПРФ депутатының идеясе менә шундый иде.

Ата-аналар бу закон проектын дәррәү күтәреп алдылар да бит, тик депутатлар гына теләктәшлек белдерергә ашыкмады. Президент та Прокофьевны хупламады. Хупласа һәм ул тәкъдим иткән закон проекты кабул ителә калса, республика бюджетында «тишек» барлыкка киләчәк икән янәсе. Әле дә ярый ул тишекне томалап торырга балалар бар!

Югыйсә, Прокофьевның тәкъдиме яңалык түгел бит. Күрше-тирә төбәкләрдә шулай эшлиләр дә: баласы бакчага йөрмәгән көннәр өчен ата-ана түләми. Әнә Самарада абонент түләве – аена 308 сум. Бу сумманы бала бакчага барса да, бармаса да түлиләр, ә түләүнең калган өлеше баланың бакчага йөргән көннәре исәбеннән генә алына. Мантыйк буенча шулай дөрес тә: күрсәтелмәгән хезмәт өчен ник акча түләнергә тиеш ди?! Тик республика җитәкчелеге генә моны аңларга теләми. Аңлавын, бәлки, аңлый да торганнардыр. Тик бюджетта «тишек» бар бит…

Дәүләт бакчаларында түләү кимендә 2500 сум булса, шәхси бакча өчен түләү – кимендә 12 мең сум. Бер айга бу! Һәм андый бакчаларда да шул ук система: ашау өчен тиешле сумманы гына киметәләр, ә төп сумманы син барыбер түләргә тиеш.

…Ата-аналарга митинг үткәрү өчен Казандагы Левченко бистәсеннән яктыртылмый торган бер урынны биргәннәр иде. Әлеге мәйдан – чүп эшкәртү заводы янында. Плакатлар тоткан ата-аналар «утилизация отходов и прием вторсырья» дигән язу янына җыелырга мәҗбүр булды. Артык акча түлисебез килми, файдаланган өчен генә түлисебез килә, дип «тавышланып» йөргән ата-аналарны хакимият (шәһәр башкарма комитеты йөзендә) менә шулай «калдык» һәм «кулланылган чимал»га чыгарып калдырды диярсең…

Чит илләрдә

Кайда – ничек?

Русиядә бала туганчы ук бакчага чиратка язылып куясың да, аннары тыныч кына чиратың килеп җиткәнен көтәсең. Ул чират җиткәнче, баланың өч яки дүрт яше дә тулып китәргә мөмкин. Ә инде шәхси бакчага бирергә теләсәң, кесәңнең шактый калын булуы шарт. Башка илләрдә балалар бакчасы системасы ничек соң – бу язмада сүз шул хакта.

ГЕРМАНИЯ

Биредә мәктәпкәчә белем мәҗбүри түгел, шулай да һәр баланың бакча яки яслегә йөрергә хокукы бар. Ясле кыйбатрак санала – айга 80 евро тирәсе, ә бакча якынча 50 еврога чыга, шулай да бу сумма бөтен шәһәрләрдә дә бер үк түгел, түләүне җирле хакимият үзе билгели. Дәүләт бакчаларына түләгәндә гаиләнең кереме исәпкә алына, ул азрак булган саен бакча өчен түләү дә азрак алына.

Күпчелек балалар бакчасы көндезге сәгать 2 яки 3кә хәтле эшли. Шулай ук балаларны төнгә калдырып була торган бакчалар да бар – анысы төнге сменада эшләүче ата-аналар өчен кулай. Иртәнге ашны балалар үзләре белән алып килергә тиеш, ә төшке аш бакчада ашатыла, анысы өчен аена 60-100 евро өстәп түлисе.

ИТАЛИЯ

Әлеге илдә балалар бакчага гадәттә өч яшьтән йөри башлый. Италиядә шәхси һәм дәүләтнеке булган бакчалар бар. Дәүләт бакчалары яхшырак санала. Бакча өчен түләү аена 6 евродан 400 еврога кадәр булырга мөмкин. Кемнең кереме күбрәк – шул күбрәк түли. Биредә дә ашау өчен аерым түләргә кирәк: көнгә 2-3 евро тирәсе. Ашарга үзең белән алып йөрисе юк, барысы да бакчада әзерләнә. Күпчелек бакчалар 16:00 сәгатькә кадәр эшли, өстәмә акча түләп, баланы 18:30 сәгатькә кадәр дә тотарга мөмкин. Җәен Италиядә күпчелек балалар бакчалары ял итә. Шул ук вакытта ел әйләнәсе эшли торган бакчалар да бар.

ШВЕЦИЯ

Биредә дә ике төрдәге бакчалар бар – дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган. Түләү ата-ананың кеременә карап билгеләнә. Әгәр ата-ананың бакчага түләргә мөмкинлеге булмаса, дәүләт алар өчен үзе түли, мондый балалар бакчада тулы көн йөрми генә – аларны иртәрәк алырга кирәк була. Күп балалы гаиләләр өчен бакчага түләгәндә ташламалар каралган.

Швеция бакчаларында баланың физик үсешенә зур игътибар бирелә. Балалар күп вакытларын саф һавада уздыра.

ФИНЛЯНДИЯ

Биредә ата-аналар балаларын дәүләт бакчасына бирергә тырыша, чөнки алары яхшырак санала. Тик шәхси балалар бакчасына йөрүчеләрнең чыгымын да дәүләт өлешчә үзе каплый. Бакчага айлык түләүне исәпләп чыгарганда күп факторлар, мәсәлән, ата-ананың күпме акча алып эшләве йогынты ясый.

Күпчелек бакчалар балаларны 9 айдан кабул итә. 3 яшькә кадәрге балалар тупланган төркемдә 4 балага бер тәрбияче туры килергә тиеш. Фин бакчалары 6:15 сәгатьтән 17:00гә хәтле эшли.

БӨЕКБРИТАНИЯ

Биредә шәхси бакчалар бик кыйммәт, шуңа күрә гади халык баласын дәүләт бакчасына бирергә тырыша. 3 яше тулган һәр бала атнага 15 сәгать бакчага бушлай йөрергә хокуклы. Баласының бакчада озаграк булуын теләгән ата-аналар өстәмә акча түли. Ашату системасы ике төрле: йә ризыкны үзең белән алып киләсең, йә бакчадагы ашатуны сайлыйсың. Британиядә нәниләрне көндез мәҗбүри йоклату дигән нәрсә юк. Баланың йокысы килсә генә яткыралар, йокысы килмәсә, уйнавын дәвам итә.

Чыганак: familyboom.ru

Бәйгегә нәтиҗә

«Маңкорт булам түгелме соң, онытсам әнкәм телен?»

Бүген «Ай-һай хәлләр: татар теле» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Аларның бер өлеше узган саныбызда басылды, бер өлешен бүген бирәбез. Бу айның җиңүчеләре итеп, Казаннан Рәшит Мөхәммәтҗановны (аның шигыре узган саныбызда басылды) һәм Аксубайдан Фәридә Адиеваны билгеләдек. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Бәйгебезнең чираттагы темасын киләсе ай башында игълан итәчәкбез. Күзәтеп барыгыз!

Туган телем – татар телен

Төрле яктан кысалар.

Түрәләр якламыйлар шул,

Тизрәк читкә качалар.

Мәскәү телсез калдырырга

Тырыша татар халкын.

Җитәкчеләр каршы чыкмый,

Имеш, «дәшмәү бит алтын».

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Төрле яктан таш аталар

Татар телен ватарга.

Тырышалар мәңгелеккә

Болгап-болгап атарга.

Алданмабыз һич бер вакыт

Алдап каптырган балга.

Татар телем, бирешмичә,

Нык басып атла алга!

Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Буа районы, Кильдураз авылы

Татар теле – туган телем,

Горур атлап йөрүчем!

Русияне данга төрүче,

Балкып үсүче гөлем!

Бернигә дә карамыйча,

Уз син бар киртәләрне.

Үсеп, алга таба үрлә,

Гиз син башка илләрне!

Ризидә СИТДЫЙКОВА,

Казан шәһәре

Әбиләр дә онык белән

Аралаша «заманча»,

Ватып-сындырып телләрен,

Сөйләшәләр урысча.

Буыннан-буынга саклап

Килгән халкым үз телен.

Маңкорт булам түгелме соң,

Югалтсам әнкәм телен?

Фәридә АДИЕВА,

Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы

Тукай теле, татар теле, туган телем,

Саф татарча ачылды бит минем телем.

Кимсетелә, кимерелә, җимерелә ана телем,

Әгәр бетсә газиз телем – бу бит үлем.

Берәүләре күралмады түбәтәйне,

Салдырдылар яулыкларны мәктәпләрдә.

Туган телем, инде сиңа каныгалар,

Ни җитми соң түрәләргә бу Мәскәүдә?

Үз акылым бирим мәллә түрәләргә?

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Татар телен төптән корытуга

Сатлык ханнар өлеш керттеләр.

Илен сатып, Илья, Иван, Степан,

Карамзиннар булып беттеләр.

Авыллар да «эреп» юкка чыга,

Алар бетсә, бит тел дә бетә.

«Кара көчләр» өчен бу файдага,

Алар моны бит күптән көтә.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Изображение удалено.Дөрес язмыйбыз хәтта «Ашханә»,

Туган телебезгә җиттеме хана?!

Илен яклап калалмаган кавем

Күрәсең, саклый алмас телен дә.

Сима САФИНА,

Чаллы шәһәре

Әби-бабай, әти-әни –

Бары да татар булганнар.

Татар телен мирас итеп,

Безләргә калдырганнар.

Туган телем урамда да,

Җиһанда да гөрләсен.

Ул һәрвакыт тере булсын,

Беркайчан да сүнмәсен!

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии