Ришвәтчелек һәм эчкечелекне җиңгәнбез, хәзер әхлакны кайгыртыйк

Ришвәтчелек һәм эчкечелекне җиңгәнбез, хәзер әхлакны кайгыртыйк

Татарстан Хөкүмәте быел бәяләр үсешен тоткарлап тору, хезмәт хакларын һәм пенсияләрне арттыру, торак-коммуналь хуҗалык тармагында сыйфатны яхшырту белән беррәттән, халыкны тәрбияләү юнәлешендә дә җиң сызганып эшләргә җыена. Халык үзе шулай сораган, ди.

ТАТАРСТАНДА БИШ ПРОБЛЕМА БАР

Республика Хөкүмәтенең 2023нче елда өстенлек биреп эшләячәк эшләре билгеле булды. Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган карар Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылды. Урысчасы «публичные приоритеты» дип аталган исемлек җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып төзелгән, диелә. Быел ул 5 төп бурычтан тора. Ягъни шушы төп биш проблема ел дәвамында игътибар үзәгендә булачак. Песошин имзалаган карардан аңлашылганча, быел дәүләт программаларының һәм республика норматив актларының нигезендә дә күбрәк шушы эшләр ятачак. «Татмедиа» канаты астындагы матбугат чаралары да мәҗбүри рәвештә шуларны яктыртачак.

Соңгы елларда әнә шулай «приоритетлар» билгеләү модага кереп китте. Өстенлек бирелгән, беренче чиратта эшләнергә тиешле эшләр дигән сүз инде бу. Путин үз «приоритетлар»ын куя, аннары Русия Хөкүмәте үзенекен билгели, Татарстан – тагын үзенекен. Аерым ведомстволар, оешмалар да шулай итеп өстенлекле эшләрен аерып чыгара ала. Бу ел азагында хисап тотканда аеруча матур яңгырый: халык фикерен исәпкә алып билгеләнгән «приоритетлар»ны гамәлгә ашыру буенча фәлән-фәләннәр эшләнде, дип нотык тоталар.

Татарстан Хөкүмәте өстенлекле эшләр исемлеген 12 ел дәвамында чыгара. Гыйнвар башында ук түгел, ни сәбәпледер елның дүрттән бер өлеше узгач – апрель-майда гына бастыралар аны. «Приоритетлар»ны Министрлар Кабинетының Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге үткәргән сораштыру нигезендә ачыклыйлар. Элекке елларда 7шәр өстенлекле юнәлеш билгеләнә иде. Мәсәлән, соңгы алты-җиде ел дәвамында алар бөтенләй диярлек үзгәрешсез калды, урыннары гына алмашынып торды:

  1. Бәяләрне һәм тарифларны «тезгенләп» тоту, ә товар һәм хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту.
  2. Халыкның керемен арттыру.
  3. Ришвәтчелек һәм коррупциягә каршы көрәш.
  4. Наркомания һәм эчкечелекне киметү.
  5. Эшсезлекне җиңү.
  6. Кешеләрне торак белән тәэмин итү.
  7. Әйләнә-тирә мохитне саклау.

Быел өстенлекләргә бераз үзгәреш кергән, нәрсәдер өстәлгән, нәрсәдер төшеп калган. Беренче ике «приоритет» кына шул ук:

  1. Бәяләр һәм тарифлар үсешен тоткарлап тору, товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру.
  2. Халыкның керемен (хезмәт хакы, пенсия, пособие), социаль ярдәмне арттыру.
  3. Социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүне һәркемгә ачык итү һәм сыйфатын яхшырту.
  4. Халыкның әхлагын, культура дәрәҗәсен күтәрү.
  5. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең сыйфатын яхшырту.

Димәк, ришвәтчелек, наркомания һәм эчкечелек проблемалары кешеләрне бүтән борчымый, торак мәсьәләсе дә уңай якка хәл ителгән, экология дә яхшырган, эшсезлекне дә җиңгәнбез.

Шушы 5 юнәлештә башкарылган эшләр буенча 2023нче елның 1нче декабренә хисап биреләчәк. Җаваплы итеп Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләнгән.

НӘРСӘГӘ ӨСТЕНЛЕК БИРЕЛӘЧӘК?

Һәрбер «приоритет»ка аерым тукталып, кыскача күзәтү ясап үтик.

1. Бәяләр һәм тарифлар үсешен тоткарлап тору, товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту. Министрлар Кабинетының Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәсеннән күренгәнчә, бу проблема республика халкының 59,9 процентын борчый. Бигрәк тә азык-төлекнең һәм торак-коммуналь хуҗалык түләүләренең кыйммәт булуыннан зарланганнар. Ел саен «приоритет» итеп куелса да, проблеманы хәл итә алмыйлар. Махсус операция башлану белән, бәяләр котырып арта башлады. 2022нче елда рәсми инфляция 11,37 процент булган иде (2021дә – 8,7 процент). Азык-төлекнең генә дә бәясе 11,3 процентка арткан, дип хисап тотты Татарстан Милли банкы. Шулай да яхшы якка үзгәреш тә бар: бер ел элек, ягъни 2021дә бәяләр арту халыкның 70,6 процентын борчыган. Хәзер проблема ул хәтле үк кискен тормый икән әле.

2. Халыкның керемен, социаль ярдәмне арттыру өстенлекле эш булырга тиеш дип, 54 процент кеше тавыш биргән. 2021дә бу күрсәткеч 61,1 процентка тигез булган. Рәсми саннарга ышансаң, 2022нче ел нәтиҗәләре буенча республикада уртача хезмәт хакы 52 мең сумнан артып киткән. Инфляцияне исәпкә алып чутласаң, хезмәт хаклары 1,6 процентка арткан. Шул ук вакытта минималь хезмәт хакы күләме – 13 890 сум. Пенсиянең уртача күләме – 19,4 мең сум, ә яшәү минимумы буенча минималь күләме – 8423 сум. Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесе Эдуард Вафин бер ел дәвамында картлык буенча түләнә торган иминият пенсиясе 3 мең сумга диярлек артты, дип хисап тоткан иде. Пособиеләр буенча мондый мәгълүмат бар: 2023нче елда Татарстанда 152 мең кеше (көмәнле һәм 17 яшькә кадәрге баласы булган хатын-кызлар) универсаль пособие алачак. Аның күләме 5926 сумнан (минималь) 11 852 сумга (иң югары) кадәр җитәргә мөмкин, диелгән иде ел башында.

3. Социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүне һәркемгә ачык итү һәм сыйфатын яхшырту. Бу проблема өчен 33,7 процент тавыш җыелган. Монда медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләсе дә керә. Әлеге темага бик күп итеп, җәелеп язып булыр иде. Бер проблемага гына тукталабыз: кадрлар җитми. Бигрәк тә район үзәк больницаларында теге яки бу белгечнең булмавы – гадәти күренеш. Район халкы, Казан табибларының атнага яки айга бер килүен дүрт күз белән көтеп яши. Мәрхүм сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков берничә ел элек «Бизнес Онлайн»га биргән интервьюсында: «2024нче елга республика медицина оешмаларын 95 процентка табиблар белән тәэмин итәргә ниятлибез», – дип белдергән иде. Яңа министр Марсель Миңнуллин өчен дә бу план актуальдерме. Әлегә аның баш табибларны «чистарту»ы турында гына ишетәбез.

4. Халыкның әхлагын, культура дәрәҗәсен күтәрү. 32,3 процент кешене шушы проблема борчый икән. «Рухи-әхлакый тәрбиянең роле кимүгә», шулай ук «муниципаль һәм республика чараларында катнашучыларның күп булмавына» борчылабыз, дигәннәр. Сораштыру анкетасына бу пунктны кертү сәяси көн кадагына бәйле, әлбәттә. Бүген бөтен ил буенча патриотлыкта ярышу бара. Моңа тагын «традицион кыйммәтләрне саклау» дигәне дә өстәлде. Татарстан хөкүмәтенең дә темадан читтә каласы килми, билгеле. «Әхлакны һәм шәхси культура»ны күтәрү өчен нәрсә эшләргә ниятлиләрдер – анысын тора-бара күрербез, күрми калсак та, ел ахырында хисаплардан ишетербез әле.

5. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең сыйфатын яхшырту (31,4 процент). Быел Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасының 190 корылмасын яңартырга җыеналар. Моңа 8,6 млрд сум тотылачак, чыгымның яртысын федераль үзәк каплаячак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр ителде. Республика Төзелеш министрлыгы, программа тормышка ашырылганнан соң, ягъни 2025нче елга коммуналь корылмаларда аварияләр 5,6 процентка кимер дип өметләнеп тора. Элегрәк Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты республикада су-канализация хуҗалыгының 53 проценты тузган, дигән мәгълүмат җиткергән иде. Корылмаларны тәртипкә китерү белән генә бетми, торак-коммуналь хуҗалык түләүләрен дә рәткә саласы бар әле. Быел түләүләрнең коточкыч югары булуыннан зарланучылар бик күп булды. Шулай ук чүп чыгару мәсьәләсе дә көн кадагында кала бирә. «Яшәмәгән өйдән дә чүп чыгарган өчен түләтәләр», – дип, газетабызга да бик еш зарланып шалтыраталар. Законы шундый булгач, бернишләр хәл дә юк. Өстенлекләр дигәндә боларын да истә тотсыннар иде...

 

Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында җирле КПРФ башлыгы Хафиз Миргалимов хезмәт хакы проблемасын күтәрде. «Татарстанда рәсми статистика буенча уртача хезмәт хакы – 52 мең сум. Мин 15 районны йөреп чыктым, миннән «ул 52 меңне кем ала соң?» дип сорыйлар. Тракторчы яки нефтьче, төзүче яки трамвай йөртүче – алар арасында аның хәтле алучы юк. Татарстан халкы уртача хезмәт хакын ничек исәпләүләреннән риза түгел. Реаль, номиналь, язылган... Кеше кулына күпме ала – шуны саный», – дип белдергән иде ул. Аның сүзләрен «Коммерсантъ» китерде. «Минем исәпләвемчә, Татарстанда 240-250 мең фәкыйрь бар. Алар очын очка ялгап яши. Безгә ел саен «фәкыйрьләр 6-7 процент» дип әйтәләр. Ниндидер динамика булырга тиештер бит инде?» – диде депутат. Аның сүзләре белән «Бердәм Русия» әгъзасы Николай Рыбушкин да килеште. «Мәскәүгә чыгарга, уртача күрсәткечне исәпләү юлларын үзгәртүне сорарга кирәк. Аны үзгәртми торып, директор белән җыештыручының хезмәт хаклары кушып исәпләнәчәк, уртача сан шулай чыгарылачак», – диде ул.

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Әле күптән түгел, март ахырында гына Премьер-министр Михаил Мишустин Русия Хөкүмәтенең 2023нче елда өстенлек биреп башкарачак 6 эшен атаган иде. Исемлек «Российская газета»да басылып чыкты. Татарстанның өстенлекле эшләре белән туры киләме, чагыштырып карый алабыз. Менә алар:

1. Төп бурыч – халыкны саклау.

Моңа беренче чиратта мәҗбүри медицина иминиятенең нәтиҗәлелеген арттырып, заманча һәм сыйфатлы медицинадан бөтен кеше дә файдалана ала торган итеп, үз эшеңне ачу мөмкинлекләрен киңәйтеп ирешергә ниятлиләр. Бердәм пособие түли башлауны да шушында керткәннәр: 10 миллионга якын көмәнле хатын-кызга һәм 17 яше тулмаган баласы булган аналарга пособие билгеләнәчәк.

2. Халыкның байлыгын арттыру.

Русия президенты, МРОТ (минималь хезмәт хакы күләме) инфляция темпларыннан калышмаска тиеш, дип фәрман биргән иде. Шуны тормышка ашыру өчен, киләсе елның 1нче гыйнварыннан МРОТ 18,5 процентка индексацияләнәчәк. Узган елның июнендә генә арттырылган булуга карамастан, 1нче апрельдән социаль пенсияләр кабат индексацияләнде, шулай итеп, бер елда социаль пенсияләр 13,5 проценттан күбрәккә артты, дип хисап тотты Мишустин.

3. Технологик суверенитетны ныгыту.

Моңа дус булмаган илләрдән кертелә торган әйберләргә алмаш әзерләү буенча проектларны дәвам итү керә.

4. Илнең финанс яктан суверенлыгы.

Максатлар арасында – үзебезнең фонд базарын һәм банк секторын булдыру, икътисадка «озын» акчалар (озак вакытка исәпләнгән инвестицияләр) җәлеп итү чараларын киңәйтү.

5. Транспорт инфраструктурасын үстерү.

Юл эшчәнлеге буенча гомуми суммасы 13 триллион сумга якын булган бишьеллык планны гамәлгә ашыру каралган. Социаль объектларга илтә торган юллар салу һәм төзекләндерү, төбәкләрдә ерак районнарда яшәүчеләр больница, мәдәният йорты, белем бирү оешмаларына барып җитә алсын өчен, җәмәгать транспорты маршрутларын булдыру яисә яңарту эшләре планга кертелгән. Төбәкләргә ЖКХ, транспорт һәм социаль объектларны яңартуга өстәмә 250 млрд сум, җәмәгать транспортын заманча технологияләр нигезендә яңартсыннар өчен 50 млрд сум займ бирү ниятләнә.

6. Союздашлар белән хезмәттәшлекне ныгыту, файдалы партнерлар эзләү.

Беренче чиратта – Кытай белән сәүдә-икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук Евразия икътисад берлеге белән энергетика, транспорт, цифрлы үсеш тармагында проектларны арттыру төп максат булып тора.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии