Дөньядагы хәлләр халыкны ашарга мәҗбүр итә?..

Дөньядагы хәлләр халыкны ашарга мәҗбүр итә?..

Русиядә гомум туклану өлкәсендә икенче ел рәттән зур үсеш күзәтелә. Мәсәлән, узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 15 процентка арткан. Моның сәбәбе гади: русиялеләр илдәге тотрыксызлык шартларында кафе һәм рестораннарга барып ашаудан үзләренә уңай эмоция алалар икән. Мәскәү дәүләт университетының икътисади һәм социаль география кафедрасы профессоры Наталья Зубаревич бер интервьюсында әнә шулай дип белдергән. Җир тетрәдеме, су бастымы, рубль түбән тәгәрәдеме – кафе яки ресторанга барып аша! Барлык проблемаларың онытыла икән...
Профессор Наталья ханым Зубаревичның әлеге теориясеннән көләргә кирәкмәс. Илдәге вазгыятьтә халык кыйммәтле йорт яки машина сатып алудан баш тарта, бу турыда уйланып төшенкелеккә бирелә һәм... аннан чыгу юлын гомум туклану урыннарына барып ашаудан таба. Гади генә әйткәндә, «стресс»ны ашап бетерә. Профессор фикеренчә, барысына да илдәге тоталь билгесезлек гаепле: рубльнең көчсезләнүе, торак, автомобильләргә бәяләрнең кискен артуы һәм гадәти кием брендларының илебездән китүе.
Сүз дә юк, соңгы яңалыклар безнең карашыбызны үзгәртте. Русия Президенты Владимир Путинның телевизордан күрсәтелгән һәр чыгышында Русия икътисадының тотрыклы үсеше турындагы оптимистик белдерүләре дә шик астында калды. Хәер, бүгенге вазгыятьтә әлеге сүзләргә ышанучылар бермә-бер кимегәндер дә. Аерым кеше өчен генә түгел, ил икътисады өчен дә зур кыенлыклар вәгъдә итә рубльнең зәгыйфьләнүе. 
– Мондый хәлгә калгач, нишләргә? Мин үз җавабымны төрле аудиторияләрдә тикшердем: тәмле итеп ашарга һәм эчәргә аласың да, дөньяда бернәрсә дә үзгәрмәгән булып кыланасың, – ди Мәскәү дәүләт университеты профессоры үз интервьюсында.
Әлеге теория дөрес түгел дип, күкрәк киереп әйтергә мөмкин түгел. Мисал өчен, Казанның теләсә кайсы машина сату үзәгенә барып карарга кирәк. Тик андагы үтәли җилдән саклану өчен, үзегез белән шарф кыстырып барырга онытмагыз. Машина бәяләрен күреп шаккаткан күзегезне ял иттерер өчен, шәһәрнең берәр гомум туклану урынына кереп чыгыгыз. Андагы халыкның күплегеннән муеныгызга чорнаган шарфны шундук чишеп атарга туры килер.
ТОРАК БАЗАРЫ
Ә торак базарында ни хәл? Биредә профессор теориясен инкарь итүче табылырмы? «Альтер» күчемсез милек агентлыгы мәгълүматлары буенча, 2023нче елның җәендә Казанда торак сату хәтта 2020нче елгы пандемиягә кадәрге дәрәҗәдән дә артып киткән. Агентлык хәбәренчә, бу елгы җәйдә банклар узган ел белән чагыштырганда 30-40 процентка күбрәк ипотека биргән.
– Күчемсез милеккә ихтыяҗ һәрвакыт бар. Аның булмавы сәер хәл. Дөрес, һәркем дә йорт яки җир сатып алмаска мөмкин, әмма кешенең хыялларына балта чабарга ярамый. Алар тели, планлаштыра, хыяллана, көтә – һәрхәлдә, үз максатларына ирешер өчен нәрсәдер эшли, – ди «Альтер» күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе Инна Әдһәмова.
«Вечерняя Казань» газетасына биргән шәрехләмәсендә җитәкче валюта сатуга чикләү кертелүнең кисәк кенә торакка ихтыяҗ артуга китерүен билгеләп үтә. Халык үз акчасын саклау юлын эзли һәм шундый бер җай дип күчемсез милек сатып алуны таба. Бу ихтыяҗ дәүләт һәм төзүчеләрнең ярдәм программалары белән дә ныгытыла: базарда күп кенә отышлы ипотека шартлары булдырыла.
2023нче елның июль аенда Үзәк Банк ипотека ставкасын күтәргәннән соң, халык күпләп элеккеге шартлар буенча фатир сатып алырга карар кылды. Тик Инна Әдһамова фикеренчә, әлеге тенденция тотрыклы түгел. Ипотека ставкасы югарырак булган саен, аңа ихтыяҗ түбәнәячәк кенә. Тик барыбер тулысынча бетмәячәк. Халык кыен шартларга җайлаша белә. Мәгълүм булганча, Үзәк банк төп ставканы 8,5 проценттан 12 процентка кадәр күтәрде. Ә ипотека ставкасы тулаемы белән төп ставкага бәйле. Әгәр ипотека ставкасы 12 проценттан да түбән тәгәрәми икән, димәк, бу шартлар белән килешергә туры киләчәк. Бу очракта, булган торакка гаиләләр ана капиталын өстәп, иске фатир урынына яхшырак шартлар тудырылган яңарагын алачак. 
– Әлегә иң отышлы һәм киң кулланылган ипотека ставкасы – 8 процентлы. Аннан да югарырак үрмәләсә, сорау дәрәҗәсе кискен рәвештә төшәчәк, – ди эксперт. 
МАШИНА БАЗАРЫ
Машина сатучылар да төп ставка күтәрелгәннән соң, машина базарында үзгәрешләр буласын инкарь итми. Әмма булган акчаны машина алуга сарыф кылу хәзерге көндә иң отышлы юлларның берсе, ди алар. 
– Яңа автомобильләргә ихтыяҗ бүген пандемиягә кадәрге чор белән чагыштырганда ике тапкырга кимегән. Табигый ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен елына миллион ярым машина сатарга кирәк, – ди «Русия автомобиль дилерлары» ассоциациясенең башкарма директоры Вячеслав Жигалов.
«Реальное время» хәбәренчә, узган ел ставканың тотрыклырак чагында да дилерлар 700 мең машина саткан. Бу ел миллионны сату планлаштырылган, тик хәзер бу хакта хыялланырга гына кала. Кинәт кабул ителгән законнар бөтен хыялларга балта чабарга өлгерде. 
– Без барыбыз да рубль курсы белән нәрсә булганын күрәбез, өстәвенә төп ставка буенча соңгы карарны ишеттек, күрдек. Болар барысы да машина базарындагы бәяләрне 30 процентка кадәр күтәрәчәк. Ә сату 20 процентка кадәр кимергә мөмкин. Инде болай да сату белән мактанырлык түгел. Ярты ел эчендә үзебездә җитештерелгән рус маркалары 6 процентка, ә чит ил маркалары 2 процентка кыйммәтләнде, – ди эксперт.
Бу өлкәләрдәге статистикага карап еларга гына кала. Алар иртәгәгә тулы ышаныч белән яши алмый. Шушы күрсәткечләр һәм гомуми кризис фонында Казанда гомум туклану өлкәсендәге үсешкә чыннан да ышаныч туа.
РЕСТОРАННАРДА НИ ХӘЛ?
Казан һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе мәгълүматлары буенча, июнь башында Казанның җәмәгать туклануы өлкәсе 2019нчы ел саннарына әйләнеп кайткан. Бүген исе ул күрсәткечләрдән 19-20 процентка алдарак та бара. Быел рестораннарның 43 проценты узган ел белән чагыштырганда күбрәк акча җыйган, ә 33 проценты шул ук дәрәҗәдә калган. Ә кимү күзәтелмәгән.
Гомумән алганда, гомум туклану вәкилләре Профессор Зубаревичның теориясе белән 50 процентка килешә.
– Без әкренләп Питер һәм Мәскәү модасына якынлашабыз, анда кешеләр кафе һәм рестораннарны очрашу урыны дип кенә кабул итеп калмыйча, вакытны экономияләү максаты белән дә кулланалар, – ди «Вартазия» ресторанының бренд-директоры Римма Гарипова «Вечерняя Казань»га биргән интервьюсында. 
Римма Гарипова фикеренчә, халык рестораннарны «кесәгә суга торган бина» итеп кабул итүдән туктаган. Алар бирегә ашар һәм эчәр өчен түгел, күбесенчә күңел ачар һәм ял итәр өчен йөри. Әллә-ни күп ризык соратмасалар да, бирегә килеп ял итүне кулайрак күрәләр. Моңа да карамастан, кафе һәм рестораннардагы уртача чек барыбер арткан. «Вартазия»нең бренд-директоры фикеренчә, бу казанлыларның гаилә белән килүләрен һәм истәлекле даталарны ешрак билгеләп үтүләрен күрсәтә – пандемиягә кадәр мондый хәл булмаган.
– Бүгенге көндә күп кенә учреждениеләрдә өстәлне алдан броньлау мөмкин түгел, урын җитми, хәтта ресторанда урыннар саны шактый зур булса да. Барысы да хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенә, атмосферага, учреждениенең эчке оешканлыгына бәйле, – ди ул.
Моннан тыш, Казан рестораторларына туристлар агымы да ярдәм итә. 2023нче ел ахырына республиканың гомуми туристлар агымы дүрт миллион туристны тәшкил итәчәк, дип фаразлый белгечләр.
– Безнең төбәкне алсак, бездә эчке туризм үсеш ала. Безнең илдә яшәүче кешеләр Русия шәһәрләре буйлап сәяхәт итә башладылар. Казан туристлар өчен бик кызыклы: бездә матур яр буйлары бар, шәһәрдә зур күләмле чаралар уза – шул ук KazanForum яңа дәрәҗәгә чыкты. Спорт ярышлары күп төрле. Туристлык трафигы арта, безгә кунаклар килә, – дип уртаклаша «Туган авылым» милли ресторан комплексын оештыручы Радик Абдрахманов.
Сүз дә юк, авиабилетларның кыйммәтләнүе, доллар һәм евроның югары курсы аркасында төбәктә VIP-туризм үсеш ала. Илебезнең йолдызлары да Казанга сәяхәт итәргә ярата. Шул рәвешле, узган ел белән чагыштырганда, рестораннарның кереме 20 процентка артты. Үсеш күбесенчә туристлар агымы хисабына бара. 
«Әкият» гаилә кафесын оештыручы Михаил Шәрипов фикеренчә, гомум туклану өлкәсе үсә, әмма бәяләр һәм хезмәт хаклары индексациясен исәпкә алып, керем шул ук дәрәҗәдә кала.
– Үсеш сәбәпләренә килгәндә: эш, мөгаен, кешеләрнең фатир яки машина сатып ала алмау кайгысыннан ресторанга баруларында түгел. Халык төп нәрсәгә төшенә: сәяхәт итү, мөмкинлек булганда якын кешеләрең белән очрашып һәм күрешеп тору – тормыш сыйфатының иң мөһим өлеше. Һәрхәлдә, тормышының яртысын плитә янында басып торуга берәүнең дә сарыф итәсе килми. Шуңа күрә алар ешрак кафе һәм рестораннарга баруны сайлыйлар, – дип билгеләп үтте Михаил Шәрипов «Вечерняя Казань»га.
Бер проблема икенчесен тудыра, диләрме әле. Халык агымы арта – монысы яхшы мәсьәлә. Шул исәптән, аларга тиешле хезмәт күрсәтүче кадрлар кытлыгы да күзәтелә. Курьерлар, пешекчеләр җитми икән. 
Бар да ал да гөл булмас. Әйтик, икътисадчы Александр Черкавский фикеренчә, халыкның керемнәре кими, ә һәр өлкәдә – нинди генә базарны алсак та – бәяләрнең үсүе күзәтелә. Бу арту сизелерлек булмаса да, көнлек товар өчен 50-60 сум артыграк түләү халык кесәсенә бәрми калмас, дигән фикердә белгеч. 
– Киресенчә, компьютер уеннары популярлыгы артачак, – дип фаразлый спикер.
Шулай булгач, киләчәктә фатир һәм яңа машина сатып алуга түгел, кибеттән көнлек товарга да акчабыз җитмәскә мөмкин?.. Мондый вазгыятьтә компьютер уеннарына чумып, виртуаль дөньяда булса да, якты киләчәк турында хыялланырга калыр, мөгаен.
ФИКЕР
Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов («Ватаным Татарстан»): 
– Соңгы арада халыкның кереме уңай якка үзгәрде. Хезмәт хаклары артты. Димәк, ил халкы «кулланучы режимы»на күчте. Нигездә, безнең илдәге күпчелекне импорт товарлар тәшкил итә. Бәяләр кисәк артмасын, йә булмаса аларны авызлыклау өчен генә булса да, Үзәк банк ставканы күтәрергә мәҗбүр булды. Бу очракта халык та акчасын пыран-заран китермичә, теләсә нәрсә сатып алуга түгел, ә туплау, кертем итеп саклауга тотачак. Бу аларга кызыклы булачак, чөнки, әйтүебезчә, кертем буенча процентлар үсте. Акчасын банкка салучылар барыбер булачак.
– Ул-бу була калса, халык күпләп товар сатып алу ягына авыша. Товар җыя башларгамы инде?
– Әлбәттә, моны киңәш итмибез! Сум барыбер тотрыкланачак. Фаразларга ышансаң, ел азагына доллар уртача 93–95 сумнан артмаячак. Хәзер ыгы-зыгылы вакыт. Күпләп әйбер сатып ала башласалар, бәя артачак. Хәтерегездә булса, узган елның апрелендә дә шундый чор булып алды. Күпләр алтышар телевизор, бишәр суыткыч алды. Соңрак бу товарларга бәя тотрыклануын күзәттек. Шуңа күрә болай эшлисе түгел. Доллар үскән дип кенә, кесәдәге юклы-барлы акчаны чит ил валютасына алмаштырудан файда юк. Финанс базарында кискен үзгәрешләр булган чорда туктап көтеп тору – иң хәерлесе.
 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии