Ярлыларны бер урынга туплыйлар

Ярлыларны бер урынга туплыйлар

Русиялеләрне тагын бер исемлеккә кертәләр. Вице-премьер Татьяна Голикова мохтаҗ гражданнарның бердәм реестры булдырылачагын белдерде. Шулай эшләгәндә, аз керемлеләр адреслы социаль ярдәмне автомат рәвештә һәм гадиләштерелгән тәртиптә ала торган булачак, дип ышана хакимият вәкиле.

Яңа реестр төзелүен Голикова Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә хәбәр итте. 2024нче елның 1нче гыйнварына төзеп бетерергә тиешләр – шундый максат куелган. Хәер, мохтаҗ гражданнарны бер базага туплау яңалык түгел. Башта сөйләнгән сүзләр буенча, бу эш киләсе ел башына калмаска да тиеш иде. Тик Голикова «Интерфакс»ка аңлатма биргәнчә, вакытны «әзер булмау сәбәпле түгел, реестрны эшләтеп җибәрү өчен башка институтлар төзергә кирәк булу сәбәпле күчергәннәр». Исемлек салым хезмәтеннән, башка ведомстволардан алынган мәгълүматлар буенча төзелә. Аннары Росстат мәгълүматы белән тәңгәл китерелеп, Русиядә чынлыкта күпме аз керемле кеше барлыгын ачыкларга ярдәм итәчәк, ди.

Әле май башында гына Росстат «Русиядә фәкыйрьләр кимегән» дигән сөенечле хәбәр бастырып чыгарган иде (2022нче ел нәтиҗәләре буенча исәпләнә). Дөресрәге, статистика ике тапкыр бирелде. Март аенда игълан ителгәнендә, Русия халкының 10,5 проценты фәкыйрьлек бусагасын уза алмаган, диелгән иде. Бөтен матбугат чаралары аны шулай дип язып чыктык, сөйләдек, күрсәттек. Исәпләп бетерелмәгән булса, аны ни өчен алдан кычкырып куйганнардыр, ләкин май башында төгәллек кертелгән мәгълүмат дип, яңа сан бирелде: фәкыйрьлек күрсәткече 9,8 процентка калган (14,3 млн кеше). Бу – мартта әйтелгәннән бер миллион кешегә кимрәк. 2021нче ел белән чагыштырганда, 1,7 млн кешегә азрак. Һәм быелгы сан – тарихи минимум. «РБК» язуынча, күрсәткеч 1992нче елдан бирле 10 проценттан да түбәнрәк төшмәгән булган. Болай дәвам итсә, Владимир Путинның «фәкыйрьлекне җиңәргә» дигән фәрманын үтәргә дә күп калмый. Ул фәрманның вакыты шулай ук берничә мәртәбә күчте инде. 2018нче елгы май указларында 2024нче елга фәкыйрьлек күрсәткечен ике тапкырга киметергә, диелгән иде (ул вакытта күрсәткечнең 12,9 процент булуын исәпкә алсаң, яртысы 6,5 була). 2020нче елда президент илкүләм максатлар турында яңа указны имзалады: анда 2030нчы елга аз керемлеләр саны 6 проценттан да күп булмаска тиеш, диелгән.

Безнең илдә фәкыйрьлек күрсәткече белән керем турыдан-туры бәйле. Чөнки исәпләгәндә фәкать керем генә санала. «Фәкыйрьлек чиге» дигән төшенчә әйләнешкә 2021нче елда кертелгән иде. Ул махсус методика буенча чыгарыла һәм яшәү минимумыннан бераз кимрәк була. Мәсәлән, 2022нче ел нәтиҗәләре буенча, Русиядә яшәү минимумы җан башына – 13 919 сум, ә фәкыйрьлек чиге – 13 545 сум иде. Ягъни шушы суммадан бер генә тиенгә күбрәк керем алсаң да, синең инде «мин фәкыйрь» дип зарланырга хакың юк – ул категориягә кермисең. Бәяләрнең артуы, чыгымнар әлеге күрсәткечне билгеләгәндә исәпкә алынмый. Ул 13 545 сумны яшәргә җиткерә алмасаң да, аз керемле буларак льготаларга да хакың юк. Голикова әйткән реестрга да эләкмәячәксең, дигән сүз.

Чыгымнарга, инфляциягә күз йомсаң, хакимият билгеләгән бусагадан гына торып карасаң, әлбәттә, фәкыйрьләр кими. Беренчедән, социаль ярдәм чаралары керем күрсәткеченә уңай йогынты ясый. Икенчедән, минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) артты, пенсияләр индексацияләнде. «Российская газета» язуынча, киләсе елның 1нче гыйнварыннан МРОТ 19 мең сумнан артып китәчәк (хәзер Русия буенча – 16 242 сум). Эшсезлек кимеде, дип хисап тоттылар, бу да уңай роль уйнамый калмый. Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Александр Сафонов «Комсомольская правда» газетасына тагын бер сәбәпне атаган. Билгеле булганча, 2021-2022нче елларда ковидтан өзлегеп үлүчеләр күп булды. «Пандемия бигрәк тә өлкәннәрне һәм аз керемлеләрне кырды, чөнки аларның сәламәтлеген кайгыртырга хәлле кешеләрнеке кадәр үк мөмкинлеге юк. Демографик яктан күңелсез булган бу хәл дә фәкыйрьлек күрсәткечен берникадәр яхшыртты», – дигән профессор.

Голикова әйткән реестр да, ягъни аз керемлеләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм аларның керемен арттыру да ахыр чиктә демографик проблеманы хәл итүгә барып тоташа. Илкүләм социаль максатлар арасында иң алгы планга куелганы – туучылар санын арттыру хисабына демографик күрсәткечне яхшырту.

 

ШУШЫ ТЕМАГА

ЛДПР партиясе аерым категория кешеләргә адреслы ярдәм итү чарасын тапкан: яшь гаиләләргә беренче машиналарын алу өчен дәүләттән 1 млн сум күләмендә сертификат бирә башларга тәкъдим итә. Хәзер закон проектын Дәүләт Думасына кертергә әзерләнәләр. Бу хакта «Известия»гә ЛДПР партиясе рәисе урынбасары, ДәүДуманың хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов белдергән. Дөрес, сертификат бирүнең берничә шарты бар. Беренчедән, гаилә чынлап та яшь – ир белән хатын икесе дә 30 яшькә кадәр булырга тиеш. Һәм сертификатка дәгъва кылу өчен, аларның беренче баласы туган булуы шарт. Статистика күрсәткәнчә, хәзер соң өйләнешәләр, беренче баланы да соң алып кайталар. 30 яшькә кадәр җитешмәсәң, сертификат тәтеми дигән сүз.

Икенчедән, сертификат акчасына сатып алына торган машина Русиядә җитештерелгән булырга тиеш. Өченчедән, гаилә аны биш елдан соң гына сата алачак. Ярослав Нилов аңлатуынча, бу алдау схемаларын һәм «машина өчен генә өйләнешүчеләр»не булдырмас өчен эшләнә.

Хәзерге вакытта Русиядә «Гаилә автомобиле» һәм «Беренче автомобиль» дигән программалар эшли инде. Дәүләт кайбер категорияләргә машина сатып алыр өчен заем бирә. Машина Русиядә җыелган булырга тиеш. Акчаны кулга бирмиләр, автокредит алган банкка беренчел кертем буларак күчерәләр. 2023нче елда Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы льготалы автокредит программаларына 5,1 млрд сум тотарга җыена.

 

ӘЙТКӘН СҮЗ...

Бездә төрле дәрәҗәдәге чиновниклар, депутатлар акча, байлык, хәерчелек турында фикер йөртергә ярата. Фәкыйрьлек күрсәткечен киметү, халыкның матди хәлен яхшырту буенча ниндидер тәгаен эш эшлисе булса, гадәттә «акча юк»ка килеп төртелә, ә фикер бюджеттан акча сорамый бит ул. Эчтән генә уйлап та калмыйлар, фикерләрен кычкырып ук әйтәләр. Дәшми торулары алтынга тиң булыр иде дә бит, тик әйтелгән сүз – атылган ук. Хәтта «журналистлар дөрес аңламаган, мин алай дип әйтергә теләмәгән идем» дип акланган, традицион мәгълүмат чараларыннан ул сүзләрне бетереп аткан очракта да интернет бөтенесен дә хәтерли.

Соңгы вакытта фәкыйрьлек, акча темасына акыл саткан берничә чиновникның һәм депутатның тарихка кереп калган һәм канатлы гыйбарәгә әйләнгән сүзләрен искә төшерәбез. Дмитрий Медведевның «Денег нет, но вы держитесь» дигән танылган фразасыннан кала да җитәрлек...

Берничә ел элек Свердлау өлкәсенең яшьләр сәясәте департаменты экс-директоры, нәфис гимнастика буенча Олимпия Уеннары чемпионы Ольга Глацких югары класс укучылары һәм студентлар белән очрашу барышында: «Дәүләт сезгә бернәрсә дә тиеш түгел. Сезгә ата-аналарыгыз тиеш. Дәүләт сезне тудырырга кушмаган», – дип белдергән иде.

Элеккеге боксчы, хәзер инде Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев 2018нче елда «бай Русиядә ярлы килеш яшәвемә оялам» дип зарланган хатынга язучы сүзләре белән җавап биргән иде: «Василий Шукшин бик шәп әйткән: «Фәкыйрь булу оят түгел, арзанлы булу оят». Рәсми декларация буенча 2017нче елда Валуевның еллык хезмәт хакы 10,5 млн сум булган.

Саратов өлкәсенең Хезмәт, мәшгульлек һәм миграция министры булып эшләгән Наталья Соколова: «Кешегә нормаль туклану өчен аена 3500 сум да җитә. Диетик меню төзеп бирә алам, токмач һәрвакыт бер бәя», – дигән, ләкин үзе министр статусына ишарә ясап, ул суммага тукланудан баш тарткан иде.

2018нче елда сенатор Екатерина Лахова «мөгез» чыгарды. «Сугыш афәтен һәм ачлыкны үткән кешеләр турында уйлыйм. Аларның нинди «кулланучы кәрҗине» булсын инде? Кем ничек булдыра ала – шулай исән калган. Шул ук вакытта алар нинди акыллы, аңлы! Бәлки, моңа нәкъ менә стресслар һәм ачлы-туклы яшәүләр сәбәп булгандыр», – дип сөйләде.

Узган елның ноябрендә Башкортстан Республикасы Корылтае депутаты Илһам Галин (КПРФ) «Аспекты мнений» тапшыруы эфирында халыкны әрәмтамаклыкта гаепләде. «Субсидияләр көтәбез... 1нче сентябрьгә 10ар мең сум өләшерләрме дип көтәләр. Ә бит акчаны эшләп табарга кирәк», – дип белдерде ул.

Кайбер түрәләрнең әйткән сүзе үз башына, ягъни вазифасына җитте – кәнәфиләреннән колак кактылар. Дөрес, андый очракта урамга чыгарып җибәрмиләр, һәрвакыт алмашка икенче кәнәфи табыла (кайвакыт ул элеккесеннән йомшаграк та булып куя әле!). Без телгә алган «акыл ияләре»нең хәзер нинди вазифа биләвен үзегез эзләп табып карый аласыз.

 

САННАР

– 2021нче елда булган җанисәптә Русия халкының 87 проценты (128,6 млн кеше) керем чыганакларын күрсәткән иде. Нәтиҗәләргә ышансаң, илдә 42,7 млн кеше (33 процент) пенсия, дәүләт түли торган айлык пособие һәм субсидияләргә яши. 31 миллион кеше боларны, гомумән, төп керем чыганагы дип атаган. Татарстан Республикасы буенча саннарга килгәндә, 2 154 055 татарстанлы йә башкалар хисабына, йә дәүләт түләгән акчага яшим дип күрсәткән. Болар – пенсионерлар, студентлар, балалар, инвалидлар һәм башка категорияләр. Мәсәлән, 1 159 551 кеше өчен төп керем чыганагы – пенсияләр, пособиеләр һәм башка социаль түләүләр. Андый түләүләргә яшәүчеләр шәһәр җирлегендә күбрәк.

– Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2022нче ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиядә, республикада фәкыйрьлек күрсәткече түбән, дип хисап тоткан иде. 2021нче ел башына бу күрсәткеч 6,3 процент булган, ә 2022дә 6 процентка калган. Җан башына күчерсәк, республикада фәкыйрьлек бусагасын уза алмаган 240 мең кеше яши дигән сүз бу.

– Шул ук коллегиядә яңгыраган тагын бер сан: 2022нче елда Казанда 76 оешма үзенең хезмәткәрләренә хезмәт хакын МРОТтан да кимрәк түләгән. Әле бу – уңай күрсәткеч, чөнки 2021нче елда салым инспекциясе шундый 197 оешманы ачыклаган булган. 2022нче елның 1нче июненә дәүләтнеке булган һәм муниципаль оешмаларда эшләүчеләргә минималь хезмәт хакы күләме – 15 279, ә бюджетныкы булмаган оешмаларда эшләүчеләргә 16 700 сум дип билгеләнгән иде.

– Күптән түгел Русия Үзәк Банкы ил күләмендә беренче тапкыр хуҗалыкларның финанс ягын анализлап, гаиләләрнең 23,1 процентының бурычы бар дигән нәтиҗә чыгарган иде. Әҗәтләрнең медиан суммасы – 140 мең сум, ягъни сораштырылганнарның 50 проценты – шуннан күбрәк, 50 проценты азрак бурычы булуын таныган.

– Русиядә гаиләләр керемнәренең якынча 18 процентын теге яки бу бурычны түләүгә тота. Аеруча фәкыйрь саналган катламда бу күрсәткеч 27 процентка җитә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии