Халык Миңнехановның татар телен яклавын таләп итә

Халык Миңнехановның татар телен яклавын таләп итә

Бу ялларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Instagram сәхифәсендә урнаштырган «Хәерле иртә» дигән язулы рәсеме астында, инде күрергә күнеккән торак, медицина проблемалары белән беррәттән, татар теле язмышы турында сораулар, президент буларак фикерен белдерүен үтенүләр, милләтне саклап калу турында ялвару һәм таләпләр күренде.

Тик президент аларга җавап биреп тормады гына түгел, мондый язуларның кайберләре шундук сөртелә дә барды. Кичкә таба Рөстәм Миңнехановның «ВКонтакте»дагы рәсми сәхифәсенә фикерләр язуны гомумән чикләделәр, ябып куйдылар.

Миңнехановның якшәмбе көзге урманда йөргәндә төшерелгән һәр фоторәсеме астында диярлек татар теле хакында аңлатмалар сораган комментарийлар чыкты. Мәсәлән, үзен leisania84 дип таныткан ханым: «Бик матур фото, тик мине бер сорау борчый: Татарстанда торып, президентыбыз татар була торып, ничек инде татар телен факультативка калдыралар, бу нәрсә дигән сүз? Татарларны бетерү дигән сүзме әллә бу? Кая тәгәрибез? Моңа җавап бармы?» дигән ачулы комментарий язып калдырган. Аның белән дистәләп кеше бәхәскә керде. Кемдер куәтли, башкалар «теләгән кеше баласын укытсын, ә мин укытмыйм, нигә кирәк татар теле?» дигән фикерләр әйтә.

Мондый комментарийларның бик тиз сөртелә баруын белеп, күрәсең, кулланучылар сорауларны фотоның эчтәлегенә бәйләп бирергә тырышты. Татарстан Президенты Instagram сәхифәсенә ауган агач рәсемен куюга берәү: «Бу ауган агач татар халкының киләчәген күрсәтә», – дигән комментарий калдырды.

Киселгән агач төбе төшкән рәсемгә: «Әгәр республика җитәкчелеге татар телен яклап сүз әйтмәсә, татар теле шундый имән түмгәге кебек калачак», – дип яздылар.

Икенче бер рәсем астында исемен sufeyka дип күрсәткән кулланучы: «Рөстәм әфәнде, сез бүген улыгызның мәктәбенә барып, туган телне өйрәнергә рөхсәт сорап гариза яздыгызмы? Нинди түбәнлек, татар теленнән көлү!» – дип ачынып яза.

«Рөстәм абый! Нишлисез сез? Нишләп дәшмисез? Без татарлыгыбыз белән берүзебез калдык, мәктәпләр ни эшләргә белми, укытучылар урамда инде, татар теле атнасына 2 сәгатькә бөтен дәресләрдән соң кичкә каламы? Кимсетү бит бу!» – дип өзгәләнә үзен zahrakhamid дип таныткан кулланучы.

Gulnara_ani дигән исем белән бер ханым: «Татар теленең дәрәҗәсен күтәрергә, кәттә татар мәктәпләре, югары уку йортларын ачарга» чакыра. Шунда ук Gulch.Valieva исемлесе: «Татар теленең дәүләт статусын саклап калу, дәүләт оешмаларында куллануны саклап калуда яклау, ярдәм, төпле сүз көтәбез», – ди. Башкалар да: «Татар телен яклап бер сүз әйтегез», – дип ялвара.

«ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫН УРАМДА КАЛДЫРМАГЫЗ!»

Татар телен яклаган чыгышларның күбесендә татар теле укытучыларының язмышы хакында борчулы фикерләр әйтелә. Мәсәлән, Рөстәм Миңнехановның «ВКонтакте» сәхифәсендә Камилә Закирова исемле ханым: «Рөстәм әфәнде, татар теле укытучыларына гариза яздырталар, эшсез калалар. 2800 ставка юкка чыгачак. Бу – безнең кешеләр, татар теле укытучылары. Татар теле факультативка кала икән, татар теленә ясин чыгачакбыз. Бу – телгә чын геноцид» дигән комментарий калдырган һәм #татартеле #savetatarlanguage #остановитеязыковойгеноцид #stoplanguagegenocide дигән хештеглар куйган.

Президентның «ВКонтакте» сәхифәсендә улы белән төшкән фотосы астында «Улыгыз үскәч татарча кем белән сөйләшер?» дип төпченәләр, вертолеттан төшергән фотолары астында «Татар телен бетерү эше бара, ә сез?..» дип сорыйлар, «Татар теле турындагы сораудан инде күпме качып йөрергә була?» дип чаң сугалар.

Өлкәнрәк яшьтәге ханым: «Татар теле турында сүз әйтер вакыт җитте бит. 30 ел эшләп, хәзер урамда калыйкмы? Матбугат, концертлар, сайлаулар татар теленнән башка ничек узар?» – дип кызыксына.

Конгрессның Милли Шурасы рәисе Васыйл Шәйхразиевның «Фейсбук»тагы сәхифәсендә дә сорау бирүче булды. Булат Гатин исемле кулланучы: «Ник прокуратура дәүләт теле булган татар телебезне юкка чыгару эшен алып бара? Ник Татарстан хөкүмәте вә Милли Шура дәүләт телебезне яклап эш эшләми?» – дигән сорау куйды. Кичкә таба Шәйхразиев: «Хәерле кич, Булат. Эшлибез!» – дип җавап бирде. Сүз уңаеннан, 19нчы октябрь көнне Милли Шураның беренче утырышы үтте. Прокуратура тикшерүләре барганда, татар телен укыту мәсьәләсе кыл очында торганда, татар җәмәгатьчелеге дә, меңнәрчә укытучылар да, конгресс түрәләре ана телебезне саклап калу өчен нинди дә булса сүз әйтер, дип көтте. Утырышта, ана телләрен яклау өчен, Русиядәге башка милли республикаларның конгресслары белән бергә Русия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать язу кирәк, дигән тәкъдим дә яңгырады. Васыйл Шәйхразиев исә: «Татарчаны мәҗбүри укытып дөрес эшләгәнбезме, әллә юкмы икәнен прокуратура тикшерүләре беткәч кенә әйтә алачакбыз», – дип ана теле өчен өзгәләнүчеләрнең өметен кисте. Җыелыш беткәч тә, журналистлар сорауларына җавап биреп, Шәйхразиев телнең киләчәген прокуратура тикшерүләренең нәтиҗәсенә кайтарып калдырды. Шулай ук бу мәсьәләнең Мәгариф һәм фән министрлыгы өстендә булуын белдерде.

Утырыштан соң 4 көн үткәч, ягъни 23нче октябрь көнне генә, Бөтендөнья татар конгрессы, ниһаять, татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып, белдерү бастырды. Мөрәҗәгатьтә «илнең вәкаләтле органнары Русия Конституциясен дә, Татарстан Конституциясен дә якларга бурычлы» икәне искә төшерелә. «Бөтендөнья татар конгрессы татарстанлыларны, мәгариф хезмәткәрләрен, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен ике телне дә хөрмәт итәргә өнди, Татарстанның һәм Русиянең конструктив иҗтимагый көчләрен илдәге тынычлык хакына татар теленең дәрәҗәсен саклап калырга чакыра», – диелә белдерүдә.

#ТАТАРТЕЛЕ МАРАФОНЫ

Интернетта кешеләр #татартеле #татартеленсаклыйк хештеглары белән фотолар урнаштыра. Бу кампаниягә танылган кешеләр дә кушылды. Мәсәлән, «Татар радиосы» алып баручысы, өч бала анасы Айсылу Лерон үзенең 26 мең кеше язылган Инстаграм сәхифәсендә, татар мәктәп һәм гимназияләрендә имтиханнарны татар телендә тапшырырга кирәк, дигән чакыру белән чыкты.

Татар теле хештегы белән интернетта «Тынычлык өчен» көрәшне чагылдырган рәсем тарала башлады. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша: «Татар теле – дәүләт теле! Гаиләгә генә аударып калдырмыйк! Татар теленнән соң – республика?» дигән язма урнаштырды.

Шул ук вакытта интернетта тагын бер флешмоб башланды – Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны яклау флешмобы. Социаль челтәрләрдә министрның фотосы тарала, аңа шундый мәгълүмат та өстәлгән: «Энгель Фәттахов. Гади инженер буларак башлаган, югары белем алган, аспирантура тәмамлаган. Инглиз телен белә. Техник фәннәр кандидаты, тугыз фәнни эш авторы, уйлап табучы. Ә син, тәүлекләр буе интернетта утырган килеш, хәтта урыс телендәге текстта да хаталар җибәргән башың белән, аның татар акцентыннан көләсең». Челтәрләрдәге язмаларга #ЭнгельгәКагылма, #рукипрочьотэнгеля һәм #несудипоакценту хештеглары беркетелгән. Мәгариф министрын вазифасыннан алганнар, дигән хәбәрләр әледән әле күренгәләп тора. Министр урынбасары Лариса Сулима әлеге имеш-мимешләрнең дөрес түгеллеге турында белдерде.

Бикә ТИМЕРОВА

Хронология

Татар теленә басым ничек дәвам итә?

20нче июль – Русия Президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында, урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дигән белдерү ясады.

28нче август – Русия Президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң, социаль челтәрләрдә «Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк» дигән өндәмәләр тарала башлады.

7нче сентябрь – Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада, татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә, диелде.

8нче сентябрь – интернетта Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән «Татар ата-аналары» төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше теркәлде.

11нче сентябрь – Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына, Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып, документлар җибәрде.

15нче сентябрь – татар ата-аналары Русия Президенты Путинга, Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп, ачык хат юллады. Бу хатка меңнән күбрәк кеше имза куйды.

20нче сентябрь – Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде.

2нче октябрь – Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты.

17нче октябрь – милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең «Мәгариф» берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды.

Соңгы яңалык

Татар теле укытучылары Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте. Сишәмбегә каршы төндә «ВКонтакте» челтәрендә Татарстан Дәүләт шурасы депутатларына мөрәҗәгать урнаштырылды. Әлегә аны 190лап укытучы имзалаган, сайтта имзалар җыю дәвам итә. Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, укытучылар инде ике ай мәхшәр эчендә. «Без билгесезлектә, без югалган хәлдә. Безне куркыталар, бездән көләләр. «Татар теле факультативка күчә, эш эзләгез», – дип әйтәләр. Безне директорлар да якламый, район башлыклары да дәшми. Иң куркынычы һәм шаккатмалысы – татар теле дәресләренең бетүенә күп кенә башка мөгаллимнәр куана», – диелә хатта. Татар теле дәресләре кыскартылган очракта Татарстанда кимендә 2800 укытучының эшсез калачагы белдерелә.

Бөтен өмет сездә!

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка ачык хат

Бөтен өмет, Энгель Нәвапович,

Сездә генә, фәкать сездә генә!

Башкаларга берни кирәк түгел,

Бар эшләгәннәре сүздә генә.

Батыр булып йөргән иделәр дә,

Качып бетте алар өннәренә.

Аларның бит запас телләре бар,

Төкерәләр туган телләренә.

Болай булса, иртәме йә соңмы,

Телебездән колак кагачакбыз!

Телебезне жәлләп, дәшми торсак,

Телебезне учлап калачакбыз!

Нык торыгыз, Энгель Нәвапович,

Телебезне мыскылламасыннар!

Татар теле безгә кирәкми, дип,

Сезнең алда мышкылдамасыннар!

Бирешмәгез, Энгель Нәвапович!

Бирешсәгез, безнең эшләр харап.

Бөтен өмет сездә! Күрәсезме,

Бөтен татар тора сезгә карап!

Роберт МИҢНУЛЛИН,

Татарстанның халык шагыйре

Комментарии