Әле ярый апрель бар Тукайны искә алырга

Әле ярый апрель бар Тукайны искә алырга

Апрель – Тукай ае. Апрель җитте исә, Тукай дип шаулашып алабыз. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә шагыйрьне искә алу кичәләре үтә; матбугатта да Тукай исеме ешрак телгә алына башлый; ә 26нчы апрельдә – шагыйрьнең туган көнендә – Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр салына. Тукай бүләге ияләре дә шушы көнне игълан ителә.

Шагыйрьнең туган көне республика җитәкчелеге игътибарыннан да читтә калмый. Җитәкчелек тә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салырга килә. Туган көн – бәйрәм бит ул. Ә без бәйрәм итәргә яратабыз. Бәйрәм дигән атамасы гына булсын. Әнә Татарстанның суверенитет алган көнен дә Шәһәр бәйрәменә әйләндереп куйдык, ул көнне суверенитетны телгә алмый гына бәйрәм итәбез. Ә матәм көннәрен яратмыйбыз. Дәүләтчелекне югалткан көнне – октябрьдәге Хәтер көнен милли активистлардан башка искә алучы да юк. Тукайның вафат булган көнен искә алырга да нибары 50ләп кенә кеше килгән иде.

Хәер, быел Тукай дип шаулашу иртәрәк – 2018нче елның декабрь азагында ук башланды. Хәтерлисезме, аэропортларга танылган шәхесләр исемнәрен кушу өчен тавыш бирдек. Дөресрәге, тавыш бирергә мәҗбүр булдык. Сайлау алдына куелдык чөнки. Безгә «Казан» аэропорты дигән атамасы да бик ошый иде үзе, тик барыбер берәр кеше исеме биреләчәк, дигәч, ичмасам үзебезнең Тукай булсын, дидек. Җитмәсә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Казан аэропортына Тукай исемен кую өчен тавыш бирде. Ул билгеләгән курс буенча, бердәм рәвештә Тукай исемен сайлап куйдык (кайбер район җитәкчеләре бюджетта эшләүчеләрне Тукай өчен тавыш бирергә мәҗбүр дә итте хәтта).

Шулай да Тукай тирәсендәге шаулашуларның берсен – Тукай бүләгенә дәгъва кылучылар ярышын аеруча зур кызыксыну белән күзәтәбез. Газетабыз типографиягә тапшырылганда, быелгы Тукай бүләге ияләре билгеле түгел иде әле.

Сүз уңаеннан, «Интертат» электрон газетасы быелгы кайбер кандидатларның ничә яшьтә булуын китерә: Марат Әмирханга – 85, Тәлгать Галиуллинга – 81, Нурислам Хәсәновка – 78, Әхәт Гаффарга – 70, Галимҗан Гыйльмановка 62 яшь икән. Ягъни Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән ир-ат язучыларның уртача яше – 75,2. Ягъни Тукай бүләгенә дәгъва кылу өчен кимендә 70 яшькә җитәргә кирәк булып чыга. Берәр яшьрәк каләм тибрәтүчегә Тукай бүләге бирергә кирәк дисәң, «аның әле яше җитмәгән» дип туктаталар. Шундый язылмаган кагыйдә бар шул бездә: яшьләр Тукай бүләгенә үрелергә тиеш түгел. Быел үреләләр үзе: кандидатлар арасында «Әлиф» спектаклен иҗат иткән коллектив бар. Нурбәк Батулла, Туфан Имаметдинов, Марсель Нуриев – өчесе дә яшьләр. Үрелүен үреләләр, тик премияне алулары гына икеле – әлеге дә баягы язылмаган кагыйдә инде. Бездә 30 яшькә кадәргеләргә бирелергә тиешле Муса Җәлил премиясе дә (нигезләмәдә шулай дип күрсәтелүенә карамастан!) быел 78 яшьлек Хәнәфи Бәдигыйга бирелде бит, гәрчә Язучылар берлеге 28 яшьлек шагыйрь Булат Ибраһимовны да тәкъдим иткән иде…

Язучылар берлегеннән алынган мәгълүмат буенча, 1958нче елдан башлап, 2018нче елга кадәр 64 әдипкә Тукай бүләге бирелгән. Шуларның берсенә – язучы-фольклорчы галим Хәмит Ярмигә – вафатыннан соң.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Узган атнада Уфаның «Нур» театры каршысында бик зурлап Тукай һәйкәлен ачтылар. Монда да шау-шусыз гына булмады. Һәйкәл театр каршында түгел, Агыйдел ярында – Салават Юлаев белән Сергей Аксаков һәйкәлләре янында куелырга тиеш, дигән татар активистларының сүзенә колак салмадылар.

Соңгы 10 елда Габдулла Тукайга һәйкәлләр тагын кайда ачылган – «Азатлык» шуны барлаган.

2006, Санкт-Петербург

2006нчы елда куелган Тукай һәйкәле – Татарстанның Төньяк башкалага бүләге. Тукай сыны Зверинский урамы һәм Кронверк проспектлары кисешкән урында бакчада урнашкан. Бу бакча урынында элек татар бистәсе булган.

2011, Төркия, Әнкара

Аңа кадәр Әнкараның үзәк урамнарының берсенә Габдулла Тукай исеме бирелгән иде. Тукайга һәйкәл шул урамда куелды. Хәзерге вакытта Әнкараның Тукай һәйкәле төзекләндерүгә мохтаҗ, чөнки бер ай чамасы элек аңа машина килеп бәрелеп, һәйкәл зыян күргән иде.

Мәскәү

Русия башкаласында татарның бөек шагыйренә һәйкәл 2011нче елның 27нче апрелендә ачылды.

Димитровград

Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә Тукайга һәйкәл 22нче татар мәктәбе ишегалдында куелды. 2016нчы елның 27нче июлендә бу мәктәпкә Габдулла Тукай исеме бирелде.

Чаллы

Татарстанның икенче зур шәһәре Чаллыда Тукайга һәйкәл 2011нче елда шагыйрьнең 125 еллыгы уңаеннан куелды. Соңрак «Чаллыда Тукай һәйкәлен мәсхәрәләгәннәр» дигән хәбәр таралды. Һәйкәл урнашкан бакчада гранит плитәләр, эскәмияләр ватылган, агач чүп савытлары яндырылган иде. 2015нче елның мартында Тукай кулындагы бронза китап юкка чыкты. 2017нче елның 27нче апрелендә Тукай кулына китап янә кайтарылды һәм соңрак тагын юкка чыкты.

Лениногорск

30нчы ноябрь көнне Татарстанның Лениногорск шәһәрендә Тукайга һәйкәлне яңартып ачтылар.

Сарман районы, Саклаубаш авылы

Татарстанның Сарман районы, Саклаубаш авылы элек Тукай исемендәге хуҗалык үзәге булган. Миллионер совхозны совет вакытында җитәкләгән Тимергали Сафин Тукай сынын сатып алып калдырган. Соңрак авыл җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, башланган эшне ахырына җиткереп, бөек шагыйрьгә һәйкәл ачуга иреште.

2012, Төркия, Истанбул

Истанбул һәм Казан шәһәрләренең тугандашлыгы кысаларында Төркиядә Габдулла Тукай исемендәге паркта Тукай бюсты куелды.

2013, Пермь крае, Барда авылы

28нче июнь көнне Пермь өлкәсенең Барда авылында Габдулла Тукай һәйкәле ачылды. Һәйкәлнең Бардада ачылуы очраклы түгел, шагыйрьнең бабасы Зиннәтулла Әмиров тумышы белән шушы авылдан.

Әстерхан

2013нче елның 27нче маенда Әстерханның татар бистәсендә Тукай һәйкәле ачылды. Бу һәйкәл Габдулла Тукай исемендәге 74нче мәктәп янында урнашкан. Мәктәптән ерак түгел Тукай бакчасы да бар.

2014, Алабуга

Алабугада Габдулла Тукайның өч метр биеклектәге бронза сыны куелды. Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерә торган бу чара берничә ай кичектерелеп килде һәм тыйнак узды. Тантанага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны көтсәләр дә, анда хәтта шәһәр башлыгы да күренмәде.

Казан университеты

2014нче елның 15нче апрелендә Казан федераль университетында Тукайны искә алу көне узды. Анда тантаналы рәвештә Тукай бюстын ачтылар.

2015, Азнакай

Азнакайның «Тарсус» паркы каршында Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла. Аны сынчы Халит Миңнегалиев иҗат иткән.

2016, Ижау

Удмуртия башкаласында һәйкәлне 6нчы гимназия ишегалдында урнаштырдылар. Бу уку йорты үзе дә Тукай исемен йөртә. Тукай һәйкәлен Удмуртия татарларына Татарстан бүләк итте.

Семей (Җидепулат), Казахстан

Казахстан бәйсезлегенең 25 еллыгы һәм Тукайның 130 еллыгына багышлап, Иртыш елгасы буенда Тукай бюсты урнаштырылды. 2001нче елда Казахстанның Җаек шәһәрендә дә шагыйрьнең таш сыны куелган иде.

КАЙДА КУЕЛМАГАН

2012нче елның гыйнварында Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә Тукай һәйкәле һәм Тукай урамы барлыкка киләчәк, дип игълан ителде. Шәһәр башлыклары һәйкәл куярга риза булса да, вәгъдәсен бүгенгә кадәр үтәмәде.

Шул ук 2012нче елның гыйнвар аенда Свердловск өлкәсе башкаласы Екатеринбургта Тукайга һәйкәл куелачак, дигән хәбәр таралды. Әмма бу әлегәчә татарларның теләге генә булып кала бирә.

Чиләбедә 2015нче елның октябрь урталарында Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы узарга тиеш иде. Һәйкәлне Пушкин исемендәге кинотеатр бинасы каршына урнаштырырга ниятләгәннәр. Әмма халык моңа каршы төште һәм Тукай һәйкәле бөтенләй куелмый калды.

2017нче елда Сахалинда татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукайга һәйкәл куеп, аның янында Тукай исемен йөрткән бакча үстерергә җыенулары турында хәбәр иткән иде. Ләкин Тукайга һәйкәл куюга җирле халык каршы төшкән.

БГ СОРАШТЫРУЫ

Без укучылар арасында «Ә сез Тукай бүләген кемгә бирер идегез?» дигән сораштыру уздырдык. «ВКонтакте» төркемебезгә быелгы кандидатлар исемлеген элдек. Иң күп тавышны Айдар Фәйзрахманов җыйды – аның кандидатурасын 55 кеше хуплаган. Икенче урында – шагыйрә Эльмира Шәрифуллина (21 кеше). 20 кеше Тукай бүләген Камал театры артистларына Люция Хәмитова, Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин өчлегенә бирергә кирәк дигән фикердә. Калганнар азрак тавыш җыйган. Әйтик, язучы Әхәт Гаффар кандидатурасын – 9, Галимҗан Гыйльмановны 6 кеше яклаган. Татар әлифбасының үлүе турындагы «Әлиф» спектаклен иҗат иткән коллективны 6 кеше хуплаган. «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыручыларга 4 тавыш бирелгән. Язучылар Нурислам Хәсәнов һәм Марат Әмирханов – 3әр, Тәлгать Галиуллин – 2, рәссам Рифкать Вахитов – 2, киновед Елена Алексеева, рәссам Надир Әлмиев, продюсер Рифат Фәттахов, композитор Әнвәр Шәрәфиев 1әр тавыш җыйды. Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиевка бер тавыш та бирмәгәннәр.

Укучыларыбыз үз фикерләрен дә язып калдырган. Роза Мифтахова: «Премияне язучыларга бирергә кирәк!» ди. Тәхәллүсен Лев Толстой дип куйган берәү Тукай бүләгенә иң лаеклы кеше язучы Фәүзия Бәйрәмова дигән. Чаллыдан Фәрдия Галимҗанова исемле укучыбыз үз фикерен шалтыратып әйтте: «Рифат Фәттахов дигән кеше, үзен Тукай бүләгенә лаек дип таба икән, тумыштан ук җырлый торган моңлы балаларны җырлатып йөрмәсен ул, андыйны кем дә җырлата! Әнә Наил Табанаков, Ринат Рәхмәтуллиннарны алсын да, шуларга Ришатның «Тыңлачы, сандугач»ын җырлатсын. Шуннан соң куяр үзен премиягә».

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Ришвәтчелек – азгын эт эчәгесе…»

Ай башында игълан иткән «Ай-һай хәлләр: коррупция» дигән бәйгебезгә нәтиҗә ясыйбыз. Үзәгегезгә үткән тема булган икән, шигырьләр бик күп килде. Газетабызда һәр авторга урын бирергә тырышабыз. Ләкин җиңүчеләр, гадәт буенча, икәү – Арчадан Фәрит Закиров һәм Чаллыдан Әфтах Шәмсиев. Аларны котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.

Иске исемнәрне без ташладык,

Яңа исем белән эш башладык.

«Милиция» хәзер – полиция,

«Ришвәтчелек» хәзер – коррупция.

Ришвәтчелек дигән җинаятьне

Җиңалмаган иде милиция,

Коррупция дигән җинаятьне

Җиңә алмый хәзер полиция.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Коррупция чәчәк ата,

Халык хәерчелеккә бата.

Синдә, миндә беткәч акча,

Кемнәр тулыландырыр букча?!

Серафимия САФИНА,

Чаллы шәһәре

Кая барсаң, кайда керсәң,

Бөтен җирдә коррупция.

Больницада – коррупция,

ЮХИДИдә – коррупция.

Бу бит инде денсезләрнең

Канына сеңгән традиция.

Фәрит ЗАКИРОВ,

Арча районы, Мөндеш авылы

Хәйләкәр коррупционер

Котылу юлын таба:

Мал-мөлкәтен яздыра ул

Бизнесмен хатынына,

Үзенең һич гаебе юк,

Сөттән ак булып кала.

Яхъя ЮСУПОВ,

Башкортстан Республикасы,

Бүздәк районы, Картамак авылы

Коррупция дип сөйләүләр

Хәзер инде искерде.

Вазифадан «ялгыш» явыз

Кулланучылар килде.

Әфтах ШӘМСИЕВ,

Чаллы шәһәре

Кукмараны коррупция

Чорнап алган һәр яктан.

Китапханә хезмәткәре

«Җинаять кылып» яткан.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Кара эчле коррупция,

Ни үчең бар халыкка?

Сиңа каршы көрәшәм дип,

Илебез батты сазлыкка.

Рабис НУРСӘЕТ,

Алабуга шәһәре

Ришвәтчелек – бакчадагы

азгын эт эчәгесе,

тамыргача юк итәргә

алынмый, өркә кеше.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Майламыйча дөнья бармый, диеп,

«Майладык» вак-төяк түрәне.

Үзгәрмәде дөнья, артты бары

Түрәләрнең корсак үлчәме.

Әнәс ИБӘТУЛЛИН,

Сарман районы, Яхшы-Каран авылы

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии