- 26.02.2023
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2023, №07 (22 февраль)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Компьютер күп кенә эшне кеше кулыннан алып бетереп бара инде. Моңа кадәр, техник һөнәрләр бетсә дә, фикер йөртү һәм иҗат эшчәнлеге белән бәйлеләре калачак, анысын кеше генә башкара ала, роботның кулыннан килми, дип юандык. Тик соңгы вакытта ясалган ачышлар бу фикерне дә какшатты. Ясалма интеллект нигезендә эшләнгән программа диплом эшләре, хикәяләр, музыка яза, рәсем ясый, диагноз куя, хәтта судта хөкем карары чыгара! Кеше кирәк тә түгел...
Узган 2022нче елда нейрочелтәр тормышыбызга ныклап үтеп керде. Гади итеп аңлатканда, нейрон челтәре – кеше баш мие кебек үк компьютерны төрле мәгълүматны эшкәртергә өйрәтә торган ясалма интеллект ул. Кайчандыр интернетны уйлап табу нинди зур ачыш булган булса, бу да шулай ук. Дөрес, әлегә ул күбрәк «уенчык» итеп кабул ителә. Узган атнада Татарстанның да үз «уенчыгы» барлыкка килде. Белеме ташка үлчим, татарчасы кеше аңламаслык дәрәҗәдә булса да, үзебезнеке!
Ләкин туйганчы уйнап калырга да өлгермәдек, «ясалма интеллектны чикләргә кирәк» дигән белдерүләр ишетелә дә башлады. «Уенчык» чын-чынлап куркыта чөнки...
КЕШЕ ЯСАГАННАН АЕРЫП ТА БУЛМЫЙ...
Узган ел Австралиядә техника җитештерә торган «DigiDirect» компаниясе иң яхшы фотосурәткә конкурс уздырган. Жюри әгъзаларының күңеленә авторы Джейн Эйкс дип күрсәтелгән фото хуш килгән: өстән төшерелгән фотода кояш чыгышы, алтын комлык, чиста зәңгәр су һәм дулкыннарны ярып йөрүче ике серфер сурәтләнгән булган. Бертавыштан әлеге фотоны җиңүче итеп сайлаганнар, акчалата бүләкне алсын өчен, авторы белән элемтәгә кергәннәр. Тик «Джейн Эйкс» чын кеше булып чыкмаган! Бу исем астында «Absolutely Ai» студиясе хезмәткәрләре яшеренгән, алар фотоны нейрочелтәр ясаганын әйткән, дип шаулады ул вакытта матбугат чаралары. Ягъни сурәттәге алтын комлык та, зәңгәр диңгез яки океан да – чынлыкта юк. Фотоны төшерү өчен, иртә таңнан торып каядыр барырга да, серферларның матур итеп дулкында күтәрелгәнен көтеп утырырга да туры килмәгән. Авторлар компьютер программасына «шундый-шундый фото кирәк» дип сорау язып керткән һәм программа сурәтне чыгарган. Хәтта жюрида утыручы профессионаллар да аны компьютер ясаганын аңлый алмаган. «Absolutely Ai» компаниясе хезмәткәрләре намуслы булып чыккан, акчалата приздан баш тартканнар. Бөтен кеше дә алай эшләмәс, әлбәттә. Шуңа да бер яктан «могҗиза» дип тел шартлатсак, икенче яктан яңа төр мошенникларның үрчеп китәсен чамаларга була.
2022нче ел азагында Американың «OpenAI» компаниясе ChatGPT дип аталган чат-бот тәкъдим итте. «Чат-бот» – татар сүзенә охшаса да, чынлыкта инглиз теленнән кергән алынма (русча «а» һәм «о» белән укыла). Хәзер чит телдән кергән сүзләргә көрәш игълан иткәч, ничек дип алыштырырлар – анысы билгесез, әлегә русча да, татарча да чат-бот дип кулланып торабыз. Мәгънәви тәрҗемәсе – «виртуаль әңгәмәдәш». Программага сорауны язып кертәсең һәм ул тулы җавап бирә. Вакытын ничек уздырырга белмичә, «виртуаль әңгәмәдәш» белән юк-бар сөйләшеп утыручылар да, ясалма интеллектны үз хезмәтен җиңеләйтү өчен кулланучылар да бар. Әле күптән түгел генә Мәскәүнең Русия дәүләт гуманитар университетында белем алучы Александр Жаданның шул рәвешле диплом язганы һәм аны яклаганы билгеле булды. Ни фәнни җитәкче, ни рецензент дипломны кеше түгел, программа язганын аңламаган. Комиссия дә, бернәрсәдә шикләнмичә, «бишле»гә үк тартмый инде бу, дип, егеткә «өчле» куеп чыгарган. Александр үзе: «Ясалма интеллект ярдәмендә 23 сәгать эчендә диплом яздым!» – дип социаль челтәрләрдә мактанмаган булса, ялганы шулай сизелми дә узып киткән булыр иде. Сүз уңаеннан, бу 23 сәгать башлыча тәрҗемә итү өчен кирәк булган – әлеге чат-бот инглиз телендә җавап бирә. Вуз җитәкчелегенең ачуы чыккан, әлбәттә: үзен кәкре каенга терәткәннәре кемгә ошасын?! «РБК» язуынча, уку йортларында чат-ботны куллануны чикләргә кирәк, дигән тәкъдим белән дә чыкканнар. Ә менә Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков «ТАСС»ка: «Дипломын нейрочелтәр ярдәмендә язган егетне җәзаландырмаска, иң яхшысы – укучыларның белемен тикшерү системасын, биремнәрне үзгәртүне уйларга кирәк», – дип белдергән.
2022нче елның декабрендә Югары икътисад мәктәбенең Илкүләм тикшеренү университеты лицее педагогы Михаил Павловец шушы ук чат-бот ярдәмендә БДИга керергә рөхсәт бирә торган инша язып караган иде. Ике минут эчендә нейрочелтәр берничә вариантта текст чыгарган, аларда тиешле тема буенча әдәбиятка сылтамалар да күрсәтелгән. Укытучы бер вариантны сайлап алып, онлайн тәрҗемәче ярдәмендә инглизчәдән русчага тәрҗемә иткән һәм хезмәттәшләренә күрсәткән. Алары тәрҗемәдә хаталар булуын әйткән, ләкин инша имтиханда кабул ителер иде, дип белдергәннәр.
Әле февраль башында гына Колумбиянең Картахен шәһәрендә судья Хуан Мануэль Падилья хөкем карарын ясалма интеллект ярдәмендә чыгарган. Ул чат-боттан «Аутизм диагнозлы балигъ булмаган бала терапия өчен акча түләүдән азат ителәме?» дип сораган. Нейрочелтәр, Колумбия законнары буенча, андый кеше терапия өчен түләүдән азат ителә, дип җавап биргән. Карале, моның ише технологияләр судьяларның вакытын янга калдыра, эшен җиңеләйтә икән, дип бик сөенгәннәр инде Колумбиядә. Шулай да соңгы сүзне хөкемдар әйтергә тиеш, дип тапканнар. Хәер, ясалма интеллект үзе «The Guardian» газетасына: «Мин кешенең белемен, тәҗрибәсен һәм фикерләвен алыштыра алмыйм», – дип җавап биргән. Ләкин ул сәркатиб эшен авырсынмыйча башкара алачак.
Нейрочелтәрнең музыка яки әдәби әсәр язу очраклары да мәгълүм. Кемдер моның уен икәнен аңлый һәм ясалма интеллекттан файдалануын таный, авторлык хокукларына дәгъва кылмый. Ләкин үзен автор итеп күрсәтеп, «әсәр»ен кыйммәт бәядән сатып җибәрүчеләр дә очрый торгандыр. Алар турында үзләре әйтмәсә белмибез, чөнки, инде язылганча, ясалма интеллект эшләгән кайбер әйберләрне хәтта профессионаллар да таный алмый. Шул ук вакытта ясалма интеллектның әллә белеп, әллә белмичә, дөрес булмаган мәгълүмат бирү очраклары да бар. Болай да бернәрсә белми торган «БДИ буыны» үсеп җитте, дип хафаланабыз, ә ул буынны ясалма интеллект та саташтыра башласа, кая барып чыгарбыз? Гомердә бер тапкыр гына ялгышып була торган тармаклар җитәрлек бит. Шушыларны исәпкә алып, Еврокомиссия ясалма интеллектны куллануны чикли торган закон кертү турында сүз алып бара башлаган иде инде. Русия Куркынычсызлык советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев та «РИА Новости»га «ясалма интеллектның кайбер формаларын тыю ихтималлыгы» турында сөйләгән иде. Әлегә андый-мондый закон проекты турында ишетелми.
ТАТАРСТАННАН, ЛӘКИН ТАТАРЧА БЕЛМИ
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин да узган атнада «Телеграм»да ChatGPT базасында бушлай чат-бот булдырулары турында хәбәр итте. Ни өчендер ул аның үз исеме белән бара – АйратAl дип атала. Чат-ботка соравыңны язып җибәрәсең һәм ул бер минут эчендә җавап та бирә. Министр аны укучыларга һәм студентларга өй эше эшләгәндә, журналист һәм матбугат сәркатибләренә мәкалә идеясе кирәк булганда яки пресс-релиз язганда кулланырга киңәш иткән, кунак көтүчеләр – меню һәм рецептлар, вакытын ничек уздырырга белмәүчеләр кызыклы китап яки фильм исемлеге сорый ала дигән. Кемдер «иртәгә нәрсә киим икән?» дип сораган һәм чат-бот берничә вариант чыгарган. Шаяртучылар да булган: чат-боттан «Кем ул Айрат Хәйруллин?» дип сораганнар, берәүгә «блогер» дигән, икенче кешегә шул ук сорауга «театр һәм кино артисты» дип җавап биргән. «Кырым безнекеме?» дигән провокацияле сорауны чат-бот бөтенләй җавапсыз калдырган.
Ясалма интеллекттан файда күрүчеләр дә табылган. Мәсәлән, «Түбәтәй» тиз туклану челтәре җитәкчесе Солтан Сафин бөтен дөньяның популяр фастфуд төрләрен үз эченә алган яңа татар ризыгы уйлап табарга сораган һәм чат-бот рецептлар чыгарган. Берәүгә нейрочелтәр Казан турында фантастик хикәя язарга идеяләр, икенче кешегә сериал сюжеты уйлап табып биргән.
Без дә сынап карадык әлеге чат-ботны, иң элек «Татарча беләсеңме?» – дип сорадык. Дөресен генә әйткәндә, онлайн сүзлекләрнең нинди хикмәтләр чыгарганын күргән булгач, әллә ни зур өметләр багламаган идек. Чат-бот татарча сүзләр белә булып чыкты, тик нәрсә «сөйләгәне» генә аңлашылмый (рәсемдә). «Татарча кыш турында шигырь яз» дип тә сорап карадык. Интернетта татарча шигырьләр бар, ясалма интеллект шуларны өйрәнеп, бәлки, гади генә булса да берәр шигырь чыгармасмы, дигән идек, гомумән әллә нинди аңлашылмый торган сүзләр җыелмасы чыгарды. Татар теле менә шулай «пачутта» инде бездә. Шуңа да чит ил һәм урыс телле матбугат чараларында эшләүче коллегаларга пресс-релизларны, хәбәр жанрындагы кыска язмаларны берничә минут эчендә ясалма интеллект язып биргәндә, без, татар журналистлары, үзебезнең башны һәм бармакларны эшләтеп, барысын да үзебез язабыз, онлайн сүзлекләрдән дә әллә ни файда күреп булмый – үзебез тәрҗемә итәбез. Хәер, журналистлар өчен эш кәгазьләре гомер бакый урыс телендә булды, татарлар гомер буе тәрҗемәсе дә булып эшләргә мәҗбүр.
«АйратAl» чат-ботын татарча гына белми дип гаепләү дөрес булмас. Гомумән, аның русча грамоталылыгы да сай, җитмәсә, ялганлау гадәте дә бар булып чыкты. Русча «Казанда нинди спектакльгә барырга?» дигән соравыбызга ниндидер «М.Г.Лянгус исемендәге Казан дәүләт академия музыкаль-сәнгать театрына» булмаган авторларның булмаган сәхнә әсәрләренә барырга тәкъдим итте. Министр үз «уенчыгы»н кыерсытырга бирмәгән, телеграм-каналында: «Бу – вакытлыча хаталар, чат-бот хаталарын таный белә һәм гел өйрәнеп, камилләшеп тора, ярты елдан сезнең бүгенге соравыгызга сыйфат ягыннан бөтенләй яңа дәрәҗәдә җавап биреп, барыгызны да шаккаттырыр әле», – дип язган. Ә аңарчы чат-бот биргән мәгълүматны йә уен-көлкегә борырга, йә бик ныклап иләктән үткәрергә кала. Акылы утырып бетмәгән буынның күзенә бөтенләй күрсәтми торсаң да ярар иде...
БУ – КЫЗЫК!
Мәче яки эт рәвешендә ясалган роботлар – хыял түгел, чынбарлык. Һәм Мельбурн институты галиме (Австралия) Жан-Лу Раульт фикеренчә, озак көтәсе дә калмаган инде: 2025нче елга робот-хайваннар тере йорт хайваннарына җитди көндәшлек тудыра башлаячак. Күпчелек ата-аналар, баласы сораса да, өйгә эт яки песи алырга ашыкмый. Сәбәпләре күп: хайванны урамда йөртергә, астын җыештырырга, ашатырга кирәк. Җитмәсә, йоны коела, әле балада аллергия дә булырга мөмкин. Шунысы да бар: яраткан йорт хайванының үлемен бала бик авыр кичерә, борчыла. Ә робот-хайван белән бу мәшәкать-борчуларның берсе дә юк! Тик ул бит җансыз, дип каршы төшәргә мөмкин. Монысы да хәл итеп булмаслык нәрсә түгел. Раульт әйтүенчә, киләсе ун ел эчендә бу өлкә шул хәтле алга китәчәк, кешеләр белән тыгыз эмоциональ бәйләнешкә керә ала торган робот-хайваннар җитештерә башлаячаклар.
Кешенең роботка гашыйк булуы турында фильмнар бар. Бу хәл якын киләчәктә чынбарлыкка әйләнәчәк, ди галимнәр. Һәм сүз робот-уенчыкка бәйлелек турында гына да бармый. Маастрихт университеты (Нидерланд) галиме Дэвид Леви фаразлавынча, тора-бара «фәлән илдә берәү робот белән гаилә корган» дигән хәбәрләрне еш күрә башлаячакбыз, ә 2050нче елларга кеше белән роботның өйләнешүе закон тарафыннан рөхсәт ителүе ихтимал! XXI гасыр башында галим Хенрик Кристенсен: «Кешегә җенси теләкләрен канәгатьләндерү өчен икенче кеше кирәк булмый башлаячак, бу рольне машина үзенә алачак», – дип фаразлаган булган. Һәм чынлап та, бүген бу ихтыяҗны канәгатьләндерә торган йөзләгән робот-уенчык тәкъдим итәләр.
(Чыганак: vseonauke.com)
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии