Яшелчә утырткан өчен үзеңне утыртмагайлары

Яшелчә утырткан өчен үзеңне утыртмагайлары

Бездә нәрсәнедер тыярга, чикләргә яраталар инде. Хәзерге Думаны «тыючы Дума» дип атасак, ялгыш булмастыр. Юк, соңгы вакытта еш телгә алына торган корал сатуны тыю яки чикләү турында түгел сүз, анысы тыелмады. Петрушка орлыгын тыюлары турында! Элегрәк, күршедән бәрәңге сатып алып утыртсаң, штраф сугабыз, дип куркытканнар иде инде, анысын ничектер дәшми генә уздырдык. Ләкин чират петрушкага җиткәч, дәшми калып булмый, җәмәгать.

ЯФРАГЫ – ЯРЫЙ, ОРЛЫГЫ – ЯРАМЫЙ

22нче май көнне хокук яклаучы, «Корчаго һәм Партнерлар» адвокатлар коллегиясе рәисе Евгений Корчаго «Прайм» агентлыгына Русиядә көдрә петрушка орлыгының тыелганын белдерде. Петрушка үзе тыелмый, аны ашау элеккечә үк законлы. Ә менә орлыгы СанПиНның «Азык-төлек продуктларының куркынычсызлыгы һәм азык буларак кыйммәтенә гигиена таләпләре» исемлегенә кертелгән. Бактың исә, ул орлыктан «кеше сәламәтлеге өчен куркыныч наркотик май» ясап була икән.

Петрушканы орлык алу һәм аннары наркотик май ясау өчен үстерүең исбатланса, РФ Җинаять Кодексының 228нче маддәсе буенча җавап тотарга туры киләчәк. Бу маддә буенча 40 мең сумга кадәр яки өч айлык хезмәт хакы (яки башка керем) күләмендә штраф каралган. Шулай ук 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки ике елга кадәр төзәтү эшләре җәзасы да бирергә мөмкиннәр. Хәтта өч елга төрмәгә утыртып куюлары да бар, дип аңлаткан Корчаго.

Эзләнә торгач, шул ачыкланды: Роспотребназдор 2011нче елда ук көдрә петрушканы көчле тәэсир итүче наркотик һәм агулы матдәләре булган үсемлекләр исемлегенә керткән булган икән инде. Тагын бер мәгълүмат: Роспотребнадзор карары чыкканнан соң, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт (ФСКН) директоры Виктор Иванов халыкны ешрак петрушка ашарга өндәгән, аны «файдалы яшел тәмләткеч» дип атаган булган. Аның ул сүзләре матбугатта бар. Менә шундый кәмит. Ашаргамы – ашамаскамы, чәчәргәме – чәчмәскәме соң инде болай булгач?

Әйе, петрушканың яфрагы тыелмаган, орлыгы гына тыелган –монысы аңлашыла. Иванов та яфрагын ашарга кушкан. Ләкин ул петрушка орлыктан үсә бит!

Бу тыюны һәркем үзенчә аңлаячак. Мәк белән дә шулай килеп чыкты бит. Наркотик матдә икән, диделәр, утыртуны тыйдылар. Аны махсус утыртучылар сирәк булгандыр инде, үзе бөтен бакчаны басып ала иде бит ул. Чәчәге матур булып утыра, ә өлгергән орлыгын камыр ризыкларын, кабартмаларны бизәү өчен тоталар иде. Хәтерлим әле: бакчада бер-ике мәк үсеп утырган өчен дә штраф салу очраклары күренә башлагач, халык ул үсемлекне төбе-тамыры белән бетерде. Чәчәге матур дип, аны мәктәп, балалар бакчасы каршыларына да утырталар иде. Анысына да чик куйдылар. Район мәгариф идарәләренең, тикшерү белән килеп, директорларга «мәкне йолкып атарга» дигән боерык бирү очраклары мәгълүм. Юкса ул декоратив мәк кенә булган да бит инде. Законны дөрес итеп аңлатучы булмаган, мәкнең «хокукын» яклап, артыннан йөрелмәгән. Петрушка белән дә шулай килеп чыкмагае.

«ОРЛЫКСЫЗ НИЧЕК ПЕТРУШКА ҮСТЕРЕП БУЛА?»

Дөресен генә әйткәндә, бу хәбәр барлыкка килгәнче, мин петрушка орлыгыннан наркотик май ясап була дип белми дә, ул хакта уйланмый да идем. Мин генә түгел, күпләр белмәгәндер. Мәктәптә биология дәресендә өйрәтелми бит ул. Ә менә хәзер белдек инде. Әгәр бу белемне явыз нияттә файдалана башласалар, анысы кем намусында булачак?

Интернет-форумнарда бу хакта менә нәрсәләр язалар:

«Минем соравым бар: орлыгын утыртмасаң, ул петрушка җирдән ничек тишелеп чыгачак соң? Әллә бөтенләй ычкынганнар инде?»;

«Орлыксыз ничек петрушка үстерергә? Юристлар, агрономнар һәм ботаниклар белән сөйләшеп, чыгу юлын тапсагыз иде. Киндер маен, тукымаларны, бауларны нәрсәдән ясыйлар дип уйлыйлар икән ул закон чыгаручылар?»

«Русиядә петрушка орлыгы май ясарлык дәрәҗәдә бик сирәк җитешә. Бездә климат мөмкинлек бирми аңа. Бу закон – буш сүз».

«Наркотик матдә» турында сүз чыкканчы, мин, күпчелек бакчачылар кебек үк, ул турыда уйлап та карамый идем. Шуңа күрә безнең закон чыгаручылар закон үзенчәлекләре буенча түгел, наркотиклар буенча гына эксперт ахрысы, дигән фикер туа».

«Халыкны агарту эше алып барганнары өчен, закон чыгаручы иптәшләргә рәхмәт инде. Хәзер яраткан хөкүмәтебездән чебен гөмбәләре буенча тәфсилле аңлатма көтәбез: нинди төрләре, класслары, маркировкалары һ.б. бар икән».

Монда, әлбәттә, сүгенү сүзләреннән чистартылган комментарийләр генә. Форумнарда катырак итеп язалар, газетага алай бирә алмыйбыз. Сүз уңаеннан, социаль челтәрләрдә сүгенүне тыя торган закон да бар бездә. Ләкин петрушка орлыгын тыю ише законнар кертелеп торганда, сүгенәсе килү теләге генә кимемәс.

Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов мондый тыюлар турында ишетмәгән дә булып чыкты. «Күршедән бәрәңге симәнәсе сатып алган өчен штрафмыни?» – дип аптырады. Анысы болай: бакчаңа үз бәрәңгеңне яки симәнә өчен үстерелгәнне махсус кибеттән сатып алып утырта аласың, ә менә күршедән сатып алып утыртырга ярамый. Симәнәгә дип бәрәңге сатасың икән – 500 сум штраф. Бу хакта «Безнең гәҗит»тә язган идек. Фарсель абый һәр тыюдан мәгънә эзләргә тырышты: «Күршенең дә җире сезнеке кебек. Туклыклы матдәләре дә бер чама була, уңдырышлылыгы да. Чүп үләннәре һәм корткыч бөҗәкләр дә шул бер шартларга ияләшкән була. Күршедән бәрәңге алып утыртырга ярамый дигәнне менә шул ягыннан аңлатып була. Башка бернинди дә зыяны тия алмый аның, бакчачы үзе барысын да көйли. Петрушка орлыгын да үзең өчен генә үстерсәң бер хәл, кешеләр, күрше малайлары җыеп чыгып китү куркынычы бар бит. Аннары шуны наркотик матдә буларак кулланырга мөмкиннәр. Менә шул ягын исәпкә алырга кирәктер», – диде ул. Шулай да бу тыюларны шушы рәвешле чыгару кирәк түгел иде, дип саный. «Җитте инде закон белән куркытырга, кирәк түгел ул! Болай да законнар күп, булганын үтәргә кирәк әле, яңасын уйлап чыгарырга түгел. Мәгълүматны аңлату рәвешендә җиткерергә, пропаганда алып барырга гына кирәк. Бакчачыларның сүзен тыңлыйлар бит. Бу өлкәдә танылу алган, үз эшен белә торган бакчачылар чыгыш ясаса, шулай-шулай дип аңлатса, халык игътибар итәр, ниндидер законнар кирәк тә булмас иде», – дигән фикердә Фарсель абый.

Берничә район агрономы белән дә сөйләштек. Географияләре төрле, әйтәсе сүзләре бер үк: «Ул законнарны җирне күрмәгән, җирдә эшләмәгән кеше язган». Ләкин исемнәрен, районнарын күрсәтмәүне сорадылар.

Шулай ук исемен күрсәтмәүне сораган бер агроном: «Орлыксыз ничек петрушка үстереп була соң? Наркотик булсын өчен, петрушканы 15-20 кило ашарга кирәк. Ә без бер ашаганда 15-20 грамм петрушка ашыйбыз. 15 кило булсын өчен, ничә порция ашарга кирәк дигән сүз бит ул! Бу бит башка сыймый торган әйбер. Кемдер бит бу законнарга килеп кабарга да мөмкин, шунысы «обидно». Мәкне дә тыйдылар, ләкин бит бөтен мәк тә наркотик матдә түгел. Менә, мәсәлән, минем бакчада мәк үсә. Наркоконтрольдән тикшерү килде. Мин аларга бакчамда үскән мәкнең наркотик булмавын расладым. Пәке белән сабагын буйга ярсаң, сары яки ак сок чыгарга тиеш аннан. Ә гади мәктән чыкмый ул. Шулай исбатлап күрсәткәч, «сезгә карата башка сорау юк» дип китеп бардылар», – дип сөйләде.

Инде һавага гына салым саласылары калды, дип әйтергә яратабыз. Шуңа охшатып әйтсәк, инде нәрсәне генә тыясылары, чиклиселәре калгандыр…

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Бервакыт матбугатта «Чит илләрдәге мәгънәсез законнар» дигән теманы куертып алдылар. Хәзер дә күренә андый язмалар, ләкин сирәгрәк. Чит илдә генә түгел, үзебездә дә акыл һәм мантыйк белән аңлап булмый торган, сәер законнар җитәрлек булуына төшендек бугай. Үземнеке – үзәктә, дигәндәй, без дә Русия кануннары һәм канун проектлары турында язарга булдык.

Менә, мәсәлән, РФ Җинаять Кодексының 166нчы маддәсе –шундый сәер юридик нормаларның берсе. «Автомобиль яки башка транспорт чарасын урлау максатын күздә тотмый гына дөрес булмаган юл белән үзләштерү» дигән маддә ул. Ягъни урламау, «алып кына тору» булып чыга инде. Ягъни машинаңны урлаган кеше аны чынлыкта урламаганын, «алып кына торган»ын исбатлый алса, күп дигәндә 120 мең сум штраф белән котылачак. Мәрхәмәтлерәк хөкемдар эләксә, 500 сум гына җәза алырга да мөмкин – штрафның иң түбән чиге күрсәтелмәгән. Статистикага ышансаң, 2019нчы елда бу маддә буенча 9 мең кеше хөкем ителгән, берәү дә акланмаган. Ә машина урлау маддәсе буенча 3100 кеше генә реаль җәза алган, 3600 кеше шартлы хөкем йә мәҗбүри төзәтү эше белән генә котылган. Бездә бит әле 39нчы маддә – «Крайняя необходимость» маддәсе дә бар. «Алып кына торучылар»ны шуның буенча да коткарырга булыр иде, югыйсә.

Безнең илдә үз-үзеңне саклау, ягъни «самооборона» да тыелган. Әйтик, синең өеңә тәрәзәдән карак яки маньяк килеп керсә, син аңа тыныч кына итеп «чыгып китегез, зинһар» дип әйтергә яки эшен эшләп бетергәнен карап утырып торырга тиеш буласың. 108нче (үз-үзеңне саклаганда кеше үтерү) һәм 114нче (үз-үзеңне саклаганда кеше сәламәтлегенә зыян китерү) маддәләр нигезендә 2019нчы елда 694 кеше хөкем ителгән, дүрт кеше генә акланган. Дөрес, 89 очракта гына эш төрмә срогына барып җиткән. Ләкин шартлы хөкем һәм штраф яки мәҗбүри эш – шулай ук җәза бит.

Кайбер закон проектларын укыганда көләсе йә елыйсы килә. Бәхеткә, бөтенесен дә кабул итмиләр. Жириновскийны инде күптән җитди кабул итмибез, аның сәясәттә нинди роль уйнавын аңлыйбыз. Шулай да ул тәкъдим иткән закон проектлары бөтенләй үк игътибардан читтә кала алмый. Мәсәлән, ЛДПР лидеры күчмә кошларны атарга тәкъдим иткән иде, янәсе чыгып китәләр дә кош гриппы ияртеп кайталар, аннары үзебездә таратып йөриләр.

Виталий Милоновның исеме матбугат белән танышып баручыларга шулай ук билгеле. Башка партиядән булса да, Жириновский кебек үк рольне үти. Митингларда катнашкан хатын-кызларга кияүгә чыгуны тыярга тәкъдим иткән иде ул.

ДәүДума депутаты Михаил Дегтярев Русиядә АКШ долларын тоту һәм саклауны тыярга тәкъдим итте, ә кулда булган валютаны законлы рәвештә алыштырып бетерүгә 2 ел вакыт бирергә кирәк, диде. «Тышкы дошманнар»га каршы көрәш бу рәвешле дәвам итсә, бу проект кабул ителмәс дип гарантия дә биреп булмый.

«Бердәм Русия» депутаты Илья Гаффнер тәкъдим иткән закон проекты «Гражданнарның урманда үсүче азык-төлек ресурсларын әзерләү тәртибе турында» дип атала. Ул анда халыкның гөмбә һәм җиләк җыюын да закон ярдәмендә көйләргә тәкъдим итә! Ләкин Гаффнер беренче чиратта бу закон проекты белән түгел, «Акчагыз юкмы? Азрак ашарга кирәк!» дигән фразасы белән танылган иде.

БЕР ЧЕМЕТЕМ МӘЗӘК

Нәрсәгә шуның хәтле закон чыгарып торырга? Бөтенесен бер законга алыштырырга тәкъдим итәм: нәрсә эшләгән булуыгызга карамастан, дәүләт сезгә үзе теләгәнчә җәза бирә ала, дигәнгә.

***

Паркта ял итеп йөрүче, шунда язылган язуны күреп, каравылчыга мөрәҗәгать итә:

– Менә монда сезнең «Газоннан йөрүчегә – 100 сум штраф» дип язылган. Ничек шулай аз ул?

– Күбрәк итеп куйсаң, газоннан йөрүче калмый бит.

***

Хәзер тукталышта җәмәгать транспорты көтеп басып торучылар яныннан узып китәргә дә куркыныч. Санкцияләнмәгән митингта катнашасыз дип, 15 тәүлеккә алып китеп ябулары да ихтимал бит.

***

Закон бозсаң – штраф түләтәләр, дөрес яшәсәң – салым.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии