«Ни техника, ни җәяүле»: самокатларга законда урын юк

«Ни техника, ни җәяүле»: самокатларга законда урын юк

Кайбер нәрсәләрне бик тиз җайга салалар, законын да күз ачып йомганчы кертеп куялар бездә. Ә кайбер очракта җайга салу еллар буена сузыла. Менә тормышыбызга җилдереп килеп кергән электр самокатларын һаман да «иярли алмыйлар». Ул арада төрле статистикалар чыга тора: самокат бәрдергәннән имгәнгән кешеләр, үлгән кешеләр...

2022нче елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча, Татарстан индивидуаль тиз хәрәкәтләнү чаралары (СИМ) катнашында юл-транспорт һәлакәтләре иң күп теркәлгән төбәкләр исемлегенә кергән. Электр самокатлары да шушы СИМ дигәнгә карый. Бу елның алты ае эчендә республикада шундый ун һәлакәт булган, дигән мәгълүмат чыгарды Эчке эшләр министрлыгы. Беренче урында – Мәскәү (94 һәлакәт), икенчедә – Санкт-Петербург (57), өченчедә Свердлау өлкәсе (16). Татарстан исемлектә җиденче урында урнашкан. Ә гомумән Русиядә бу елның беренче алты аенда электр самокатлары катнашында 370 каза теркәлгән, аларда 382 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнгән, алты кеше үлгән.

Юл казаларының гомуми статистикасында бу сан алай бик зур да түгел. Ләкин башка транспорт чараларының законда, юл йөрү кагыйдәләрендә статусы билгеләнгән, ә самокатлар «ни техника, ни җәяүле» категориясендә кала бирә. Дөрес, аларны атау өчен сүзен уйлап таптылар: индивидуаль тиз хәрәкәтләнү чарасы – СИМ (роликлар, бер көпчәкче хәрәкәтләнү җайланмалары, скейтбордлар да шуңа керә). Шулай да аларның йөрү зонасын һәм тизлеген чикли, арттырган очракта ниндидер җәза бирә алмыйлар. Куллану яше дә анык кына билгеләнмәгән.

2019нчы елда Мәскәүдә кикшеринг системасы модага кереп киткән иде. «Шеринг» инглизчәдән «бүлешү» дип тәрҗемә ителә, товарны, аңа ия булмыйча, алып кына тору, коллектив рәвештә куллану системасы. Машина алып торуны каршеринг дип атасалар, электр самокатын алуны кикшеринг диләр. 2020нче ел, пандемия сәбәпле өйдә утыру режимы да кертелгәч, сүлпәнрәк булды. Ә менә узган елны самокатлар Русиянең күп кенә шәһәрләрен, шул исәптән Казанны да басып алды. Бу язда Whoosh дигән кикшеринг сервисы Чаллыга да кереп карамакчы иде. Компания хакимият белән килештермичә урамнарга 500 самокатын чыгарган дип табылды. Шәһәр җитәкчелеге аларны тартып алды һәм хуҗасына кайтарды, шуннан соң прокат сервисларын шәһәргә кертмәде. Былтыр шул самокатлар аркасында Чаллының яманаты бөтен илгә таралган иде бит. Төнлә электр самокатында светофорның кызыл утына җәяүлеләр кичүеннән чыгып барган кызны машина бәрдерде. Кыз һәлакәт урынында ук җан бирде...

Прокатка алып тору системасы бик кулай. Телефонда махсус кушымтада теркәләсең (исем-фамилияне һәм банк картасы номерын гына кертү сорала), шунда ук шәһәрдә кайда буш самокат бар икәне күренә, иң якындагысын табып, атланасың да китәсең. Йөреп туйгач, алган урынга китереп куясы юк: кушымта кайда калдырырга ярый дип күрсәтә, шунда калдырасың да китәсең. Шуңа күрә мондый арендага алынган самокатларны төрле җирдә – тротуарда, тукталышларда, кибет яннарында, күп катлы йорт ишегалларында басып йә ятып торган хәлдә очратырга була.

Хәзер менә самокатларны арендага биреп тору хезмәтләрен тыярга мөмкиннәр дигән сүзләр күренә башлады. ДәүДума депутаты Ярослав Нилов үзенең телеграм-каналында шулай дип язды. «Тыю – начар нәрсә, ләкин тәртип һәм иминлек һичшиксез өстенлек булып калырга тиеш», – дигән ул.

Тәртип булсын өчен тыю мәҗбүри түгел. Самокатларның хәзер инде күңел ачу җайланмасы түгел, транспорт чарасы икәнен аңларга һәм кагыйдәләрне дә, юлларны да шуңа көйләргә иде. Бу хакта узган елдан бирле сөйләшүләр бара. Ләкин әлегә сөйләшүдән ары киткәне юк. Чөнки Юстиция министрлыгы юл йөрү кагыйдәләренә аерым төзәтмәләр өстәүгә мораторий керткән иде. Документны тулысынча яңадан бастырып чыгарырга гына ярый, аерым пунктлар өстәү тыела.

Ә әзерләнгән һәм хуплау тапкан кагыйдәләр бар. Мәсәлән, Транспорт министрлыгы электр самокатларының тизлеген сәгатенә 25 километр белән, ә авырлыгын 35 кг белән чикләргә тәкъдим иткән иде. РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет бу чикләүләрне хуплады. Тик быел совет башлыгы Валерий Фадеев, бу гына җитми, самокатларны аерым транспорт чарасы итеп танырга кирәк, дигән белдерү белән дә чыкты. Транспорт чарасы дип танылса, алар тротуардан йөри алмаячак, йөртүчесенә карата да билгеле бер таләпләр кертеләчәк. Фадеев хөкүмәткә индивидуаль тиз хәрәкәтләнү чараларын көйләү эшен тизләтүне сорап мөрәҗәгать җибәргән, дип белдерде аның матбугат хезмәте. Эчке эшләр министрлыгы берничә тапкыр «юл йөрү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертү мөмкинлеге булачак» дип хәбәр итте. Бу ел азагына кадәр электр самокатлары белән идарә итү проблемасын көйләп бетермәкчеләр. Бәлки, илбашы тарафыннан әйтелсә, бу мәсьәләне хәл итүне тизләтерләр иде дә бит. Тик әлегә ул дәшми.

Ә ул арада урыннардагы хакимиятләр самокатлар белән үзләренчә көрәшергә тырыша. Чаллы мисалын әйттек инде. Новосибирскида, мәсәлән, ЮХИДИ хезмәткәрләре электр самокатында йөргән бөтен кешене туктатып, таныклыкларын таләп итә башлаган, бу халыкта ризасызлык уяткан. Таныклыгы булмаганнарны җаваплылыкка тарталар икән. Ләкин егәрлеге һәм тизлеге буенча мопед категориясенә карамаган самокатларны йөртү өчен таныклык таләп ителми. Шуңа да Новосибирск тәртип сакчыларының гамәлен социаль челтәрләрдә башбаштаклык дип бәяләгәннәр.

 

– Әлегә безнең шәһәрдә электр самокатлары сервисын эшләтеп җибәрер өчен тиешле инфраструктура юк. Иң элек шунысын булдырырга кирәк. Башта карар кабул итеп, самокатларны урамга чыгарырга һәм нәрсә килеп чыгар икән дип карап торырга түгел. Чөнки күңелсез хәл килеп чыгачак. Минем 16 яшьлек оныгым бар, буе – 192 см. Мин аңа электр самокатларында йөрүне тыйдым. Минем запас оныгым юк, дидем. Югыйсә ул спорт белән шөгыльләнә, нык егет. Шулай да язмышны сынарга кирәкми. Имгәнгәннәр күпме... Инфраструктура кирәк. Аннары – кагыйдәләр, ә аларны әле федераль дәрәҗәдә билгеләмәделәр дә. Кая ашыгабыз без? Зиратка ашыгабызмы әллә? Бу эшне яхшылап уйлап бетермәсәң, турыдан-туры зиратка юл килеп чыга. «Бер куллы бандитлар» дип йөртелә торган уен автоматлары бар иде. Башта бөтенесе шуларга ябырылды, мөмкин булган бар нәрсәләрен – фатирларын, машиналарын оттырдылар. Кайберәүләр үз-үзләренә кул салды. Шуннан соң гына дәүләт исенә төшерде: башта кагыйдәләр һәм чикләүләр кирәк икән бит. Башта эшлиләр, аннары гына уйлыйлар. Ә мин башта уйларга, аннары гына эшләргә кирәк дип саныйм. Электр самокаты – ипи белән май түгел, ансыз да яшәп була. Йөрисе килгән кеше сатып ала да йөри. Ә массачыл рәвештә кертеп җибәрергә без әле әзер түгел. Без кемгәдер ошар өчен эшләмибез.

Чаллы мэры Наил МӘҺДИЕВ

(«Бизнес Онлайн»ның «Чаллыда кайчан самокат прокаты барлыкка киләчәк?» дигән соравына җавабы)

 

– Электр самокатында җилдерүче гаебе белән юл-транспорт һәлакәтенә эләктем. Самокатны йөрткән кеше нинди җаваплылыкка тартыла?

– Закон самокатларны һаман да техника чарасы дип танымау сәбәпле, аларны йөртүчеләр юл-транспорт һәлакәтенә эләккән очракта җәяүле буларак кына карала. «Электр самокатлары законда «соры хокук зонасы»нда, ягъни аларны йөртүчеләрнең нинди статуста булуы бер җирдә дә язылмаган. Һәм, әйтик, самокат машина белән бәрелешә икән, бу очракта самокатта барган зат транспорт чарасын йөртүче буларак түгел, җәяүле буларак кына бара. Шул ук вакытта бу «җәяүле» сәгатенә 80 км тизлек белән йөри ала, һәм аңа бернинди кагыйдәләр дә юк булып чыга», – дип аңлаткан «За рулем» журналы баш мөхәррире Максим Кадаков ТАССка.

Җәяүлегә тиңләштерелгән самокатчыны юл йөрү кагыйдәләрен бозганы өчен җаваплылыкка тартып була. Әгәр ул юл хәрәкәтенә комачаулаган дип табылса, 1500 сумга кадәр штраф яный. Әгәр юл-транспорт һәлакәте авыр булган икән, җитдилегенә карап, 7 елга кадәр төрмә җәзасы бирүләре ихтимал.

Самокатның егәрлеге 250 Ваттан артса гына, ул мопедка тиңләштерелә һәм аны иярләүче тротуардан түгел, юлдан йөрергә тиеш була. Димәк, андый самокат белән идарә итү өчен «М» категорияле права кирәк. Җиңел машина йөртү таныклыгы булганнарга («В» категориясе) аерым права алып торасы түгел. Тик прокатка бирүчеләр үзләренең самокатларында егәрлек 250 Ваттан артмый дип ышандыра, шуңа күрә алар тротуардан җилдерә дә инде.

Сез җәяүле һәм сезне тротуардан барганда самокатчы бәрдереп киткән, ди. Мондый очракта закон ягыннан нәрсә эшләп була соң? «Инде әйтелгәнчә, юридик яктан караганда бу юл-транспорт һәлакәте дип саналмый. Әйтик, бик тиз йөгереп барган җәяүле белән бәрелешү генә булып карала ала. Бәрелешү аркасында сезгә зыян килгән икән, ул зыянны гомуми кагыйдәләр нигезендә түләтергә була, ягъни судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сәламәтлеккә яки гражданинның милкенә килгән зыянның җитдилегенә карап, административ яки җинаять җаваплылыгы да булырга мөмкин. Әгәр сезне тротуарда егәрлеге 250 Ваттан зуррак самокат бәрдереп киткән икән, бу очрак юл-транспорт һәлакәте булып санала, аны теркәү һәм гаеплене җәзага тарттыру өчен ЮХИДИгә мөрәҗәгать итәсе. Әлбәттә, күз белән карап кына егәрлекне билгеләп булмый. Шуңа күрә самокат бәрдерсә, ЮХИДИгә дә, гадәти полициягә дә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Алар үзләре ачыклар. Әгәр инде зыян саксызлык аркасында салынган дип табылса, һәрвакыт Гражданлык Кодексының 1064нче маддәсе буенча гражданлык-хокукый җаваплылыкка тарттырырга мөмкин. Саксызлык аркасында җитди зыян килгән булса, Җинаять Кодексының 118нче маддәсе үз көченә керә», – дип сөйләгән «РИА Новости»га Русия Юристлар берлегенең Мәскәү бүлекчәсе әгъзасы Ефим Казанцев.

 

Чынлыкта самокатчыларны судта җәзага тарту очраклары бик сирәк. 2020нче елның октябрендә Казан шәһәренең Вахитов районы Җәмәгать суды электр самокатында бер баланы бәрдергән Рөстәм Хәйретдиновка 30 мең сум штраф җәзасы билгеләгән һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән иде. Тик аны баланың анасы шикаять итмәгән. Билгеле булганча, ир телефондагы кушымта ярдәмендә электр самокатын арендага алган, аягы белән этенеп киткәч, газ кнопкасына баскан һәм самокат кисәк кузгалган. Машина юлына чыгып китмәс өчен, ир янга авыша башлаган, егылган, әнисе белән узып баручы 5 яшьлек баланың өстенә төшкән. «Торып баскач, баланың хәлен сорадым. Ул куркып елый, ләкин бер җире дә җәрәхәтләнмәгән иде», – дип күрсәтмә биргән иде Хәйретдинов. Әмма шул вакытта полиция хезмәткәре килеп чыккан, ул Хәйретдиновка башта урында, аннары больницага барып исерек булу-булмауга медицина тикшеренүе узарга кушкан. Ир баш тарткан. «Электр самокаты транспорт чарасы булып саналмый. Ә мине транспорт чарасын йөртүче буларак тикшерергә теләделәр», – дип аңлаткан. Нәтиҗәдә, полиция үз беркетмәсендә самокатны мопедка тиңләгән, ир-ат медицина тикшеренүе узудан баш тартты дип язган. Шул рәвешле Хәйретдинов Административ хокук бозулар Кодексының 12.26нчы маддәсе, 1нче бүлеге буенча тәртип бозган дип табылган иде.

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии