Оешып җитмәгән җанисәп

Оешып җитмәгән җанисәп

Җанисәп үтте, бер кочак сорау калды. Өенә халык санын алучы килмәгән кешеләр югалмасмы? Анкетаны «Госуслуги»да тутырган һәм ахырда килгән «куар-код»ны халык санын алучыларга күрсәтмәгән булсаң да, җавапларың саналырмы? Бу язмада шушы сорауларга җавап бирәбез.

«МӘГЪЛҮМАТНЫ «ҺАВАДАН АЛЫП» ТУТЫРДЫМ»

«Халык санын алучы килмәде» дигән зарлар редакциябез телефонына 10нчы ноябрьдән бирле ява. Аларның адресларын, җитешә алган кадәр, дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органына шалтыратып хәбәр иттек. Безгә мөрәҗәгать иткән кешеләргә статистика хезмәтенең номерын бирдек, җанисәптә барып катнашып була торган стационар участокларның адресларын табып әйттек. Әле ул вакытта халык санын алу кампаниясе төгәлләнергә берничә көн бар, димәк, «бәлки, килерләр» дигән өмет тә яши иде. Хәзер инде «ахыргы көнгә кадәр көттек – килмәделәр» дип шалтыраталар.

Безгә шалтыраткан, социаль челтәрләрдә язганнарны иренмичә санасаң, шуңа таныш-белеш, дустыңның дусты сөйләгәннәрне дә кушсаң, халык санын алучыны күрми калган кешеләр шактый җыела. Ярый да «Госуслуги» аша катнашучыларга килмәсен дә ди, алар турында мәгълүмат халык санын алучыларның планшетына килеп бара, кайсы фатирның, йортның катнашканын күреп торалар, диелде бит. Әмма «килмәде» дип зарланучылар арасында өлкәннәр, ялгызлар, «Госуслуги»ның нәрсә икәнен дә белмәүчеләр күбрәк.

Халык санын алу кампаниясенең «Фейсбук»тагы рәсми төркемендә дә «безгә килүче булмады» дигән хәбәрләр күренә. Аларга болай дип җавап биргәннәр: «Әгәр кеше җанисәптә өч юлның берсе – халык санын алучы белән аралашып, «Госуслуги» порталы аша яки стационар участокка барып катнашмады икән, аның турында мәгълүмат административ чыганаклардан алыначак, бу җан исәбен алуның халыкара методологиясенә туры килә». Административ чыганаклар дигәне – салым органы, полиция, пенсия фонды, ЗАГС идарәсе һәм башкалар. Кайберләре үзең оныткан мәгълүматны да саклый. Шулай булгач, халык санын алу кампаниясе нәрсәгә кирәк соң, дигән сорау туа. Анысына да шушы төркемдә җавап таптык: «Төрле базалардагы мәгълүматлар юридик вакыйганы гына чагылдыра, мәсәлән, туу, югары белем алу яки гаилә кору. Әмма алар гына халыкның чынлыкта ничек яшәве турында күзаллау тудыра алмый. Чын гаилә хәле, милләте, нинди телләр белүе, торак шартлары һәм башкаларны өйрәнү, шул рәвешле, дөньякүләм тәҗрибә күрсәткәнчә, озак елларга социаль-икътисади сәясәтне төзү бары тик җанисәп ярдәмендә генә мөмкин». Шулай бик әһәмиятле чара булгач, ник ул шулай килде-китте генә оештырылган? Монысына инде җавап юк. Ник дигәндә, аңа җавап бирү өчен, башта җанисәпнең оешмаган төстә үтүен дәүләт җитәкчелегенең тануы кирәк. Ә Росстат «абсолютно һәр кеше белән сөйләшеп чыктык» дип хисап бирүен дәвам итә.

Казанда халык санын алучы булып эшләгән 23 яшьлек Оксана (тулы исемен әйтергә теләмәде, «әле хезмәт хакы аласыбыз бар» дип аңлатты. – Ф.М.) белән аралаштык. Ул үзенә туры килгән 400дән күбрәк фатирның барысын да йөреп чыктым дип ышандыра. «Әгәр фатирда берәү дә булмаса яки син килгән көнне кеше ни сәбәпледер сорауларга җавап бирә алмаса, без икенче тапкыр килергә тиеш идек. Ләкин беренче тапкыр йөреп чыкканнан соң, минем нерв күзәнәкләремнең 30-40 проценты үлгән иде инде. Шуңа күрә әзрәк хәйләләргә дә туры килде. Мәсәлән, ишекне шакыйсың – ачмыйлар. Андыйларга, ишек аша «ичмасам, исемегезне булса да әйтегез» дип ялвара идем. Дөрес, сорауларга аноним җавап бирәсе, без кешенең паспортын да, исемен дә сорарга тиеш түгел. Әмма бу минем үзем өчен кирәк. Кеше, әйтик, Дмитрий исемле икән, мин аны урыс, туган телен дә урыс теле дип язып куйдым. Бәлки, ул чын исемен дә әйтмәгәндер, анысын ачыклап тору минем эш түгел инде. Торак турындагы сорауга җавапны шул йортта яшәүче башкалардан белешергә була. Шулай берничә кеше өчен мәгълүматны үзем тутырдым. Бер мин генә түгел, әлбәттә, күпләр шулай эшләде. Казанда барыбер дә яраган икән әле, минем белән бик дорфа сөйләшүче булмады. Мәскәүдә халык санын алучы булып эшләгән танышымның нерв күзәнәкләренең 70 проценты үлгән (көлә), җитмәсә, бер фатирда ишеккә бәреп кул бармагын да авырттырган», – дип сөйләде ул. «Дмитрий дигән кеше, бәлки, чуаш яки керәшен булгандыр», – дигәнемә Оксана җилкә генә сикертте. Аның эше түгел. Шунысы кызык: башкаларның милләте «барыбер» булса да, үзенеке алай түгел икән. Оксана украинка, үзен шулай дип язган да. Ә бит исеменнән аңламас та идең...

МОНДА ДА КОД СОРЫЙЛАР...

Халык санын алуда «Госуслуги» аша катнашканнарның да проблемалары булган. Электрон рәвештә сорауларга җавап биргәч, «куар-код» килә. Халык санын алучыны очратсаң, шул кодны күрсәтәсе, сорауларга кабат җавап биреп торасы юк, диделәр. Әмма берничә кеше «куар-код»ын сканерлаткач, кайбер графаларның, мәсәлән милләт һәм тел графаларының буш калуы ачыкланган. Югыйсә барысын да тутырган булганнар. Ярый да бу кешеләргә халык санын алучы килгән һәм «юкка чыккан» мәгълүматны планшетта өстәп куя алганнар.

«Госуслуги» аша җанисәптә катнаша алмаганнар» дигән категория дә бар. Йә яртылаш тутыргач, программада хата дип чыгарган, кабат-кабат тутырырга кешенең түземлеге җитмәгән. Йә кеше яшәгән йорт яки фатир ни сәбәпледер «Госуслуги» базасында табылмаган. Дөрес, андый очракта «тәгаен йорты юк» дигән статусны сайлап, ягъни «бомж» булып тутыру мөмкинлеге бар иде үзе. Уфада яшәүче Нәфисә Вафина «ВКонтакте» сәхифәсендә язды: «Безгә дә килүче булмады. Ирем һәм балалар «Госуслуги» аша үттеләр, мине үткәрә алмадылар. Кайнар элемтә номерына шалтыратып адресын табып, ирем һәм улым белән исәп алу участогына бардык. Мәктәп бинасында иде. Вахтер 3нче катка менегез, диде. 3нче катны, 2нче катны урап чыктык, ишекләр бикле. 1нче катта плакат ябыштырылган бүлмәне эзләп таптык. Бикле. Телефон номеры язылган. Улым шалтыраткач, бер хатын-кыз «хәзер ашыйм да киләм» дигән. Бераздан мин шалтыраттым. Шул ук җавап. Росстатка шалтыраттым. Көтегез йә икенче участок адресын бирәбез, диләр. Бер сәгать тирәсе көткәннән соң, башка участокларны урау теләге калмаган иде инде».

Гомумән, цифрлы җанисәп җайлы үзе, ләкин күпләрнең башын бутаган. Хәтта халык санын алучыларның үзләренекен дә. Редакциябезгә Чаллыдан даими укучыбыз һәм авторыбыз журналист Наилә Вилданова шалтыратты: «Өйгә җанисәп алучы килде. Безнең өйдә өлкән кешеләр, кертмибез, улым «Госуслуги»да безнең өчен дә тутыра, дидем. Ярар, диде. Аннары «куар-код»ны сезгә алып килеп күрсәтәсеме, дим. Юк, менә билгелим бит инде, диде. Улым теркәде безне, өч татарга арттык, сөендек. Күптән түгел республика газетасын укыйм, анда язалар: кем шулай үткән, кодны сорыйлар икән. Стационар участокка шалтыраттым, әйе, кирәк, диделәр. Ярый 14е көнне улым алып барып күрсәтергә өлгерде. Димәк, теге кеше аркасында өч татарга кимрәк булырга мөмкин идек», – диде ул. Наилә апа шалтыратканда стационар участоклар да, Росстатның кайнар элемтәсе дә эшен туктаткан иде инде. Кодын күрсәтмәгән кешеләр исәпләнми каламы, дип белешү өчен, Татарстанстатка шалтыраттык. Сорауны ишеткәч, халык санын алу кампаниясе үтте бит инде, дип ризасызлык белдерделәр, шулай да җавап бирделәр. Әйе, кодны алып барып күрсәтәсе булган икән! Ни өчендер җанисәп барышында бу хакта бер мәгълүмат та булмады, халык санын алучы үзе килсә генә күрсәтәсе, диелде. Җиңелрәк юлны сайлап, «Госуслуги»дан катнашканнар, кодны күрсәтер өчен, участокка барып йөргәндер дип уйламыйм. Бер үк эшне ике тапкыр эшләү була бит инде бу. Статистика хезмәтендә безгә җавап биргән кыз «кодны күрсәтмәгән булсагыз да саныйлар, борчылмагыз» диде үзе. Бу очрак «оешып җитмәгән җанисәп» дигән тәэсирне куәтләндерде генә.

 

САННАР

Росстатның кайнар элемтә номерына бер ай эчендә 70 меңгә якын шалтырату, социаль челтәрдәге рәсми сәхифәләренә 650 меңнән күбрәк смс-хәбәр килгән, аларның 15 меңнән күбрәге – кимчелекләр турында.

25 миллионнан күбрәк кеше җанисәп сорауларына «Госуслуги»да җавап биргән.

Халык санын алучыларның биш меңгә якыны үз эшен башкарганда авырып киткән, шуларның 3 меңе ковид йоктырган. 140 гадәттән тыш хәл теркәлгән (нинди хәлләр икәне әйтелми). «Авыр хәлгә тарыган барлык коллегаларга да ярдәм күрсәтеләчәк, иминият акчасы түләнәчәк», – дип белдерде Росстат башлыгы Павел Малков.

Быелгы җанисәптә 2021нче елның 1нче октябренә булган мәгълүматлар тупланды. Шуңа күрә, әйтик, 1нче октябрьдән соң туган балалар турында «Госуслуги»да мәгълүмат күрсәтеп булмады. Аларны ун елдан соң булачак киләсе җанисәптә санаячаклар.

Башкортстан татарлары конгрессы халык санын алуга бәйле хәлләрне контрольдә тоту буенча эшче төркем булдырган иде. Республикада нәшер ителә торган «Өмет» газетасы язуынча, шушы бер ай вакыт эчендә аларга хокук бозу турында бер хәбәр дә килмәгән. «40ка якын шалтырату кабул иттек. Әмма алар барысы да аңлашылмаган сорауларны ачыклап шалтырату иде», – дип сөйләгән Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Заһир Хәкимов.

 

БУ – КЫЗЫК!

1937нче елда узган «Сталин җанисәбе»нең нәтиҗәсе фальсификацияләнгән дип табыла, гамәлдән чыгарыла. Ә җанисәпне оештыручыларга, советлар берлегенең үсешен бозып күрсәткән өчен, «халык дошманы» ярлыгы тагыла, кайсы сөргенгә җибәрелә, кайсы атып үтерелә. Белгечләр әйтүенчә, әлеге халык санын алу кампаниясе 1932нче елга планлаштырыла, әмма кичектерелә торгач, 1937нче елга кала. Һәм ул Советлар Союзында социализмның җиңүен һәм илнең казанышларын бөтен дөньяга күрсәтергә тиеш була.

Анкета сорауларын бик озак әзерлиләр. Актык вариантын Сталин үзе кабул иткәндер, күрәсең. Ник дигәндә, анда «Нинди дин тотасыз?» дигән сорау барлыкка килә. Атеизм чәчәк аткан илдә, илбашыннан кала, мондый сорауны күтәрергә берәү дә җөрьәт итмәс иде.

Сталин берничә мәртәбә, ил халкы якынча 180 миллионга җиткән булырга тиеш, дип чыгыш ясый. Әлеге арттырылган сан халыкара белешмәлекләргә дә юллана.

Җанисәп Советлар Союзында 162 млн кеше яшәвен күрсәтә, ягъни бу сан 180 млн.нан бик ерак була. Икенчедән, халыкның күпчелегенең, хәтта совет номенклатурасының төп өлешенең укый-яза белмәве күренә. Югыйсә, үз фамилиясен укый һәм яза белүчене грамоталы дип санарга дигән күрсәтмә бирелгән була. Моннан тыш, дин турындагы графа советлар берлегендә атеизм хөкем итүен күрсәтергә тиеш булса да, ил халкының яртысыннан күбрәге дин тотуын таный. Әлеге нәтиҗәләр «өскә» хәбәр ителгәч, җанисәп халыкара статистика стандартларын тупас рәвештә бозып оештырылган, дигән карар кабул ителә. Халык санын алуны оештыручы төп кеше танылган демограф Олимпий Квиткин була, аны аталар.

Тиз арада яңа җанисәпкә әзерлек башлана, анысы 1939нчы елда үтә. Анда инде халык санын 170 миллион кешегә җиткерәләр, дин турындагы графаны алып ташлыйлар. Бу сугышка кадәр оештырылган соңгы җанисәп була.

Ә 1937нче елгы халык санын алу кампаниясе озак вакыт тарихта «ак тап» булып кала бирә. Аның нәтиҗәләре тулысынча юкка чыгарылган дип уйлыйлар. Ләкин алар 1980нче еллар азагы-1990нчы еллар башында Мәскәү архивларының берсендә табыла. Тарихчылар Валентина Жиромская һәм Юрий Поляков шул документлар нигезендә «Репрессияләнгән җанисәп» дигән фәнни хезмәт бастыралар, 1937нче елгы халык санын алуда җитди хилафлыклар булмавын исбатлыйлар.

Бәхтияр ИЗМАЙЛОВ, тарих фәннәре кандидаты, Мәрҗани исемендәге Тарих институтының дисциплина-ара тикшеренүләр бүлеге мөдире

(Чыганак – «Бизнес Онлайн»)

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии