Президент юлламасы: әйтелгән һәм әйтелмәгән сүзләр

Президент юлламасы: әйтелгән һәм әйтелмәгән сүзләр

Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Бу – президентның 13нче һәм... соңгы юлламасы. Киләсе елдан инде Татарстанда президент калмаячак, «глава» гына булачак, әлегә республика Конституциясенә үзгәрешләр кертелмәү сәбәпле генә шушы исемдә калып тора. Мөрәҗәгатьнең адресаты – Дәүләт Советы да атамасын үзгәртергә тиеш булачак.

Әзерлек бик җитди булса да, дәүләт матбугат чаралары әһәмиятле чара дип күрсәтергә тырышса да, президент нәрсә әйтер, аның мөрәҗәгатеннән соң нәрсә үзгәрер икән, дип көтеп ала, йотлыгып тыңлап утыра торган нәрсә түгел инде ул хәзер юллама. «Ватсап»та бәйрәм саен туганнардан, дус-иштән килә торган котлау открыткалары шикеллерәк. Башына «кадерле дустым», «хөрмәтлем» дип куелса да, аның сиңа гына түгел, тагын дистәләгән кешегә юлланганын беләсең. Шаблон буенча язылган төче сүзләр туйдыргач, открытканы ачып та карамый башлыйсың – болай гына да әйтеп бирә аласың анда нинди сүзләр икәнен. «Үз кеше» булганы өчен генә түзеп торасың. Ә инде открыткада ниндидер яңарак сүз язылган булса, барыбер ишетелә ул – ачып укыган берәрсе килеп әйтәчәк.

Шулай да Татарстан Президентының соңгы юлламасын язмый кала алмыйбыз. Аның чыгышында иң зур урын бирелгән һәм үзебез өчен әһәмиятле дип тапкан тезисларны «чүпләдек».

«РЕСПУБЛИКАДА БАР ДА ЯХШЫ, ПУТИНГА РӘХМӘТ»

«... шәхсән Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның ярдәме нәтиҗәсендә республика бүген дә тотрыклы социаль-икътисадый үсештә». Миңнеханов сүз башында ук әйтеп киткән бу җөмлә чыгышның гомуми эчтәлеген кыскача әйтеп бирә инде: республикада бар да яхшы, Путинга рәхмәт. Шулай да моның белән генә чикләнмичә, дәвам итик әле.

«Күпмилләтле Ватаныбыз белән бергәләп без бүгенге кыенлыкларны җиңә барабыз. Азат ителгән Донецк һәм Луганск халык республикаларының, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Русия Федерациясе белән яңадан кушылуы барыбыз өчен дә тарихи һәм күптән көтелгән вакыйга булды. Суверенлыгыбызны һәм гражданнарыбызны яклауны тәэмин итәчәгебезне бөтен дөньяга ачык күрсәттек. Бөтен ил батыр сугышчыларыбыз һәм Югары Башкомандующий Владимир Владимирович Путин тирәсендә тупланды. Русия Кораллы Көчләре солдатлары һәм офицерлары – алар арасында Татарстан Республикасында туган һәм тәрбияләнгән сугышчылар да бар – Русиянең имин киләчәген саклау буенча изге бурычларын үти. Без җиңәчәгебезгә ышанабыз!» – диде Рөстәм Миңнеханов. Бу темага шактый зур урын биреләчәге алдан ук аңлашыла иде – бөтен ил күләмендә шундый сәясәт, хәтта мәктәпләрдәге класс сәгатьләрендә дә шул тема бит. Үзебез шәрехләмә биреп тормыйбыз – югыйсә, берәр маддәгә эләгүебез ихтимал. Дәшми калу хокукы әлегә бетерелмәде – шуны кулланабыз.

«Өлешчә мобилизациягә эләккәннәргә һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү таләп ителә. Ярдәм итәргә теләгән предприятиеләрнең, иҗтимагый оешмаларның, татарстанлыларның саны арта баруын күрәбез. Мондый башлангычларны төрлечә хупларга кирәк», – диде президент. Республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль берәмлек башлыкларына «Ватанны саклап көрәшкән каһарманнар турындагы хәтерне мәңгеләштерү эшен дәвам итү» бурычын куйды.

«Җиңүнең данлыклы традицияләрен саклау яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә гаять зур әһәмияткә ия. Барлык мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенең шуңа юнәлтелгән булуы шарт». Бу эшкә дә игътибар бирелергә тиеш димәде, эшчәнлек шуңа юнәлгән булырга тиеш, диде. Хәер, мәгариф учреждениеләренең төп эшчәнлеге күптән белем бирү түгел шул инде.

«Республика Хөкүмәтенә мәгълүмат өлкәсендәге дәүләт сәясәтен камилләштерүгә кагылышлы тәкъдимнәр, дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларын заман куйган бурычлар һәм таләпләр нигезендә реформалау чараларын эшләүне йөклим». Матбугат соңгы арада болай да бик еш «реформа кичерә». Дөрес, ул «реформалар» яхшыру ягына түгел, күбрәк кысылу ягына. Яңа законнар кертелү сәбәпле, аерым сүзләр тыела, мәгънәләр алышына, чикләүләр арта. Рөстәм Миңнеханов әйткән «реформа» да билләр тагын да кысыбрак буылачак дип аңлашылды.

«Татарстанда гомер итүче халыкларның тарихи-мәдәни мирасы зур һәм бай. Рухи хәзинәләребезне саклау һәм үстерүнең, ата-бабаларыбыздан калган милли гореф-гадәтләребезне торгызуның гаять зур әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, шулай ук Русия халыклары мәдәни мирасы елының дәвамы буларак, 2023нче елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итәм». Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021дә Татарстанда татар теленә берникадәр игътибар булды, киләсе ел да шуның үрнәгендә булыр дигән өмет бар. Тик, мөрәҗәгатьтә дә әйтелгәнчә, ул игътибар гореф-гадәт, җыр-бию өлкәсенә генә булачак. Алгарак китеп булса да, президентның мәгариф турында нәрсә әйткәнен дә китерик (чыгышында ул бу темага азактарак кына кагылып узды): «Мәгариф өлкәсендә аеруча игътибар бирелә торган мәсьәлә –Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү. Әлеге максатларда күпмилләтле якшәмбе мәктәпләренә һәръяклы ярдәм күрсәтелә (әле күптән түгел генә республикада 25 бүлекчә эшләп килә иде, хәзер аларның саны 100гә җитте). Шулай ук милли мәгариф оешмалары челтәре үстерелә, аларда Русия Федерациясенең дәүләт теле – рус теле белән беррәттән 7 туган тел: татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт телләре һәм иврит өйрәнелә». Татарстанда рус теле белән беррәттән дәүләт теле булган татар теле турында аерым әйтелмәде. «Татар теле буенча укыту-методик комплектлар һәм дәреслекләр, башка фәннәр буенча тәрҗемә басмалар эшләү эшендә шулай ук сизелерлек алга китеш бар», – дигән гомуми сүзләрен санамаганда, әлбәттә.

Районнарда яңа эш урыннары булдыру, урта һәм кече эшкуарлыкны үстерү, мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру, һәр районда терлек азыгы үзәкләре булдыру, юллар төзү һәм төзекләндерү, туган телләрне һәм мәдәниятне үстерүгә яшьләрне күбрәк җәлеп итү – Татарстан Президенты үз юлламасында тагын менә шундый йөкләмәләр бирде.

УНИКЕ ЕЛДА НӘРСӘ СӨЙЛӘГӘН?

Рөстәм Миңнеханов президент вазифасында Дәүләт Советына юллама белән беренче тапкыр 2010нчы елда чыккан иде. Быелга кадәр булган мөрәҗәгатьләрендә нинди мәсьәләләрне төп тема итеп чыгарган – шуларны искә алырга булдык.

2010нчы елгы чыгышында зур урынны икътисад алып торды. 2008нче елгы кризис, шуңа өстәп, 2010нчы елгы корылык икътисад күрсәткечләренә тискәре йогынты ясаган иде шул.

2011нче елда президент чыгышын «икътисади үсешкә чыктык» дигән сүзләр белән башлап җибәргән иде. Татарстанда җитештерелгән товарларны читкә чыгару – 40 процентка, халыкның реаль кереме 7 процентка арткан, диелде. Шулай ук белем бирү темасына да шактый игътибар бирелде. Президент мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасын башлап җибәрергә кушты, авыл җирендә белем алу да сыйфатлы булырга тиеш, диде.

2012дә Миңнеханов: «Мөселман дин әһелләренә каршы террорлык актлары республикада хөкем сөргән тынычлык һәм бердәмлеккә җитди сынау булды», – дип чыгыш ясады, радикаль дини агымнарның үсеш алуына юл куймаска кирәк, диде. Шулай ук Татарстан мәктәпләрендә ике дәүләт телен укытуның әһәмияте турында да әйтеп китте. Ул вакытта татар теле дә дәүләт теле буларак мәҗбүри укытыла иде шул әле.

2013 – Универсиада елы. Шуңа да юллама «без булдырдык, без – Русиянең спорт башкаласы» дигән мактану сүзләренә, шушы чара уңаеннан башкарылган эшләргә хисап тотуларга бай булды. Бу елгы чыгышта Миңнеханов беренче тапкыр социаль челтәрләр темасын кузгатты, матбугатка анда да үтеп керергә кирәклеген ассызыклады. Президент шушы елгы мөрәҗәгатендә идарә итү компанияләрен тәнкыйть утына тотканнан соң, халыкны алдау булмасын дигән максаттан, Бердәм республика исәпләү үзәге булдырылды.

2014нче елгы чыгышында Миңнеханов инновацияле технологияләрне үстерү кирәклеген әйтте. Мәгариф министрын БДИ нәтиҗәләре өчен тәнкыйтьләде, ә Спорт министрына читтән чакырылган спортчыларга түгел, үзебезнекеләргә өстенлек бирергә кирәк дигән йөкләмә бирде.

2015тә Татарстанның 2030нчы елга кадәр социаль-үсеш стратегиясе гамәлгә керде, президентның чыгышында да шуның өстенлекле юнәлешләрен санап чыгуга зур урын бирелде.

2016нчы елда «Татмедиа»га янә замана технологияләреннән калышмаска кирәк дигән бурыч куелды. Шушы вакыттан башлап, дәүләт матбугат чараларында сайтларны, социаль челтәрләрне ныгытып үстерү башланды, сыйфат түгел, сан алгы планга чыкты. Бу чыгышында Миңнеханов дача тотучыларны да искә алып, аларга шартлар булдырырга кушты.

2017нче елгы чыгыш, быелгысы кебек үк, «Путинга рәхмәт, ул булмаса, республика тотрыклы үсештә булмас иде» дигән сүзләрнең күп булуы белән истә калды. Бу вакытта мәктәпләрдә татар теле дәресләре белән проблемалар башланган гына, прокурорның актык карары чыкмаган иде әле. Миңнеханов мәгариф министрын тәнкыйтьләп, рус телен югары дәрәҗәдә белүне тәэмин итәргә, татар телен укыту методикасын камилләштерергә йөкләмә бирде.

2018дә Путинның «Май указлары» үтәлде дип хисап тотылды, укытучыларның, тәрбиячеләрнең, табибларның хезмәт хаклары артты, диелде. Цифрлаштыруның дәвам итүенә Миңнеханов аерым тукталды.

2019да, икътисади казанышлар, WorldSkills чемпионатын уздырудан тыш, полилингваль мәктәпләрнең әһәмияте турында сөйләнде.

2020, белгәнебезчә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү һәм коронавирус белән истә калды, юлламада да төп урын шушы темаларга бирелде. Миңнеханов Русия Конституциясен үзгәртүне «тарихи мәгънәгә ия иң әһәмиятле иҗтимагый-сәяси вакыйга» дип билгеләп үтте.

2021дә, ел да кабатлана торган темаларга өстәп, белем бирү учреждениеләрендә иминлекне саклау, укучыларда цифрлы грамоталылыкны арттыру, мошенникларны танырга өйрәтү, психологик хезмәтләрнең эшләвен нәтиҗәлерәк итү кебек мәсьәләләр күтәрелде.

ЮЛЛАМАДАН САННАР

Бу ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты чама белән 3,7 трлн сум, төяп озатылган продукт күләме 4,4 трлн сум, төзелеш эшләре күләме 460 млрд сумнан артып китәчәк дип көтелә, төп капиталга инвестицияләр 750 млрд сум тәшкил итәчәк.

Ел ахырына Татарстанда якынча 36 млн тонна нефть чыгару каралган.

Татарстанда газ куллану күләме узган ел 18,2 млрд куб. м тәшкил иткән. Бу күрсәткеч ел саен арта бара.

Кече һәм урта бизнес өлешенә республикадагы эш урыннарының 41 проценты туры килә.

Республикада үзмәшгульләр саны 215 меңнән артып китә.

Интернеттагы сату мәйданчыкларында (маркетплейсларда) товар сату күләме ике тапкырга, ә сатучыларның саны 40 меңнән арткан.

Быел бөртекле культуралардан яхшы уңыш җыеп алынды, ул 5 млн тоннадан күбрәк булды. Тулаем алганда, шикәр чөгендере – 1,8 млн тонна, үсемлек мае ясала торган культуралар – 600 мең тонна, бәрәңге – 800 мең тонна, яшелчәләр 260 мең тонна җыеп алыныр дип көтелә.

Сөт җитештерү буенча – 2 млн тонна, ит җитештерү буенча 550 мең тонна күрсәткеченә ирешү бурычы куелды.

5 ел элек республика предприятиеләре төбәктә савып алына торган сөтнең нибары 50 процентын эшкәртсәләр, бүген бу күрсәткеч 91 процент тәшкил итә.

Федераль программа кысаларында 3,5 меңнән күбрәк социаль объект югары тизлекле интернет белән тәэмин ителгән, элемтәнең югары тизлектәге каналларына беренче тапкыр 300дән күбрәк авыл тоташтырылган.

3,5 меңнән күбрәк социаль-мәдәни объектны төзү, яңартып кору, төзекләндерү, капиталь төзекләндерү эше алып барыла.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии