- 27.02.2022
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2022, №07 (23 февраль)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Соңгы вакытта түрәләр, депутатлар, сенаторлар халыкның әхлакый ягын кайгырту, традицион кыйммәтләрне яклау белән мәшгуль әле. Тамак проблемасы беркая да качмый ул, монда дәүләтнең нигезен какшата алырдай җитдирәк нәрсәләр дә бар икән.
Чиләбе өлкәсеннән сенатор Маргарита Павлова интернетта кайбер мәгълүматны тыярга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан, дип язды «РИА Новости». Инде болай да «нинди темага сүз кузгатсам җәза бирерләр, нинди язма яки фотога «лайк» куйсам, экстремист дип утыртып куярлар» дигән курку белән яши торган заман. Тагын нәрсәне тыярга җыеналар икән, дип хәбәрне укып карагач, менә нәрсә билгеле булды. Сенатор радикаль феминизм һәм чайлдфри турындагы мәгълүматны тыярга куша икән. Имеш, шул рәвешле Русия суверенитетын сакларга тели. Имеш, социаль-икътисади проблемалар – чүп кенә, менә тегеләре киләчәктә бик зур зыян сала ала, ди.
Нинди зыян икәнен ачыклый башлаганчы, иң элек Павлова тыярга теләгән «куркыныч» сүзләрне аңлатып китик. Феминизм – хатын-кызларның ир-атлар белән тигез хокуклар өчен көрәшүе, ә радикаль феминизм, «Википедия» мәгълүматына караганда – социаль һәм икътисади өлкәләрдә ир-атлар өстенлеген бетерүгә чакыра торган агым. Чайлдфри (инглизчә «бала» һәм «азат» сүзләрен кушып ясалган) – үз теләге белән, аңлы рәвештә бала алып кайтырга теләмәүчеләр идеологиясе. «Интернетта террорчылар, җинаятьчеләр, маньяклар, үтерүчеләр романтик рухта тасвирлана. Хатын-кызлар хокукы дигән булып, тумаган балаларны үтерү көчләп тагыла һәм пропагандалана, шул исәптән йөклелекнең актык айларында да. Хатын-кызларның хокукларын яклау дигән булып, традицион гаилә абруе һәм хатын-кызның гаиләдәге роле каралтыла, бу – радикаль феминизм. Сайлау иреге дигән булып, гаилә корудан һәм бала алып кайтудан баш тартуны пропагандалау бара, бу – чайлдфри. Ирек һәм толерантлык дигән булып, сәламәт булмаган җенси мөнәсәбәтләр һәм бергә яшәүнең бозык формалары пропагандалана», – дигән сенатор.
Пропаганданы, әлбәттә инде, океан аръягы алып бара икән. Без АКШның идеологик тыкшынуына каршы торырга, илебезнең бөтенлегенә яный торган һөҗүмнәрне кире кайтарырга тиеш һәм башкалар, һәм башкалар. Бу исемлектәге купшы «тиеш»ләрне дәвам итеп тормыйбыз, алар болай да «илнең иминлеген яклаучылар» авызыннан еш ишетелә.
«Бәлки, хәзер демографиягә күбрәк социаль-икътисади проблемалар йогынты ясыйдыр, ләкин без киләчәккә карап эш итәргә тиеш. Менә бу темалар яшьләрнең аңына керә һәм анда үз эшләрен эшләячәк. Бәлки, биш, ун, унбиш елдан. Шуңа күрә закон ягыннан барысын да карарга кирәк», – дип Маргарита Павлованың сүзләрен китерә «Lenta.ru». Әлегә сенаторның тәкъдиме закон проекты рәвешенә китерелмәгән. Федерация Советы аны Роскомнадзор белән консультациядән соң документлаштырачак, диелә. Ягъни чайлдфри, радикаль феминизмны пропагандалый дип табылган сайтларны суд карарыннан яки прокуратура таләбеннән башка гына да ябып куя торган итеп эшләргә телиләр. Павлова тагын нинди җәзалар кертү яклыдыр, закон проекты булмагач, анысын әлегә әйтә алмыйбыз. Әйтик, интернетта «балам юк, ләкин мин бәхетле» дип язган кешене дә, чайлдфрины пропагандалый дип, хөкемгә тартмаслармы? «Юк» дип ышандырып булмый.
Сенатор Павлованың тәкъдименә каршы чыгучылар бар. Мәсәлән, ДәүДуманың гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты башлыгы Нина Останина «Газета.Ru»га: «Чайлдфри турындагы материалларны тыюга сак карарга кирәк. Бу киләчәктә абортларны тыюга китерә ала, һәм хатын-кызларның бала алдыруны кача-поса, законсыз рәвештә эшли башлаулары ихтимал», – дип белдергән. Сенатор Людмила Нарусова да: «Суд карар чыгармый торып ябып кую – Конституциягә каршы килә. Интернеттагы һәр материал – интеллектуаль милек, димәк, аны суд кына тыя ала. Чиновник каләме белән сызып ташлап кына хәл ителә торган мәсьәлә түгел бу. Парламент болай да инде судка кадәр үк блоклау турындагы законнарны штамплап кына тора», – дигән («Подъем»).
Шунысын әйтергә кирәк: чайлдфри идеологиясе йөклелекне актык айларында өзүне берничек тә пропагандаламый. Мондый кешеләр балага узмас өчен яхшылап саклана, уза калса да, актык айга кадәр көтеп йөрми. Радикаль феминизмның да ниндидер төгәл критерийлары юк. Әлбәттә, «ирләрне кырып бетерергә кирәк» дип йөрүче булса, бу нормаль күренеш түгел, һәм аның өчен хәзергә булган законнар белән дә хөкем итә алалар, яңаны уйлап чыгару кирәк тә түгел. Сенатор Павлова нәрсә икәнен дә аңлап бетермәстән тыярга куша, күрәсең.
Маргарита Павловача итеп әйтәсе килә: бездә түрәләр, традицион кыйммәтләрне, илнең Конституцион нигезләрен саклыйбыз, дигән булып, мәгънәсез тәкъдимнәр белән чыгарга яраталар да инде. Мәсәлән, 2020нче елда Екатерина Лахова исемле сенатор салават күпере төсләрендә бирелә торган рекламаны, «Радуга» дигән туңдырманы тыярга кирәк, дип белдергән иде. Нәрсә өчен, дөресрәге, нәрсәне «пропагандалаганнары» өчен икәнен аңлагансыздыр. Закон итеп кертелә калса, безнең «Салават күпере» балалар журналын нишләтерләр икән, дип кот очып торган иде.
Никтер ул традицион гаилә абруен яклаучы вә саклаучылар бер дә хезмәт хакларын, пособиеләрне арттыру, социаль шартларны яхшырту, һич булмаса, ана капиталының кулланылышын киңәйтү турында бер дә сүз алып бармый. Болар бала алып кайту теләгенә берничек тә йогынты ясамый дип уйлыйлармы икән? Гел тыю, чикләү турында гына сөйлиләр. Хәзерге психологлар сөйләве буенча гына түгел, борынгы заманнардан ук тыелган җимешнең татлырак булуы билгеле югыйсә...
Язма башында «түрәләр халыкның әхлакый ягын кайгырту белән мәшгуль» дигән идек. Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов, мәсәлән, күптән түгел Санкт-Петербургта бер фахишә белән очрашуга барып, аны оялтырга тырышты, юньле юлга кайтырга өндәде. «Russia Today» телеканалы бу очрашуны тапшыру итеп күрсәтте. «Мондый һөнәрдәге кызларның гомере еш кына ниндидер чокырда бугазы киселгән хәлдә тәмамлана. Берәр маньяк сезне өстерәп алып китәчәк, кулланачак һәм үтереп ташлаячак. Ә Петербургта кисәкләргә аерып ташлау ихтималлыгы да зур», – дип сабак бирде Милонов. Бу шоуның нәтиҗәсе нинди булгандыр, депутат ничә кызны «дөрес юлга» бастыргандыр – анысы турында әлегә мәгълүмат юк. Бәлки, ДәүДуманың еллык хисабына кертелер.
Ә Чаллыда рэпер Моргенштернның татуировкасына бәйләнеп маташтылар. Имеш, күкрәгенә төшерелгән рәсемдә киндер яфрагына охшаш үсемлек сурәтләнгән икән, бу – наркотикларны пропагандалау була, ди. Башта пропаганданы җырларында эзләп караганнар иде, анысы барып чыкмагач, тәнен тикшерә башладылар. Ботаниклар җыелып, сурәттә чынлап та наркотик матдәле үсемлекме икәнен анализлады хәтта. Хәзерге вакытта чит илдә яшәүче артист үзе бу хәлгә: «Әлеге татуировкага биш ел, димәк, мин биш ел буе бөтен илләрнең чикләре аша наркотик йөрткәнмен? Ярый акылым җиткән әле, тәнемә пистолет сурәте төшертмәгәнмен, юкса законсыз корал әйләнеше маддәсе буенча эш ачарлар иде», – дип көлеп җавап бирде. Көлкесен көлке, ләкин моңа охшаш хәлнең бер булганы бар инде. Узган ел Калининградта табанына киндер яфрагы сурәте төшергән һәм аны яшермичә күрсәтеп йөргән берәүне җаваплылыкка тарттылар. Моргенштернга да 100 мең сумга кадәр штраф яки 90 көнгә эшчәнлеген туктатып тору яный.
«Википедия» мәгълүматына караганда, 2020нче ел башына «ВКонтакте»да чайлдфри темасына кагылышлы 130 төркем булган, аларны 60 меңгә якын кеше карап барган. Мондый төркемнәрне, сайтларны вакыт-вакыт блоклыйлар. Мәсәлән, 2013нче елда Санкт-Петербург прокуратурасы таләбе буенча, «ВКонтакте» социаль челтәре берничә шундый төркемне япкан. Русиядә чайлдфри хәрәкәтенә нигез салучы булып саналган Эдвард Лисовский булдырган төркем дә шулар арасында (анда миллион кеше язылган булган). Прокуратура социаль челтәрдәге әлеге берләшмә «гаилә кыйммәтләрен кире кага» дип тапкан. 2015нче елда Эдвардның икенче төркемен дә япканнар, сәбәбен аңлатмаганнар. 2018нче елда «За жизнь!» Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте, социаль челтәрләрдә чайлдфри берләшмәләрен томалауны сорап, Владимир Путинга мөрәҗәгать юллаган иде. Шуңа күрә сенатор Маргарита Павлованың закон проекты тәкъдиме әллә ни яңалык булмады. «Без хәтта бу хактагы закон узган ел кабул ителергә мөмкин дип уйлаган идек. Чөнки баласы булмаганнарга салым түләтү турында закон проекты барлыкка килгәч, күпчелек сәясәтчеләр беравыздан чайлдфриның коточкыч нәрсә булуын сөйли башлады», – дип белдергән Эдвард Лисовский «Lenta.ru»га.
БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ
«Ишек ачкан саен «төртәсе»...
Февраль башында игълан иткән «Ай-һай хәлләр: коррупция» дигән бәйгегә бүгенге санда нәтиҗә ясыйбыз. Шигырьләрне кыскартып бастырабыз, чөнки һәр авторга да урын бирәсебез килә. Һәрвакыттагыча ике җиңүчене билгеләдек. Бу айда алар – Казаннан Диләрә Сәрвәртдинова һәм Азнакайдан Роза Галиәхмәтова. Котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез. Күзәтеп барыгыз, бәйгеләр тагын булачак әле!
Яңгырдан соң чыккан гөмбә кебек
Бик тиз үрчи коррупционерлар.
Халык милкен урлап, ришвәт алып,
Җиңел кәсеп белән байыйлар.
Авыр хезмәт куеп торасы юк,
Башың эшли икән бик «җитез».
Әле ярый, соңгы сулышыңны алгач,
Җир куены һәркемгә тигез.
Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,
Азнакай районы, Урманай авылы
Коррупция адым саен,
Бар да акчаның колы.
Күңел байлыгы югалса,
Ни белән бетәр соңы?
Ай-һай хәлләр, коррупция
Бетәр микән бер заман?
Түрәләрнең баюын күреп,
Яшәүләре бик яман.
Галия ХӨСНУЛЛИНА,
Ютазы районы, Иске Каразирек авылы
Коррупция, Русия сүзләре
Шундый охшаш, игезәк кебек,
Бер-берсенә берегеп туганнар,
Ялгыз яши алмаслар кебек.
Илдә гаделлек бастырылганда
Коррупция мәңге дә бетмәс.
Әшнәлек, ришвәт чәчәк атканда
Бу Русия алга да китмәс...
Нияз БИШБАЛТА,
Казан шәһәре
Бер чеметем йомышың төшкәндә дә
Аңа бирелә, моңа төртелә
«Тәртибен» санламый бирми кара –
Хәзер эшең комга төртелә.
Бер генә «кесә»гә салсаң бер хәл,
Ишек ачкан саен киртә бар.
Кесә калынайган саен аза,
Ришвәтчегә һаман дөнья тар...
Диләрә СӘРВӘРТДИНОВА,
Казан шәһәре
Коррупция сазлыгына чумган
Русиянең һәрбер түрәсе.
«Җитте, күп урладык», – диеп нигә
Тәүбә итми икән берәрсе?
Эшләреннән куып, судка биреп,
Колымага килә сөрәсе,
Ялварулы мескен карашларын
Их-х-х, күрәсе иде, күрәсе...
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре
Кемнәр тапкан икән соң орлыгын,
Кемнәр икән чәчеп үстергән?
Кемнәр көн дә аңа суын сипкән,
Ни арада үсеп өлгергән?
Калын кесә саекмас та, бәлкем,
Шул кесәдән шыткан орлык бит.
Юлын белми яшәгән халыкка
Аны сикереп үтү авыр бик.
Гөлирә МУЛЛАГАЛИЕВА,
Балтач районы, Куныр авылы
Бу илдә ришвәтчелек
Саналмый зур кимчелек,
Әгәр дә тапсаң җаен,
Чәлдер, үзләштер, тыгын.
Коррупцияче-ришвәтче
Алу, бирүне сөя.
Тәмам азып киткәнче,
Төзик бер комиссия.
Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,
Казан шәһәре
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии