- 27.10.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №43 (24 октябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Балаңны укырга җибәрергә дә курка торган заманда яшибез. Керчьтагы политехника көллиятендә нинди хәл булды бит әнә. Сүзне Керчьтагы фаҗига белән башлап китәбез, ләкин әйтәсе килгән фикернең асылы бу вакыйганы тасвирлау гына түгел – күпкә тирәнрәк.
КОРАЛ ТОТЫП – КӨЛЛИЯТКӘ…
Хәбәр 17нче октябрь көнне килеп иреште. Керчьның политехника көллиятендә 4нче курста укучы 18 яшьлек Владислав Росляков көллияткә бомба һәм утлы корал алып килгән. «Вести Крым» сайты куркыныч видеокадрларны урнаштырган иде, ләкин соңрак видео сайттан юкка чыкты. Ни сәбәпледер алып атканнар. Ләкин башка сайтлар аны үзләренә күчереп алырга өлгергән иде инде. Бу видеодагы кадрлардан күренгәнчә, ике шартлаткыч, помпалы дробовик тоткан егет, металл эзли торган рамкаларны (!) тыныч кына үтеп, коралларны мәктәпкә алып керә, вахтер яныннан да тыныч кына узып китә. Кораллары сумка эчендә була, билгеле – егет мәктәпкә ике рюкзак белән килгән. Аннары үзе ясаган шартлаткычларны ашханәдә урнаштыра. Анда ул вакытта ничек бер кеше дә булмагандыр, ике зур сумканы ничек күрми калганнардыр инде. Махсус туры китерәм дисәң дә алай туры килмәс: егет ашханәдә шартлаткычларны куеп яткан минутта каравылчы күзәтү камерасындагы кассеталарны алыштырырга уйлый. Шуңа күрә, камерадан алынган видеода ул кадрлар юк, яздырылмый калган, шартлаткычлар куелган җирдән генә башланып китә. Росляков шартлаткычларны ашханәдә кеше күп җыела торган вакытка көйли. Ләкин бер шартлаткычы шартламый. Шуннан егет, дробовигын күтәреп, мәктәп коридоры буйлап китә. Каршысына очраган бөтен кешегә атып бара. Нәтиҗәдә, 20 кешене атып үтерә, 40лап кешене яралый. Соңыннан үзе дә атылып үлә.
Бөтен Русия бу вакыйгадан шок хәлендә булганда, Керчьта өч көнлек траур барганда, тикшерүчеләр берничә фактны ачыкларга өлгерде. Мәсәлән, фаҗига булырга берничә көн алдан Владислав Росляков әбисенең 20 мең сум акчасын урлап чыгып киткән. Әтисенә кереп (Владиславның әти-әнисе аерылышкан, егет әнисе белән яшәгән. – Авт.), үзе төшкән бөтен фотосурәтләрне алып чыгып киткән, соңыннан аларны, көллият дәфтәрләрен, телефонын һәм ноутбугын яндырган. Егетнең әнисе (сүз уңаеннан, ул Русиядә тыелган «Свидетели Иеговы» сектасының җирле бүлеге әгъзасы булган. – Авт.) улының мәктәпләрдә атышулар турында фильм карап утыруын күргән булган. Ләкин моңа әллә ни игътибар биреп тормаган. Моны ул сорау алу барышында җиткергән.
Шуннан егет, әбисеннән урлаган акчага булса кирәк, корал һәм ядрәләр сатып алган. Идән астыннан түгел – корал сата торган махсус кибеттән. Рәсми рәвештә – лицензия белән бергә.
Курсташлары Владиславның сәер, үз эченә йомылган булуын әйткәннәр. «Бөтен кешене атып үтерсәң әйбәт булыр иде», – дигән сүзен искә төшергәннәр. АКШтагы «Колумбайн» мәктәбендә булган хәл белән кызыксынуын сөйләгәннәр. Бу мәгълүматлар җинаятьнең мотивын ачыкларга ярдәм итсә генә инде. Вакытны кире кайтарып, фаҗигане булдырмый калып булмый бит.
ӘЛЕГЕ ДӘ БАЯГЫ СИСТЕМА
Башта бу хәлне теракт дип игълан иткәннәр иде. Һәм, гомумән, соңгы вакытта безнең илдә һәр фаҗигане башта теракт дип белдерәләр, һәр җинаятьчегә террорчы дип карыйлар. Берникадәр вакыттан соң гына, «ялгышканбыз икән, шартлау ут чыбыгыннан чыккан икән» дип әйтәләр. Ләкин шуңа өстәп, «террорчылар ут чыбыгын махсус өзгән, шуңа күрә шартлаган булырга мөмкин, чын дөресен тикшерү күрсәтер» дип тә өстәп куярга онытмыйлар. Һәм ул «ихтималлык» «Эш» ябылганнан соң да өстерәлеп йөри әле. Керчьтагы хәлне дә Тикшерү Комитеты соңрак «массакүләм үтерү» квалификациясенә күчерде. Ләкин әле һаман да теракт версиясен алга сөрүчеләр бар. Халыкара контртеррористик тренировка берләшмәсе эксперты Иосиф Линдер: «Көллияттәге хәлне студент Росляков үзе генә планлаштыргандыр дип уйламыйм. Егет барысын да төгәл белеп эш иткән. Димәк, аңа кемдер ярдәм итеп, өйрәтеп торган булуы ихтимал. Егеттә 150 ядрә булган, аның һәрберсе берничә мең сум тора, гади стипендиягә генә аның хәтле ядрә алып булмый. Кулына беренче тапкыр корал тоткан яшүсмер мондый хәлне бер үзе генә башкарып чыга алмый», – дип белдерде. Аның бу сүзләре корт оясын тузгыткандай тәэсир итте. Форумнарда хәтта Украинаны гаепләүчеләр дә табылды. Янәсе көллияттә атышу оештырырга Владислав Росляковны Украина котырткан икән. Тикшерү комитеты да бу мәгънәсезлекне туктатырга җыенмый.
Фаҗиганең чын сәбәпләре шушы фантазия пәрдәсе артында кала. Ә бит, эзли башласаң, бу хәлнең сәбәпләре бик тирәндә ята. Һәм бер генә сәбәпне аерып күрсәтеп тә булмый. Малайның әнисен генә дә гаеплисе килми («сектага кереп киткән, баласының хәлен белмәгән, гаиләсендә тиешле яратуны күрмәгән малай җинаятьче булып үскән»). Укытучыларны гына да гаепле итеп калдырып булмый («егетнең үз-үзен тотышында тайпылышлар күрмәгәннәр, җинаять кыласын алдан сизмәгәннәр»). Һаман да шул системаны гаепләргә кала инде. Иосиф Линдер «18 яшьлек егет бу эшләрне үзе генә эшли алмый» дип әйтә әйтүен, ләкин интернетта өй шартларында шартлаткыч ясарга өйрәтә торган видеолар тулып ята. Ул гынамы соң: хәтта бер мәктәп көндәлегендә шартлаткыч матдә ясау формуласын да бастырып чыгарганнар иде. Коралны шулай ук сатып алып була – акчаң гына булсын. Шуңа күрә «үзе генә эшләдеме икән, коралны каян алды икән» дип аптырыйсы юк. Күпләр массакүләм матбугат чараларын гаепләде. Янәсе без шушындый фаҗигаләр турында язып, балаларны һәм яшүсмерләрне котыртып торабыз икән. Ләкин матбугат чаралары язмаса да мондый хәбәрләр яктылык тизлеге белән тарала бит. Бүген һәркем интернетта үзе теләгән нәрсәне язып чыга ала, һәркем «журналист». Андыйларга тыю да юк.
Бүгенге җәмгыять бик агрессив. Һәм аны формалаштыруда дәүләтнең роле бик зур. Илнең сәясәте үк «безне дошманнар уратып алган, без аларга каршы көрәшергә тиеш» дигән принцип буенча алып барылганда, тагын нәрсә дип әйтәсең инде. Шул ук вакытта мәктәпләрдә психологлар җитми. Йә вакансияләр бөтенләй каралмаган («авыл мәктәбенә психолог нәрсәгә»), йә акчасы әз булганга эшкә килүче юк. Булган психологларның, педагогларның да бала белән эшләргә вакыты һәм теләге калмый, чөнки аларга өеп кәгазь эше бирәләр. Бу зур бер йомгак кебек – башын-ахырын табып булмый торган сәбәпләр йомгагы. Ә ул йомгакның корбаны Керчьта һәлак булган 20 кеше генә түгел, «Ненависть» дип язылган футболка киеп, бергә укыган иптәшләрен үтерергә килгән Владислав Росляков үзе дә…
ТАРИХ
Уку йортларында күпләп кеше үтерүнең башы 1999нчы елның 20нче апреленә барып тоташа. АКШның Колорадо штатында «Колумбайн» мәктәбендә югары классларда укучы ике малай – Эрик Харрис белән Дилан Клеборд 13 кешене үтерәләр, соңыннан үз-үзләренә кул салалар. Егетләр шартлаткыч матдәләр ясау белән мавыккан була (монысын тикшерү соңыннан ачыклый, бактың исә, аларның шартлаткычлар ясарга өйрәткән видеолар куелган сайтлары да бар икән!). 20нче апрель көнне иртән ашханәгә 9ар килограммлы ике бомба салынган сумкалар куялар, сәгать 11:17дә шартлый торган итеп көйлиләр (бу вакытта укучыларның ашханәдә ашау вакыты була. – Авт.). Ләкин бомбалар шартламый. Шуннан егетләр машиналарыннан үзләре белән алып килгән үзлектән корыла торган карабиннарны алып, мәктәпкә керәләр. Егетләр 12 классташын һәм бер укытучыны атып үтерә, 23 кешене яралый. Аннары шул карабиннан үз башларына аталар.
Корал тотып мәктәпкә керү очраклары аннан соң да булып тора. Ләкин массакүләм үтерүгә китергән вакыйгалардан тагын 2005нче елның мартында Миннесота штатының Ред-Лейк округында булган хәлне әйтеп китәргә кирәк. 16 яшьлек Джеффри Уиз мәктәпкә корал белән килә, 9 кешене атып үтерә, 15 кешене яралый. Соңыннан үзе дә атылып үлә.
2007нче елның 16нчы апрелендә Виргиния штатының политехник институтында укучы 23 яшьлек студент Чо Сын Хи тулай торакта атыш башлый, аннары атуын уку корпусында дәвам итә. Ике пистолеттан атып, 32 кешене (27 студент һәм 5 профессор) үтерә, аннары үзе дә атылып үлә. Тикшерү барышында Чо Сын Хиның «Колумбайн» вакыйгасын кабатларга теләве ачыклана.
2007нче елның 7нче ноябрендә Финляндиянең Туусула шәһәрендә дә шуңа охшаш хәл була. 18 яшьлек егет үз мәктәбендә 8 кешене, шул исәптән директорны да атып үтерә.
Мәктәптә атышу чире Русияне дә читләтеп үтми. Беренче шундый очрак 2014нче елның 3нче февралендә Мәскәүнең 263нче мәктәбендә теркәлгән. 10нчы класста укучы Сергей Гордеев мәктәпкә әтисенең винтовкаларын алып килә, 29 классташын тотык итеп ала, география укытучысын атып үтерә. 2016нчы елда суд Сергейны психик яктан сәламәт түгел дип тапты һәм мәҗбүри дәвалану билгеләде.
Әле бу елның 15нче гыйнварында гына да бөтен Русияне шаулаткан хәл булды. Пермьнең 127нче мәктәбенә ике яшүсмер пычак алып килде һәм 4нче класс укучыларына һөҗүм итте. Нәтиҗәдә, 15 кеше төрле дәрәҗәдә зыян күрде, үлүчеләр юк. Бу яшүсмерләр дә «ВКонтакте»дагы сәхифәләрендә «Колумбайн» вакыйгасын телгә алган булган.
ТӘКЪДИМ
2015нче елда Русия Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча комиссия башлыгы Владимир Слепак балалар уенчыклары җитештерү һәм сату турындагы законга «уенчык мылтыкларның тышкы кыяфәте чын утлы коралга охшамаска тиеш» дигән үзгәреш кертергә тәкъдим иткән иде. Проект авторы фикеренчә, хәзерге уенчык мылтыкларның күбесен чын коралдан аеруы кыен. Шуңа күрә алардан караклар да оста файдалана. Русиядә барлык талау очракларының 10 проценты уенчык пистолетлар кулланып башкарыла икән. Слепак фикеренчә, мондый уенчык мылтыклар бала психологиясенә дә начар тәэсир итә: агрессия уята, җинаятьче сыйфатлары тудыра. Бу тәкъдимнең ничек булып бетүе әлегә мәгълүм түгел. Ләкин мондый законнар бар. Мәсәлән, АКШның Нью-Йорк, Нью-Джерси штатларында, Мексика башкаласы Мехикода, Бразилиянең Сан-Паулу штатында һәм ил башкаласы Бразилиядә, Венесуэлада уенчык коралны чын коралга охшатып ясарга ярамый.
СОРАШТЫРУ
Керчьта булган фаҗигадән соң, «Федеральное агентство новостей» (Riafan.ru) агентлыгы «Русия мәктәпләрендә балаларның куркынычсызлыгын ничек тәэмин итәргә?» дигән сораштыру уздырган. Сораштыруда барлыгы 4206 кеше катнашкан. Күпчелек, ягъни 37 процент (1550 кеше) «Русиядә аерым бер кампаниядә (бу очракта – мәктәптә) генә түгел, гомумән бөтен гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк» дигән җавапны сайлаган. 12 процент (489 кеше) «Русиядә корал сатуны тыярга кирәк, шул исәптән ауга йөри торган һәм травматик мылтыкларны, туристик һәм ау пычакларын да» дип уйлавын белдергән. «Җинаять Кодексын катгыйлатырга, 12 яшь тулгач ук җинаять җаваплылыгына тарта башларга кирәк» дигән фикерне 335 кеше (8 процент) хуплаган. 7 процент (298 кеше) «Халыкны даими рәвештә мәҗбүри психиатр тикшерүе уздырырга, аның нәтиҗәләре буенча үз-үзен шикле тотучы дип табылган социопатларны махсус учреждениеләргә дәваланырга җибәрергә» дигән вариантта тукталган. Шулай ук 7 процент (284 кеше) «Русиядә Кытайдагы кебек социаль капитал системасын кертергә һәм гражданнарга даими басым ясап, законнарны үтәүләрен таләп итәргә кирәк» дигән фикерне яклый. 223 кеше (5 процент) «Балаларны мәктәпкә җентекләп тикшереп кенә кертергә кирәк, хәтта бу тикшерү 2-3 сәгать вакытны алса да» дигән җавапны сайлаган. Ә 1027 кеше (24 процент) «Санап кителгән ысулларның берсе дә ярдәм итмәячәк, психопатлар һәрвакыт булачак» дип җавап биргән.
Ә сез кайсы җавапны сайлар идегез? Җавапларыгызны безнең «ВКонтакте»дагы төркемебезгә (vk.com/beznen) хәбәр итеп язып җибәрә аласыз.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии