- 28.07.2023
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2023, №29 (26 июль)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Армиягә язгы чакырылыш тәмамлануга депутатлар сюрприз әзерләгән булып чыкты: хәрби хезмәткә чакырылу яшен 18дән 30 яшькә кадәр ясап куйдылар. Яшьне арттырасылары билгеле иде, тик чикнең түбән ягы да хәзерге 18дән 21 яшькә күтәрелер дип көтелде. Әмма закон проектын беренче укылышта кабул иткәндә анысын элеккечә калдырдылар, вәгъдә ителгән «олыгаю» үзгәреше кертелмәде. Армиягә 18 яшьтән барасыбыз килә, балаларыбызны 18е тулуга хәрби хезмәткә җибәрергә телибез, зинһар, яшьне арттыра күрмәгез, дип халык үзе сораган, ди.
«Халык сорагач», депутатлар игътибарсыз калдырмаган инде. 21нче июльдә закон проектын беренче укылышта караганнан соң, Дәүләт Думасының оборона буенча комитеты рәисе Андрей Картаполов «ТАСС»ка: «Югары чикне 30 яшь итү, ә түбәнен 18 яшь итеп калдыру турында карар кабул иттек. Чөнки бик күп егетләр нәкъ менә 18дә хәрби хезмәткә барырга тели. Хәзер аларга андый мөмкинлек бирелә», – дип белдергән. Проектның 14нче июньдә кертелгән беренче текстында «армиягә 21 яшьтән 30 яшькә кадәр булган гражданнар чакырылачак, күчеш этаплап барачак» диелгән иде. Ягъни 2024нче елның 1нче гыйнварыннан 31нче декабренә кадәр чорда – 19 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр, 2025нче елның 1нче гыйнварыннан 31нче декабренә кадәр – 20-30 яшьлекләр, ә 2026нчы елның 1нче гыйнварыннан 21-30 яшьтәгеләр армия сафларына алыначак, дип аңлатылды. Теләге булган егетләр чакырылыш яше җиткәнче, ягъни 21е тулганчы ук гариза язып, армиягә бара алачак, диелде. Шундый мөмкинлек проектта язылган була торып та, түбән чикне күтәрмәделәр. Хәзер теләге булмаганнар да мәҗбүри рәвештә 18дән алыначак дигән сүз. 18дә булмаса, 30да да барып, «бурыч»ын үтәп кайта алачак.
Шул ук Андрей Картаполовның әле кайчан гына 18 яшьлек кичәге мәктәп укучыларын «борын аслары да кипмәгән балалар» дип атавы искә төште. Армиягә чакырылу яшен арттыру кирәклеге турында рәсми рәвештә беренче булып Саклану министры Сергей Шойгу сүз кузгатты. 2022нче елның 21нче декабрендә ул, 2023нче елга өстенлекле бурычларны билгеләп, хәрби сафларга чакыра башлау яшен 18дән 21гә, ә соңгы чикне 30 яшькә кадәр арттырырга кирәк, дип чыгыш ясады. Икенче көнне үк, ягъни 22нче декабрьдә Андрей Картаполов «Фонтанка» басмасына аңлатма бирде: «Хәзер армиягә 11 классны тәмамлаган, тормышта әнисе белән әтисеннән һәм зур имезлектән кала бернәрсә дә күрмәгән егеткәй килсә, яшьне арттырганнан соң, мәктәпне күптән тәмамлаган, һөнәр алган, тормыш тәҗрибәсе туплаган мөстәкыйль олы ир-ат барачак. Зур ихтимал – аның бу вакытка инде һөнәре булачак, димәк, аны армиядә хәрби белгечлеккә билгеләү җиңелрәк узачак. Чөнки гражданкада булсынмы, армиядәме – күп белгечлекләр тәңгәл килә. Нәрсәдер белгән кеше белән сөйләшү дә күпкә җиңелрәк. Бу чараның (яшьне арттыруның) төп мәгънәсе шунда». Әлеге үзгәрешне Путин да хуплады. 2023нче елның 13нче мартында армиягә чакырылу яшен этаплап арттыру турында закон проекты Думага кертелде. Андрей Картаполов, Андрей Красов һәм Юрий Швыткин әзерләгән аңлатма язуында: «Гражданнарның урта гомуми, урта һөнәри яки югары белем алуын гарантияләү максатыннан чакырылу яшенең түбән чиген этаплап 21гә кадәр арттыру тәкъдим ителә», – диелгән иде. Берничә ай эчендә егетләрнең борын аслары кипкән, гарантияләр онытылган, күрәсең.
Закон әлегә кабул ителмәде. Депутатлар аны каникулга киткәнче карап бетерергә җыена. Андрей Картаполов матбугат чараларына белдергәнчә, закон үз көченә 2024нче елның 1нче гыйнварыннан керергә тиеш. Һәм депутат 2023нче елда, хәтта 31нче декабрендә булса да 27 яшен тутырганнарга яңа норма кагылмаячак, алар армиягә чакырылмаячак, дип ышандыра. Тагын халык сорамаса, әлбәттә.
Дәүләт Думасы каникулга киткәнче өлгертсә, Федерация Советы документны 28нче июльдә пленар утырышта караячак. Ләкин яшьнең түбән чиген 21гә күтәргән очракта гына. Бу хакта Федерация Советының оборона һәм иминлек буенча комитеты башлыгы Виктор Бондарев үзенең телеграм-каналында язды. «Чакырылу яшенең түбән чиген 18 яшь итеп калдыру, шул ук вакытта югары чикне 30 яшькә кадәр күтәрү мәсьәләсе безнең комитетка кертелмәде, комитет әгъзалары белән киңәшләшеп эшләнмәде. Минем фикеремчә, законда Шойгу әйткән һәм Путин хуплаган яшь чикләве – 21-30 яшь беркетелергә тиеш. Шул ук вакытта теләге булганнарга 18 яшьтән бару мөмкинлеге бирелсен. Тик бу илкүләм практика түгел, искәрмә рәвешендә булырга тиеш. Әгәр түбән чикне үзгәрешсез калдырасың икән, югарысына да тимәскә кирәк. Бу мантыйклы һәм гадел булачак, пропорция сакланачак», – дип фикерен язып калдырды сенатор.
Әлеге закон проекты тагын бер четерекле сорауны кузгатты: армиядә хезмәт итү кабат ике ел булмасмы? Чөнки ул мәсьәлә дә вакыт-вакыт баш калкытып тора. Мәсәлән, узган елның декабрендә Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәре хәрби комиссары Михаил Фотин «Дмитров ТВ» эфирында: «Рәсми мәгълүмат бар: 2023нче елның көзендә чакырылганнар ике ел хезмәт итәчәк», – дип белдергән иде. Оборона министрлыгына «әлеге хәбәр дөреслеккә туры килми» дип кире кагарга туры килде. Бу юлы сорауга әлеге дә баягы Андрей Картаполов җавап биргән. «Ике ел хезмәт итүнең кирәге юк. Замана яшьләре барлык хәрби белгечлекләрне күп дигәндә ярты ел эчендә үзләштерергә сәләтле», – дип, аның сүзләрен китерде «ТАСС». Ышаныйкмы икән инде?..
САН
– 2021нче елның язгы чакырылышында армиягә 134 мең егетне алганнар. 2022нче елның язгы чакырылышында (ул вакытта Украинада махсус хәрби операция бара иде инде) бу сан 134,5 мең булган. Ә быел 1нче апрельдән 15нче июльгә кадәр барган чакырылышта 147 мең кешелек планны үтәгәннәр.
– ТАСС мәгълүматы буенча, 2022нче елда армиягә барудан качып калучылар саны 0,1 проценттан артмаган. 2022нче елның 1нче маеннан 20нче сентябренә кадәр Русия судларына армиядән качып калу маддәсе буенча 410 җинаять эше кергән. Бу – 2013нче елдан башлап иң зур сан.
– Депутатлар армиягә чакырылу яшен генә түгел, хәрби исәптә тору кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны да арттырырга җыена. Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты төзәтмәләрне икенче укылышта карау өчен хуплады. «Повестка» алгач, җитди сәбәбең булмый торып, хәрби комиссариатка бармасаң – 30 мең сум (хәзер – 500 сумнан 3 мең сумга кадәр, ә узган атнада 50 мең сумга кадәр арттыралар диелгән иде); гаилә хәлең, белемең, эш яки уку урының үзгәрүе, яшәү урынын алыштыруың турында хәбәр итмәсәң – 1-5 мең сум (хәзер – 3 мең сумга кадәр, узган атнада 10-20 мең сум штраф турында сүз алып бардылар); ярты елдан күбрәк вакытка Русиядән китүең турында мәгълүматны хәрби комиссариаттан яшерсәң – 5-15 мең сум; чакырылыш чорында өч айдан күбрәк вакытка яшәү урыныңнан китүең турында белгертмәсәң – 10-20 мең сум; хәрби билетны махсус рәвештә бозсаң яки юкка чыгарсаң, шулай ук медкомиссиягә бармасаң яки качып йөрсәң – 5 мең сумга кадәр (хәзер – 3 мең сумга кадәр) штраф билгеләү күздә тотыла. Хәрби исәпкә алынасы гражданнарның исемлеген бирмәгән өчен, вазифаи затларга штрафны – 50 мең, юридик затларга 400 мең сумга кадәр җиткерү дә ниятләнә. Дума сайтында язылганча, закон проекты октябрьдә, ягъни көзге чакырылыш башлангач каралачак.
– 2020нче елның 1нче мартында Русия Президенты Владимир Путин чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучыларга аена 2 мең сум күләмендә даими оклад билгеләү турында законны имзалады. Бу сумма индексацияләнеп тора. 2022нче елның 1нче октябреннән армиядә хезмәт итүчеләрнең оклады – 2319 сум.
ШУШЫ ТЕМАГА
Карашлары яки тоткан дине армиядә хәрби хезмәт үтәүгә каршы килсә, ир-атлар альтернатив гражданлык хезмәтен (АГС) сайларга хокуклы. Анысының вакыты 12 ай гына түгел, 18дән 21 айга кадәр. Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бу елның февралендә альтернатив хезмәт рәвешендә узып була торган эшләр, һөнәрләр һәм вазифалар исемлеген яңартты. Исемлеккә 150 һөнәр кергән. Мәсәлән, урам себерүче, урманчы, няня, кондуктор, лифтер, маляр, сыер савучы, болан караучы, официант, пешерүче, бакчачы, тегүче, артист, архитектор, китапханәче, социаль хезмәткәр, йөк төяүче һәм башкалар. Шулай да хәзерге вакытта өстенлек табигатьне саклау белән бәйле эшләргә бирелә. Хакимият җаваплы министрлыкларга көзге чакырылыш башланганчы альтернатив хезмәт узучы гражданнарны җәлеп итеп булырдай һөнәрләр һәм вазифалар исемлеген әзерләргә кушты. Көзге чакырылыш 1нче октябрьдә башлана һәм 31нче декабрьгә хәтле дәвам итә. «Новые Известия» газетасы үз чыганакларына сылтама белән язганча, альтернатив хезмәт узучы егетләрне табигый янгыннар күп булган төбәкләргә – Якутия, Чита һәм Колымага җибәрүләре ихтимал. Җитәкчелек урман янгыннары белән көрәштә кешеләр җитмәвен таный, шуңа да егетләрдән махсус бригадалар төзеп, «кайнар нокталар»га җибәрүләре бик мөмкин. Тик әзерлексез килеш ул кешеләрдән нинди файда булыр икән? Киресенчә, зыянга булмаса ярый: урман янгыннары дөрләгән төбәкләрдә авыл кешеләренең дә ярдәм кулы сузуы, тик, әзерлекләре җитмәү сәбәпле, еш кына һәлак булулары турында хәбәрләрне укып торабыз. Урман янгынын сүндерүче һөнәрен һич кенә дә имин хезмәт дип атап булмый. Шулай икән, аны альтернатив хезмәт буларак сайлаучылар табылырмы соң? «Новые Известия» язуынча, 12 төбәктә – Мари Иле, Чувашия Республикаларында, Байкал аръягы, Красноярск, Хабаровск крайларында, Амур, Волгоград, Иркутск, Омск, Пенза, Рязань, Тверь өлкәләрендә альтернатив хезмәтне сайлаучыларга өметләнүләрен белдергәннәр ди инде.
Шушы көннәрдә Татарстанның балаларны яклау буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец та альтернатив хезмәт буенча үз фикерен әйтте. Ул педагогика көллиятләрен тәмамлап мәктәпкә эшкә урнашкан егетләрне армиягә алмаска, ягъни укытучы һөнәрен альтернатив гражданлык хезмәте буларак карарга тәкъдим итә. «Ир-ат укытучыларга ихтыяҗ зур. Алар ир-атның үз-үзен тотышы моделен күрсәтә ала, бу бигрәк тә үсмерлек чорындагы укучыларга кирәк», – дигән эчтәлектәге хат белән Волынец Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты башлыгы Ольга Казаковага юллаган, федераль законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән. Шунысын әйтергә кирәк: Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бу елның февралендә альтернатив хезмәт узу өчен әзерләгән исемлектә укытучы, тәрбияче, тәрбияче ярдәмчесе кебек һөнәрләр бар инде.
Сүз уңаеннан, IT-белгечләргә дә армиядән законлы «отсрочка» бирелә. Русиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 24нче июльдән мәгълүмати технологияләр тармагында эшләүчеләрдән көзге чакырылыштан калып тору өчен гаризалар кабул итә башлыйлар. Кампания 8нче августка кадәр дәвам итәчәк. IT-компания хезмәткәрләре гаризаны «Госуслуги»да тутыра, эш бирүче аларны үзенең шәхси кабинетында күрә һәм, исемлекләр төзеп, Цифрлы үсеш министрлыгына тапшыра, ә бу министрлык үз чиратында исемлекләрне Оборона министрлыгына җибәрә. «Отсрочка»га эләгү өчен хезмәткәрнең үз белгечлеге буенча югары белеме һәм компаниядә кимендә 11 ай эшләгән булуы кирәк.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии