Яшел Үзәнгә Сталин гына җитми

Яшел Үзәнгә Сталин гына җитми

Яшел Үзәндә Сталинга һәйкәл куярга тәкъдим иттеләр. Гафу итегез, ялгышлык китте, Сталинга түгел бит әле, «ул идарә иткән тарихи чорга»! Тик әлеге һәйкәл барыбер репрессия корбаннары яки сугыш газаплары кичкән кешеләр рәвешендә түгел, мыек астыннан елмаеп торган Юлбашчының үзе кыяфәтендә булыр, мөгаен.

Соңгы вакытта илдә һәйкәл кую «чире» киң тарала бара. Август башында Омскида атаман Ермакка һәйкәл куелды. Аннары Орелда Явыз Иванны «бастырып куеп», җәмәгатьчелекне тагын бер шаккаттырдылар. Халык та, белгечләр дә «куярга кирәкми» дип әйтә торып бит әле бу! Орелдан кала Мәскәүдә, Коломнада һәм, игътибар, Казанда да куярга тәкъдим иттеләр. Аңа кадәр милли җанлы казанлыларның сабырлыгын Әби патша белән сынаганнар иде. Башкалада Екатерина IIгә һәйкәл кую-куймау мәсьәләсе һаман да һавада эленеп тора әле. Сентябрь башында Равил Гарифуллин исемле кеше мәдәният министрлыгына: «Казанда Сталинга һәйкәл куярга кирәк», – дигән тәкъдим белән чыкты, бу эшкә акчасын да үзебез җыячакбыз, дип белдерде. Инде менә узган атнада Яшел Үзәндә «чир»нең яңа очрагы табылуы турында мәгълүм булды: КПРФ фиркасе вәкилләре сәүдә йорты янында коммунистик сквер булдырырга һәм анда Сталинга һәйкәл куярга тәкъдим итте. Репрессия корбаннарын искә алу көненнән күп вакыт та үтмәгән әле югыйсә.

Тәкъдимне шәһәрнең баш архитекторы Юрий Герасимов та күтәреп чыкты. «Сталин – бөек шәхес, ул безнең тарихыбызның бер өлеше. Бу һәйкәл Юлбашчыга түгел, ә ул идарә иткән чорга багышлап куелачак», – дип белдерде ул. Шәһәр башлыгы Александр Тыгин: «Әгәр халык каршы булмаса, нишләп куймаска ди?!» – кебек кыска гына шәрехләмә бирде. Ә ул арада интернет форумнарында: «Нәрсәгә безгә Сталин?» дигән тема куера. Яшел Үзәнлеләр һәм гомумән вакыйгага битараф булмаган татарстанлылар: «Безгә Сталин кирәкми!» – дип тавыш бирә тора. Һәйкәл кую мәсьәләсе шәһәр шурасында да күпчелек тарафыннан хупланмаган – бу хакта җирле басмалар белдерә. Яшел Үзән җитәкчелеге: «Халык фикерен исәпкә алмыйча, бернинди һәйкәл дә куелмаячак», – дип ышандыра ышандыруын. Тик аларның «халык фикере» дигәне инде күптән кәгазьгә төшеп, мөһер белән беркетелмәгән булса, әлбәттә…

Теге яки бу кешегә һәйкәл куярга тәкъдим итүчеләр хәзер бер җаен тапты: ризасызлык туа башлаганчы, «без аерым кешегә түгел, ә ул идарә иткән чорга һәйкәл куярга тәкъдим итәбез бит», дип аклана башлыйлар. Ә проектларын алып карасаң: тәхеткә утырган Әби патша, атка атланган Явыз Иван, елмаеп торган Сталин… Чор истә калсын дисәң, Ватан Ана кебек монумент эшләтергә була бит. Аерым кеше дә сурәтләнмәгән, шул ук вакытта бөтен ил кешеләрен дә гәүдәләндерә. Әйтик, Сталин чоры истә калсын дисәң, лагерь тоткыннарын, репрессия һәм сугыш корбаннарын үз эченә алган яхшы гына монумент эшләтеп куярга мөмкин. Казан Кремле астында бик күптәннән инде «уч төбе хәтле» бер таш тора. «Казанны яулап алганда шәһит киткән бабаларыбыз истәлегенә» дип язылган анда. Шул мескен ташны алып атып, әлеге урынга чып-чын һәйкәл бастырып куйсалар, Явыз Иванны оныттырмас өчен менә дигән мисал булачак.

Сентябрь башында Сургутта Сталинга һәйкәл ачканнар иде инде. Һәйкәл куелып, халык арасында ризасызлык дулкыннары йөгерешә башлагач кына билгеле булды: шушы ук урында сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл кую планлаштырылган булган икән. Ник аны хакимият баштарак әйтмәгән? Законсыз дип табылса да, Сталин бюсты анда бер айга якын торды әле. Шушы вакыт эчендә билгесез затлар тарафыннан кызыл буяуга да коенып алды. Октябрьдә генә таш Сталинны алып куярга фәрман бирелде. «Юлбашчы янәшәсенә Берияне дә бастырып куябыз», – дип хыялланган бер төркем активист хәзер суд юлын таптарга әзерләнә. Сталинны кире кайтару өчен. Нишлисең, бездә системасы шундый инде: башта ук бөтен фикерләрне дә тыңлап, халык белән киңәшләшеп эшләмичә, башта әйтми-нитми генә куеп, аннары алып атып җәфаланабыз.

Фотофакт

Изображение удалено.

Дөньяда әллә нинди сәер һәйкәлләр бар. Италиядә – урта бармакка, Швейцариядә – бер аягы сынык урындыкка, Вьетнамда – наркотик матдә иснәп торучы кызларга. Хәер, әллә кая еракка барып йөрисе дә юк. Шул ук Яшел Үзәндә, мәсәлән, тавык йомыркасына һәйкәл куелган. Татарстанлылар өчен бераз сәеррәк булса да, дөнья күргән кешеләрне моның белән шаккаттырып булмый: Яшел Үзәндәге йомырка һәйкәле җир йөзендә беренчесе түгел инде.

БГ сораштыруы

«Чорны тарихта калдыру ниятеннән аерым шәхесләргә һәйкәл куюга ничек карыйсыз?» – «Вконтакте» сайтындагы төркемебездә (https://vk.com/beznen) укучыларыбызга менә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек. Аноним сораштыруда катнашканнарның 11 проценты (6 кеше) һәйкәл куюга уңай каравын белдерде. Шулай ук 11 процент (6 кеше) «тискәре» дип җавап бирде. Алар аерым кешегә түгел, билгеле бер вакыйгага багышлап һәйкәл куярга тәкъдим итә. Тавыш бирүчеләрнең күпчелеге, ягъни 50 проценты (27 кеше) «Һәйкәлләр кирәк, тик канэчкеч патшаларга түгел, үзебезнең милләт һәм дәүләт өчен гомерен кызганмаган шәхесләргә» дигән җавапны сайлады. Алим Махиянов исемле укучыбыз: «Казанны басып алучыларга һәйкәл бар, ә туган җирен яклап вафат булганнарга – юк. Бу бит гаделсезлек! Яшь буынның безгә карашы нинди булырга тиеш?!» – дип фикерен дә белдерде. Сораштыруда катнашканнарның 18 проценты (10 кеше) «барысы да халык белән килештерелеп эшләнсен иде» дигән фикердә. Ә 5 кешегә (9 процент) ничек булса да барыбер.

Күзәтеп барыгыз, сәхифәбездә кызыклы сораштырулар тагын булачак.

Бәйгегә нәтиҗә

«Ике аяклы ерткыч булып тумыйлар…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: ике аяклы ерткычлар» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Шуңа күрә биредә бик яхшы дип сайлап алынганнарын гына басабыз, ә сайтыбызда темага кагылышлы барлык дүртьюллыкларны да укый аласыз. Бу атнада ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Казаннан Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле һәм Чаллыдан Җәүдәт Харисов. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

«Ике аяклы ерткыч», – диеп

Әйтүе хәтта ямьсез.

Шуларны фаш итү өчен,

Ярый әле бар бит сез!

Үзләре турында укып,

Ояла микән алар?

Гөнаһ бит бу, ярамый, дип,

Уйлыйлар микән алар –

Ике аяклы ерткычлар?!

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Дүрт аяклы ерткычлар да була,

Ике аяклысы барсын уздыра.

Үзе кебек кеше баласының

Җанын ала, малын туздыра.

Мие булса да, акылы юктыр

Ике аяклы ерткыч башында.

Җавап бирүләрне онытмагыз

Ахирәттә – Аллаһ каршында.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Ике аяклы ерткыч булып,

Тумыйлар аналардан.

Өйрәнәләр ерткычлыкка

Фильмлы каналлардан.

Кайсы каналны ачсаң да,

Атыш, суеш, үтереш.

Катгый чаралар күрмәсәк,

Яшәп булмас бу килеш.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Ай-һай хәлләр, искитмәле:

Сүриядә очкычлар.

Күпме халыкны үтерә

Ике аяклы ерткычлар.

Ай-һай хәлләр, исең китәр,

Нәсел тамырын корткычлар.

Корсакта бала үтерә,

Ике аяклы ерткычлар.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: һәйкәлләр» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр бары тик ике атна эчендә генә кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз: хат вакытында җибәрелеп тә, «адашып» йөргән булса, соңлап булса да бастырабыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, дүртьюллыкларыгызны вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии