Татарстан Президенты Путиннан… сыра сорады

Татарстан Президенты Путиннан… сыра сорады

Бу көннәрдә интернеттагы яңалыклар тасмасы әнә шундый хәбәрләр белән тулы. «Мөселманнар стадионга сыра кайтаруны сорый» дигәннәре дә очрый. Тел кайгысы да онытылды, пенсия яшен арттырырга җыенулары да… Хәзер сыра турында сөйләшәбез.

«ОЯТ БУЛСА ДА СОРЫЙМ…»

Узган атнада Калининградта Русия Президенты каршындагы физик культураны һәм спортны үстерү буенча советның утырышы узды. Футбол буенча Дөнья чемпионаты турында сөйләшергә, нәтиҗәләр ясарга җыелышканнар иде. Сыра мәсьәләсе дә шунда күтәрелде. Ул утырышның видеосы (дөресрәге, сыра турындагы өлеше) көне-сәгате белән интернетка чыгарылды.

Шул видеолардан күренгәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзен сыра сатудан кергән акчадан башлаган. Чемпионат вакытында Казан стадионында сыра сатып, 89 миллион сум акча эшләгәнбез икән. Шуннан соң Миңнеханов төп сорауга күчә:

– Сыра сату буенча бернинди гадәттән тыш хәл дә, бернинди проблема да булмады. Мин каравыгызны сорар идем… Беренчедән, нәрсә генә дисәк тә, ир-атлар сыра ярата. Икенчедән…

Бу урында Миңнехановны Путин бүлдерә:

– Бөтенесе дә түгелдер инде, бәлки, Татарстанда күбрәк яраталардыр…

Миңнеханов өзелгән сүзен ялгап китә:

– Мөселман буларак миңа сыра турында сүз кузгату оят, әлбәттә. Ләкин мин православ туганнарыбызны кайгыртам.

Бу урында утырышта катнашучылар көлә башлый. Путин: «Кара, молодец!» – дип куя. Молодец булмыйни: сыраны кайтаруны да сорады, «мөселман буларак» чиста да булып калды.

Аннары Путин, хәйләкәр елмаеп:

– Мөселманнар сорый икән – карарбыз! – дип куя. Күпләр аның «карарбыз» дигәнен уңай җавап буларак шәрехләргә дә өлгерде инде.

Телен кискәндә дә дәшмәгән Татарстан, менә шулай итеп, сыра сораучы булып калды…

ҮЗЕБЕЗНЕКЕН ДӘ САТАСЫ БАР

Татарстан стадионнарындагы сыра кая киткән, саталар бит, дип гаҗәпләнергә ашыкмагыз. 2005нче елда кабул ителгән закон буенча, Русиядә спорт чаралары вакытында спиртлы эчемлекләр сату тыела. Тик 2013нче елда (ул елны Казанда Универсиада булганын онытмадыгызмы әле?) Владимир Путин искәрмә рәвешендә икенче бер федераль законны имзалаган иде: анысы халыкара спорт ярышлары вакытында стадионнарда спорт федерацияләренең партнерлары булып санала торган алкоголь җитештерүчеләрнең продукциясен сатарга рөхсәт бирә торган закон. Шуңа күрә чемпионат вакытында стадионнарда, фанатлар зонасында сыра сатылды. Чемпионат узды – стадионда сыра сату кабат тыелды (дөрес, бу закон никтер боз сарайларында эшләми – хоккей матчлары вакытында боз сарайларында рәхәтләнеп сыра саталар бит).

Миңнеханов менә шуңа борчылуын белдерде дә инде, шул законны кабат карарга кушты. Өстәвенә, шушы көннәрдә Чистайда сыра заводы ачылырга тора. «Татспиртпром» директоры Ирек Миңнәхмәтов сүзләренә караганда, завод елына 10 млн декалитр сыра җитештерәчәк. Шулай булгач, ул сыраны урнаштырып бетерергә дә кирәк булачак бит әле. Ә стадионнар моның өчен – менә дигән урын.

Калининградта узган утырышта Миңнехановны тагын бер кеше хуплады. Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары вазифаларын башкаручы Дмитрий Сватковский: «Стадионнарда сыра сату рөхсәт ителсә, әйбәт булыр иде. Бу эчемлек – футбол культурасының бер өлеше. Сыра сата башлагач, кешеләр стадионда ялларын үткәрә башлар, гаиләләре, балалары белән килер иде. Һәр кеше өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим», – дип сөйләде. Балалар әти-әниләренең сыра эчкәнен карап торачак булып чыга, димәк.

ПЫЯЛАДАН ЯРАМАСА – КӘГАЗЬДӘН ЭЧӘБЕЗ

Кызык инде: алкоголь белән спорт янәшә тора да алмый, торырга тиеш тә түгел, дибез. Ләкин бөтен спорт чараларының төп иганәчесе – алкоголь җитештерүчеләр. Стадионнар сыра рекламасы белән чуарланган, телевизордан берәр спорт матчы карый башласаң, ун минут саен рекламага бүленә – анысы да шул сыра рекламасы. ФИФАның рәсми иганәчеләренең берсе – аз алкогольле эчемлекләр җитештерә торган Anheuser-Busch InBev компаниясе. Бу – футбол белән сыра аерылгысыз дигән сүз. Һәрхәлдә башка иганәче тапканчы. Хәер, футбол федерациясен бу иганәче дә бик канәгатьләндерә, башкасын эзләү турында сүз кузгатканнары юк кебек.

Ә менә урыннарда футбол белән сыра дуслыгына каршы төшеп караучылар булды. Дүрт ел элек футбол буенча Дөнья чемпионаты Бразилиядә үтте. Хәтерегездә булса, чемпионат алдыннан матбугатта сүз чыккан иде: имеш, Бразилия чемпионат матчлары вакытында стадионнарда сыра сатуны тыярга тели. Ил җитәкчелегенең бу карары аңлашыла да: футбол караганда каннар кайный, тагын алкоголь дә эчеп алсалар, бөтенләй шартларга мөмкин. Аннары салмыш җанатарлар ваткан-җимергәнне ил җитәкчелеге тәртипкә китерәсе бит. Ләкин ФИФА Бразилиянең сыра сатарга теләмәвен игътибарга да алмады. «Алкогольле эчемлек – дөнья чемпионатының аерылгысыз өлеше», – дип белдерде. Телиме Бразилия сыра сатарга, теләмиме – барыбер саттылар сыраны. Саттырасың килмәсә, рәхим ит, чемпионатны уздырма.

Быелгы Дөнья чемпионаты вакытында Ростов та стадионда сыра сатуга каршы чыгып карады. Тик әллә ни каршы тора алмадылар: Путинның халыкара спорт чаралары вакытында сыра сатарга рөхсәт бирә торган кануны бар бит.

Казан алай ФИФА кадәр ФИФАга ук каршы төшеп маташмады. Сатарга икән – сатарга. Дөрес, алкогольле эчемлекләрне сату тыелган зоналар билгеләнде үзе. «Казан Арена» стадионы янындагы территориядә, шәһәр үзәгендә, аэропорт һәм тимер юл вокзалы янында һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы фанатлар зонасында спиртлы эчемлекне сату гына түгел, эчү дә тыелган иде (ФИФА партнерлары продукциясен санамаганда, әлбәттә).

Эчмәделәр түгел – эчтеләр, әлбәттә. Саттылар да. Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган карар үзе үк әйләнеп үтәргә юл калдырган иде: «күрсәтелгән урыннарда пыяла савыттагы исерткеч эчемлекләрне сату һәм эчү тыела» диелгән иде анда. Шуңа күрә тыелган зоналардагы кибетләрдә кәгазь каплы шәраблар, тимер банкадагы сыралар гына сатып яттылар. Пыяла шешәдәгеләре шул ук киштәдә җәймә белән капланган килеш торды.

Урысларда «деньги не пахнут» дигән әйтем бар. Миңнеханов та шуны исенә төшереп, сыра сатудан кергән керемне уенда тотып, әле тагын Чистайда ачылачак завод турында да уйлап, ояла-ояла булса да (мөселман бит!), Путиннан сыра сорарга мәҗбүр булгандыр инде…

Федераль һәм төбәкләрдәге алкоголь базарын тикшерү үзәге директоры Вадим Дробиз сүзләре буенча, бүген Русия алкоголь базарында әйләнештә 10,5-11 млрд литр алкогольле продукция әйләнештә йөри, шуның 8 миллиарды – сыра

Футбол буенча Дөнья чемпионатының Казанда узган матчларын (барлыгы 6 матч) 255 мең кеше караган. Ә «Казан» гаилә үзәге янындагы фанатлар зонасында 800 мең кеше булып киткән. Чемпионат вакытында Татарстан башкаласына 36 илдән 300 меңгә якын турист килеп киткән. Алар Казанда 11,2 миллиард сум акчасын калдырган. Чемпионат башланыр алдыннан «Коммерсантъ» газетасы: «Чемпионатны уздыру Казанга 4,4 млрд сумга төшәчәк», – дип язган иде

ФИКЕР

Изображение удалено.Русиянең халык артисты Михаил БОЯРСКИЙ: «Мин сыра эчә алам, ләкин стадионда спорт матчы вакытында түгел. Стадионда мин башка нәрсә белән мәшгуль – матчны карыйм, ә спорт белән сыра һич кенә дә бергә була алмый. Стадион – ул күңел ачу урыны да, ярымшәрә килеш йөри торган мунча да түгел. Стадионда кеше спорт белән шөгыльләнә. Ә сыраның урыны – барда»

Чыганак – Business FM

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Кырт иткән өчен дә салым түлисе…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: салымнар» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Гадәт буенча, ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Казаннан Нәкыйп Габделбәр һәм Башкортстан Республикасыннан Яхъя Йосыпов. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.

Җиңүчеләр игътибарына: акчаны һәр айның беренче атнасында күчерәбез. Шуңа күрә бәйге нәтиҗәләре чыкканның икенче көнендә үк «акча килмәде» дип шалтыратырга ашыкмагыз. Ә инде акча килгәч, «алдык» дип хәбәр бирсәгез, әйбәт булыр иде.

Думага сайлаттырылган

бер татар депутаты

авылына ялга кайткач,

төнлә уйланып ятты.

Фикерләренең очына

чыгалды – яңа алым!

Кырт иткән өчен дә кеше

түләргә тиеш салым.

Ил буенча исәпләсәң –

зур керем. Искитмәле!

Татарлар башына төшә

татарның үз китмәне.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Күзне шакмакландыра,

Салым су кебек ага.

Түләмәсәң вакытында,

Тынычлыгың югала.

Кайчак төшләргә керә,

Саташтырып йөдәтә.

Түлик, дуслар, вакытында,

Тыныч булыр йөрәккә

Рушания СИБГАТОВА,

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы

Комсызларга һаман җитми,

Крестьянның тиресен

Салым белән туныйлар.

Аның тиресе ничә кат –

Аны сорап тормыйлар.

Мәскәүләргә булган бурыч

Бетәрме берәр заман?

Инде ничә гасыр буе

Ясак түлибез һаман.

Яхъя ЙОСЫПОВ,

Башкортстан Республикасы,

Бүздәк районы, Картамак авылы

Үрмәкүч ау үргәндәй

Салымнар үрә түрәләр.

Арта төрләре гөмбәдәй,

Күкләргә үрли бәяләр.

Сима САФИНА,

Чаллы шәһәре

Үткән еллар кайтавазы кебек

Зур салымнар «башын калкыта»,

Төрле репрессияләр, янаулар

Гади кешене бик куркыта!

Шәхси хуҗалыкның кош-кортларын

Юкка гына санап йөрмиләр,

Сыер-сарыкларның исәбен

Кенәгәләренә теркиләр…

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии