Урман янгынына каршы көрәш Төркиядә ничек тә, Русиядә ничек

Урман янгынына каршы көрәш Төркиядә ничек тә, Русиядә ничек

Узган атнада Казан күгенә томан пәрдәсе эленүгә игътибар итүчеләр булгандыр. Чалт аяз көн үзе, бер болыт кисәге дә юк. Ләкин кояш аермачык булып күренми, күкнең зәңгәрлеге тоныкланып калган. Һәм бу табигый томан түгел – урман янгыннарыннан килеп җиткән сөрем.

Мари Иле урманнары яна. 20нче августта күрше республикада гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Әлеге язма әзерләп тапшырылганда, гадәттән тыш хәл мәйданы дип Медведев һәм Звенигов районнары атала иде. 19нчы августта янгыннар сәбәпле Медведев районында урнашкан «Сосновый бор» санаториеннан кешеләр эвакуацияләнгән, дип хәбәр ителде. Якындагы башка ял һәм дәвалану йортларыннан да кешеләр чыгарылган. Звениговтан Татарстанның Яшел Үзән районына машинада якынча бер сәгатьлек юл, Казанга – 1 сәгать 20 минут. Шуңа күрә күрше республикадагы янгынның Казан күгендә дә эз калдыруы гаҗәп түгел.

Башкортстанда да урманнар яна. «Bash.News» язуынча, янгынның иң зур мәйданы – Бөрҗән һәм Белорет районнарында. Хәйбулла, Әбҗәлил, Баймак, Учалы районнарында да утка каршы көрәш дәвам итә. Янгынны сүндерүдә җирле халык та катнаша. Ирләр, хатын-кызлар, үсмерләр – кем битараф түгел һәм хәленнән килә – көрәкләр тотып чыгып, янгынга каршы чокырлар казыйлар. 9нчы сентябрьгә кадәр Башкортстан урманнарына керү тыелды.

Күршеләрдән тагын Самара, Мордовия урманнары яна. Ераккарак китсәң – Чиләбе, Свердлау, Курган, Иркутск өлкәләре, Коми, Якутия, Карелия Республикалары, Чукотка автономияле округы. Андагы янгыннардан да төтен килә торгандыр. Хәтерләсәгез, 2019нчы ел июлендә, җил бик көчле булу сәбәпле, Себер урманнарындагы янгын сөреме Татарстан күгенә хәтле килеп җиткән иде.

Хәер, чит төбәкләрдә генә түгел, Татарстанның үзендә дә табигать янгыннары теркәлде. Газета типографиягә тапшырылганда, Лениногорск һәм Әлмәт районнары урманнарында янгыннар дәвам итә иде. Әмма беренче мәгълүматны рәсми чыганаклардан түгел, социаль челтәрләрдән, җирле халык төшереп куйган видеолардан белдек. Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча 11нче отряды җитәкчесе подполковник Айнур Әхмәтшин Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның инстаграмында туры эфир барышында катлаулы участокларда утны сүндерүдә авиаразведка да катнашуын белдерде. Татарстанда урман янгыннарыннан зыян күрүче юк, диелә. Кешеләр күздә тотыла, әлбәттә. Күпме урманның юкка чыгуын әйтергә әлегә иртәрәк – ут тулысынча сүндерелмәгән. Күпме хайванның, кош-кортның янып харап булуы да билгесез. Русиядә аны исәпләргә юридик көчкә ия бер система да юк.

Урманнар ел да яна, күкләребез ел да сөрем белән каплана. Ләкин бу елгысы бигрәк яман. Моңарчы 2012нче ел янгыннарга бай булуы белән истә калган иде. 2021 дә иң утлы елларның берсе булып тарихта калмагае. «Новая газета» аналитиклары, ачык чыганаклардагы саннарны чагыштырып, исәпләп чыгарган: мәсәлән, Төмән өлкәсендә бу елның беренче яртысында янган урманнар гына да соңгы 11 ел (2010-2021) эчендә янганга караганда күбрәк, ди. Гомумән, бу 11 елда Русиядә 122 млн гектарга якын урман көлгә әйләнгән – ил мәйданының 7,12 проценты дигән сүз. Бу – якынча 166 млн футбол кыры, 847 Санкт-Петербург шәһәре яки 5 Бөекбритания хәтле. Әгәр янгыннар шушы рәвешле дәвам итсә, ел ахырына хәтле 16 млн гектардан күбрәк урман янып юк булачак, ди аналитиклар. Ә янгыннар, ни кызганыч, дәвам итә. 23нче август көнне Русия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «ТАСС»ка: «Эссе һава торышы аркасында Идел буе федераль округында, Уралда, Якутиянең көньягында һәм Хабаровск краенда урман янгыннары куркынычы саклана», – дип белдерде.

Сүзнең дөресе кирәк, Русиянең кайбер төбәкләрендә янгыннар яз көне үк башланса да, аларга июльдә Төркия урманнары яна башлагач кына игътибар иттек. Курорт шәһәрләрдә – Манавгат, Бодрум, Мармариста урманнар яна башлавы турында беренче булып әлеге дә баягы социаль челтәрләр аваз салды. Бу вакытта рәсми телеканалларда янгын турында бер сүз дә юк иде әле, соңрак «барысы да контроль астында» дигән хисаплар ишетелә башлады. Шул ук вакытта җирле халык, блогерлар һәлакәтнең нинди масштабта булуын фото, видеоларга төшереп, социаль челтәрләренә куя барды. Аларны танылган төрек актерлары, шоубизнес вәкилләре үз сәхифәләренә урнаштырды. Чит илләрдән ярдәм, янгын сүндерә торган очкычлар җибәрүләрен сорап язган белдерүләр куйдылар. Бу эштә Төркия кинематографының бөтен вәкиле дә катнашты дип йөз процент ышандыра алмыйбыз, билгеле, ләкин без кереп караган йөзләрчә артистның сәхифәсендә белдерү эленеп тора, янгыннар турында көн саен диярлек фото һәм видеолар чыгып бара иде. Миллионлаган язылучысы булган артист хәбәрне куйгач, әлбәттә, ул бөтен дөньяга тарала. Ә Якутия янгыннары турында берәр Русия яки татар эстрадасы артисты үз сәхифәсенә шулай хәбәр куйдымы? Без таба да, искә төшерә дә алмадык. «Төркиядә янгыннар, какой ужас» дип куючылар булды.

Артистлар гына түгел, янгыннар дөрләгән җирлек башлыклары да инстаграм сәхифәләрендә һәлакәтнең масштабларын яктыртырга, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә курыкмады. Бодрум шәһәре мэры Әхмәт Арас көн саен янгын җиреннән хәбәрләр куеп барды. «Сүндердек, булдырдык» дигән мактану хәбәрләре генә түгел иде ул. «Ресурслар җитәрлек түгел» дип җан авазы белән сөйләгән мөрәҗәгатьләрен дә, янгын видеоларын да куйды, утны сүндерүдә ярдәм итүче волонтерларга рәхмәт белдерергә дә онытмады, үзе дә тәүлек әйләнәсе вакыйгалар эчендә кайнады.

Ә безнекеләр нишләде? Якутиядә янгыннар башлангач (әле ул вакытта Төркиядә тыныч иде), бер экоактивист Голливуд йолдызы актер Леонардо Ди Каприога «зинһар, урманнарны коткарырга ярдәм итегез» дип язып салган. Һәм актер җавапсыз калдырмаган! «Мин сезнең проблеманы аңладым. Менеджерым җирле хакимият белән элемтәгә керер, ничек ярдәм итеп буласын ачыкларбыз», – дип язган – бу җавабы матбугатка таралды. Ләкин Якутия хакимияте бу ярдәмнән баш тартты, үзебезнең көч белән генә дә ерып чыгабыз, диде. Соңрак, матбугатта шаулый башлагач, Голливуд актерыннан бер хәбәр дә булмады, ул безнең белән элемтәгә чыкмады, дип аңлатма бирделәр. Шулай да, кем әйтмешли, беренче әйткән сүзнең кыйммәте зуррак.

Урман янгыннарына каршы төрекләр кебек берләшү юк бездә. Төркиядә тайга юк, шуңа күрә булган кадәр яшеллекне саклау өчен барысы бер булып тырыштылар, тавышларын бөтен дөньяга ишеттерделәр. Хәзер әнә янган урыннарга утырту өчен үсентеләр алуга акча җыешалар. Ә Русиядә урманнар җитәрлек, артык тавышланмый гына уздырсаң да була...

 

Татарстанда «Урман янгыннары үзәге»нең төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Урманда ут кабу яки закон бозылу очракларын хәбәр итү өчен телефон: 8 (843) 221-37-95. Шулай ук бердәм федераль номерга шалтыратып белдерергә дә мөмкин: 8-800-100-94-00

 

БЕЛГЕЧ СҮЗЕ

Ни өчен Русиянең һавадан су сибеп янгынны сүндерә торган өч Бе-200 самолет-амфибиясен үзебезнең ут эчендәге урманнарны коткарырга түгел, Төркиягә ярдәмгә җибәрделәр? Якутиягә янгыннар башланып бер ай үткәч кенә шундый самолет килде. Бу сорау күпләрне борчый торгандыр. «Гринпис» эксперты Григорий Куксин «Новая газета»га аңлаткан:

– Урманнарны уттан саклауда авиация системасын куллана башлаган беренче ил нәкъ менә Советлар Союзы була. 1930нчы елларда парашютчы-янгын сүндерүчеләр барлыкка килә. Ә вертолетлар уйлап табылгач, янгын сүндерүчеләрне тиешле җиргә илтеп кую мөмкинлеге дә туа. Юл челтәре бик үк үсеш алмаган урында урнашкан урманнарны саклауда бу зур табыш була. Кайбер урыннарга коры җирдән яки су юлы белән барып җитү бик күп вакытны ала. Шуңа күрә хәзер күпчелек илләр авиациядән кешеләрне, техниканы, ялкынны сүндерү өчен кирәкле җиһазларны янгын урынына илтеп кую өчен файдалана. Мәсәлән, Русиядә махсус норматив бар: коры җирдән бару өч сәгатьтән күбрәк вакытны аласы булса, ул җирлек авиация сагы белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Безнең илдә саклана торган урманнарның күпчелеге нәкъ менә авиация зонасында урнашкан.

Шул ук 30нчы елларда «суны очып барган самолет яки вертолеттан ут ялкынына ташлау мөмкинме?» дип уйлана башлыйлар. Тора-бара авиатанкер технологиясе булдырыла. Ләкин аның нәтиҗәлелеге чикле. Әйтик, парашют белән сикерүче янгын сүндерүчеләрнең аңлашыла торган эш тәртибе бар: алар янгын урыныннан күпмедер ераклыкта җиргә төшәләр, парашютларын салып, махсус костюм кияләр һәм утны сүндерергә китәләр. Үзләре белән янгынга каршы тору өчен чокыр казырга көрәкләре, бензин пычкысы, башка кирәк-яраклары була. Ә суны һавадан ташлау – бик үк ышанычлы түгел. Очкыч шактый югары тизлектә ташлап киткән су йә вак-вак тамчыларга әйләнеп, җиргә төшеп җиткәнче үк очып бетә, йә кисәк төшә дә зур мәйдандагы утны сүндерергә бер файдасы да тими.

Янгынны сүндерү өчен, аның периметрының янып торган өлешен туктатырга кирәк. Ул шактый тар, анда һавадан су ыргытып туры китерү кыен. Өстәвенә, әгәр ут өстә, ягъни агач очлары яна икән, очкычлар аның өстеннән оча алмый дигән сүз. Шуны аңларга кирәк: самолет суны йә бик көчле булмаган ялкынга турыдан-туры ташлый, әгәр инде ялкын көчле икән, һавадан су ыргытып, янгын алдындагы күпмедер җирне чылатып, җирдәгеләргә үз эшләрен башкарырга мөмкинлек тудыра. Мәсәлән, Якутиядә мең гектарга җәелгән янгынны сүндердек. Аның эчке контурын камап алган яну полосасы 20-25 километрга сузыла иде. Ә иң зур самолет вакытлыча 700-750 метр полосаны гына сүндереп тора ала. Бу – учакта ут үрләгән шашлыкка ләйкедән су сипкән кебек кенә. Ачык ут күпмегәдер сүнеп тора, аннары пыскып утырган күмерләрдән яңадан кабынып китә. Әгәр авиация янгынны җирдә сүндерү төркемнәре белән килешеп эшләми икән, һавадан су ыргытуның бернинди нәтиҗәсе дә булмый. Ләкин Русиядә болай берләшеп эшләү юк диярлек: очкычлар МЧС карамагында, ә җирдә – урманчылар. Шуңа күрә Русиядә очкыч ярдәмендә урман янгынын сүндерү – беренче чиратта халыкны тынычландыру чарасы гына.

Дөресен генә әйткәндә, безнең ул самолетлар башка илләрдә нәтиҗәлерәк тә эшли. Мәсәлән, Төркиядә диңгез бар. Анда безнең Бе-200ләр шунда ук суны алып, янгын өстенә ташлый һәм моны шактый тиз башкара. Иркутск өлкәсе яки Якутиядәге кебек су эзләп еракка очасы юк. Шуңа өстәп, Төркия яки Грециядә авиация ярдәмендә янгын сүндерү ялкынга берничә мәртәбә су ташлау гына түгел. Бу – системага салынган планлы эш, җирдәге хезмәтләр белән берлектә башкарыла.

Бездә урман янгыннарын сүндерүдә авиацияне куллану җитми. Ләкин бу Бе-200ләр түгел. Алар Төркиягә җибәрелмичә, үзебездә калган булса да, вазгыятьне әллә ни үзгәртмәсләр иде. Бездә башка төрле авиация җитешми: гади генә Ми-8 вертолетлары, Ан-2 самолетлары. Алар күбрәк булса, янгыннарга тизрәк реакция күрсәтеп, урыннарга янгын сүндерүчеләрне, техниканы тизрәк китертеп булыр, янгыннар бу кадәр мәйданга җәелмәс иде. Чөнки янгын беренче чиратта һавадан су белән түгел, ә җирдә кешеләр тарафыннан сүндерелә. Русиянең башка илләргә янгын сүндерүдә ярдәм күрсәтүе – бик яхшы. Ләкин үзебездәге янгыннарны сүндерүгә ресурслар җитмәү – бик начар һәм оят.

Сүз уңаеннан. 14нче августта Төркиянең Кахраманмараш төбәгендә – Адана шәһәре янында Русиянең янгын сүндерә торган Бе-200 амфибия-очкычы казага юлыкты, дип хәбәр ителде. Очкычта 8 кеше булган, барысы да үлгән. Бишесе – русияле, өчесе – Төркия ватандашы.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии