Мәҗбүр итмибез, ләкин план үтәргә кирәк…

Мәҗбүр итмибез, ләкин план үтәргә кирәк…

Үзегезне тикшеренү лабораториясендәге тәҗрибә тычканы итеп хис итә башладыгызмы әле? Хәер, бу «тәҗрибә» үзләренә кагылмаган кешеләр бернәрсә сизми-белми йөрергә дә мөмкин. Үзмәшгульлеккә салым турында әйтүебез. Татарстанның бу экспериментка кушылганына ярты ел узып та киткән.

Эксперимент дибез, чөнки үзмәшгульлеккә салым әлегә сынау рәвешендә 4 төбәктә генә кертелде: Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре, Татарстан Республикасында. Калган төбәкләр безне «пыяла»ның теге ягыннан гына күзәтә. Ә без тәҗрибәнең нәкъ уртасында, «микроскоп» астында. Киләсе 10 елда шулай булачак, чөнки законны сынау 10 елга исәпләнгән. Шул вакыт эчендә аңа бернинди үзгәреш тә кертелергә тиеш түгел – монысы шул ук законда язылган.

ҮЗЕ ФАЙДАЛЫ, ҮЗЕ УҢАЙЛЫ

Бу өр-яңа салым түгел. Закон буенча бөтен эшләүче кешенең дә кеременнән салым тотып калынырга тиеш. Мәсәлән, рәсми рәвештә эшләүчеләрнең хезмәт хакыннан 13 процент тотып калына, гадиләштерелгән система буенча салым түләүче шәхси эшмәкәрләр кеременнән – 6 процент. Ә менә беркайда да теркәлмичә, үз-үзләренә эшләүчеләр һәм шуннан табыш алучылар моңарчы күләгәдә кала иде. Рәсми рәвештә теркәлмәгәч, керемнәреннән салым да түләмәделәр. Гәрчә үз эшләре барлыгын бөтен тирә-күрше белеп торса да: үзмәшгуль эше турында игъланнар калдыра, клиентлар эзли, «сарафан радиосы» да эшләп тора бит. Акча җитмәгәнлектән, өстәмә эшеннән тыш өендә заказга тортлар пешереп сатучыны, репетитор булып йөрүче укытучыны, таныш-белешенең бәйрәмнәрен фотога төшергәләп йөрүчене эшмәкәргә санамый да идек. Законсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнәсез, дип, алай бик эзәрлекләмәделәр дә. Менә быелдан башлап, андыйларның да баш исәбен саный башларга (димәк, салымын да түләттерергә) булдылар. Үзмәшгульлеккә салым законы шул инде ул.

Игътибар иткәнсездер: хәзер бу салымны чәчәкләп-чуклап тасвирлау чоры бара. Дәүләт карамагындагы бөтен матбугат чаралары аның бик уңайлы һәм файдалы булуы хакында яза. Район газеталарында атна саен диярлек «Бездә инде фәлән кеше үзмәшгуль булып теркәлде!» ише хәбәрләр чыга – шул рәвешле бер-берсе белән узышалар. Салым инспекциясе вәкилләре, эшмәкәрлеккә ярдәм фонды, социаль яклау үзәге хезмәткәрләре, халык белән очрашып, бу законның ничек файдалы булуын аңлата. Аның төп файдасы – яклау. Моңарчы беркайда да теркәлмичә эшләүче кеше ни закон тарафыннан, ни дәүләт тарафыннан якланмаган иде бит. Проблема була калса, хезмәт хокукын яклап, судка да мөрәҗәгать итә алмады – законсыз эш алып баручыны кем якласын?! Бу салымны түләү бик җиңел дә: салым инспекциясенә барып йөрисе дә, бер кочак кәгазь җыясы да, декларацияләр тутырасы да юк. Телефоныңа «Минем салым» дигән кушымтаны йөклисе, анда айлык керемеңне тутырасы да, ай саен билгеле бер сумманы салымга күчереп кенә барасы. Ставкасы да зур түгел: физик затларга – 4 процент, шәхси эшмәкәрләргә – 6 процент. Керем булмаса, салымны түләмисең. Касса аппараты да аласы юк: клиентка чекны шул мобиль кушымтада гына язып бирәсе. Үзмәшгуль булып теркәлү теләген китереп тора торган кызыктыргыч закон инде, кыскасы.

Хәтта Татарстан Президенты үзе дә үзмәшгульләр белән очрашты! Аның яңа закон кертелгән саен халык белән очрашу гадәте юк болай. Әнә, пенсиягә чыгу яшен арттыргач, халыкны җыеп, аңлату-тынычландыру эше алып бармады бит. Ә үзмәшгульләрне җыйды. Аларның дәүләт казнасы өчен файдалы кешеләр булуын белә чөнки (җыелган салым акчасының 65 проценты Татарстан казнасында каласы, ди. – Авт.). «Мин, сынау проектында катнашучы төбәк башлыгы буларак, үзмәшгульләрнең мәнфәгатен яклый, бу салым системасына күчү чорын җиңел һәм мөмкин кадәр уңайлы итә алам», – дип сөйләде март аенда узган ул очрашуда Президент.

14 ЯШЬТӘН САЛЫМ ТҮЛИСЕ?

«Без берәүне дә үзмәшгуль булып теркәлергә мәҗбүр итмибез, тәкъдим генә итәбез» – үзмәшгульлеккә салым турында аңлатуларда бу җөмләне кыстырмый калмыйлар. Район җирендәге салым инспекторы да әйтә моны, Президент та әйтә. Сынауны тиешенчә үткәрү, халыкны ияләштерү, бу чорны чыннан да уңайлы итү өчен вакыт җитәрлек әле – 10 ел бар. Ләкин безнекеләр, закон кабул ителүгә, «системада теркәлгән үзмәшгульләр санын ел азагына 60 меңгә җиткерү» планын куйдылар. Ә хәзер үзегез уйлап карагыз: «теркәлергә тәкъдим итү» белән план үтәү бергә бара аламы? План куелгач, аны үтәргә кирәк бит. Татарстан – үрнәк төбәк, өченче башкала. Сынатырга теләмәс. Шулай булгач, «тәкъдим итү» ихтыяри-мәҗбүри төсмер алмасмы соң? Ел азагына (димәк, 60 меңгә) 5 ай гына калып бара, ә «Бизнес Онлайн» язуынча, системада 18 мең кеше генә теркәлгән әле.

Узган атнада интернетта хәбәр таралды: Тукай районы, Кече Шилнә мәктәбендә укучыларның ата-аналарына «Татарстан «Минем салым» проектында катнаша. Паспорт алган һәм акча эшли башлаган балалар катнаша ала» дигән хәбәр һәм системада теркәлү өчен сылтама җибәргәннәр. Ягъни 14 яше тулган (7нче класс) һәм тегендә-монда акча эшли башлаган балаларга үзмәшгуль булып теркәлергә «тәкъдим итәләр»! Уйлый күрмәгез, монда бернинди мәҗбүр итү дә юк! «Бизнес Онлайн» журналисты ачыклык кертә башлагач, әлеге хәбәрне юллаган ата-аналар комитеты вәкиле дә, мәгариф һәм икътисад министрлыклары вәкилләре дә шулай дип аңлатканнар. Мәктәп җитәкчелеге бөтенләй шәрехләмә биреп тормаган.

«Тәкъдим» генә булса да, аның инде 14 яшьлекләрне дә чикләп узмавын ничек аңларга? Дәүләтнең үз халкын кайгыртырга теләве беләнме? Әллә инде план үтәргә кирәклеге беләнме? Һәм Тукай районындагы хәл – ул җирле очрак кына түгел. Президент Рөстәм Миңнеханов март аенда узган очрашуда 15 яшьлек эшмәкәр кызга (ул кул белән әвәләп уйный торган дерелдәвек – слаймнар ясый. – Авт.) үзмәшгуль булып теркәлергә «тәкъдим иткән» иде инде. Хәтта аңа ярдәмгә иң төп салымчыны – Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча башлыгы Марат Сафиуллинны билгеләп үк куйды. Ул кыз «тәкъдим»не кабул иттеме икән – шунысы кызык…

– Үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрне һәм шуннан табыш алучыларны, ягъни үзмәшгульләрне тикшерәләр. Газета, социаль челтәрдәге белдерүләрне күзәтеп баралар. Башка районнарда прокуратура хезмәткәрләре белән чыгып тикшерә башлаганнар инде. Бу юнәлештә Арча районында да тикшерү планлаштырыла. Аннан соң күршеләр, яратып бетермәгән кешеләр, үзмәшгульнең хезмәтеннән файдаланганнар да салым хезмәтенә хәбәр бирергә мөмкин. Берәү безнең районның бер авылында яшәүчегә капка ясатырга уйлаган. Карый – күз алдында гына эш кораллары ята. Аптыраган бу кеше. Аларның районында бер эш коралы күрсәләр, хәзер тикшерергә килеп җитәләр икән.

Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының Арча районы буенча төбәк вәкиле Лилия САФИУЛЛИНА

(Чыганак: «Арча хәбәрләре»)

– Үзмәшгульләргә салым турындагы канун бөтен ил проблемасын чишүгә юнәлтелгән. Русиядә хезмәт яшендәге 72 миллион кеше яшәсә, шуларның 25 миллионын беркайда да күрмибез. Әлбәттә, һәр илдә дә «соры сектор» бар. Тик 25 миллион – бу бик күп бит!

Дәүләтнең максаты – яңа канун кабул итеп, казна баету түгел! Бу очракта халыкның тормыш сыйфатын яхшырту бурычы куела. Кагыйдә буларак, «соры бизнес»та эшләүчеләр – сәләтле, креатив уйлаучы, үзләренә ышанган кешеләр. Тик хисапларның күплегеннән куркып, бюрократиядән качып, алар шәхси эшмәкәр булып теркәлмиләр. Шуны да онытмаска кирәк: легаль булмаган шөгыльнең куркыныч яклары да бар. Хокук саклау органнары җинаять эше ачарга мөмкин, чөнки бу законсыз эшмәкәрлек, икенчедән, нормаль шартларда кредит ала алмыйсың. Канун буенча эшләгән һәр банк кредит биргәндә иң элек: «Сез нәрсә белән шөгыльләнәсез?» – дип сораячак. Өченчедән, җинаять эшчәнлеге белән шөгыльләнүче «текә егетләр» ишек тибеп кереп, тир түгеп корган бизнесыгыз белән бүлешүне таләп итәргә мөмкин. Бу очракта полициягә дә мөрәҗәгать итә алмаячаксыз, чөнки үзегез дә законсыз эшлисез.

Бу канун булган бөтен хаталарны уйлап язылды. Беренчедән, аны дәүләт түгел, депутатлар кертте; икенчедән, иң кечкенә салым ставкасы билгеләнде; өченчедән, канунда ук язылган: әлеге ставканы ун ел буе беркем дә үзгәртә алмаячак. Хәтта үзмәшгульнең канунда каралган еллык кереме дә үзгәртелми! Керемең бар икән, салымны түлисең, юк икән – түләмисең.

Әлеге канунны язучыларның берсе, Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат ФӘРРАХОВ

(Чыганак: «Сөембикә» журналы)

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Үзмәшгульлеккә салым буенча халыкта сораулар күп. Кайберләренә җавап бирергә булдык.

КЕМ УЛ ҮЗМӘШГУЛЬ? Үзе товар җитештерүче яки хезмәт күрсәтүче, ләкин ялланган эшчеләре булмаган һәм еллык кереме 2 млн 400 мең сумнан (тигез итеп бүлсәң, бер айга 200 мең сум чыга) артмаган физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр. Мисал өчен, заказга ризык пешерүче, фото-видеога төшерү белән шөгыльләнүче, репетиторлык хезмәте күрсәтүче, төзелеш эшләрен башкаручы, чәчтарашчылар, массаж ясаучылар, маникюр осталары, сувенирлар җитештерүчеләр, йөк һәм пассажирлар ташучылар, арендага торак бирүчеләр, техниканы ремонтлау осталары үзмәшгуль булып санала. Физик затлар – айлык керемнән 4 процент, юридик затлар 6 процент салым түли.

КЕМ ҮЗМӘШГУЛЬ БУЛЫП ТЕРКӘЛӘ АЛМЫЙ? Үзмәшгульлеккә салым турындагы законда болай диелгән:

– продакциз (ягулык, тәмәке, мотор мае) һәм мәҗбүри маркировка куелырга тиешле товарлар белән сәүдә итүче;

– файдалы табигый казылмалар чыгаручы һәм аларны урнаштыру белән шөгыльләнүче;

– товарны китереп бирү белән шөгыльләнүче (искәрмә: әгәр китереп бирүченең касса аппараты булса һәм клиентка чек бирә алса, ул үзмәшгуль булып теркәлә ала);

– йөкләмә килешүе (договор поручения), комиссия килешүе яки агентлык килешүе нигезендә эшмәкәрлек алып баручы;

– дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр (әгәр ул торак йортын арендага биреп акча эшләмәсә);

– башка махсус салым түләү режимыннан файдаланучы;

– товарны, милек хокукларын алып сату белән шөгыльләнүче (әгәр милек алып сатучының үз ихтыяҗлары өчен файдаланылмаса);

– нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, адвокатлар үзмәшгуль булып теркәлә алмый (аларның эшчәнлеге аерым законнар белән контрольдә тотыла).

ӘГӘР ХУҖАЛЫКТА ҖИТЕШТЕРЕЛГӘН ТОВАРНЫ САТСАҢ? Авылда үзеннән арткан сөтне, эремчекне, каймакны, йомырканы һәм башканы тапшыручы шәхси хуҗалык тотучы булып санала. Шәхси хуҗалык турындагы канун буенча, сыеры, йорты янында 50 сутый бакчасы булып, ялланган эшчесе юк икән, шунда үзе үстергән яшелчәне, үз сыерының каймагын, сөтен сата икән, ул кеше үзмәшгуль булмый. Андыйларның эшчәнлеген көйләү һәм ярдәм күрсәтү белән Авыл хуҗалыгы министрлыгы шөгыльләнә. Җиләк яки мунча себеркесе сатып акча эшләүчеләр дә, хәзерге закон буенча, үзмәшгуль булып саналмый.

ПЕНСИЯ ФОНДЫНА ДА АКЧА КҮЧЕРЕП БАРЫРГА КИРӘКМЕ? Үзмәшгульләргә Пенсия фондына түләү ирекле. Ләкин үзмәшгуль булып теркәлеп тә, Пенсия фондына кертем түләмәсә, ул кеше эшләгән булып саналмый, ягъни аның хезмәт стажы бармый дигән сүз. Түләгән очракта гына ул чор стажга керә. Аны түли башлау өчен, Пенсия фондына килеп гариза язарга – исәпкә басарга кирәк. Бер елга кимендә – 29354, иң күп дигәндә 238233 сум кертем ясарга мөмкин. Бу акчаны бер юлы да кертеп бирергә, ай саен бүлеп түләп барырга да була.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии