- 26.06.2020
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2020, №25 (24 июнь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
20нче июньдә Русия югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башланды. Быелгы күпчелек вакыйгалар кебек үк, ул да «мөгезле», дөресрәге «таҗлы» булачак. Беренчедән, быел уку йортларында документлар электрон рәвештә генә кабул ителә. Икенчедән, кабул итү кампаниясе гомер булмаганны БДИга хәтле үк башланды.
Беренче БДИ 3нче июльдә генә узачак. Аннары аның нәтиҗәсен берәр атна тирәсе көтәсе була. Ә баллар язылган документ (ул вузга кергәндә кирәк, шул гына кирәк дисәң дә була – аттестатка, алтын медальгә, дипломнарга карап тормыйлар) бөтен имтиханнарны биргәч, бөтенесенең дә нәтиҗәсе чыгып беткәч кенә кулга тапшырыла. Дөрес, моңарчы да чыгарылыш укучылары уку йортларына ул кәгазьне алганчы ук бара иде: БДИ балларын телдән генә әйтәләр, аттестат һәм паспорт күчермәләрен тапшыра торалар, баллар куелган белешмә әзер булгач, аны илтеп кенә бирәләр иде. Ә хәзер имтиханны тапшырганчы ук вузга аттестатын илтеп бирә ала дигән сүз. Болай ашыгуның мәгънәсе генә юк: аттестатыңны беренче булып тапшырдыңмы, иң соңгы минутта гына китереп өлгерттеңме – укырга алганда аңа карамыйлар. Барысын да әлеге дә баягы БДИ баллары хәл итәчәк. Шуңа күрә белгечләр вузга документларны БДИ баллары турында белешмәне кулга алгач, һич тә булмаса сынауларны биреп бетергәч тапшырырга киңәш итә. Әлегә укырга керү турында уйламыйча, бөтен игътибарны имтиханнарны уңышлы тапшыруга гына юнәлтергә, димәк.
Хәзергә вузларга документларын БДИны узган ел биргәннәр тапшыра тора ала. Билгеле булганча, дәүләт имтиханы нәтиҗәсе ике ел дәвамында гамәлдә санала.
Документларны онлайн рәвештә кабул итү – яңалык түгел. Мондый мөмкинлек моңарчы да бар иде. Шулай да документларын үз куллары белән китереп тапшырырга теләүчеләр дә табыла иде. Быел фәкать электрон рәвештә генә кабул ителә, диелде. Шулай да КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов «Татар-информ»га: «Әгәр дә әти-әниләр, балалар документларны алып килеп тапшырырга теләсәләр, рәхим итсеннәр, укырга кабул итүне аерым бүлмәдә оештыра алабыз, мөмкинлекләр бар», – дип сөйләгән.
Уку йортларына документларны дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (gosuslugi.ru) аша да тапшырып була хәзер. Анда «Югары уку йортына онлайн керү» дигән яңа хезмәт барлыкка килде. Әлегә бу юл белән гаризаны Русиянең 54 университетына гына тапшырып була – алар конкурс нигезендә сайлап алынган. Исемлектә Татарстанның бер генә югары уку йорты бар – Казан дәүләт аграр университеты. Калган уку йортлары документларны үз сайтлары аша кабул итә.
Документны электрон рәвештә тапшырып булуы, бер караганда, әйбәт, әлбәттә. Вакыт та, акча да янга кала, өеңнән чыгып та торасы юк – компьютерыңны кабыздың да җибәрдең. Ләкин postupi.online сайты белгечләре тискәре якларын да тапкан: онлайн рәвештә җибәргәндә хаталар китүе, буталчыклар килеп чыгуы ихтимал. Күпчелек вузлар өчен документларны электрон рәвештә кабул итү барыбер дә чагыштырмача яңа нәрсә, аны әле системага салып, көйләп бетерәсе бар. Абитуриентта сорау туса, аны бирергә каршысында кабул итү комиссиясе әгъзасы да юк. Сорауга җавапны тапканчы шактый вакыт үтә, янә дә ялгышлар китә ала. Шуңа өстәп, техник җитешсезлекләр дә булгалый. Моны дистанцион уку вакытында да күрдек инде. Әйтик, бөтен кеше документын бер көнне тапшырырга уйласа, система чыдамаска, тутырылган гаризаң «очарга» да мөмкин. Ә син йөрерсең «документны тапшырдым» дип…
Быелгы чыгарылыш укучыларына болай да җиңел булмады. Марттан бирле дистанцион рәвештә укыдылар, тере укытучы күрмәделәр, көтеп алынган Соңгы кыңгырауны да үткәрә алмадылар, БДИ көннәре әллә ничә тапкыр күчерелде, билгесезлектә яшәделәр. Хәзер инде укырга керү, көздән укуның ничек итеп оештырылуы билгесезлеге көтә.
Быел Русия уку йортларында барлыгы 509 мең бюджет урыны бар. 21нче июнь көнне премьер Михаил Мишустин тагын 11400 бюджет урыны булдыру турында карарны имзалады. Өстенлек төбәкләрдәге вузларга биреләчәк, квоталар бүленгәндә уку йортларының рейтинглары исәпкә алыначак.
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
Абитуриентларның күпчелеге кайсы вузга, нинди белгечлеккә керәсен уку елы башында ук яки аннан да иртәрәк сайлап куя. Шуңа карап имтиханнарга әзерләнә, үзенә кирәкле уку йортына керү кагыйдәләре белән алдан ук таныша. Шулай да уку йортын (үзенең булачак һөнәрен дигән сүз) сайлауны килеп терәлгәнче сузып йөрүчеләр, «әти-әни кая куша – шунда керәм», «кая алалар – шунда барам» дип йөрүчеләр дә була. Бу язма шундыйларга файдалы булыр.
Халыкара икътисади форумның 2020нче елның гыйнварында бастырып чыгарган «Jobs of Tomorrow» (киләчәк һөнәрләре) дигән докладында «2022нче елга күпчелек һөнәрләр автоматлашачак, процесслар цифрлашачак, кешеләрне роботлар алыштырачак, шул сәбәпле бөтен дөньяда 75 миллионга якын кешенең эшен югалтуы ихтимал» диелгән. Бу хисап басылганда әле пандемия котырмый иде. Тормышыбызга коронавирус кергәннән соң күрдек: автоматлашу, цифрлы дөньяга күчү без уйлаганнан да иртәрәк булачак. Онлайн да яшәп булганын, моңа әзер булырга кирәген аңладык. Һөнәр сайлау алдында торучыларга шушыларны да истә тотарга кирәк.
Әлеге докладта әйтелгәнчә, хисапчы, нотариус, кассир, курьер, каравылчы, машина йөртүче, сәркатип, смета төзүче, музейларда карап торучы, турагент, риелтор, call-үзәк операторы һөнәрләре киләчәктә юкка чыгу алдында тора. Банк, чимал табу һәм эшкәртү сәнәгате, азык-төлекне ваклап сату өлкәләрендә дә күпчелек хезмәткәрләрне тора-бара роботлар алыштырачак. Хәер, пандемия бу исемлеккә дә үз төзәтмәләрен кертте. Мәсәлән, курьерлар бу чорда иң кирәкле кешеләргә әйләнде.
Докладта киләчәктә ихтыяҗ зур булачак һөнәрләр дә аталган. Мәсәлән:
– IT-медик (физиологик мәгълүмат базаларын эшли һәм алар белән идарә итә, дәвалау һәм диагноз кую җиһазлары өчен программалар ясый);
– виртуаль дөнья архитекторы (архитектор башкара торган эшләрне виртуаль дөнья өчен эшли, ягъни виртуаль дөнья «төзи». Хәзер мондый белгечләр уеннар ясаганда гына кирәк кебек. Тик бик тиздән аларга онлайн-сәүдә, медиа, туризм өлкәләрендә дә ихтыяҗ туачак);
– финанс секторында киберкуркынычсызлык өчен җавап бирүче аналитик (бүген бөтен мәгълүмат цифрлы рәвештә саклана. Әлеге белгеч цифрлы мәгълүматны ялгыш кына интернетка яки мошенниклар кулына эләгүдән сакларга тиеш була);
Кешеләрне роботлар алыштырып бетерә алмый торган өлкәләр дип медицина, белем бирү, күчемсез милек, хуҗалык (гаилә бюджетын планлаштыручы, йорт сайларга ярдәм итүче һ.б.), кунак итү (кунакханә, ресторан, туризм, күңел ачу өлкәләре), шәхси хезмәт күрсәтү (психолог, бала караучы) атала. Бу өлкәләрдә эшләүчеләргә ихтыяҗ һәрвакыт булачак.
Булачак һөнәреңнең табыш китерүе дә әһәмиятле. Болай дип уйлаучылар өчен «RT» телеканалы төзегән рейтингны китерәбез. 2020нче елның I кварталында Русиядә иң зур хезмәт хакын финанс һәм иминият өлкәсендә эшләүчеләр алган – уртача 106 600 сум. Икенче урында – файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә эшләүчеләр (уртача 85600 сум). Өченче урында – мәгълүмат һәм элемтә (81 мең сум), дүртенчедә – фән һәм техника (73400 сум), бишенчедә транспорт белән ташу һәм саклау өлкәсендә (51 мең сум) эшләүчеләр урнашкан.
БДИ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 3нче июльдә башлана. Бу көнне география, урыс әдәбияты һәм информатикадан БДИ узачак. 6 һәм 7нче июльдә – урыс теле, 10нчы июльдә – профильле математика (шул юнәлештә укырга керүчеләр өчен кирәк), 13нче июльдә – тарих һәм физика, 16нчы июльдә – җәмгыять белеме һәм химия, 20нче июльдә – биология һәм чит телләр буенча (язма өлеш) БДИ булачак. Чит телләр буенча имтиханның телдән тапшырыла торган өлеше 22 һәм 23нче июльгә планлаштырылган. Резерв көннәре 24нче июльгә (урыс теле һәм чит телләрдән тыш) һәм 25нче июльгә (барлык фәннәр буенча да) билгеләнгән. Җитди сәбәпләр аркасында июльдә БДИ тапшыра алмаучылар өчен августта өстәмә көннәр каралган.
Ә 29-30нчы июньдә сынау имтиханнары узачак. Казанда, мәсәлән, бу көннәрдә укытучылар имтихан тапшыру пунктларына җыелып, БДИга «репетиция» ясап карарга ниятли. Анда укучылар катнашмаячак. Мондый «репетиция» оештыру мәсьәләләрен һәм техник әзерлекне тикшерү өчен кирәк, диелде.
Берзаман «бала БДИга үзендә коронавирус булмавы турында белешмә дә алып килергә тиеш була икән» дигән сүз чыккан иде. Бу сүз имтихан дип болай да нервлары какшаган укучыларның һәм ата-аналарның кәефен тагын да кырды. Бердән, өстәмә мәшәкать дигән сүз. Икенчедән, андый белешмә алу өчен коронавируска тест тапшырасы, ә ул түләүле – 1800 сумнан башлана. Бу акчаны ата-аналар, әлбәттә, үз кесәләреннән түләргә тиеш булыр иде. Узган атнада Рособрнадзор җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев турыдан туры эфир вакытында «коронавируска тест тапшырасы булмый, БДИга белешмә алып киләсе түгел» дип тынычландырды. Хәтта бердәм дәүләт имтиханын оештыручыларга да тест узарга кирәкми. Имтихан тапшыру пунктына кергәндә һәр укучының һәм оештыручының температурасы үлчәнәчәк. Югары температуралылар һәм ОРВИ билгеләре булганнар имтиханга кертелмәячәк, диде Музаев. Температура дулкынланганнан да күтәрелеп китәргә мөмкин. «Имтихан тапшыру пунктына кергәндә медиклар торачак, температураны алар үлчәячәк. Алар тәҗрибәле, температураның дулкынланганнан гына күтәрелгәнме, әллә юкмы икәнен белә алачак. Дулкынлану белән салкын тиюне бер-берсеннән аерып була бит», – дип аңлатма бирде җитәкче. Ә менә ОРВИга охшаш билгеләре булган (төчкерү, томау) хроник авырулы укучыларга Музаев больницадан белешмә алырга кушты. Әйтик, тын юллары аллергиясе булганда шундый ук билгеләр күзәтелә. «Имтихан тапшыру пунктына кергәндә сораулар тумасын өчен, алдан ук табибтан белешмә алырга киңәш итәм. Әгәр БДИга кергәндә медиклар бәйләнә башласа, шул белешмәне генә алып күрсәтәсез. Проблема булмаска тиеш», – дип аңлатты җитәкче.
Моңарчы БДИның төп этабында мәҗбүри фәннәрнең берсеннән – урыс теле яки математикадан «икеле» алучылар (ягъни иң минималь баллны да җыя алмаучылар) резерв көннәренә ышанып тора иде. Ул көннәрдә шушы ике фәннән (икесенең берсе начар булганда гына) имтиханны кабат тапшырырга ярады. Быел андый мөмкинлек юк. «Резерв көннәре бары тик җитди сәбәп аркасында, иң беренче чиратта сәламәтлеге белән бәйле рәвештә имтиханны төп этапта тапшыра алмаучылар өчен генә каралган», – дип аңлатты Рособрнадзор җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев. Сәбәпнең җитдилеген исбатлый алмаса, минималь балл җыя алмаган укучы имтиханын киләсе елга гына кабат тапшыра алачак дигән сүз.
Рособрнадзор БДИ нәтиҗәләрен 15нче августка кадәр биреп бетерергә планлаштыра. Барлык абитуриентлар да кабул итү кампаниясе төгәлләнгәнче вузларга документларын тапшырып өлгерәчәк, диде Анзор Музаев.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии