Коронавирус акылсызлык вирусына әйләнмәсен!

Коронавирус акылсызлык вирусына әйләнмәсен!

Көнне коронавирус турында хәбәрләр укудан башлыйбыз. Мәгълүмат чараларын ачасы да юк – ватсапка, социаль челтәрләргә әллә нинди куркыныч хәбәрләр килеп тора.

Коронавирус (аны COVID-2019 дип атадылар) әллә кайдагы Кытайда, Япониядә, Көньяк Кореядә булганда, ул кадәр үк куркыныч та түгел иде кебек. Тик узган атнада ватсапта хәбәрнең куркынычы таралды: «Коронавирус «официально» Казанда. Бу прикол да, спам да түгел. РКБда карантин. ПДО (кабул итү-диагностика бүлеге) ябылган. Рөстәм Миңнеханов РКБда яткан әнисен ашыгыч рәвештә чыгарган. Казанда 8 кеше коронавирус белән чирли. Чынлап торып чирлиләр!!!»

Мондый хәбәр килеп төшсә, курыкмас җиреңнән куркырсың. Тик ватсапта билгесез кеше җибәргән смска ышанып, паникага бирелгәнче һәм үләргә әзерләнә башлаганчы, хәбәрнең дөресме-түгелме икәнен берничә чыганактан тикшереп карарга кирәк.

Хәбәрнең чыны болай: коронавирус Казанда түгел, вирус табылган Diamond Princеss круиз лайнерында ял иткән 8 русияле Казанда. COVID-2019 эләктергән кеше табылгач, Япониядә тукталган лайнерны 14 көнгә карантинга япканнар иде. Анда төрле илләрдән 4 меңгә якын кеше бар, диелде. Шуларның 24е – русияле. Бер гаилә – Казаннан. Узган атнада лайнердагыларны үз илләренә алып кайта башладылар. 8 русиялене, шул исәптән Казанның 4 кешесен Казандагы А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар больницасына алып кайттылар. Алар барысы да авыру түгел. Бары тик карантинда гына тотыла, тормышларына куркыныч янамый. Табиблар яшерми: 3 кешедә вирус табылган, тик ул җиңел формада ди.

Аңлашыла: халык паникага бирелмәсен дип, табиблар да, җитәкчелек тә хәлнең бөтен нечкәлекләрен сөйләп бетерми торгандыр. Бөтенесен белү кирәкми дә – куркыныч янамавын белү дә җитә. Тагын шунысы да аңлашыла: берәү дә чирнең бөтен республикага таралуын теләми. Шуңа күрә контроль көчле. Тиешле шартлар булмаса, лайнердагыларны Казанга алып та кайтмаслар иде. 8 кеше карантинга ябылган больницадан видеолар да чыкты: персонал махсус киемнәрдән, битлекләрдән йөри, ул гына да түгел, шушы 14 көн дәвамында әлеге медицина хезмәткәрләре дә больницадагы карантин блокларында яшәячәк, аннан чыкмаячак. РКБ ябылган икән, дигән хәбәр дә дөреслеккә туры килми.

Ил җитәкчелегенең үз халкын ташлап калдырмавы бер сөендерсә, мәгълүмат белән уртаклашып барулары икенче сөендерә. Әнә, мәгълүмат җитеп бетмәү аркасында, Украинада икенче «майдан» була язды бит. Кытайның Ухань шәһәрендә калган украиналыларны Полтава өлкәсенең Яңа Санжары бистәсендәге медицина үзәгенә эвакуацияләргә тиешләр иде. Бу хакта белеп алган бистә халкы урамга чыкты: кайтучылар утырган машиналарны кертергә теләмәделәр, ташлар ата башладылар, юлларны томаладылар. Каршылык чарасы 12 сәгатьтән артык барды! Бистә халкын да аңларга була: җитәкчелекнең дәшмәве, мәгълүмат белән уртаклашмавы аркасында, алар үзләре уйлап бетерергә мәҗбүр, ә бу уйлар, билгеле инде, бер дә яхшы түгел («бездән чынбарлыкны яшерәләр, димәк, хәлләр хөрти, безне үлемгә дучар итәләр»). Китә паника, үз-үзеңне саклау реакциясе эшкә җигелә. Һәм менә нәтиҗәсе. Чит ил матбугатлары «Украинада коронавирус түгел, идиотовирус» дип яза. Ә шул ук Кытайда (вирусның эпицентрында) халык тыныч. Чөнки беләләр: дәүләт карантин өчен тиешле шартларны тудыра, халыкны саклау өчен дә бөтен көчен куя, димәк, вирусның таралуына юл куймаячаклар.

Үз халкына кул селтәүче бер Украина гына түгел, АКШ президенты Трамп та үз ватандашларын илгә кертүгә каршы чыккан. Бу хакта җирле матбугат яза. Лайнерда коронавирус эләктергән америкалылар (14 кеше) терелеп беткәнче Япониядә калсын, дигән булган Трамп. Ә аларны АКШка алып кайтканнар. Президентка бу ошап бетмәгән. «The Washington Post» газетасы язуынча, 2014нче елда Эбола вирусы барлыкка килгәч, Трамп (әле ул вакытта илбашы түгел) Африкада ярдәм күрсәткәндә вирус эләктергән америкалы табибларга ил чикләрен ябарга дигән булган.

Үзләрен акылсыз тотучылар безнең илдә дә җитәрлек анысы. Санкт-Петербургта Алла Ильина исемле хатын карантиннан качып киткән иде. 6нчы февральдә Кытайдан кайткач, тамагы авыртуга зарланып, Ильина Боткин больницасына барган. Табиблар хатында вирус тапмаган, ләкин 14 көн карантинда ятарга кушкан. Ә Ильинага больницада күңелсез булган һәм ул электрон йозакны сүтеп, качып чыгып киткән. Шул рәвешле бөтен шәһәр халкын куркыныч астына куйган, аның аркасында больницаның баш табибын да эштән җибәрделәр. Суд Алла Ильина больницага кире кайтырга тиеш дигән карар чыгарды.

Екатеринбургта яңа гына Кытайдан кайткан бер гаиләнең балалары авырый башлагач, әнисе аның анализларын да алырга рөхсәт итмәгән иде. Карантинга урнаштырудан да баш тартты. Янә бөтен шәһәр халкын куркыныч астына куйды – әгәр балада коронавирус булса?! Бер чирле кеше 22 кешегә вирус йоктыра ала, ди бит белгечләр. Суд бу баланы да карантинга салырга дип карар чыгарды. Бу әле йомшак чара. Кытайда карантинга ятудан баш тартсаң, җинаять җаваплылыгына тарталар әнә.

Җаваплылык дигәннән, 2019нчы елның мартыннан Русиядә мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрендә ялган хәбәрләр тараткан өчен административ җаваплылык кертелде. Шуңа күрә «Казанда коронавирус» дигән хәбәрне язучыны тапсалар, рәхмәт әйтмәячәкләр. Моннан тыш, җәмәгать урыннарында коронавирус темасы белән бәйле шаяртулар өчен җинаять җаваплылыгы яный. Февраль башында Мәскәү метросында «миндә коронавирус өянәге» дип шаярткан егеткә 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

…Ә ул вакытта Пекин бөтен дөньяны «вирусны март азагында җиңәбез» дип тынычландырырга тырыша. Бу хәбәргә бик ышанып та бетеп булмый – март борын төбендә бит инде. Тик вируска каршы торырдай дару эзләүләре – факт. Кытайда гына түгел, бөтен дөнья белән эзлиләр аны. Актер Джеки Чан исә коронавирустан дару уйлап табучыга миллион юань (9,1 миллион сумнан артык) вәгъдә иткән, дип яза «РИА Новости».

Иң мөһиме – инфекциянең чыганагын ачыклау. Элегрәк вирус Кытайның Ухань шәһәре базарында барлыкка килгән дигәннәр иде, чөнки беренче авыручылар шунда ачыкланды. Тик белгечләр әйтүенчә, вирус анда барлыкка килмәгән.

Дүшәмбе көнне интернетта «Кытайда коронавируска каршы торырдай дару тапканнар» дигән хәбәр таралды. Андый хәбәрләр элегрәк тә күренгәли иде. Тик ул «дару» дигәннәре йә сарымсак, йә аракы булып чыга иде. Монысы инде рәсми хәбәр. «Интерфакс» Кытайның Русиядәге вәкаләтле вәкиле Чжан Ханьхуэй сүзләрен китерә: коронавирустан вакцина уйлап табылган. Дөресрәге, малярияне дәвалау өчен кулланыла торган хлорохин фосфаты COVID-2019 вирусына каршы көрәштә дә нәтиҗәле булуын күрсәткән. Даруны куллана башлаганчы тикшереп һәм тиешенчә ясап бетерергә генә кирәк, ди.

Аллаһы Тәгалә «паникага бирелгәннәрне саклармын» димәгән, сакланганны саклармын, дигән. Шуңа күрә элементар саклану чараларын күрергә: гигиена кагыйдәләрен үтәргә, кеше күп җыелган урыннарда медицина битлекләре киеп йөрергә һәм паникага бирелеп, акылсыз гамәлләр кылмаска кирәк.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Коронавирустан саклану ысуллары турында мифлар

Интернетта короновирустан саклану чаралары турында күп язалар. Тик Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) белгечләре бу киңәшләргә ЫШАНМАСКА куша:

МИФ 1. «Гриппка каршы ясалган вакцина коронавируска да каршы тора ала» дигән сүзләргә ышанмагыз. Профилактика өчен антибиотиклар да эчәргә кирәкми. Алар бактериаль инфекциядән генә коткара. Коронавирус исә – вируслы инфекция.

МИФ 2. Ультрашәмәхә яктырткыч коронавирус барлыкка китерә торган бактерияләрне юк итә. Чынлыкта, мондый яктырткыч тән тиресенең ялкынсынуына гына китерә.

МИФ 3. Коронавирус сарымсактан курка. Кайнар суда төнәтелгән сарымсак – бу чирдән менә дигән дәва, янәсе. Моны раслый торган бернинди фәнни дәлил юк.

МИФ 4. Көнҗет мае ярдәмендә чирне булдырмый калырга теләүчеләр дә очрый башлады. Тән тиресенә көнҗет мае сыласаң, коронавирус организмга үтеп керә алмаячак, янәсе. Әмма бу чир бары тик һава юлы белән генә күчә. Саклану өчен авырган кешене, ким дигәндә, 2 метрдан урап узу киңәш ителә.

МИФ 5. Тән тиресенә спиртлы, хлорлы катнашмалар сөртергә кирәк, дигән киңәшне дә ишеткәнегез бардыр. Әлеге катнашмалар тән тиресен яндырырга мөмкин. Шуңа күрә спиртлы, хлорлы катнашмаларны йорт җиһазларын дезинфекцияләү өчен генә кулланырга кирәк.

МИФ 6. Коронавирусны кул киптергеч ярдәмендә «үтерергә» яки зарарсызландырырга мөмкин. «Куллар чиста булса, теләсә нинди чирне урап узарга була. Монда кул киптергечнең бернинди катнашы юк, ул бактерияләрне үтерми», – ди белгечләр.

МИФ 7. Аракы коронавирусны үтерә. ВОЗ белгечләре алкогольле эчемлекләрнең коронавирустан файдасы булуын кире какты. Аракы COVID-2019 белән зарарланудан сакламый, киресенчә, бактерияне үтерәм дип, алкоголь белән агулану ихтималлыгы бар, аннан соң алкоголь иммунитетны да ныгытмый, киресенчә, таушалдыра гына.

Төрле чыганаклар ярдәмендә әзерләнде

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Татарстан президентлы хөр дәүләт булып калсын!»

Бүген «Ай-һай хәлләр: 2020нче елдан нәрсә көтәргә?» дигән бәйгебезгә йомгак ясыйбыз. Тема күпләрнең күңеленә хуш килгән, күрәсең. Шигырьләр бик күп килде. Аларның бер өлешен узган саныбызда биргән идек. Бүген нәтиҗә ясыйбыз. Бу айның җиңүчеләре – Азнакайдан Флера Максудова (аның шигыре узган санда басылган иде) һәм Казаннан Нарим Ихсанов. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.

2020нче елда көтәбез

Җан исәбе алуны.

Документта язган чакта

Татар булып калуны.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Татарстан президентлы

Хөр дәүләт булып калсын,

Мәскәү безнең халкыбыздан

Пычрак кулларын алсын.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Быелгы ел – күсе елы

шомлы башланып китсә дә,

кәбисә ел авыр килә,

диеп фараз ителсә дә,

күңелне төшермик әле,

тик яхшыга юрыйк әле.

Үз язмышы, бәхете илә

килә җиргә һәрбер кеше.

Серафимия САФИНА,

Чаллы шәһәре

Бу дәүләттән мин күптәннән инде

Халкым өчен яхшылыклар көтмим.

Татар хокуклары елдан-елга

Кысылганын күреп торам бит мин.

Бөек Аллаһ Коръән аятендә

Ачык итеп нәсыйхәтли безне:

«Яхшыртырмын сезнең хәлегезне,

Үзгәртсәгез генә үзегезне». (8:53).

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Ай-һай хәлләр, еллар нинди булыр,

Нәрсә күрсәтер Күсе елы?

Тормыш көймәсе гел чайкалса да,

Яхшыга юрый Аллаһ колы…

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Ат елын да атладык,

Чучкасында батмадык;

Мәскәү «күсе»ләре ашый

Татарның шәп якларын.

Кораб батканда кача, ди

Һәр-төр хәшәрәт-күсе.

Илдән качучы «күсе»ләр

Нәкъ менә шулар төсле.

Нарим ИХСАНОВ,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии